Рамазан Рисаләсе

 

РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ

 

[Рамазан шәрифнең бик күп хикмәт-ләреннән тугыз хикмәте түбәндә бәян ителгән тугыз ноктадан гыйбарәт.]

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِۤى اُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْاٰنُ هُدًى للِنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدٰى وَالْفُرْقَانِ

 

БЕРЕНЧЕ НОКТА: Рамазан шәриф аенда, ураза тоту - Исламның төп биш шартының берсе, Ислам галәмәтләренең, Ислам билгеләренең иң зурысы. Рамазан аенда ура-заның бик күп олы хикмәтләре бар: Аллаһе Тәгаләнең тәрбия итү сыйфатына, кешенең иҗтимагый яшәвенә һәм шәхси тормышына, нәфсенең тәрбия ителүенә һәм Илаһи биргән нигъмәтләрнең шөкеренә караган хикмәтләре бар. Аллаһе Тәгаләнең тәрбияләү сыйфатына бәйле булган Ураза хикмәтләреннән берсе шул: Аллаһе Тәгалә Җир шарын бер нигъмәт ашъяулыгы рәвешендә яраткан. Ьәм нигъмәтләренең һәр төрен ул ашъяулыгына

 مِنْ حَيْثُ لاَ يَحْتَسِبُ

(көтелмәгән вакытта юктан) куйган өчен чиксез тәрбия сыйфатын, мәрхәмәтле булганын һәм рәхим-шәфкать-ле булуын күрсәтеп исбат иткән. Әмма Адәм балалары яаданлык пәрдәсе астын-да калып, төрле сәбәпләр аркасында шул хәлнең мәгънәсен, ягъни хакыйкатен һәрвакыт истә тота алмыйлар яки оныталар. Рамазан шәриф аенда мөэминнәр тәртипле бер гаскәр рәвешенә керә ки, Әзәл Солтанының (Аллаһның) зыяфәтенә чакырылган шикелле, авыз ачкан вакытта "Рәхим итегез"боерыгын көткән кебек бер хәлдә була бу өстәл артында утыручы-лар. Шуның белән ул боерыкка буйсыналар. Шул гыйбадәтләре аркылы Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхим шәфкатенә күркәм зур һәм тәртипле бер гыйбадәт-ураза белән җавап бирәләр. Шулкадәр югары дәрәҗәдәге гыйбадәт булган ураза-га катнашмаган кешеләр чын кеше и-семенә лаек була алалармы соң?

ИКЕНЧЕ НОКТА: Изге Рамазан аендагы уразаныҗ - Аллаһ Тәгаләнең нигъмәт-ләренә шөкер итү җәһәтеннән әһәмияте бик зур. "Беренче сүз" исемле китапта әйтелгәнчә, бер патшаның аш өеннән мес-кен хезмәтче китергән ашамлыкларга бәя кую кирәк. Ул хезмәткәргә ашамлыкны китергәне өчен бәя бирәбез. Шул хәлдә бик кадерле булган нигъмәтләрнең чын хуҗа-сын танымау зур наданлыктыр. Аллаһ Тәгалә хисапсыз күп нигъмәтләрен адәм балалары өчен бөтен Җир шарына тара-ткан. Бу нигъмәтләрнең күрер күзгә сәбәпләре һәм хуҗалары -таратучы хезмәт-челәрдер, шуңа күрә без шул хезмәт-челәргә бәя бирәбез. Алар лаек булмаса-лар да, бик күп рәхмәтләр әйтәбез. Хәлбу-ки, шул нигъмәтләрнең чын хуҗасы Аллаһ Тәгалә шул хезмәтчеләрдән тагын да күбрәк шөкергә лаектыр. Нигъмәт-ләрнең хакыйкый, чын хуҗасы - Аллаһ Тәгалә ул нигъмәт өчен хәтсез-чиксез шөкергә лаек. Нигъмәтләрне турыдан-туры Аллаһ Тәгаләдән килгән дип белү, нигъмәтләрнең кадерен аңлау - бу нигъмәтләргә үзеңнең ихтыяҗыңны тоюдимәктер. Рамазан Шәрифтәге ураза чын ихласлы, күркәм шөкернең бер ачкычы-дыр. Чөнки бүтән вакытларда кешеләрнең күбесе чын ачлыкны тоймьгйлар. Шуңа күрә, күп нигъмәтләрнең кадерен аңлый алмыйлар. Кипкән бер кисәк икмәкнең ка-дерен күп кеше (бигрәк тә, бай булса) аңла-мый. Хәлбуки, шул кипкән ипи авыз ачу вакытында бер мөэминнең тамагында бик кадерле нигъмәт булганын тәм алу тойгы-сы белән исбат итә ала. Ягъни ул кипкән ипинең чын тәмен тоя ала.

Ул ярльшы, патшамы һәрберсенең Ра-мазан ае нигъмәтләренең кадерен, кыйммә-тен аңлаулары мәгънәви шөкерана кылу була. Кеше үз эченнән шулай уйлый: "Шушы нигъмәтләрнең хуҗасы түгелмен, мин боларны ашауда ирекле түгел (үзем теләсәм дә ашый алмыйм). Ул Зат миңа биреп торадыр, ул Затның боерыгын көтәм", - дип нигъмәтнең кадерен аңлап, бер мәгънәви шөкер кылыр. Шул рәвешчә тотылган ураза күп яклардан кешенең чын вазифасы булган шөкернең ачкычы хөке-мендә булыр.

ӨЧЕНЧЕ НОКТА: Уразаның иҗтимагый тормыш белән бәйле хикмәтләреннән бер хикмәте шул: Кешеләр дөнья тормышь: ягыннан төрле җирләрдә яратылганнар Аллаһ Тәгалә шулай төрлечә яратка* сәбәпле байларны ярлы кешеләргә ярдәи итәргә чакыра, боерыгы белән шунь эшләргә куша. Хәлбуки, байлар ярлылар ның кайгылы хәлләрен һәм ачлыклары* ураза тоткан очракта гына беләләр һәи аңлыйлар. Ураза булмаса, үзләрен геш уйлаучы бик күп бай ачлыкның, ярлы бу луның никадәр газаплы, кайгылы һәа ярлы кешенең никадәр шәфкатькә мохтая булуларын аңлый алмаслар иде. Бу яктаь караганда, кешенең табигатенә урнашты рылган шәфкатьлелек хисе, хакыйк* шөкернең нигезедер. һәркем, ничек тә бул са, үзеннән ярлырак кешене таба ала. У^ аларга шәфкать күрсәтергә вазифалы. Әгә^ ураза аенда ач торырга мәҗбүр булмаса мохтаҗ кешегә шәфкать күрсәтеп, тиеш ле ярдәмне кыла алмас. Булдырса да, ка мил юнәлештә булмас, чөнки мохтаҗлык ның ни икәнен үз шәхесе мисалында той мас.

