Бәдиүззаман Саид Нурси
БӘДИҮЗЗАМАН САИД НУРСИ
(1876-1960)
Тарих безгә шуны күрсәтә: мөселманнар хак дингә нык бәйләнгән вакытларда зур дәүләтләр төзеп, мәдәниятләр барлыкка китергәннәр; хак диннең ну-рыннан ераклашкан вакытларда шактый артта кал-ганнар, вак-вак төркемнәргә таралганнар. Шанлы Госманлы дәүләте дә хак дин булган Исламның ни-гезләренә, кагыйдәләренә туп-туры бәйләнгәнлеге аркасында баеган, бөеклеккә ирешкән иде. Зур Урта диңгезне (Ак диңгезне) бер төрек күле хәленә ки-тергәннәр, Азия, Европа һәм Африканы эченә алган бер зур дәүләт төзегәннәр иде. Нинди сәбәптәндер Ислам диненнән ераклашу аркасында соңгы гасыр-ларда шул ук Госманлы дәүләте дә кечерәеп, бәләкәйләнеп тарала башлаган, ә күренекле дин га-лимнәре, кодрәтле Дәүләт кешеләре дә азаеп кал-ганнар иде.
Госманлы дәүләтенең шул көчсезләнгән вакытын-да, 1876 елда, Төркиянең көнчыгышындагы Битлис шәһәренең Хизан районындагы Нурс авылында Саид исемле бер бала туды. Яше уналтыга җиткәч, аны зирәклеге, тирән гыйлемле булуы сәбәпле БӘДИҮЗ-ЗАМАН дип атый башладылар. Әнисенең исеме Ну-рия, әтисенең исеме Мирза иде.
Бәләкәй чакта Саид күп сораулар биреп, һәр нәрсәне тикшерә, һәр нәрсәнең нигә һәм ничек бу-луының сәбәпләрен белергә тырыша иде. Мәдрәсәдә укыган чакта бервакыт аның мөгаллиме Сәйид Нур Мөхәммәд әфәнде бу баланыц башка балалардан зирәклерәк булуының сәбәбен белү өчен әти-әнисе янына китте. Авылга барса, Саиднең әтисе кырга сыерларны, үгезләрне көтәргә киткән иде. Бераздан соң әтисе маллар куып кайтты. Үгезләрнең авызла-ры бәйләнгәнен күргәч, мөгаллим сорады: "Хайван-нарның авызларын нигә бәйләдең? Без аларны ын-дырда гына бәйлибез бит. Хәзер ындыр вакыты түгел" , - диде. Әтисе Мирза әфәнде әйтте: "Безнең басу ерак. Кайтканда башка кешеләрнең басулары аша кайта-быз. Аларның игеннәрендәге ашлыкларын ашама-сыннар һәм безнең ашау-эчүебезгә харам катнашма-сын дип бәйләдем".
Саидның остазы аның әнисеннән: "Син бу баланы ничек үстердең?" - дип сорады. Әнисе: "Мин бу ба-лама йөкле вакытта тәһарәтсез җиргә басмадым. Аны да тәһарәтсез имезмәдем", -дигәч, остазы: "Мондый ата белән ананың андый баласы булыр шул", - диде.
Төркиянең көнчыгышындагы мәдрәсәләрдә укы-ган шәкертләрнең ул вакытлардагы яшәү чыганагы сәдака, бүләк һәм зәкятлардан тора иде. Әмма мул-ла Саид бер вакытта да сәдака, бүләк һәм зәкят ка-бул итмәде, үз мәнфәгатен кайгыртмады.
Аның бу холкы бүтән шәкертләрне түбәнсетү, га-епле санау түгел, ә киресенчә, киләчәктә дин дошман-нарының дини кешеләргә: "Сез динне яшәү чыгана-гы итеп аңлатасыз", -димәсеннәр өчен шулай эшли иде» Шуңа күрә ул бөтен гомере буенча беркемнән дә бер бүләк тә, сәдака да, зәкят та алмыйча яшәде. Ходай аны беркемнән бернәрсә сорамыйча, аз белән канәгать булып, аз гына ашап, дөньялыкны кайгырт-мыйча яшәтте. Үлгәндә дә аның бер әйбере дә юк иде.
Ул 1888 нче елның кышында туган авылындагы өендә бер төш күрде. Төшендә кыямәт кубып, мәхшәр төзелгәндә пәйгамбәребезне зыярәт итәсе килә. Шушы максат белән ул сират күпере башында көтеп тора. Бик күп пәйгамбәрләрне күргәч, ул пәйгамбә-ребез хәзрәте Мөхәммәд саллаллаһи галәйһи вәсәлламның кулын үбеп, аңардан гыйлем сорарга тели. Пәйгамбәребез аңа әйтә: "Өммәтемә сорау бирмәү шарты белән, сиңа Коръән гыйлеме һәм аның серләре бирелер" , - дип, аны сөендерә. Бу төштән алган сөенеч һәм шатлык белән мулла Саидта гый-лем өйрәнергә теләк тагын да ныграк уяна.
16 яшендә чакта ул өч ай эчендә 80 китапны зиһ-ененә алып ятлады. Һәм бу ятлауны да өч ай саен кабатлап торды. Ул вакытта үзен бөтенләй гыйлемгә бирү аркасында, башка эшләр белән шөгыльләнмәде, күп китаплар укырга тырышты. Мәсәлән, "Җәми-гул - җәвами", "Шәрхел - мәвакыйф", "Ибнел -Хаҗәр" кебек зур китапларны ике-өч көндә аңлап-төшенеп укый иде.
20 яшендә ул Анатолиянең көнчыгышындагы зур шәһәрләреннән берсе Ван шәһәре башлыгы Таһир Паша сараенда яшәде. Анда да гыйлем белән шөгыльләнде. Бер көнне Таһир Паша аңа шундый хәбәр китерде: Англиянең Колония министры Гла-дистон, кулына Коръән тотып, Югары Советта три-бунадан: "Бу китап мөселманнарның кулында бул-ган чакта, без аларга баш була алмыйбыз. Нәрсә эшлик: я Коръәнне югалтыйк, яки мөселманнарны Коръәннән аерырга кирәк", - дигән.
Бу хәбәрне ишеткәч, егет Саид сикереп торып, көчле тавыш белән: '
- Мин Коръәннең сүнмәс һәм сүндерелмәс мәгънәви бер кояш булганын бөтен дөньяга күрсәтәчәкмен һәм исбат итәчәкмен" , - дип кыч-кырды.
Бераздан ул башкалабыз Истанбулга килде. Ул вакытларда Госманлы дәүләтенең авыр чагы дип әйтәләр иде, ягъни зәгыйфьләнгән һәм артта калган чагы иде. Бәдиүззаман хәзрәтләре Истанбул мәдрәсәләренең ул вакыттагы хәлен ошатмады. Мәдрәсәләрдә яңа бер үзгәреш ясау өчен, шул заман галимнәре белән элемтәгә керде. Бу теләген ул пади-шаһка да әйтте: көнчыгыш шәһәре Ванда да бер да-релфәнүн (университет) ачарга тәкъдим итте. Бу уни-верситетта дин гыйлемнәре белән бергә фән гый-лемнәре дә укытылуын теләде. Истанбулдагы мәдрәсәләрдә дә дин гыйлемнәре белән фән гыйлемнә-ренең бергә укытылуы кирәклеген шушы сүзләре белән исбат итте: "Акылның нуры фән гыйлемнәре, вөҗданның зыялыгы дин гыйлемнәре белән яктыр-тылыр. Икесенең берләшүе белән акылларда һәм күңелләрдә хакыйкать барлыкка килер. Ә дин гый-лемнәре үзләре генә укытылса, фанатизм барлыкка килә; фән гыйлемнәре генә укытылса, Аллаһны ин-кяр итү, иман хакыйкатьләреннән шикләнеү һәм атеизм туа".
Ул вакытта хөкем йөртүче Госманлы патшасы Ван шәһәрендә ачылачак университет өчен 20 мең алтын бирергә карар чыгарды. Ван күле буенда нигез ташы да салынды. Әмма Беренче Бөтендөнья сугышы чыгу сәбәпле, ул зур уку йорты төзелә алмады...
Бәдиүззаман хәзрәтләренең бу университет турын-дагы фикере шундый иде: Египеттагы "Җәмигул-Әзһәр"нең Азиядәге бертуганы булачак "Мәдрәсәтүз-зөһрә" исемле бу зур университетта дин гыйлемнәре белән фән гыйлемнәре бергә укытылачак. Гарәп те-лендә, төрек телендә һәм кирәк булган хәтле көрд телендә дә дәрес биреләчәк. Шушы телләрдә дәрес бирелүе аркасында расачылык (милләтара каршылык) булмасын. Төрек, гарәп, көрд бер-берсе белән туганлашсын. Бу милләтләр һәм бөтен башка ислам милләтләре барысы да Ислам кардәшлеге астында берләшсен.
Ватанны коткару сугышыннан соң төзелгән Җөмһүрият хөкүмәтенә дә ул шушы теләген әйтте. Әмма диннең кайбер яшерен дошманнары аңа кар-шы тордылар.
Истанбулда торган вакытларда, Бәдиүззаман үзенең "Шәкәрҗиһан" отелендәге бүлмәсе ишеге өстенә: "Монда һәртөрле сорауга җавап бирелер, әмма сорау соралмас", - дип язып куйдырды. Истанбулда-гы күп галимнәр, мөгаллимнәр һәм мәдрәсә шәкер-тләре аңа килеп, зур гыйлем сораулары бирделәр. Һәм дөрес җаваплар алып киттеләр. Галимнәрнең күбесе аның гыйлеме турында "Вәһби гыйлем (Аллаһ биргән гыйлем). Бу гыйлем үзенең укуы белән генә булмас", - диделәр.