ДҮРТЕНЧЕ НОКТА: Изге Рамаза! Шәрифтәге уразаның, нәфеснең тәрбиясен* бәйле бик күп хикмәтләреннән бер хикмә те шул: кеше нәфесе үзен ирекле һәм азат дип бара, һәрнәрсәне үзем булдырам, үзем табам диеп, үзен Илаһ дәрәҗәсендә саный һәм ничек теләсә шулай яши. Хисапсыз нигъмәтләр белән тәрбия ителгәнен һәм үзенең сыналганын аңлап җиткерми, ул турыда аңларга теләми, бигрәк тә бай бул-са, карак шикелле Аллаһе Тәгаләнең нигъмәтләрен хайваннарча йота.

Ураза вакытында һәр адәм шуларны аңлый: "Мин хуҗа түгел, ә киресенчә, Аллаһе Тәгаләнең хуҗалыгында эшчемен. Иреге булмаган бәндә, иң гади, иң ансат нәрсәне дә эшли алмый, кулын су артын-нан да суза алмый". Шулуе, "хуҗа" булу фикере югалып китә, чын хакыйкый ва-зифасы булган шөкергә әйләнеп кайта.

БИШЕНЧЕ НОКТА: Рамазан Шәриф аендагы уразаның хикмәтләре күп. Алар-дан тагы берсе шул: ураза кешене әхлак ягыннан тынычландырыр, начар эщ вә гөнаһларыннан ваз кичерер. Кеше нәфес-лелек турында хәбәрдар булмавы аркасын-да үзен оныта, эчендәге хәтсез көчсезлек-не, үзенең гаять дәрәҗәдәге ярлылыгына, кимчелекләрен күрмәс һәм күрәсе дә килмәс. Зәгыйфь, көчсез икәнен белмәс.

һәм тиз бозыла, тарала торган ит вә сөяктән гыйбарәт булуы турында уйламас. Тәнен тимердән нык, үзенең дөньяда мәңге яшә-вен уйлап хыялланыр. Шул наданлык ар-касында, Аллаһе Тәгаләне онытыр, үзен дөньяга тапшырыр. Дөньяны гына уйлар, тәмле нәрсәләргә кызыгып (нәфесенә буй-сынып), Аллаһе Тәгаләнең үзен рәхим-шәфкать белән тәрбияләвен онытыр. Дөнья тормышының нәтиҗәсен һәм ахырын бер дә уйламас. Начар әхлак эчендә буталып яшәр.

Менә шушы Рамазан аендагы ураза иң наданнарга, иң кире кешеләргә дә алар-ның көчсез, зәгыйфь һәм ярлы булуларын кисәтеп белдерә. Бәндә ач булу аркасында ашказаны турында уйлар. Ашамлыкларга гаять тә мохтаҗ булганын аңлар. Тәне никадәр зәгыйфь, чери торган бер әйбер икәнлеген хәтеренә төшерер. Нихәтле ми-һербан, шәфкатькә мохтаҗ булуын чын-чынлап аңлар. Шуннан соң Фиргавен ши-келле тәкәбберләнүдән ваз кичеп, үзенең зәгыйфь, көчсез икәнлегенә төшенеп, Аллаһ Тәгаләнең хозурына кайтырга теләр. Шул ураза аркылы Аллаһ Тәгаләдән генә сорап, рухын тулысынча тынычсызландырыр. Нигъмәтләргә чын ихлас белән шөке-рана кылып, Аллаһе Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә омтылыр. (Әгәр бөтенләй каль-би бозылмаган булса).

АЛТЫНЧЫ НОКТА: Рамазан Шәрифтә-ге уразаның Коръәннең иҗдерелүенә нисбәтле булган бик күп хикмәтләреннән берсен генә әйтеп үтәбез. Коръән-Кәрим Рамазан аенда иңдерелгән. Коръән иңде-релгән вакытны искә алып, аны яхшы кар-шы алу өчен кеше үзен ашау-эчүдән тыеп, начар эшләрдән сакланып, фәрештә шикел-ле булырга тырышырга тиеш.

Шуларны аңлаган хәлдә, бәндә Корьән-не әле генә иңгән кебек белеп укыр һәм тыңлар. Аллаһе Тәгаләнең сүзләрен берен-че иңгән вакытындагы шикелле Пәйгамбә-ребездән ишеткән кебек яки хәзрәти Җаб-раил фәрештә Пәйгамбәребезгә аятьләрне алып килгән хәлдәге кебек тыцлар, шул Корьәнне укып башка мөэминнәргә иреш-терер, шул Корьәнгә тиешле хөрмәтне күрсәтер. Корьән иңү хикмәтенә билгеле бер дәрәҗәдә аның Рамазан аенда иңгәнен белеп карар. Рамазан аенда Ислам дөнья-сы бер мәчет рәвешенә килер. Шундый мәчет ки, миллионнарча Корьән хафизлары шушы мәчетнең почмакларында Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен кешеләргә иреште-рерләр. Һәрбер Рамазан ае

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِۤى اُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْاٰنُ

аятенең мәгънәсен бик нурлы, якты бер сурәттә күрсәтә. Рамазанның Корьән ае икәнен исбат итә. Ислам галәме җәмәгате шушы ихлас белән ул Корьән хафизын тыңларлар, башкалар үз-үзләренә укырлар. Шундый бер хәлдә изге мәчеттә түбән, пычрак нәфесенең телә-генә буйсынып ашау-эчү аркасында, шул нурлы Галәмнән чыгу никадәр ямьсез күренсә, ул мәчеттәге җәмәгатьнең рухи нәфрәтләренә никадәр дучар булса, шул кадәр Рамазан Шәриф аенда ураза әһеллә-ренең дошманнары да Ислам галәменең мәгънәви нәфрәтенә, дошманлыгына, хур-лавына дучар булырлар.

ҖИДЕНЧЕ НОКТА: Рамазан Шәрифнең уразасы, дөньяда ахирәт өчен гамәл кылу максаты белән җибәрелгән адәм балаларының, шул рухи ахирәт өчен гамәл кылуга бәйле булган бик күп хикмәтләреннән берсе шул: Рамазан аенда һәрбер изге гамәлнең савабы меңләгәндер.Хәдистә әйтелгәнчә Корьәннең һәр хәрефенең ун савабы бар, ул ун савап, ун яхшылык сана-лып, ун җәннәт җимеше бирер, ә Рамазан аенда исә Корьәннең һәрбер хәрефе ун гына түгел, әбәлки мең, Аятел-Көрси кебек аятьләрнең һәр хәрефе меңләгән савапка ия була. Рамазанның җомгаларында уку тагын да саваплырак. Кадер кичәсендә Корьәннең һәрбер хәрефенә утыз мең са-вап бирелер. Һәр хәрефе утыз меңлек са-вап җимеше бирә торган Корьән Кәрим шундый туба агачы (җәннәт агачы) шикел-ле була ки, ул миллионлаган мәңгелек җимешләрен Рамазанда мөэминнәргә ирештерер. Менә шул изге файдалы сәүдәгә карап уйлан. Бу хәрефләрнең кадерен, кыйммәтен белмәүчеләр нихәтле зыян күрүләрен аңла! Рамазан Шәриф ае ахирәт сәүдәсе (ахирәт өчен файдалы гамәлләр) өчен ачылган бик файдалы күргәзмә бер базар шикелледер. Рамазан Шәриф ае рухи азыклар алу һәм ахирәт өчен нәтиҗәләр ясау өчен бик уңышлы, җайлы бер вакыт-тыр. Яхшы гамәлләрнең күбәеп артып ба-руы - бәрәкәтле язгы яңгыр шикелледер, кешеләрнең Аллаһе Тәгаләнең тәрбия иту сыйфаты һәм күркәмлеге каршында зур гыйбадәте. Аллаһе Тәгалә хөрмәтенә үткәрелгән олы бәйрәме. Шуның өчен Ра-мазанда Аллаһе Тәгалә кешене ашау-эчүдән, начар гамәлләрдән, начарлык эшләүдән тыяр өчен уразаны фарыз кыл-ган. Уразалы булу аркылы бәндә хайван дәрәҗәсеннән фәрештә дәрәҗәсенә күтәре-леп, изге кеше буларак, Аллаһе Тәгаләнең күркәм исемнәре чагылган көзге шикелле булыр.

Әйе, Рамазан ае бу вакытлы дөнья тор-мышында, кыска гомердә мәңге гомер вә яшәүне эченә алыр, мөэминнәрне шул мәңге тормыш иясе итәр. Рамазан ае сиксән ел гомер нәтиҗәсен казандырырга мөмкин. Ул Кадер кичәсенең (хәдисләр, ри-ваятьләр сөйләгәнчә) миң айдан хәерлерәк булганын исбат итәр. Аллаһе Тәгалә Рама-зан аенда мөэминнәргә бәйрәм ясап бәндәләргә якынлаша. Әйе, нәкъ менә бер патша үзенең хөкемдарлыгы вакытында, тантаналы көннәрне бәйрәм итеп ясаганы кебек. Падишаһ үз кулы астындагы халык-ларны ул көндә гадәти кануннар кысасын-да түгел, ә бәлки үз шәхесенең игелеклә-ренә вә киң хозурына кабул итеп, үзенә юнәлтер. Үзенә тугрылыклы булган миллә-тенә махсус илтифат күрсәтер.

Унсигез мең галәмнең Падишаһы (Хак Тәгалә) унсигез мең галәмгә карата мах-сус фәрманы булган Корьән Кәримне Рамазан аенда иңдергән. Бу Рамазан ае Аллаһе Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бәйрәмдер. Шушындый бәйрәм көнендә Аңа лаек бәндә булыр өчен хайвани эшләрдән бизеп, ураза тоту фарыз кылын-ды. Ураза ашказаны өчен генә түгелдер. һәрбер әгъзага ураза тоттыру ягъни әгъза-ларны хәрам эшләрдән тыю, мәсәлән, телне ялган, гайбәт сөйләүдән начар сүзләрдән аерып тору бедән телгә ураза тоттыру, һәм ул телне Корьән укып, зикер кылу, тәсбих әйтү, тәүбәләр, салаватлар белән шөгыльләнү, ә күзеңне хәрам нәрсәләр караудан тыю, яхшылык белән, гыйбрәт белән галәмгә карау, колак белән хак изге сүзләрне ишетеп, Корьән тыңлап уразаны үткәрү, чын уразалы булуыңа ирештерер. Болай да ашказаны гәүдәдә ин зор бер фабрика булуы аркасында, ураза белән аңа ял иттерелсә, башка җиһазлар (әгъзалар) җинел генә аңарга буйсынырлар.

СИГЕЗЕНЧЕ НОКТА: Рамазан аеның кешенең шәхси тормышына бәйле булган бик күп хикмәтләреннән берсе хакында

Ураза - кеше өчен мөһим бер дару, матди һәм мәгънәви яктан бертөрле диета шикел-ледер, медицина ягыннан да тәнгә бик ях-шыдыр. Чөнки кеше нәфесен тыя алмый-ча, бик күп ашау-эчүе белән матди яшәешкә зыян китерә, шулай ук хәрамны белмичә, һәрнәрсәне ашау мәгънәви яшәү-не дә агулый. Нәфес кешенең дилбегәсен кулыннан алып, аны теләсә кайда юнәлтә. Шулай итеп, кеше нәфесенә хуҗа була алмый.

Рамазан Шәриф аенда кеше ураза әркы-лы үзен диетага күнектерә, аз ашарга ияләнә һәм боерык тыңларга өйрәнә. Зәгыйфь ашказанын, күп ашап, тутырмый. Шуның нәтиҗәсендә авырмыйча рәхәтләнеп яши. Әмер тыңларга ияләнүе аркасында хәләл ризыкларны ашаудан килгән тойгы ярдәмендә кешедә хәрамнар-дан тыелу сәләте туа.

Кешеләрнең күбесе еш кына ачлыкка дучар була. Шуның өчен, алар ачлыкка һәм сабырлыкка күнегергә, аз ашарга тиеш. Рамазанда якынча унбиш сәгать, сәхәрсез булса егерме дүрт сәгать дәвам иткән ачлыкка түзеп тору бик файдалы. Бәлаләрнең авырлыгын сабырсызлык һәм түземсезлек арттыра. Бу ике авыруның дәвасы - ураза.