Египеттагы "Әл-Әзһәр" университетының зур галимнәреннән берсе булган Шәех Баһид әфәнде Ис-танбулда Бәдиүззаман Саид Нурси белән очрашкан вакытта, аңа шундый сорау бирде:
Ягъни, "Европаның һәм Госманлы дәүләтенең киләчәге турында Сез нәрсә уйлыйсыз?" Бәдиүззаман шундый җавап бирде:
Ягъни, "Европа бер Ислам дәүләте белән хамиләдер (йөкледер). Бер көн килеп, аны - (Ислам дәүләтен) тудырачак. Госманлылар да Европа белән хамилә-дер. Ул да аны кайчан да булса тудырачак", - диде.
Берничә елдан соң ук Бәдиүззаман сүзләре рас-ланды: Госманлы дәүләте Исламияткә каршы килә торган гадәтләрне алганы кебек, Европа дәүләтләрендә дә төркем-төркем кешеләрнең ислам динен кабул итүләре башланды.
Шуннан соң, Истанбулда Шам шәһәренә барган-да, Бедиүззаман Кара диңгезнең көнчыгышындагы Батуми шәһәре юлы белән Тифлискә китте. Тифлис шәһәренә кергәч, Шәйх Санган тавына менде. Тирә-якны күзәтеп торганда, бер урыс милиционеры аның янына килде һәм аңа сорау бирде:
- Нигә болай игътибар белән карап торасың? Бәдиүззаман әйтте:
- Мәдрәсәмнең планын төзим. Рус милиционеры:
- Син кайдан?
Бәдиүззаман: "Мин Битлис шәһәреннән".
Милиционер: "Бу бит Тифлис шәһәре".
Бәдиүззаман: "Битлис, Тифлис бер-берсенең кардә-ше бит".
Милиционер: "Нәрсә әйтмәкче буласың?"
Бәдиүззаман: "Азиядә ислам илләрендә өч нур бер-берсе артыннан үсә һәм көчәя башлады. Ә сездә (Рос-сиядә) бер-берсе артыннан өч карадгылык, золмәт җәелә, алга китә башлаячак. Шул җәбер пәрдәсе һәм золмәт пәрдәсе ертылачак, үзгәрәчәк. Мин дә, мон-да килеп, үз мәдрәсәмне ачачакмын".
Рус милиционеры: "Синең өметеңә сокланам мин".
Бәдиүззаман: "Мин дә синең акылыңа сокланам. Бу кыш фасылын Сез мәңгелек дип уйлыйсызмы? Һәр кышның бер язы, һәр төннең бер көндезе була бит".
Милиционер: "Ислам дәүләтләре хәзер бик тар-кау".
Бәдиүззаман: "Белем алырга таралганнар. Мәсәлән, Һиндстан Исламның сәләтле, уңышлы бер баласыдыр. Англиянең башлангыч мәктәбендә укый, дәрес ала. Мисыр - Исламның бер баласыдыр. Ул да Англиянең сәяси белемнәр факультетыннан дәрес ала. Кавказ, Төркестан һәм башкалар - Исламның бәхетле, батыр угылларыдыр. Рус хәрби мәктәбендә тәрбияләнәләр.
Әй гафил! Исламның шушы галиҗәнаб угыллары (милләтләре) укуларын бетереп, дипломнарын алгач, һәрберсе бер кыйтганың башлыгы булачак. Күркәм, хөрмәтле, гадел аталары булган Исламның байрагын дәвам иттереп, алга барачаклар".
Шушы әйткән сүзләреннән аңлашылганча, Бәдиүззаман хәзрәтләре моннан 80 ел элек үк ком-мунизм золмәтенең булачагыннан да, шушы золыс-лыктан мөселман төрки милләтлвренең коткарыла-чагыннан да хәбәр биргән.
Менә хәзер аның сүзләренең дөреслеге исбатлана.
Ул шулай ук мөселман гарәп милләтләренең дә Англия коллыгыннан котылып, мөстәкыйль дәүләт булачагын хәбәр иткән. Һәм аның бу сүзе дә исбат-ланды, дөрескә чыкты.
"Күркәм, ләкин бәхетсез бер кыйтганың (Азия-нең), шанлы, ләкин талигъсыз (киләчәге билгесез) бер дәүләтнең, кадерле, ләкин хуҗасыз бер кавем-нең (Азия төрки кавемнәренең) чарасы бер: иттиха-де исламдыр (ислам бердәмлегедер)".
Шуннан соң Бәдиүззаман Сириянең башкаласы Шам шәһәренә китте. Анда торучы зур галимнәрнең теләген үтәп, "Әмәвия" җамигь мәчетендә бер җомга хотбәсе укыды. Без монда аның шул хотбәсеннән бер өзек китерәбез. Бу хотбә гарәп телендә дә, төрек те-лендә дә басылып чыкты. Ул хотбәсендә Бәдиүзза-ман болай ди:
"Мин бу заман вә зәминдә кешеләрнең Хәяте-ис-ламия мәдрәсәсендә гыйбрәт дәресе алдым һәм шуны белдем: европальшар тәрәккыяттә (үсештә), үсүдә һәм алга баруда безне, ислам милләтләрен, мадди яктан урта гасырда калдырып, узып киткәннәр. Артта ка-луыбызга сәбәп булган алты хасталык (авыру) бар. Алар түбәндәгеләр:
беренчесе - безнең арада тәрәккыяттән өмет өзүнең таралуы;
икенчесе - иҗтимагый, сәяси тормыштагы тугры-лыкның дөреслекнең үлүе, югалуы;
өченчесе - дошманлыкны ярату, дошманлык хи-сенең таралуы;
дүртенчесе - иман әһелләрен, мөселманнарны бер-берсенә бәйләгән нурани күңел җепләрен белмәү;
бишенчесе - төрле-төрле йогышлы авырулар ке-бек җәелә торган җәбер һәм золым;
алтынчысы - шәхси мәнфәгать өчен тырышу".
Бәдиүззаман безне артта калдырган, мөселманнар-ны җиңелгән хәлгә төшергән бу алты хасталыкны әйткәннән соң, алга җибәрә торган чараларны да күрсәтте. Ул чараларның кайберләре түбәндәгеләр:
"Инсанлык, аерым алганда, мәдәният фәннәренең искәртүе белән уянган, терелгән һәм инсанлыгының нәрсә икәнен аңлаган, белгән. Әлбәттә, кешеләр дин-сез, башсыз яши алмаслар. Иң динсезе дә дингә ышанырга мәҗбүр булачак. Чөнки күп бәлалар һәм кайгылар бәшәрнең көчсезлегеннән барлыкка килә. Һәм инсанлыкның, аны кайгырткан, тышкы һәм эчке дошманнарга каршы таяну ноктасы, фәкыйрьлеге белән күп нәрсәләргә мохтаҗ һәм аның мәңге яшәү теләкләренә ярдәм итәчәк таяну ноктасы -ул галәм-нең яратучысы Аллаһны тану, аңа иман китерү һәм ахирәткә ышану. Инсанлыкның алардан башка бүтән чарасы юктыр".
Шамдагы "Әмәвия" мәчетендәге җомга намазын-да йөзләгән зур галимнәр катнашкан. Бәдиүззаман-ның хотбәсен ун меңнән артык мөэминнәр җыелып тыңлаган. Хотбәсен ул шулай дәвам итте: "Әйе, Коръәннең өйрәтүләреннән һәм аның дәресләре күрсәтүеннән аңлыйбыз ки, Коръән пәйгамбәрләрнең могҗизаларыннан дәрес бирер. Сез киләчәктә шул могҗизаларга охшаш нәрсәләр булдырыгыз. Хәзрәте Сөләйман галәйһиссәлам кебек иң куркыныч авы-руның даруын, чарасын табыгыз. Хәзрәте Муса галәйһиссәлам кебек таштан су чыгарып, кешеләрне сусызлыктан коткарыгыз. Хәзрәте Ибраһим галәйһиссәлам кебек, утта янмый торган әйбер табып, аңардан үзегезгә күлмәк, кием тегегез - ут аның гәүдәсен дә, күлмәген дә яндырмаган иде. Кайбер пәйгамбәрләр кебек, көнчыгыш һәм көнбатыш тарафлардан килгән тавышларны ишетегез, аларның битләрен, кыяфәтләрен күрегез. Давыд галәйһиссәлам кебек тимерне камыр кебе& йомшартыгыз. Ке-шеләрнең бөтен сәнгатенә нигез булачак тимерне бал кәрәзе кебек йомшартыгыз һәм аңардан әйберләр ясагыз. Йосыф галәйһиссәлам һәм хәзрәте Нух га-ләйһиссәлам могҗизалары булган сәгать һәм паро-ходтан ничек файдалансагыз, бөтен пәйгамбәрләрнең сәзгә дәрес биргән могҗизаларыннан да шулай ук файдаланыгыз, шуңа охшашларны булдырыгыз.
Шулай итеп, Коръән кешеләрне һәр яктан мадди-мәгънәви тәрәккыяткә, алга баруга өндәү өчен безгә дәрес бирә, үзенең остаз булганын исбат итә, күрсәтә.
(Коръән, пәйгамбәрләрнең югарыда әйтелгән мо-гҗизалары белән самолетны, телевизорны, радионы, җирдән су чыгара торган машинаны, утта янмый торган киемне һәм техниканың башка күренешлә-рен моннан мең дә биш йөз ел элек алдан күреп, кешеләрне шуларны ясарга кызыксындырган).
Әйе, борынгы заманда исламиятнең тәррәкяте өчен тырышучы мөселманнар дошманнарның фанатиз-мын, кирелеген сындыру өчен, аларньщ һөҗүмнәренә кылыч белән каршы торганнар иде. Ә киләчәктә до-шманнарны корал һәм кылыч урынына хакыйкый мәдәният, мадди тәрәккыят һәм хак вә хакканият-нең мәгънәви дәлилләре җиңеп таратачак.
Һәр кыштан соң яз, һәр төннән соң көн булганы кебек, инсанлыкның да бер иртәсе, бер язы булачак. Иншаллаһ...
Ислам хакыйкатенең кояшы белән гомуми исә-нлек, тынычлык, иминлек эчендә хакыйкый мәдәни-яткә ирешүне Аллаһның рәхмәтеннән көтегез".
"Иншаллаһ, гарәп милләтләре, каһарман төрки милләтләре белән кулны кулга тотышып, Аллаһның ярдәме белән Коръәннең байрагын дөньяның һәр тарафында игълан итәчәкләрдер.
Яшәсен сыдыйк (тугрылык)! Үлсен йәэс (өмет өзү)! Мәхәббәт, сөю дәвам итсен! Шура (мөселманнарның фикер белән катнашуы) куәтләнсен! Бөтен начарлык-лар, нәфрәт, үпкәләүләр һәва һәм һәвәскә буйсын-ганнарга булсын! Рәхмәт, сәлам вә сәламәт Ходайга буйсынганнарга булсын! Амин!.."
Бәдиүззаман хәзрәтләре Шамда әйткән хотбәсе-нең ахырында шулай дип дога кыйлды. Ун меңнән артык тыңлаучы мөселманнар "Амин!" диделәр.
Бу хотбә андагы тыңлаучы галимнәр тарафыннан "Бик яхшы!" дип табылды. Бәдиүззаман хәзрәтләренең бөтен мөселманнарга сөенеч булган бу сүзләре әителгән вакыт 1911 нче ел иде.
Ул хәзрәтнең сөенеч биргәне кебек, бөтен дөньяда бүгенге көндә Ислам дине алга бара һәм меңләгән-меңләгән кешеләр, батыйл (асылдан ераклашкан) диннәрдән хак дин булган Ислам диненә кайтып, мөэмин-мөселман булалар.
Моннан соң Бәдиүззаман хәзрәтләре Бейрут юлы белән Истанбулга килде. Ул вакыт 1916 нчы ел, Гос-манлы дәүләте таркалган, дошманнар дүрт яктан һөҗүм итеп киләләр иде.
Бу фронтларның берсе Кавказ фронты иде - аннан Төркиягә руслар һөҗүм иттеләр. Хәтта рус патшасы Николайның гаять зур урдасы 1916 нчы елның 16 нчы февралендә Төркиянең көнчыгыш шәһәрләреннән берсе булган Эрзерум шәһәренә кер-де.
Саид Нурси хәзрәтләре фидакарь шәкертләрен үз янына җыйды. Үз ирке белән алай (артиллерия) ко-мандиры булып сугышка керде. Руслар һәм әрмәннәр белән каһарманнарча сугышты. Үз кардәшенең ба-ласы Гобәйд һәм күп кенә шәкертләре дә бу сугыш-та шаһид булдылар. Үзе дә руслар тарафыннан әсир ителеп, Себергә сөргенгә җибәрелде.
Бәдиүззаманны әсирләр лагерена алып киттеләр һәм монда искиткеч бер вакыйга булды.
Бер көнне русларның баш командиры әсирләрне карарга, тикшерергә килде. Аларны тикшергән ва-кытта, Бәдиүззаман баш командирга игътибар итмә-де, аякка басмады, сәлам бирмәде. Баш командир Николай Николаевичның ачуы килде. Бәлки таны-магандыр дип, тагын бер тапкыр алдыннан үтеп кит-те. Тагын да аякка басмагач, тәрҗемәче аркылы аңа әйтте:
- Мине танымадылар бугай... Бәдиүззаман әйтте:
- Таныдым, белдем. Николай Николаевичтыр, рус патшасының абыйсы һәм Кавказ фронты баш командирыдыр.
Баш командир Николай:
- Кара син аны, ул мине һәм рус гаскәрен, рус патшасын түбәнсетеп, хурлады, мыскыл итте... Бәдиүззаман:
- Хурламадым, мыскыл итмәдем. Мин мөселман галимемен. Иманлы бер кеше Аллаһе Тәгаләне та-нымаган кешедән югарыдыр. Шуның өчен сине күргәч, аякка басып сәлам бирмәдем.
Бәдиүззаман бу җавабы өчен хәрби судка бирел-де. Әсир иптәшләре тиз генә янына килеп әйттеләр:
- Син нишләдең? Бар, гафу үтен, үзеңне үлемнән коткар...
Бәдиүззаман да аларга:
- Мин һич тә гафу үтенмәячәкмен. Чөнки бу үтерү карары минем өчен мәңгелек хәятка (ахирәткә) бару өчен бер паспорт кебек булыр.
Үтерелү алдыннан ул ике рәкәгать намаз укый башлады. Намаз укыганда русларның баш командиры Николай килеп, Бәдиүззаманнан гафу үтенергә теләп, әйтте:
- Мине ихтирам итмичә аякка басмавыгыз мине мыскыллау түгел. Киресенчә, ул эшегез, динегезнең һәм иманыгызның көчле булуыннан икәнен аңладым. Инде Сез мине гафу итегез! - дип, гафу үтенеп һәм ул үтерү хөкемен дә туктатып, кире алды...
Бәдиүззаман ике ел ярым вакыт Кострома шәһәрендә әсирлектә булды. Шуннан соң әсирлектән качты, үзен коткарды. Петербург, Варшава шәһәрләрен узып, Германиягә килде. Германиядә ике ай торды. Аннан Вена һәм София шәһәрләре аркы-лы поезд белән Истанбулга кайтты.
Шуннан соң ул үзенең "Лем'алар" китабының 26 нчы лем'асында әсирлек елларын һәм үзенең качуын түбәндәгечә аңлатты:
"Беренче Бөтендөнья сугышында әсир булып, Ру-сиянең төньяк-көнчыгышындагы ерак Кострома шәһәрендә тора идем. Анда Идел елгасының ярында татарларның бәләкәй бер мәчете бар иде. Әсир иптәшләрем арасында күңелем борчылды, ялгызлык теләдем. Урамда рөхсәтсез йөри алмый идем. Татар мәхәлләсендәге мине сөйгән кешеләр Идел елгасы ярындагы кечкенә мәчеткә мине үз җаваплылыкларында сакларга алдылар. Мәчеттә мин ялгыз яшә-дем. Яз якынлашты. Төньяктагы ул озын төннәрдә озак йоклый алмый идем. Караңгы төннәрдә вә ка-раңгы чит мәмлакәттә, Идел елгасының дулкын тавышлары, салкын яңгырларының тавышлары һәм җилләрнең улавы мине тирән гафләт йокысыннан уяттылар. Мин үземне әле карт санамый идем. Әмма Беренче Бөтендөнья сутышын күргән кешене карт дияләр иде. Гүя
серенә төшенеп, "балаларны картайткан шундый көннәрдә" мин, кырык яшьлек кеше, үземне сиксән яшьлек итеп хис иттем. Шул караңгы озын төннәрдә минем киләчәк тормышымнан һәм ватаныма кайтуымнан өметем өзелде. Шул халәттә Коръәне хәкимнән ярдәм килде. Телем
ДиДе- Ьәм Ниязи Мисри кебек:
Дөнья гаменнән кичеп,
Юклыкка канат ачып,
Шәүкь илә һәрдәм очып,
Чакырам: Дуст! Дуст!,-
дип, күңелем ватанымдагы дустларны эзләде.
Шул чит илдәге шундый ачы, күңел әрнеткеч, озын көннәрдә Аллаһ каршысында чарасызлыгым, көчсезлегем шул хәтле зур бер шәфәгатьче (ярдәм-че) булды ки, хәзер дә исем китә.
Берничә көннән соң мин, һич уйламаган чакта, рус телен белмәгән хәлдә, җәяү барганда бер еллык юлны берүзем, Аллаһның ярдәме белән, унбиш көндә уздым - Германиядән Варшава һәм Австрия аркылы Истанбулга кайтып җиттем".
Истанбулга кайткан чакта 1918 нче ел, Госманлы дәүләте таркалырга тора иде. Ул вакытның зыялы кешеләре ватанны бу хәлдән коткару өчен чаралар эзлиләр иде. Кайсыбер зыялы кешеләр Европадан техника һәм гыйлем алырга кызыгалар һәм кешеләр-не дә шул фикерләре белән кызыксындыралар иде. Шул вакытта Бәдиүззаман хәзрәтләре үзенең шун-дый фикерен әйтте:
"Европа мәдәниятен алган вакытта без японнар-ны үрнәк итеп алырга тиешбез. Чөнки алар Европа мәдәниятеннән бары тик иң алдынгыларын гына һәм кешеләргә файдасы булган сыйфатларны гына сай-лап алдылар. Ләкин алар һәр милләтнең төп нигезе һәм дәвамына сәбәп булган динне һәм милли гадәтлә-рен сакладылар".
1922 нче елда Госманлы дәүләте таркалды. Анка-рада яңа Төрек дәүләтенең мәҗлесе җыелды. Бәдиүз-заманны да шул мәҗлескә бик үтенеп телеграмма белән чакырдылар. Ул вакыт Истанбулда инглизләр бар иде. Куркыныч иде. Бәдиүззаман үзен чакыр-ганнарга: "Мин ватанның куркыныч җирендә булыр-га телим. Шуның өчен куркынычтан качып килмим", - дип, аларның чакыруларын кабул итмәде. Тагын ике-өч тапкыр чакыру алганнан соң, Анкарага кил-де. Мәҗлестә ада бик зур хөрмәт күрсәттеләр. Әмма мәҗлестә булган кешеләрдә ул Аллаһтан курку хисе күрмәде. Ә намаз укучыларның әзәйгәнлеген күрде. Шул вакыт намаз укырга өндәгән 10 кисәктән тор-ган бер китапчык язып таратты. Шуннан соң тагын сиксән кеше намаз укый башлады, намаз уку өчен төзелгән урын да киңәйтелде. Әмма ул вакыттагы дәүләт башлыгы белән сүзгә килеште. М.Кемал аңа әйтте: "Без сине ватан хакында изге фикерләреңнән гыйбрәт алырга чакырдык. Син килдең, намазга өндәп китапчык яздың. Арабызга аерымлык керт-тең", - диде.
Шул вакыт Бәдиүззаман һич курыкмыйча аңа әйтте:
- Паша, Паша! Галәмдә иң югары, иң чын хакый-кать -имандыр. Иманнан соң намаздыр. Намаз укы-маган кеше - зур гөнаһ ияседер".