Кешенең ашказаны зур бер фабрика дигән идек. Аның бик күп хезмәтчеләре бар һәм ашказаны белән бәйләнешле бик күп җиһазлар, әгъзалар ягъни органнар бар. Әгәр ашау-эчүдән тыелып ял итмәсә, ул фабриканың хезмәтчеләре үз гый-бадәтләрен онытып, ашау-эчү белән генә шөгыльләнерләр, Бүтән хисләр дә нәфесенә буйсына башлый, әһәмиятле изге вазифа-ларын онытып ашказанын гына кайгыр-та. Шуның өчен әүвәлге изге кешеләр үзләрен аз ашарга ияләндергәннәр.

Ураза вакытында кешенең бөтен хислә-ре һәм эчке җиһазлары бертөрле рухи фәрештәләр шикелле изге тәмнәр алып, шул изге гамәлләр белән кызыксынып яшәрләр. Шуның өчен Рамазан аенда бәндә үзе казанган дәрәҗәсенә карап төрлечә аерым-аерым нурлар алыр. Акыл, калеб, рух кебек хисләр, ураза аркылы күп дәрәҗәгә күтәрелер, ашказаны еласа да, алар елмаеп көлеп торыр.

ТУГЫЗЫНЧЫ НОКТА: Рамазанньщ уразасы турыдан-туры кешенең нәфес тәккәберлеген югалтып, көчсез булганлы-гын күрсәтә. Уразаның кешегә аның габит бәндә (гыйбадәт кылучы, Аллаһка кол-лык итүче) икәнлеген белдеруе ягыннан бик күп хикмәтләре бар. Берсе шул: нәфес Раббысын (тәрбиячесе булган Аллаһны) танырга теләмәс, Фиргавен кебек үзен-үзе тәрбияли алырмын дип уйлар. Никадәр газап бирелсә дә, җафаландырылса да> җәзаландырылса да шул начар тамыр ка-нында калыр. Ачлык исә ул тамырны тиз кисәр, ягъни югалтыр. Уразалы кеше нәфсендә урнашкан Фиргавенлек хисенә һөҗүм итәр, аны атып үтерер, гаҗиз, зәгыйфь бер бәндә булганын нәфесенә бел-дерер, өйрәтер.

Хәдис риваятьләрендә шундый бер хи-кәя бар. Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең бер хәди-сендә болай аңлата: Аллаһе Тәгалә нәфес-не яраткач сорады: "Мин кем, син кем?" Нәфес "Мин-мин, син-син"дип җавап бир-де. Аллаһ аны утка атып газаплар биреп тагын сорады, "мин кем син кем" дип. Нәфес әүвәлечә үк: "Әнә әнә, әнтә әнтә" (Мин-мин, син-син инде) дип әйтте, үзенә нинди җәзалар бирелсә дә, шул тәкәббер-легеннән ваз кичмәде. Соңрак ачлык газа-бы бирде, ач калдырды, Шуннан соң та-гын сораган: "Мән әнә, Вәма әнтә" (М.ин кем, син кем?)

Нәфес әйтте:-

اَنْتَ رَبِّى الرَّحِيمُ * وَاَنَا عَبْدُكَ الْعَاجْزُ

Ягъни "Син минем Раббым^ тәрбиячем, мин синең көчсез бер бәндәң".

اَللّٰهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ عَلٰى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ صَلٰوةً تَكُونُ لَكَ رِضَاۤءً وَلِحَقِّهِ اَدَاۤءً بِعَدَدِ ثَوَابِ حُرُوفِ الْقُرْاٰٰنِ فِى شَهْرِ رَمَضَانِ وَعَلٰۤى اٰلِهِ وَصَحْبِهِ وَسَلِّمْ

سُبْحَانَ رَبِّكَ رَبِّ العِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ * وَسَلاَمٌ عَلَى الْمُرْسَلِينَ * وَالْحَمْدُ ِللهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ اٰمِينَ

 ***

 

بِاسْمِهِ سُبْحَانَهُ  * وَاِنْ مِنْ شَىْءٍ اِلاَّ يُسَبِّحُ بِحَمْدِهِ

اَلسَّلاَمُ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَةُ اللهِ وَبَرَكَاتُهُ

 

"Газиз туганнарым, кардәшләрем!"

 Беренчедән, сезнең бәраәт кичәгезне ! киләчәк бәйрәмегезне тәбрик итеп һәм шулай ук киләчәк Кадер кичәсенең сезгә һәм безгә мең айдан да кадерле булуын һәм гамәл дәфтәрегезгә дә шулай язылуын Аллаһе Тәгаләдән сорыйбыз. Шулай итеп, бәйрәмгә кадәр шул доганы укырга киңәш иттек.

 

Ике могҗизалы Корьәнне язып, безгә бу изге мөбарәк айда җибәрүегез, иншаллаһ шул кадәр бәрәкәт, саваплы изгелекләргә һәм дин үсешенә сәбәп булачак. Рамазан-ның һәрбер көне безнең өчен Кадер кичәсе хөкемендә булачагын Аллаһның рәхмәтеннән өмет итәбез. Кәм хәзер дә без шулай уйладык ки, ике Корьәнне Рисаләи Нурның мондагы хас шәкертләре Рамазан аенда һәрбере һәр көндә бер паре укысын. Рамазанның һәр көнендә Корьән тулысын-ча хәтем ителсен. Ыспарта һәм Кастамону шәһәрләрен вә әйләнә-тирәсен мәгънәви җәһәттән колачлаган "Рисаләи-нур" шәкертләренең сезнең әйләнәгездә җые-лып, Нәкъши тарикатында хәтме хаҗаган рәвешендә, ләкин тагын да зуррак күләмдә Корьәнне хәтем кылуны Җенабе Хакның рәхмәтеннән нияз итәбез, телибез.

 Саид Нурси

 

Искәрмә: Ьәрбер шәһәрдә, авылларда, районда Рисаләи нурның яңа һәм иске хас шәкертләренең һәрберсе Рамазан шәрифнең һәр көнендә Корьәне Кәримне берәр парә укып бетерәләр. Шуннан соң шул туган җирләрендә остазлары Бәдиүззаман хәзрәтләреңең ифрат саваплы, нурлы өндәвенә буй-сынып, Рамазанның һәр көнендә Корьәнне тулы-сынча укуны гадәткә кертеп зур нигъмәткә ирешәләр.

 

ИКЪТИСАД РИСАЛӘСЕ

Икътисад (экономия) һәм канәгатькә, исраф һәм туздыруга нисбәтле.