Бәдиүззаман хәзрәтләре Анкарада да тик торма-ды. Төркиядәге дин дошманнарының "инкярчылык", "атеизм" фикерләрен кертергә тырышканнарга кар-шы "Табигать рисаләсе" исемле китабын язып бас-тырды. Бу китап "бу галәмне, барлыкларны Аллаһ ясамады, табигать ясады яки үзеннән-үзе барлыкка килде" дип, Аллаһны инкяр кылучыларга бик яхшы, бик матур бер җавап булды.
Бәдиүззаман хәзрәтләре, үз сүзләренең Анкара-дагы Яңа мәҗлесне төзүчеләргә тәэсир итмәгәнен күргәч, Анкарадан китеп, Ван шәһәрендәге Әрәк тавы башындагы бер мәгарәдә гыйбадәткә бирелде, Ходай-га тапшырылды.
Ике-өч елдан соң яңа төзелгән дәүләтнең, дине-безнең нигезе булган Коръәннең һәм шәригатьнең бозылуына, милләтнең диннән ераклашуына сәбәпче - булган яңа законнарына каршы кешеләрнең баш күтәрүләре башланды. Баш күтәрүчеләр Бәдиүзза-манны да үз яннарына чакырдылар, аңа: "Син дә безнең белән бергә Анкарадагы хөкүмәткә баш күтәр", - диделәр.
Бәдиүззаман баш күтәрүчеләргә әйтте:
"Төрек милләтенең бу угыллары гасырлар буена Коръәнгә хезмәт иткән. Исламның байракчылары булган бер кавемнең оныкларыдыр. Аларга каршы корал күтәрелмәсен, корал белән каршы торылма-сын. Без - мөселманбыз, алар да - мөселман гаскәр-ләре. Башларындагы гөнаһлы кешеләргә карап, кардәш белән кардәшне сугыштырмыйбыз. Ил эчендә кылыч чыңламас. Бүгенге көндә бер чара - Коръән-нең хакыйкатьләре, безне һәр гасырда яктыртып зыяландыручы Коръән нурлары - бар. Иң зур до-шманыбыз - наданлык, белемсезлектер. Милләтебез-не наданлыктан, иман зәгыйфьлегеннән коткарырга кирәк. Дәүләт башындагы бер-ике гаепле имансыз кеше өчен меңләгән гөнаһсыз кешеләрне үтерү ния-тегездән ваз кичегез", - диде.
Бәдиүззаманның бу искәртүен тыңлаган Ван шәһәре мөселманнары гыйсъянга катнашмады, баш күтәрмәде. Әмма башка җирләрдә гыйсъянга катна-шучы меңләгән мөселманның каны түгелде. Ләкин бу баш күтәрүдән бер нәтиҗә дә булмады.
Бәдиүззаманның баш күтәрүчеләргә катнашмага-нын белсәләр дә, аны да гыйсъянчылар белән бергә гаепле санап, сөргенгә җибәрделәр. Сөргенгә киткән вакытта кайсыбер иптәшләре, шәкертләре аңа:
- Сәйда! (Әфәндебез!) Сине аларның кулына бир-мик. Сине Мәккәгә алып китик. Сине бу залимнәрдән качырабыз", -диделәр. Бәдиүззаман үз шәкертләренә әйтте:
- Мин төрек милләте кешеләре булган урынга үз ризалыгым белән китәм. Әгәр Мәккә шәһәрендә ту-ган булсам да, монда килер идем. Мин мөселман төрек милләте арасында дин хезмәтендә булырга яратам. Шуның өчен бу ниятегезне ташлагыз", - дип, үзен Мәккәдә качырып калырга рөхсәт бирмәде.
Төркиянең көнчыгыш шәһәрләреннән төркем-төркем кешеләр көнбатыш шәһәрләренә сөргенгә җибәрелделәр. Бәдиүззаман хәзрәтләре дә Испарта шәһәренә, аннан соң Барла дип аталган авылга җибә-релде. Ул 1926 нчы елның март аендаБарлага барып җитте.
БАРЛАДАГЫ ТОРМЫШЫ
(1926-1934).
Коръән тәфсире "Рисаләи Нур"ның язылуы.
Миллионнарча мөселманнарның имансызлыгы күбәеп, һәр җиргә таралган бер вакытта, Барла авы-лында сөргендә булган Саид Нурси мөселманнарның иманнарын коткаруга ярдәм итәчәк Коръән тәфси-рен язды. Барла өч ягы таулар, бер ягы диңгез белән уратылган, шәһәрләрдән ерак, юлсыз бер авыл иде. Бу галим затны монда җибәрүләренең сәбәбе аны дини хезмәттән читләштереп, эчендә кайнаган иман гыйшкын сүндереп, иман юлында хезмәт итүдән тыю иде. Әмма бу мөҗаһид галим, бер секундын да буш-ка уздырмыйча тырышып, мөселман төрек милләте-нең иманнарын төзәтү өчен бөтен көчен куйды. Коръән һәм иман хакыйкатьләреннән дәрес бирүче "Рисаләи нур" тәфсирләрен язып, Аллаһның әмерлә-ренә рөхсәт бирелмәгән чакта, яшерен рәвештә шәкертләренә яздырып, Төркиянең кайбер шәһәрләренә җибәрде. Шулай итеп, том-том китап-лар кулдан язылды, күбәйтелде.
Ул елларда Төркиядә динсезлек комитетлары та-рафыннан динсезлек орлыклары яшерен рәвештә таратыла башлаган иде. Алар 30-40 елдан соң киләчәк буын кешеләре үз теләкләре белән Коръән әмерлә-ренә буйсынмасын өчен төрле планнар кордылар. Бу елларда дин кешеләренең сүзләре үтмәде. Дини мәктәп-мәдрәсәләр ябылды, бикләнде. Хәтта кайсы-бер зур дин галимнәре гаепсез көе үтерелде. Киләчәктә үсәчәк балаларның үткән тарих һәм мәдәният белән бәйләнеше булмасын өчен, гарәп һәм госманлы алфавитлары урынына латин алфавиты кертелде. Шуңа күрә хәзерге балаларыбыз үз тарихыбыздагы олуг галимнәрне һәм аталарны аз беләләр.
Бу еллар хәзерге Мөхәммәд пәйгамбәребез салал-лаһү галәйһивәсәллам хәбәр иткән, кыямәткә якын-лашкан чакта мөселман өммәтенең башына киләчәк "ахырзаман фәтнәсе"нең күбәйгән еллары иде. Ул елларда азан әйтүләр дә үзгәртелде: "Аллаһү әкбәр!" Аллаһү әкбәр!" урынына "Тәңре олыдыр! Тәңре олы-дыр!" дип әйттерелде. 1950 нче елдан соң азат әйтү үз асылына кайтты. Шулай итеп, "Рисаләи нур" тәфси-ре шундый авыр һәм золым вакытында язылды.
Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре Барлада яшәгән елларда аның йорт капкасында сакчылар һәм солдатлар тора иде. Ул шундый җәбер астында яшә-де. Әмма ул дин хезмәтен һич тә ташламады. Язган тәфсирләрен яшерен рәвештә таратты.
Сигез ел шунда яшәгәч, аны Искешәһәр дип атал-ган шәһәргә сөргенгә җибәрделәр. Анда ул шәкер-тләре белән бергә төрмәгә ябылды. "Асып үтерәбез" дип, һәр җиргә игълан иттеләр. Шәкертләре белән бергә суд алдына чыгармыйча, унбер ай буена төрмәдә тоттылар. Судта ул үзен хакимнәр алдыңда бик әйбәт мөдафәга итте (яклады). Түбәндә шул мөдәфәгасен-да әйткән сүзләренең кайберләрен китерәбез.
"Иман гыйлемнәреннән башка бер нәрсә дә бул-маган бу "Нур рисаләләре" - мәмләкәтебездә имин-лек һәм тынычлыкны саклаган бер китаптыр. Иң яхшы холыкларны кешеләргә аңлаткан һәм күңелләргә Аллаһка иманны керткән шул китаплар, әлбәттә, тынычлыкны, иминлекне бозмас. Имансуыз-лык исә һәртөрле начарлыкның төп нигезедер.
Галәмдәге динсезлек белән диндарлык Адәм га-ләйһиссәлам заманыннан бирле өзлексез көрәшеп килделәр һәм кыямәткә кадәрле шулай дәвам итәчәк. Безнең мәсьәләбезне белгән кеше безгә һөҗүм итсә, турыдан-туры динсезлеккә хезмәт иткән булыр. Бигрәк тә дөньяның көнчыгышындагы мәмләкәтләрнең һәр яктан үсүе Ислам диненең нуры белән булачактыр. Чөнки пәйгамбәрләрнең күбесе шушы яклардан чыккан. Хәзерге хөкүмәттә диндар-лык ягын тотарга кирәк. Безнең үсүебез, тәрәккы-ебыз да дин белән булачак. Европа илләре фәлсәфә белән үскән кебек күренсә дә, дингә таянмаган фәлсәфә кешеләрне бәхетсез итәр. Диннән ерак то-рып, бары тик фәлсәфәне генә алга җибәрү ике зур Бөтендөнья сугышына сәбәп булды. Шушы ике Бөтендөнья сугышларында сиксән миллион кешенең каны түгелде. Имансызлык юлы белән китү арка-сында дөньяны кан белән буядылар.
Әгәр кыямәт тиз булмаса, Коръән нуры белән ке-шелек дөньясы чын мәдәниятлелекнең бәхетле көннәрен күрәчәк. Иншаллаһ!.." - дип, киләчәктә дөньядагы күп кешеләрнең күңелләре иман нуры, Ислам нуры белән яктьфтылачагына һәм хакыйкый чын мәдәниятлелекнең киләчәгенә ышаныч белдерде.