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

كُلُوا وَاشْرَبوُا وَلاَ تُسْرِفُوا

Шушы аяте кәримә икътисад итүгә кат-гый рәвештә чакыра һәм исрафка карата нәфрәт тоярга өнди, шул хакта бер хикмәт дәресе бирә. Бу мәсьәләнең җиде ноктасы бар.

БЕРЕНЧЕ НОКТА: Рәхим-шәфкатьле, юктан бар итүче Аллаһ адәм балаларына биргән нигъмәтләр каршысында шөкер сорый, исраф исә шөкергә капма-каршы. һәм илаһи нигъмәтләрниҗ дәрәҗәсен төшерүдер. Әйе, икътисад ул - мәгънәви шөкер, нигъмәтләрдә гәүдәләнгән Аллаһ рәхмәтенә хөрмәт, бәрәкәткә сәбәп, тәнгә диета ягъни сәламәтлек сәбәбе, мәгънәви хәерчелектән, түбәнчелектән коткара торган хозурлык сәбәбе һәм нигъмәтнең ләззәтен сизү сәбәбе. Беренче карашка тәмсез күренә торган нигъмәтләрнең тәмен татуга куәтле бер сәбәп. Исраф нәтиҗәлә-ре исә, шул әйтелгән хикмәтләргә каршы булганы өчен бик куркынычтыр.

ИКЕНЧЕ НОКТА: Юктан бар итүче, хикмәтле яратучы Аллаһ, кешенең гәүдәсен бик камил бер сарай рәвешендә һәм бик тәртипле бер шәһәр мисалында яраткан һәм авыз тәме тойгысын шул са-райда (гүдәдә) сакчы итеп урнаштырган. Сеңер һәм тамырларны исә телефон чыбык-лары кебек авыз тәме тойгысы белән гәүдә мәркәзендәге ашказаны арасында бәйләнеш, хәбәрләшү чарасы итеп ясаган. Бу тойгы авызга килгән матдә турында тамырларга хәбәр бирә, әгәр ашказаны өчен зарарлы булса, "ярамый" дияр, тыпь ка чыгарып ташлар. Кай вакыт, гәүдәгә файдасы булмавы белән бергә зыянлы һәм ачы булса, шул чак тышка ташлап битенә төкерә.

Менә шул рәвешчә, авыздагы тәм алу тойгысы сакчы вазифасын үти. Ашказаны гәүдәнең идарәсе системасында хуҗа, хаким ролен уйный. Ул аның хуҗага би-релгән бүләкнең йөз дәрәҗә кыйммәте бул-са, сакчыга аның бары тик биш дәрәҗәле-се генә бирелер. Артык була алмас. Артык булса, сакчы горурланып, баш күтәреп, үз вазифасын онытып, артык бүләк биргән коткычыларны сарай эченә кертер.

Бу серне аңлар өчен бер мисал: ике ка-бырлык ризык алыйк; файдасы күп бул-ган бер порция сыр һәм йомырка кырык тиен тора, икенче порция (кабырлык) тат-лы бәлешләрнең бәясе - кырык сум. Бу ике порция авызга кергәнче, тигезләнәдер. Та-мактан узгач, тагын да тигезләнә төшә. Кайвакыт кырык тиенлек сыр туклыклы-рак була. Бары тик телне назлау җәһәтеннән генә ярты минут аермасы бар. Ярты минутлык ләззәт өчен кырык тиен-лек ризык урнына кырык сумлык ризык алу никадәр мәгънәсез һәм зыянлы булу-ны үзең уйлап кара.

Инде хәзер сарай хәкименә бирелгән бүләк кырык сум булып, сакчыга тугыз тапкыр артык бүләк бирелсә, сакчы азып китәр, баш күтәрер. "Хуҗа мин" дияр, инкыйлаб ясар, асны өскә китерер. "И Аллаһ! Табйб килсә иде ялкынымны сүнде-реп, температурамны төшерсә иде",- дип әйтергә мәҗбүр булыр.

Менә бу икътисад һәм канәгать итү, Аллаһның хикмәтенә таба хәрәкәт кылу-дыр. Телдәге тәм сизү хисен сакчы хөке-мендә тотып, шуңа карап (чәйлек) бирер Исраф исә шул хикмәткә каршы хәрәкәт кылган өчен җәзасын күрер, ашказанын болгатыр, ашау теләген юкка чыгарыр, төрле ашамлыклардан килгән ялган теләк белән ашатыр, шул ашларны сеңдермәүгә сәбәп биреп, авырттырыр.

ӨЧЕНЧЕ НОКТА: Икенче ноктада тәм сизү хисен "сакчы" дидек. Әйе, наданнар һәм рух ягыннан үсмәгәннәр, рухи дәрәҗәсе булмаганнар һәм шөкерана юлын-да алга бармаган инсаннар өчен ул сакчы хезмәтен үти. Аны ләззәтләндерү өчен ис-раф кылырга, бер бәядән аннан ун тапкыр артык бәягә күтәрергә кирәкми. Ләкин хакыйкый шөкер ияләренең, хакыйкать ияләре мөэминнәрнең теле - Алтынчы сүздәге чагыштыруда бәян ителгән кебек -аларның тәм сизү хисе Аллаһның аш өен тикшерүче хөкемендә. Ул, шулай ук, телдә-ге тәм сизү тойгысы белән тәгамнәр, аш-лар санынча үлчәүләр аша һәм Алланың төрле нигъмәтләрен тату һәм үлчәү аркылы мәгънәви шөкер рәвешендә гәүдәгә һәм ашказанына хәбәр бирүчедер.

Менә бу рәвештәге тел фәкать матди гәүдәгә генә карамый, аның калебкә, рух-ка, акылга да карау ягыннан ашказанын-нан өстенрәк дәрәҗәсе бар. Исраф итмәү шарты белән шөкерана вазифасын җиренә җиткерү һәм Аллаһның нигъмәтләрен төрлечә тоеп тану түбәнчелеккә һәм хәер-челеккә сәбәп булмау шарты белән ләззәтле, тәмле әйберләрне ашый ала һәм телне шөкердә кулланыр өчен ләззәтле әйберләрне сайлый ала.

Бу хакыйкатькә ишарәт иткән һәм аны көчәйтә торган мисал - Хәзрәте Гаусның бер кәрамәте. Шәех Гәйлани тәрбиясе ас-тындагы карчыкның бердәнбер баласы була. Бу мөхтәрәм карчык малайның бүлмәсенә кереп караса, малае бер кисәк коры, кипкән кара ипи ашый. Аз ашаудан ябыккан малай. Әнисенең аңа карап шәфкате кузгала, улын кызгана. Аннары Хәзрәти Гаусның янына хәленнән зарла-нырга китә. Караса, Гаус кыздырылган тавык ите ашый. Хәзрәткә якын булуын-нан файдаланып әйтә: "Әй остаз, минем малаем ачтан үлә, ә син тавык ашыйсың".

Хәзрәти Гаус тавыкка әйтә "Кум биизнил-лаһ" (Аллаһның рөхсәте белән тор). Шул-чакны пешкән тавыкның сөякләре җые-лып, терелеп, аш табагыннан сикереп төшеп китә. Шушы хәл иң ышанычлы за-тлар тарафыннан сөйләнгән, Гаус кебек бик изге фикер иясе булган мәшһүр затның һөнәре, кәрамәте, мәгънәви риваять була-рак хикәя кылынган. Хәзрәти Гаус әйтә: "Ни вакыт синең малаең да бу дәрәҗәгә килсә, ул да тавык ашар",- ди.

Хәзрәти Гаусның бу сүзенең мәгънәсе шул: ни вакыт синең малаеңның рухы гәүдәсенә, калбе нәфесенә, акылы, ашка-занына хөкем итүче булса һәм ләззәтне шөкерана кылыр өчен генә теләсә, ул ва-кыт ләззәтле нәрсәләрне ашый ала.

ДҮРТЕНЧЕ НОКТА: Икътисад итүче (исраф итмичә яшәүче, һәрбер нәрсәне уры-нында кулланучы) хезмәт хакы ягыннан гаилә мәшәкатенә дучар булмас.

لاَ يَعُولُ مَنِ اقْتَصَدَ

Пәйгамбәребезнең әйткән шул сүзенчә, икътисад итүче гаилә тормышын-да күп авырлык һәм мәшәкать күрмәс. Әйе, икътисадның бәрәкәткә һәм яшәү өчен кирәк мөмкинлекләрне табуга катгый сәбәп булуына төгәл дәлилләр бар, алар хисапсыздыр. Мисал өчен:

Икътисад аркылы кайвакытта беръюлы ун бәрәкәт күрдем, һәм дусларым да күрделәр, хәтта тугыз ел элек (хәзер утыз ел инде) минем белән бергә Бурдур шәһәренә сөрелгән рәисләрдән кайберлә-ре акчасызлыктан түбәнлеккә һәм ярлы-лыкка дучар булмавым өчен, зәкятләрен миңа кабул иттерергә тырыштылар. Ул бай рәисләргә шулай дидем: "Минем акчам бик аз булса да, икътисадым бар. Канәгать итәргә ияләнгәнмен, мин сездәндә баймын дип катгый һәм кабат-кабат тәкдимнәрен кире кактым, кабул итмәдем. Искиткеч бер хәл булды. Ике елдан соң миңа зәкятлә-рен тәкъдим итүчеләрнең кайберләре икъ-тисадсызлык һәм исраф сәбәпле бурычка баттылар. Аллага шөкер, шушы хәлләрдән соң җиде ел дәвамында шул аз акча миңа җитә килде. Халык алдында битемә кы-зыллык китермәде. Соранып йөрү түбәнче-легенә төшмәдем. Кемгәдер мохтаҗ булма-дым, кемнәрдәндер соранырга мәҗбүр бул-мадым. Яшәвемнең бер кагыйдәсе булган кешеләргә мохтаҗ булмау кагыйдәсен, алардан бозмадым.

Әйе, икътисад итмәгән кеше түбәнчелеккә һәм хәерчелеккә төшәргә мәҗбүрдер. Бу заманда исрафка сәбәпче булган акча бик кыйммәткә төшә. Кайвакыт намус ришвәт урынына алына. Кайвакытта дин-нең изге, пакь нигезләрен акча бәясе уры-нына куеп алалар. Акча өчен шул диннең изге нәрсәләрен фида иттерәләр. Соңын-нан пычрак акча бирәләр, димәк, йөз мил-лионлык рухи зарар белән йөз сумлык матди мал алына.

Әгәр икътисад итеп, мәҗбүри ихтыяҗ-ларына омтылып, аларны алырга тырышса,

اِنَّ اللهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ

нең һәм 

وَمَا مِنْ دَابَّةٍ فِى اْلاَرْضِ اِلاَّ عَلَى اللهِ رِزْقُهَا

бәян иткәненчә, көтелмәгән рәвештә бик җиңел ризыкны таба, чөнки шул аять ризыкны вәгъдә кыла. Әйе, ризык ике төрле; берсе: Хакыйкый, чын, кешене яшәтә торган ризык. Бу ризык, югарыдагы аятьнең хөкеме белән Аллаһның вәгъдәсендәдер, (бәндәләрне тәрбия итеп аларны ризыклан-дыручы Аллаһның вәгъдәсе астында). Ке-шенең үз ихтыяры катнашмаса, ул мәҗбүри рәвештә хакыйкый ризыкны, һәрхәлдә, таба алыр. Динне дә, намусны да фида итәргә мәҗбүр булмас.

Икенче: Хакыйкый булмаган ризык. Кеше үз ихтыярын начар максатта кулла-нуы аркасында мәҗбүри булмаган ихты-яҗлар мәҗбүрилек төсен ала, башкалар-ның әйберенә күз кыздыру бәласе белән мөбтәля булып, шул начар гадәтен ташлый алмый. Менә шул ризык Аллаһның вәгъдәсендә түгел, бу тыныч заманда ул бик кыйбатка төшә. Башта гыйззәтен, го-рурын фида итеп, түбәнчелеккә төшүне кабул итү кайвакытта пычрак, түбән кешеләрнең аякларын үбәрлек дәрәҗәгә төшерер вә мәгънәви хәерчелек хәленә ду-чар булыр. Кайвакытта, мәңге тормышның нуры булган диннең изгелекләрен фида итеп, шул бәрәкәтсез пычрак малны алыр. Бу ярлылык һәм мохтаҗлык заманында, вөҗдан иясе кеше, ач һәм мохтаҗ булган кешеләрне кызганыр, алар турында кай-гырыр. Шул сәбәпле, андый кешенең вөҗданы газапланыр.