Бу китаптагы кайбер мәсьәләләр һәм вакыйгалар белән танышканнан соң: "Бу китапны язып чыгару-дан максат - бер нәрсәне мактау, ә икенче нәрсәне хурлау, мыскыллаудыр", -дип ялгыш аңламагыз, кадерле укучылар. Игътибар белән укып, акыл белән уйлап, хикмәтен белегез. Чөнки Аллаһның бөтен галәмгә карата бер үсеш кагыйдәсе бар: Һәр нәрсә каршылыклар аша үсәр. Мәсәлән, үсемлекләр дөнья-сындагы һәрбер орлык кар, салкын, буран кебек кар-шылыкларга очрап үсәр, сөмбелләнер (башакланыр); берничә елдан соң ул зур бер агач булып, җимеш бирер. Яки бер бала күп авырлыклар белән очрашып үсәр. Бик көчсез булганы хәлдә, ул авырлыкларны әти-әнисенең ярдәме белән җиңеп үсәр һәм егет бу-лыр.
Аллаһның бу үсеш кагыйдәсе һәр нәрсә өчен дә уртактыр. Кешелек тарихы өчен дә шулай. Бу мәсьәләдә безгә иң элек пәйгамбәрләр, аннан соң милли каһарманнар һәм зур галим кешеләр үрнәк булып торалар... Мәсәлән, хәзрәте Йосыф башта ту-ганнары төшергән коеда, Мисырда, аннан төрмәдә авырлыкларга зур сабырлык белән түзде; соңыннан Мисырда пәйгамбәр һәм патша булды. Хәзрәте Муса пәйгамбәр Фиргавен белән, хәзрәте Ибраһим Нәмруд белән көрәшеп, зур дәрәҗәләргә ирештеләр. Тарих-тагы барлык зур дин кешеләре һәм милли каһар-маннар да шулай эшләделәр. Яисә һәрбер кеше ты-ныч тормыш уздырып, зур дәрәҗәләргә ирешмәс... Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре дә, шундый ук күп авырлыклар белән очрашкан һәм аларга зур сабырлык белән түзгән кеше буларак, бүгенге көндә бөтен дөньяга бу Коръән нурының изге дәгъвасын тараткан зур бер галим иде.
Унбер ай төрмәдә булганнан соң, судта аңа "гаеп-сез" дигән карар чыгарылып, аны Төркиянең Кара диңгезгә якын булган Кастамону шәһәренә җибәр-деләр. Аңа анда да тынычлык бирмәделәр: милиция посты каршысындагы бер өйгә урнаштырдылар, ты-ныч сулыш та алырга ирек бирмәделәр. Аның гый-леменнән файдаланырга дип килгән кешеләрне бик нык тикшерделер.
Кастамонуда ул "Нур тәфсирләре"нең бер кисәге булган "Аятел-Көбра" китабын язды. "Галәмнән Раб-бысын һәм Халикын (яратучысын) сораган бер сәяхәтченең күргәннәре" дип башланган бу рисалә Аллаһның барлыгы һәм берлеге турында язылган.
Беркөнне Кастамонуда Бәдиүззаман, лицей шәкер-тләре янына килгәч, алар аңардан: "Безгә Халикы-бызны, Аллаһыбызны таныт, аңлат. Укытучыларыбыз безгә Аллаһтан сабак бирмиләр", -диделәр. Ул аларга: "Сез укый торган гыйлемнәрегезне әйбәт укыгыз. Бөтен белемнәрнең, фәннәрнең барысы да Ходайны таныта, ацлата", - дип дәрес бирде.
Бәдиүззаман Кастамонуда да сигез ел торганнан соң, ул үзенең шәкертләре белән бергә Денизле шәһәренә тагын сөргенгә, җибәрелде. Аны 126 шәкер-те белән бергә төрмәгә яптылар. Күп тапкырлар агу-ладылар. Авыр чакларында ул, Ходайга тапшыры-лып, Аллаһтан шушы ватан егетләренең иманнарын "Рисаләи Нур" тәфсирләре белән коткарыр өчен, үзенә озын гомер теләде. Аллаһның ярдәме һәм рәхмәте белән ул шул авыр хәлләрдән котылды. Күп кенә имансыз кешеләр, аның тәфсирен укып, Ал-лаһка ышана башладылар. Аның бөтен максаты һәм тырышуы бу ватан балаларын, яшьләрне имансыз-лыктан . коммунист булудан коткару иде.
Бер Генә Максатым Бар:
ул да булса, шул: кабергә якынлашкан көннәремдә шушы Ислам мәмләкәте булган ватанымда больше-викларның тавышларын ишетәбез. Бу тавыш Ислам галәменең иман нигезләрен какшата, халыкны, бигрәк тә яшьләрне имансыз итеп, үзенә бәйли. Мин бөтен барлыгым белән шуларга каршы торам, яшьләрне һәм мөселманнарны иманга чакырам. Бу имансыз төркемнәргә каршы көрәшәм. Шушы көрәшем белән, иншаллаһ, Аллаһның хозурына ба-рырга телим. Бөтен хәрәкәтем һәм бердәнбер макса-тым шул имандыр. Мине бу максатымнан читләште-реп, миңа комачауларга теләгән кешеләрнең боль-шевиклар булуыннан куркам. Бу иман дошманна-рына каршы торган башка мөселманнар белән бергә кулга-кул тотышып каршы тору - минем өчен изге бер максаттыр. Миңа ирек бирегез, башкалар белән бергәләшеп, коммунистик идеяләр белән агуланган яшьләрне коткаруга, ватандашларымның иманына, Аллаһның берлегенә һәм аның диненә хезмәт итәм. Денизле төрмәсендә дә ул тик тормады. Иң начар һәм хәтта кеше үтергән тоткыннар да, аның дәреслә-рен тыңлаганнан соң, шундый бер иман шәфкате алдылар ки, кырмыскага да басмас, чебеннәрне дә үтермәс хәлгә килделәр. Ул утырган төрмәләрнең һәрберсе бер мәдрәсә вазыйфасын үтәп, андагы йөзләгән кешеләр Коръән һәм иман нурларыннан дәресләр алдылар, гөнаһларына тәүбә итеп, намаз укый башладылар. Шуның өчен ул үзе бу төрмәләргә "Мәдрәсәи Йоеыфия", ягъни Йосыф галәйһиссәлам-нең мәдрәсәсе дип исем бирде. Йосыф пәйгамбәр дә шулай төрмәләрдә кешеләрне Аллаһның диненә ча-кыра иде.
Бу төрмәләрдә булган вакытларда, китап яза ал-масын дип, аңа кәгазь дә бирмәделәр. Ул үзенең Коръән тәфсирләрен, кибеттән эремчек төреп биргән кәгазьләргә язып, аларны шырпы капларына салып, иректәге шәкертләренә хатлар белән чыгара иде. Шулай итеп, бүгенге көндә Төркиядән бөтен дөньяга меңләгән санда таратылган "Рисаләи Нур" китапла-ры шундый төрмә камераларында яки тау башла-рында бик авыр шартларда язылган иде.
Денизле шәһәре суды хакимнәре алдында ул үзе белән шәкерләренең мөдафәгасендә (яклап ясаган чыгышында) бик ялкынланып сөйләде. Денизле мәхкәмәсе (суды) "Нигездә гаебе юк" дигән нәтиҗәгә килеп, аңа һәм шәкертләренә аклау (гаепсезлек) ка-рарын чыгарды.
Түбәндә Саид Нурсиның шушы төрмәдә язган "Мәйвә рисаләсе"ннән ("Җимеш рисаләсе") бер өзек китерелә.
"Кастамону шәһәрендә лицей шәкертләре минем яныма килделәр. Алар:
- Безнең укытучыларыбыз Аллаһның барлыгы турында дәрес бирмиләр. Син безгә Аллаһыбызны белдерт", - диделәр.
Мин аларга шундый җавап бирдем:
- Сезнең укыган фәннәрдән һәр фәннең үз теле белән Аллаһның барлыгын аңлатуын белегез. Укы-тучыларыгыз Аллаһдан бәхәс итмәсәләр дә, сез фи-зика, химия, биология, астрономия кебек фәннәрне игътибар белән укысагыз, Аллаһыгызны белерсез, танырсыз. Мәсәлән, бер шәһәр аптекасына гына ка-рагыз. Анда пыяла банкаларда никадәр шифалы һәм файдалы дарулар, тирьяклар бар. Алар бер дару ясау-чының чиксез гыйлемлеген, химьягирлыгын һәм маһарәтлеген (Һөнәрлеген) күрсәтәләр.
Шуның кебек үк җир шарындагы дүрт йөз мәңнән артык үсемлекләр (чәчәкләр, агачлар, җимешләр, яшелчәләр) һәм меңләгән төрле хайваннар Аллаһ-ның дөнья аптекасында безнең өчен иң төгәл үлчәүләр белән ясалган бер дару ролендә торалар. Аллаһның бу аптекасы шәһәр аптекасыннан никадәр зур һәм бөек булуы аркасында, ул безгә, сез укыган медицина фәне күзлегеннән чыгып караганда, Җир шары (Көррәи арз) аптекасының остасы һәм хуҗа-сы булган Аллаһны белдерә һәм таныттыра...
Мисал өчен, гади бер матдәдән (чималдан) меңнәрчә төрле материаллар ясый торган бер фабри-ка беренче чиратта үзенең хуҗасын һәм оста бер мастерын таныттыра. Шуның кебек үк Җир шары (Көррәи арз) дип аталган һәм үзендә йөз меңнәрчә мөкәммәл механизмнары булган Аллаһның бу дөнья фабрикасы, әлеге шәһәр фабрикасыннан зур һәм мөкәммәлрәк булуы сәбәпле, сез укыган фәннәр Көррәи арздагы фабрикаларның остасы һәм хуҗасы булган Аллаһны белдерерләр һәм таныттырырлар. Мәсәлән, шундый фабрикаларның берсе - гади үсем-лекләр ашап яшәүче сарык. Ул ак сөт тә, кызыл ит тә, тире дә һәм йон да бирә. Аллаһтан башка бер генә зат та, щиксез, андый кыйммәтле малларны гади бер үсемлектән ясый алмый һәм аларны эшләтә дә алмый.