Шундый гаҗәп бер заманда шикле әйберләр белән мәҗбүрият дәрәҗәсендә генә канәгатьләнергә кирәк, чөнки:

 اِنَّ الضَّرُورَةَ تُقَدَّرُ بِقَدْرِهَا

әителгәнчә, үзеңә җитәрлек дәрәҗәдә генә алырга ярый, әмма артык алырга ярамый. Әйе, башка чара таба алмаган адәм өчен пыч-рак хәрам итне ашау ярый. Ул аны бары ачтан үлмәс өчен генә ашый ала. йөз ач кеше алдында тәмләп-тәмләп ашый алмас. Цкътисад гыйззәтлелекнең, горурлык-ның, камиллекнең сәбәбе булганын күрсәтүче бер вакыйга:

Бер вакыт дөньяда юмартлыгы белән атаклы Хатәм Таи исемле бер кеше бик зур зыяфәт бирә. Кунакларына гаять күп бүләкләр биргән вакытта үзе чүлгә китеп сәяхәт кыла. Караса, бер ярлы, мескен карт кеше чәнечкеле куакларны биленә йөкләгән, алар аның гәүдәсенә, тәненә ка-далып каната. Хатәм аңа әйтә:

-"Хатәм Таи бик мөһим бәйрәм уздыра, бүләкләр өләшә, син дә анда бар. виш ти-енлек куак урынына вишйөз сумлык бүләк алырсың" Ә шул иктисад итүче карт бо-лай җавап бирә:

-"Мин бу чәнечкеле йөгемне үз горур-лыгым һәм намусым белән күтәрәм. Хатәм Таига бурычлы каласым килми, аңа мох-таҗ буласым килми". Соңыннан Хатәмнән сорыйлар:

-"Син үзеңнән дә юмарт һәм олы кеше-не таптыңмы? Ул әйтә:

-"Мин сахрада очрашкан карт миннән тагын да олырак һәм юмартрак".

БИШЕНЧЕ НОКТА: Аллаһе Тәгалә үзенең кәмале кәрәменнән (Камил, мәңге бирү юмартлыгына ия булган Аллаһ) иң ярлы колына иң бай кебек һәм бер мескен колына бер падишаһ кебек затлы нигъмәт-ләренең ләззәтле тәмнәрен таттыра.

Әйе, ярлы, мескен бер бәндәнең кипкән кара икмәк кисәгеннән ачлык һәм икъти-садлылык аркылы алган ләззәте, патша-ның яки байньщ исрафлылык сәбәпле телә-мичә генә ашаган иң тәмле бәлешләрдән һәм тәгамнәрдән артыграк.

Шунысы искитәрлек: кайбер исраф итү-че, туздыручы кешеләр шундый икътисад-лы кешеләрне саранлыкта гаеплиләр. Аллаһ сакласын, киресенчә, икътисад - го-рурлыктыр, намуслылыктыр, юмартлык-тыр.

Батыр һәм юмарт шикелле күренгән ке-шеләрнең саран һәм исрафчы булуын рас-лаучы, куәтләндерүче вакыйга бу рисалә-нең язылу елында Ыспарта шәһәрендә үз бүлмәмдә булып узды. Бер шәкерт миңа өч кило ярымга якын бал бүләк итмәкче булды. Мин исә аңа бүләк һәм сәдака ка-бул итмәвемне сөйләдем. Ләкин ул ышан-мады. Мәҗбүри рәвештә ул балны яным-дагы кардәшләремә ашатыр өчен Шәгъбан һәм Рамазан аенда ул балны икътисад белән утыз-кырык көн ашасыннар һәм ки-тергән кешегә савап казандырсын һәм үзләре дә балсыз калмасын, дип кабул ит-тем. Минем үземнен дә бер кило балым бар иде. Ул өч дустым, икътисад итүне хупла-ган, дөрес карашлы кешеләр иде. Ләкин алар балны бер-берсенә биреп, өләшеп нәфесне канәгатьләндерү һәм юмартлык аркылы икътисад итүне оныттылар. өч төндә шул 3,5 кило балны бетерделәр. Мин көлеп әйттем;

-"Сезне утыз-кырык көн бу бал белән сыйларга исәпләгән идем, сез шул утыз-кырык көнне өч көнгә калдырыгыз. Ниш-лисең инде, Сезгә саулык, тазалык теләргә кала",- дидем. Әмма мин үземнең бер кило балымны икътисад белән сарыф иттем. Аны Шәгъбан һәм Рамазан айлары буенча ашап бардым. Аллага шөкер, барлык дус-ларыма да һәр ифтар вакытында берәр чәй кашыгы бал бирдем. Бу эш мөһим бер са-вапка, әҗергә сәбәпче булды.

Минем бу гамәлемне күрүчеләр, бәлки бу кеше сарандыр, дип уйлаганнар, ә те-геләрнең өч төнлек гамәлләрен каһарман-лык, юмартлык дип уйлаганнардыр. Ләкин чынлыкта, хакыйкатьтә ул саранлык, түбәнчелек пәрдәсе артында бик югары дәрәҗәдәге горурлык, юмартлык һәм бәрәкәт, зур савап яшерелгәнен күрдек. Дусларымның "каһарманлыгы" артында саранлык, мохтаҗлык күрдек. Аллаһ сак-ласын, исраф нәтиҗәсендә башка кешенең ярдәмендә калып, бик түбән хәлгә төшәр идем.

АЛТЫНЧЫ НОКТА: Икътисад һәм са-ранлык арасында аерма бик күп. Басын-кылык, үзен түбән күрү, инсафлы булу сыйфатлары белән бик начар холыклар булган оятсызлык, түбәнчелек кебек сый-фатлар арасында чынлыкта бәйләнешләр юктыр, ләкин тышкы яктан бер-беренә охшашлар. Шулай ук вәкарь белән тәкәбберлек хакыйкатьтә бик аермалы. Ләкин күренештә бер-беренә якын кебек күренә.