Тагын бер гаҗәеп мисал: зур бер шәһәр өстендә миллионнарча электр лампалары шәһәрнең һәр җирендә юнәлеп яктыртырлар. Яктыртылучы матдәләре бетмәгән шикелле үк, электр лампалары һәм станциясе электр челтәрен идарә итүчене, як-тырткыч лампаларны ясаучыны, фабриканы төзүче-не, яндыручы матдәләрне китерүче затны һәм ис-киткеч зур кодрәтле бер электр остасын мәдехләр белән таныттырыр, "яшәеен!" дигән сүз белән мактарлар.
Шуның кебек үк бу галәм шәһәрендә дә дөнья сарае түбәсендәге йолдыз лампаларының, астроно-мия гыйлеме өйрәткәнчә, кайберләре җиребездән (дөньябыздан) мең тапкыр зур һәм туп ядрәсеннән җитмеш мәртәбә тизрәк хәрәкәт иткәннәре хәлдә, үз тәртибен бозмыйча һәм бер-берсенә бәрелешмичә күктәге бушлыкта әйләнеп торалар, сүнмиләр дә, яну матдәләре дә бетми. Сезнең мәктәптә укыган астро-номия гыйлеме өйрәтүенчә, Җир шарыннан бер мил-лион мәртәбә зур вә бер миллион елдан бирле янып торган һәм Аллаһның рахмани кунакханәсендә (дөньяда) бер лампа вә тимер мич кебек булган Коя-шыбызның януыньщ дәвам итүе өчен һәр көнне диң-гезләр кадәр керосин һәм таулар хәтле күмер яки мең Җир шары кадәр утын өемнәрен яндырырга кирәк булыр иде.
Бу хәл Кояшиы һәм аның кебек олы йолдызла-рны керосинсыз, утынсыз һәм күмерсез яндыручы һәм сүндермичә тотучы, галәм бушлыгында бер-бер-сенә бәрдермичә тиз әйләндерүче Аллаһе Тәгаләнең чиксез көч-куәтен һәм солтанатын (патшалыгын) безгә күрсәтеп тора.
Шуның өчен Коръәни Могъҗизәл-бәян (могҗиза-лар күрсәтүче Коръән) кабат-кабат
аятьләре белән Халикыбызны-Аллаһыбызны безгә таныт-тырыр".
* * *
Алың Денизле шәһәре суды мөдәфәгасепдә (узен яклап ясаган чыгышьтда) сөйләгән сузләренпән бер өзек:
"Әйе... Без бер җәмгыятьбез. Ләкин шундый бер җәмгыйтьбез ки, һәр гасырда ул җәмгыятънең өч йөз илле миллионнан артык мөселман әгъзасы бу-лыр. һәм алар көн саен биш тапкыр намазда, ул изге җәмгыятьнең кануннарына бик хөрмәт күрсәтеп, Аллаһның хозуры алдында торалар. Һәм
аятен үзләренә программа итеп, бер-берләренең ярдәменә догалар һәм мәгънәви са-ваплар казану белән юнәләләр. Без -менә шундый бер җәмгыятьнең кешеләребез. Безнең үзенчәлекле вазыйфабыз - шул Коръәннед имани хакыйкатьлә-рен иман әһелләренә белдереп, мөэминнәрне һәм үзе-безне мәңгелек төрмәдән (җәһәннәмнән) коткару һәм мәңгелек җәннәт сәгадәтенә ирештерүдер. Башка сәяси, дөньяви җәмгыятьләр белән бәйләнешебез юктыр. Аларга колак та салмыйбыз".
ӘМИРДАГ ҺӘМ АФЬЮН ТОРМЫШЫ
1944 нче елда Бәдиүззаман, Денизле мәхкәмәсе (суды) карары белән гаепсез табылып, Афьюн шәһәре-нең Әмирдаг районында торырга хөкем ителде. Мон-да да аңа тынычлык бирмәделәр. Аны көчле агулар белән агуладылар. Бик кыен һәм начар шартларда авьфып ятты. Аллаһның мәрхәмәте һәм ярдәме белән терелде. Шущы Әмирдаг районында дүрт ел буе бик авыр шартларда үз хезмәтен дәвам иттерде. Аннан соң аны шәкертләре белән бергә Афьюн төрмәсенә яптылар. Бик салкын көннәрдә төрмәнең тимер миче дә булмаган, тәрәзәсенең пыяласы да боз белән кап-ланган бүлмәсендә калдырдылар. Төрмәдә аның ашы-на агу салдылар. Агуның ачы газабына бирелеп, бик нык сызлану белән прокурорга бәддога укыр алдын-нан, төрмәнең тәрәзәсе каршысында 5-6 яшьләрдәге бер кыз балаңы күрде. Андагы сакчыдан сорады:
- Бу кыз кемнең баласы? Сакчы солдат аҗа:
- Сине төрмәгә япкан прокурор Абдуллаһның кызы, - диде.
Моны ишеткәч, Саид Нурси хәзрәтләре, үзен бәддо гадан тыеп, кулын төшерде һәм әйтте:
- Шулаймыни?! Шушы кечкенә бала хөрмәтенә залим әтисенә бәддоганы ташладым. Чөнки ул гөнаһ-сыз баланың ризыгы килүенә шул залим әтисе сәбәпче булган.
Шушы төр:мәдә ул "Рисаләи Нур" тәфсиренең бер өлеше булган "Әл-хөҗҗәтез-зәһра" исемле рисаләне язды. Бу рисаләдә "Фатиха" сүрәсе һәм "Әттәхият" догасының мегънәләре һәм хикмәтләре әйтелгән.
1949 нчы елда ул, гаепсез саналып, Афьюн төрмәсеннән мыгарылды.
ИСПАРТА ТОРМЫШЫ
1953 нче елда ул үз теләге белән Испарта шәһәренә килеп урнашты. Һәм гомеренең ахырына кадәр шун-да торды.
1951 нче елда Төркиядә бер партиялелектән күп партияле демократик сәяси тормышка күчелде. Азанның асылы булган "Аллаһү әкбәр! Аллаһү әкбәр!" сүзләре белән әйтелүенә рөхсәт бирелде.
Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре дә, башка дин кешеләре кебек үк, дин хезмәтендә аз гына булса да азатлыкка иреште. Үз тәфсирләрен латин хәрефлә-ре белән нәшриятта бастырып, Төркиядәге күп ке-шеләргә яшерен рәвештә таратты. Шуның белән бергә китапларын башка чит илләргә дә җибәрде: Гыйрак, Сирия, Пакистан, Гарәбстан, Мисыр һәм Европаның кайбер дәүләтләренә дә таратты.
Бәдиүззаман хәзрәтләре әйтте: "Рисаләи Нур" тәфсире - ул минем малым түгел, Коръәннең малы-дыр, Коръәннән башка һичбер китаптан күчерелмә-де. Бу китап - шушы гасырда яшәгән кешеләргә Коръәннән иң соңгы турыдан-туры дәрестер".
Бу тәфсир язылган вакытта, Бәдиүззаман янында Коръәннән башка бүтән һичбер китап юк иде. Тау башларында яки төрмә почмакларында авыр шар-тларда язылганга күрә, бу китапның кеше күңедлә-ренә нык тәэсир итә торган зур шатлыгы бар. Бу тәфсирнең иң әһәмияле сыйфаты һәм гүзәллеге шунда - ул акыл белән белемгә таянып, Аллаһның бар-лыгын һәм берлеген исбат итә, кешеләрнең акылы-на иманның алты нигезен кабул иттерә.
"Рисаләи Нур" тәфсирләренең барысы 130 ри-саләдән гыйбарәт, җиде том китаптан тора. Аларның барысы да иман, әхлак һәм гыйбадәткә өндәү, гөнаһлардан саклый торган үгет-нәсихәтләрдән тора.
"Нур рисаләләре"ндә шул исбат ителә: "Хакый-катьле вә тугры фәлсәфә һәм хикмәтнең, белем һәм техниканың барысы да Коръән кояшының һәм Нәбүввәт (пәйгамбәрлек) шәмдәленең яктылыгыдыр. Әмма һәр галим кеше аның хикмәтен аңлый алмас, таба алмас".
Испартада торган елларда Саид Нурси хәзрәтләренә, аның үз янындагы Байрам Йүксел, Зөбәер Гүндүзалп, Җәйлан Чалышкан, Мостафа Сун-гур, Таһири Мутлу кебек зур шәкертләре хезмәт кылып, аңардан дәрес алалар иде.
Беркөнне, шәкертләре белән сөйләшеп утырган-да, Бәдиүззаман алардан сорады:
- Кардәшләрем, Олы Чинны (Кытайны) вә Азия кыйттасын һәм ярты Европаны йоткан бер аҗдаһа, ягъни коммунизм ни өчен һаман күршесендәге егер-ме миллионлы Төркияне әсир итә алмый?
Шәкертләре җавап бирә алмадылар. Ул үзе җавап бирде:
- Әгәр сәяси, политик вә дишюматик сәбәпләр генә булса, коммунизм агымының тик үк Төркияне, Ана-толия халкын да әсир итүе мөмкин иде. Димәк, зур Чинны, ярты Азияне, ярты Европаны вә Балканнар-ны йоткан бу аҗдаһа (коммунизм)ның Анатолия хал-кын әсир итә алмавы - Коръән хакыйкате (хакыйка-те Коръәния) вә Иман хакыйкатенең бу милләт ке-шеләре күңелендә урын алуыннандыр. Садаканың кешеләрне бәлалардан коткарганы кебек үк, Коръәннән чыккан иман хакыйкатьләреннән гый-барәт булган "Нур рисаләләре"нең дә бу илдә тара-луы һәм укылуы җир һәм күктән киләчәк бәлалар-ны куып җибәрүгә сәбәп булгандыр.
"Исламият кояш кебектер, өрү белән сүнмәс. Көндез кебектер, күз йому белән төн булмас. Күзен йомучы үзенә төн ясар..."
Бәдиүззаман хәзрәтләре һичбер заман вакытын бушка сарыф итми иде. Көн-төн тырыша иде. Иртәнге намаздан 2-3 сәгать алдан уяна, гыйбадәт кыйлу, дога һәм Коръән уку белән шөгыльләнә иде. Ислам галә-менең киләчәге өчен догалар кыла иде. Башка ва-кытларда да килгән-киткән кешеләргә нәсихәтләр әйтә, шәкертләренә дәресләр бирә иде. Яз һәм җәй көннәрендә кырларга, тауларга чыгып, Аллаһның сәнгатьләрен фикерләп (ягъни галәм китабын хикмәт күзе белән укып), көн уздыра иде.
Үзе белән күрешер, сөйләшер өчен килгәннәргә ул шундый дәресләр бирә иде:
- Минем белән күрешергә, сөйләшергә теләгән хөрмәтле кардәшләремә шуны белдерәм: инсаннар белән күрешергә көчем калмау сәбәпле, сөйләшә алмыйм. Шуның белән бергә сезгә шуны әйтәм: "Нур рисаләләре"нең һәр китабы бёр Саиддыр (ягъни ми-енм үзем кебектер). Сез кайсы китапка карасагыз да, минем алдымда минем белән күрешүдән ун тап-кыр күбрәк файда алырсыз. Һәм чынлыкта минем белән күрешкән булырсыз. "Рисаләи Нур"ны укы-сагыз, миңа килү кирәкми. Минем фани телем бер генә. Ә "Нур рисаләләре" меңнәрчә телләр белән иман вә Коръән дәресләрен дәвам иттерерләр. Сезләр шул дәресләрне укысагыз, җитә..."
Кызганычка каршы, ул вакыттагы дәүләт башлык-лары бөтен гомерен, яшәвен гыйлемгә биргәнлек һәм Аллаһ юлында авырлыклар, газаплар белән уздыр-ган, үзенең сиксән яшен тутырган бу бик хөрмәтле кешенең кадерен белмәделәр, киресенчә, аңарга җәбер-золым күрсәттеләр, төрмәләргә яптылар.Унҗиде тапкыр агуларга тырыштылар. Бу шәфкать-ле, зур иман иясе һәм галим кеше аларга бәддога да укымады. Үзенә золым кылучыларга ул Аллаһтан һидаять теләп дога кылды. Ул шәкертләренә дә әйтте:
- "Безләргә золым иткәннәргә бәддога укымагыз. Аларның һидаяте, изге юлга басулары өчен дога укы-гыз. Көфергә, золымга каршы Коръән нуры белән каршы торыгыз".
1960 нчы елның март аенда һәм мөбарәк Рамазан аеның урталарында Испартадагы өендә чакта, авыр хәлдәге Бәдиүззаман хәзрәтләре шәкертләреннән үзен Урфа шәһәренә алып баруларын сорады. Урфа - пәйгамбәрләр шәһәре дип атказанган бер шәһәр. Төркиянең көнчыгышындагы бу шәһәрдә хәзрәте Ибраһим галәйһиссәламнең туган мәгарәсе, Салих галәйһиссәламның йорты, Әюб галәйһиссәламның авыру чагында торган җире һәм аны терелткән ши-фалы су бар. Урфа шәһәрендә шулай ук башка пәйгамбәрләр дә яшәгәннәр.
Бәдиүззаман хәзрәтләре дә егерме дүрт сәгать сәфәрдән соң шушы шәһәргә килеп җитте һәм ул анда озак яшәмәде: 1960 нчы елның 23 нче мартын-да Рамазан аеның 26 нчы төнендә ул рәхмәти-Рах-манга (Аллаһның рәхмәтенә) ирешеп, вафат булды. Урыны мәңгелек Фирдәвес җәннәтендә булсын!
Аны Урфа шәһәрендә, Ибраһим галәйһиссәлам-ның туган мәгарәсе булган һәм дә Хәлилләррахман дип аталган мәчетнең бакчасында әзерләнгән кабергә күмделәр.
Үләр алдыннан ул үзенең шәкертләренә шундый васыять әйткән: "Минем каберемнең кайда булганын беркем дә белмәсен. Чөнки бу заманның бик күп надан кешеләре каберләрдән үзләренә ярдәм сорый-лар. Шундый ният белән зыярәт итү минем рухыма каберемдә дә тынычлык бирмәс. Шуның өчен кабе-ремнең урыны беленмәсен".
Аның үлүеннән соң ике ай үткәч, Төркиядә бер-никадәр сәяси үзгәрешләр булды. Демократик хөкүмәт җимерелеп, яңа бер гаскәри (хәрби) хөкүмәт төзелде. Бу хөкүмәт кешеләре, караңгы бер төндә килеп, бу хөрмәтле затның мәетен кабердән чыга-рып, билгесез бер җиргә алып китеп күмделәр. Аның васыятендә нәрсә язылганны белмичә, шулай эшлә-деләр. Алар золым эшләделәр, әмма кадәри - Илаһи (Аллаһның язмышы) белән гаделлек кыйланып, аның васыяте үтәлде; васыятендә әйтелгәнчә, аның кабе-ренең кайда икәнлеге беленмәс булды. Хәзер аның кабере кайда булганын ике-өч кенә шәкерте белә.
Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре вафат булып, Аллаһның рәхмәтенә ирешкән вакытта, аның дөнья малыннан бер нәрсәсе дә юк иде. Сиксән җиде ел-лык гомере буена һичкемнән һәм хәтта иң якын шәкертләреннән дә бүләк, садака һәм зәкят кабул итмичә яшәде. Вафат булганда аның үз өстендәге киеме, кәрзинендәге чәй чәйнеге һәм, иң мөһиме, кулындагы Аллаһ китабы - Коръән һәм аның тәфси-ре булган "Рисаләи Нур" көллияте генә бар иде.
ХАТЛАР
Түбәндә без Бәдиүззаман хәзрәтләренең үзенең шәкертләренә һәм башка кешеләргә язган берничә хат текстын китерәбез.
1955 нче елда шул вакыттагы Төркия Президен-тына язган хатыннан бер өзек:
"Салисән (өченчедән): алтмыш биш ел элек бер шәһәрнең башлыгы миңа бер газета укыды. Газетта шундый бер хәбәр бар иде: "Англиянең колонияләр буенча Министры, кулына Коръәнне алып: "Бу Коръән мөселманнар кулында булган вакытта без аларга нык хуҗа була алмыйбыз. Нишлик? Я Коръәнне югалтырга, яки мөселманнарны Коръәннән ераклаштырырга тиешбез", - ди.
Шушы фикер белән төзелгән бер куркыныч, хәвеф-ле комитет (яшерен бер җәмгыять) бу чарасыз, гөнаһ-сыз, фидакарь һәм гайрәтле милләткә зыян ките-рергә тырышты.
Мин дә алтмыш биш ел элек бу динсезлек фике-ренә каршы Коръәни-хакимнән ярдәм сорадым. Җәнабы-Хак миңа кыска бер юл насыйп итте. Һәм без бер зур Ислам университеты фикере белән үстек. Ул университет төзелмәсә дә, "Рисаләи Нур" шул университет урынына хезмәт итте. Алтмыш биш ел-дан бирле, ахирәтебезне коткарган кебек, аның хөрмәтенә дөньябызны да җәбер-золым һә.м динсез-лектән коткарырга тырыштык. Шуның өчен ислам кавемнәре арасындагы кардәшлекне нигезләргә, үсте-рергә мәҗбүрбез. Ислам кардәшлеген үстерүнең без ике сәбәбен таптык.
Беренчесе - "Рисаләи Нур" тәфсирләре иман кардәшлегенең үсүенә иман дәресләре белән хезмәт итте. Иншааллаһ, киләчәктә "Рисаләи Нур"ның ка-дерен аңлый торган, ислам кардәшлегенең әһәмия-тен белгән Сезнең кебек затлар бу Коръән тәфсире-нең тавышын дөньяның һәр ягына ирештерерләр.
Икенче сәбәп. Алтмыш биш ел элек мин Мисыр-дагы "Җамигул-Әзһәр" университетына барырга телә-дем. Ул ислам галәменең мәдрәсәседер дип, мин дә анда бер дәрес алырга ният иттем. Ләкин насыйл булмады. Аллаһе Тәгаләнең рәхмәте белән рухыма шундый бер фикер килде: "Җамигул-Әзһәр" универ-ситеты Африкада зур бер гомуми мәдрәсә булганы шикелле, Азия Африкадан зур булганы кебек, Ази-ядә тагын да зуррак шундый ук бер университет кирәк. Гарәбстан, Һиндстан, Иран, Кавказ, Үзбәкстан, Татарстан һәм башка ислам милләтләре арасында начар милләтчелек (мәнфи миллият) тара-лып, ул милләтлөрнең арасына фетнә салынмасын. Киресенчә, аларга хакыйкый, чын һәм изге милли-ят булган Ислам миллияте, Ислам кардәшлеге хуҗа булсын. Коръәннең
"Мөэминнәрнең барысы да бер-берсе белән кардәштер" дигән кануны күренсен, ислам кардәшлеге алга барсын. Һәм бу университетта фәлсәфә гыйлеме белән дин гыйлеме бергә укытылсын. Исламның фән гыйлемнә-ренә каршы булмаганлыгы аңлашылсын. Һәм Евро-па мәдәниятенең алдыны яклары Ислам хакый-катьләре белән килешү ясасын".
Шулай итеп, мин Төркиянең көнчыгышында, Һиндстан, Гарәбстан, Иран, Кавказ, Төркестан урта-сында бер Ислам университеты төзелүен планлаш-тырдым. Бу планымны ул вакыттагы, ягъни 1908 нче елдагы, Госманлы патшасына тәкъдим иттем. Ул кабул итте. Ләкин Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, ул университет төзелә алмады.
Шуннан соң, Русиядәге әсирлектән качкач, бу фикеремне мин Анкарадагы яңа төзелгән Төркиянең Югары Советына җиткердем. Алар да кабул иттеләр (1923 нче ел). Депутатларның күбесе кул куйды. Ләкин шуннан соң кайбер диннән ерак депутатлар Һәм ул мәҗлеснең (Югары Советның) башлыгы моны теләмәделәр, бу эшкә комачауладылар.
Аллаһка йөз меңнәрчә шөкрана булсын ки, ул университет урынына "Рисаләи Нур" бик күп хезмәт итте, бу ватанны Коръән ярдәме белән, динсезлек вә коммунизм агымыннан саклады, коткарды.
1955 нче ел. Саид Нурси".
Саид Нурси үз янына килгән кешеләр белән пәрсәләр турында сөйләшә, аларга нәрсәләр аңлата иде?
Үз янына зыярәт итәргә килгән кешеләргә ул күп вакыт иман турында дәрес биреп, иманны саклау-ның башка эшләрдән мөһимрәк булганын аңлата иде. Кешеләрне иманга, исламга чакыра, Коръән хакый-катьләренә нык бәйләнүнең мөһим идеал икәнлеген аңлата иде. Һәм ул шулай әйтә иде: "Кулыбызда нур бар, сәясәт чукмары юк. Без сәясәт белән шөгыльлә-нмибез, нур белән генә шөгыльләнәбез. Безнең ике кулыбыз бар. Әгәр йөз кулыбыз булса, барысы белән дә нурга тотынырга кирәк булыр иде. Шуңа күрә без - нур шәкертләре, дошманнарыбызга һәм хөкүмәткә каршы нурны кулланабыз. Аның белән изге гамәлләр эшли алабыз. Бу гасырда нур атом бомбасыннан да тәэсирлерәктер. Безнең беренче мак-сатыбыз - иң зур төп нигезебез булган Аллаһның ризалыгыдыр. Башка максатыбыз юктыр".
Шулай итеп, Саид Нурсиның бер дәресе бик күп яшьләрнең имансызлыктан коткарылуына сәбәп бул-ды. Күпме кешеләр шул дәресләр белән иманга кер-деләр, саф динле булып чыктылар.
"Рисаләи Нур" тәфсирләре хәзер дә күп кешеләр-не дингә шулай бастыра. Шәкертләренә һәм ислам-га чакыручы кешеләргә ул шул методиканы тәкъдим итте: "Безнең вазыйфабыз - хезмәттер , исламны яхшы, дөрес аңлатудыр. Кешеләрне иманга кертү-че, һидаятькә ирештерүче Аллаһе Тәгалә генә!" Хәзрәте Бәдиүззаман булар белән сөйләшергә бик ярата иде. Бәдиүззаман да, аларны зур кешеләр ке-бек күреп, аларны чын күңелдән яратып: "Балала-рым! Сез гөнаһсызларсыз, бер гөнаһыгыз да юк. Мин бик авырыйм, миңа дога кылыгыз. Сезнең догагыз кабул булыр. Мин сезне үз балам, үз шәкертем ке-бек кабул итәм", - дип әйтер иде.
Янына килгән яшьләрне дә ул "Нур дәресләрен" укуларын, үзләрен шуның белән әхлаксызлык, на-чарлык һәм гөнаһлардан сакларга өндәп, иманнан соң намазның кирәклеген аңлата иде.
Түбәндә без шушы турыда берничә вакыйганы китерәбез.
1. Беркөнне үз янына шикәр фабрикасыннан килгән эшчеләргә ул болай диде: "Сез фарыз намаз-ларын укысагыз, ул вакыт заводтагы эшләвегез гый-бадәт саналыр. Чөнки халыкка бик кирәк булган нәрсәне җитештерәсез".
2. Тагын беркөнне ул, шәкертләре белән юл кы-рыенда китап укып торган вакытта, поезд юлында эшләүче бер кеше килде. Бәдиүззаман ул кешегә дә: "Син, фарызларны укып, гөнаһлардан саклансаң, синең тимер юлда эшләвең гыйбадәт булыр. Чөнки поезд кешеләрне үз урыннарына тиз генә җиткерә торган Аллаһның зур бер нигъмәтедер. Анда эшләгә-нең бушка китмәс", - диде.
3. Бер вакыт самолетта эшләүче хәрби офицер-ларга ул әйтте: "Бу самолетлар киләчәктә исламга бик күп хезмәт итәчәкләр. Фарыз намазларны укы-сагыз, укый алмаганыгызны башка вакытта каза нияте белән укысагыз, сез хәрби кеше булуыгыз сәбәпле, бер сәгатегез ун сәгать гыйбадәткә саналыр. Бигрәк тә һавада хезмәт итүчеләрнең бер сәгате утыз сәгать гыйбадәт хөкемендә торыр. Мәгәр кальбендә иман нуры булсын. Һәм иманның кирәге булган на-мазны укысын".
4. Бер көнне көтүчеләргә шулай диде: "Бу хайван-нарны карау -зур бер гыйбадәттер. Көтүчелек белән хәтта кайбер пәйгамбәрләр дә шөгыльләнгәннәр. Сез бары фарыз намазыгызны гына укысагыз да, бу хезмә-тегез Аллаһ өчен булыр".
5. Бәдиүззаман электростанциядә эшләүчеләргә дә әйтте: *'Бу электрның һәрбер милләткә күп файдасы бар. Бу файдадан сәзгә бер өлеш чыгуын теләсәгез, фарыз намазны укыгыз. Ул чакта бөтен тырышуы-гыз ахирәт сәүдәсе һәм гыйбадәт саналыр".
Бәдиүззаман хәзрәтләренә бер мөһим сорау бир-деләр: "Дөньяның сәясәтенә карата ни өчен шулкадәр ваемсыз булдыгыз? Шулкадәр кешеләрнең бозылуы-ннан кәефегез һич тә бозылмыймы? Инсаннарның бозылуын хуш йүрәсезме, әллә эшдәшмисезме?"
Ул җавап бирде:
"Коръәне-хәкимгә хезмәт минем үземне бик нык рәвештә сәясәт белән шөгыльләнүдән тыйды. Хәтта ки сәяси мәсьәләләр турында уйлауны да оныттыр-ды.
Инсанлык тормышы - бер сәфәрдер. Шушы гасыр дәвамында Коръәннең нуры белән күрдем ки, ул юл баткаклыкка алып бара. Пычрак һәм начар исле бал-чык эчендә кешеләр, төркем-төркем егылып, торып китәләр. Кайсыберләре дөрес, сәламәт юлдан киткәннәр. Әмма баткаклыктагы шул кешеләрнең йөздән егерме өлеше шул пычрак, начар исле бал-чыкны миск ганбәр (бик тәмле исле) уйлап, йөзләренә, күзләренә сөртәләр, егыла-егыла китәләр. Шулай итеп, шул пычракка баталар. Йөздән сиксән өлеше исә, баткаклыкта булуын аңлар, начар, пыч-рак булуын белер, хис итәр. Фәкать шашкан булыр-лар, дөрес-сәламәт юлны күрә алмаслар.
Боларга каршы көрәшүдә ике чара бар: берсе -чукмар белән ул егерме процент исерек кешеләрне айныту. Икенчесе - бер нур күрсәтеп, ул шашкан кешеләрне сәламәт юлга юнәлдерү. Мин чагышты-рып карадым ки, егерме кеше каршында сиксән кеше кулында чукмар тота. Хәлбуки, ул чарасыз һәм ха-лыкны эзләүче шашкан кешеләргә чынлыкта нур күрсәтмиләр. Күрсәтсәләр дә, бер кулында нур, икен-че кулында чукмар булу аркасында, күңелләрендә иминлек булмас. Шашкан кеше шикләнеп: "Мине нур беләи чакырып, чукмар белән кыйнарга телиләр-ме?" - дип уйлап, ачуы килеп, якын да килмәс. Һәм әгәр кайбер каршылыклар чыгып, чукмар ватылса, нур да очар, ягъни сүнәр. Шул турыда уйлагыз.
Ул баткаклык - инсанлыкның гафләт һәм әшәке-лек эчендә килә торган иҗтимагый тормышыдыр. Ул исерек һәм әшәкб кешеләр -начарлык белән шул фани дөнья тормышыннан тәм һәм ләззәт алырга уйлаган кешеләрдер. Ул сиксән процент шашкан кешеләр исә - әшәкелеккә нәфрәт күрсәтүчеләрдер. Ләкин алар, әшәкелектән котылырга теләсәләр дә, аннан чыга алмаслар, котылу өчен чара таба алмаслар. Ул чукмарлар - сәясәт агымнарыдыр. Ул нур-лар исә - хакаикы Коръәниядер (Коръән аятьләре-нең нурлы хакыйкатьләредер). Нурга каршы дәгъва ителмәс, аңа каршы дошманлык ителмәс. Бердән-бер шайтан -ирраҗимнан башка (Аллаһның хозурын-нан куылган иблистән башка) нурга нәфрәт белән караучы булмас.
Шуның кебек мин дә Коръәннең нурын кулда тоту өчен
дип, сәясәт чукмарын ташлап, ике кулым белән дә нурга тотын-дым. Күрдем ки, сәясәт агымнарының һәммәсендә дә шушы Коръән нурларына гашыйк булган кешеләр бар. Бөтен сәясәт агымнарыннан өстә булган һәм аларның яман нияте вә яман фикерләреннән арын-ган чиста, саф бер урында бирелгән Коръән вә иман дәресләреннән һәм аның нурыннан һичбер кеше тар-тынмаска тиеш. Бары тик динсезлеген сәясәт ка-гыйдәсе кебек үк кабул иткән, инсан сүрәтенә кергән шайтаннар гына, яки инсан кыяфәтендә, әмма хай-ван кебек инсаннар гына Коръән нурына каршы то рырлар.
Әлхәмдүлиллаһ, сәясәттән ерак тору аркасында, Коръәннең алмаз кебек хакыйкатьләрен сәясәтнең пыяла кисәкләре кебек түбәнлегенә төшермәдем. Шул Коръән алмазлары, вакыт уку белән үзләренең кыйммәтләрен һәр кеше күз алдында һәм күңеллә-рендә тагын да яктырак итеп күрсәттеләр һәм чын гашыйк булган күңелләрне зыяландырып нурланды-дылар.