Пәйгамбәр әфәндебезнең (с.г.в.) иң югары әхлакый сыйфатларыннан булган һәм Аллаһның галәмдәге тәртибенең, хикмәте-нең сәбәпчеләреннән берсе булган икъти-сад белән түбәнлек, һәм саранлык арасын-да бернинди дә мөнәсәбәт юк, бары тыш-кы яктан бер охшашдык кына бар. Бу ха-кыйкатьне раслаган бер вакыйга:

Сәхабәләр (Пәйгамбәр вакытында яшәп Пәйгамбәребезгә инанган дуслары) эчендә бик атаклылар дйп саналган Габдуллаһ исемле җиде сәхабәләрдән берсе булган Габдуллаһ ибне Гомәр хәзрәтләре (Ислам-ның икенче хәлифәсенең иң зур улы.) Сәхабәләр арасында иң өстен булганнар-дан берседер. Шул мөбарәк зат базарда бер әйбер сатып алган вакытта кырык тиен-лек бер мәсьәләдә икътисад ясау һәм сәүдәнең асылы булган ышаныч һәм дөрес-лекне җиренә җиткерү өчен бик каты бәхәсләшкән. Башка сәхабә моны күреп алган һәм Хәзрәте Гомәр улының кырык тиен өчен бәхәсләшкәнен саранлык дип уйлап, шул хәзрәтнең артыннан китеп, ни булганын белергә теләгән. Караса, хәзрәти Габдуллаһ үзенең мөбарәк йортына кергәндә ишектә бер ярлы кеше янында беравык туктап торып, киткән. Бераздан соң өенең икенче ишегеннән чыккан, та-гын бер ярлыны күргән, аның янында да туктап алган. Ерактан карап торган сәхабә бу хәл белән бик кызыксынган һәм ярлы кешеләрдән сораган:

-"Хәзрәти Габдуллаһ сезнең яныгызга туктагач ни эшләде?" - дигән. - "Ул безгә бер алтын бирде",- диделәр. Сәхабә бик аптырап әйткән:

-"Сөбханаллаһ, базардакырык тиен өчен бәхәсләште дә, ә юлда ике йөз сумны үз теләге белән беркемгә сиздермичә фәкыйрь-ләргә бирде". Габдуллаһ хәзрәтләрен күргәч, аңа болай дигән: "Әй имам, бу со-равыма җавап бирсәңче: Ни өчен син ба-зарда бер төрле эшләдең, әмма өеңдә бөтенләй башкача гамәл кылдың?" Габдул-лаһ болай җавап биргән:

- "Базардагы хәл икътисадлы булуым-йан, камил акыллылыктан һәм сату -алу-ның саваплы нигезе булган ышаныч һәм дөреслекне җиренә җиткерергә теләгәнем белән аңлатыла. Саранлык түгел ул. Өемдә-ге хәл исә калебшәфкатеннән, рух камил-легеннән килгән халәттер. һәм бу - исраф түгел". Имам Әгъзам Әбүхәнифә хәзрәтләре бу хакта болай дигән:

 لاَ اِسْرَافَ فِى الْخَيْرِ كَمَا لاَ خَيْرَ فِى اْلاِسْرَافِ

ягъни: "хәердә һәм ихсанда (тик лаек бул-ганнар өчен) исраф булмас. Исрафта исә изгелек юк."

ҖИДЕНЧЕ НОКТА: Исраф итүнең нәтиҗәсе хирыслыктыр (туя белмәү, көчле теләк, оятсызлык). Хирыслыкның өч нәтиҗәсе бар.

Беренчесе: Канәгатьсезлек. Ул эшләү һәм тырышлык теләген бетерә. Шөкер уры-нына шикаять (зарлану) китерә: ялкаулык-ка төшерә һәм хәләл малның кадерен белмәүгә китерә (искәрмә).

  (Искәрмә) Икътисадсызлык сәбәпле кулланучы күбәя, җитештерүче азая. һәрбер кеше дәүләттән ярдәм көтә башлый, ул чакта социаль-иҗтимагый тормышның нигезе булган сәнгать, тиҗарәт һәм игенчелек күләме кими. Милләт тә артка китеп, түбәнгә төшеп ярлылыкка дучар була.

Икътисад итә белмәгән кеше хәләл мал-ны ташлап, хәрам малны эзләр һәм шул юлда намусын, горурын һәм дә дәрәҗәсен фида итәр.

Хирыслыкның икенче нәтиҗәсе: Уңышсызлыкка очрау һәм зыян күрү. Мак-сатны югалту, кешеләрнең салкын мөнәсәбәтенә дучар булып, башкаларының ярдәменнән мәхрүм калу.

اَلْحَرِيصُ خَائِبٌ خَاِسرٌ

буенча хирыслык - зыян вә уңышсызлыкның сәбәбе. Хирыслыкның һәм канәгатьлелекнең тәэсирләре җан ияләре яшәгән галәмдә гомумән кагыйдә буларак үзен күрсәтә.

Мәсәлән, ризыкка мохтаҗ агачларның табигый (Аллаһның үзләрен яратканда биргән) хәлләренә канәгать булулары ар-касында ризык аларга үзе килә. Хайван-нарның хирысланып, сәбәпле мәшәкать һәм иза эчендә ризык артыннан чабулары хирыслыкның зарарын һәм канәгатьлелек-нең файдасын күрсәтә.

һәм кечкенә зәгыйфь балаларның үз хәлләренә канәгать булулары, сөт кебек тәмле ризыкның аларга көтмәгән вакытта җибәрелүе, һәм җанварларның хирыслык белән начар һәм пычрак ризыкларга һөҗүм итүләре безнең дәгъвабызны яклап, фике-ребезне бик ачык исбат итә.

һәм симез балыкларның канәгатьле хәлләре аркасында ризык аларга бик җиңел һәм кимчелексез килә. Ә төлке һәм маймыл кебек зирәк хайваннарның хирыс белән ризык артыннан йөрүләренә карамас-тан, җитәрлек ризык таба алмаулары ар-касында кечкенә һәм зәгыйфь хәлдә булу-лары тагын бер тапкыр хирысның мәшәкатькә сәбәп булуын, ә канәгатьнең исә рәхәтлеккә сәбәп булуын күрсәтә.

һәм яһүд милләтенең хирыслык белән, риба (процент) белән, хәйлә белән мәшәкатьле юллар белән яшәрлек кенә ризык тәэмин итә алулары һәм сахрада яшәүче чүл кешеләренең канәгатьле хәле намус белән яшәп үзләренә җитәрлек ри-зык табулары тагын шул әйтелгән мәсьәләбезне, яклаган дәгъвабызны катгый рәвештә исбат итә. Ьәм куп галимнәрнең (искәрмә 1) һәм әдиплернең (искәрмә 2) зирәклек һәм шуның нәтиҗәсе хирыслык аркасында түбән хәлгә дучар булулары дивана һәм көчсез кешеләрнең тормыштан килгән азга да канәгать итүе хисе катгый бер рәвештә шуны исбат итә ки, хәләл ризык көчсез һәм ярлыга килә. Көчле теләктә булу мөһим түгел. Хәләл ризык көч һәм ихтыярга капма-каршы, чөнки балаларның теләк һәм көчләре арта башлагач, ризыгы азая, аны табу да кыенла-ша. Хәдис-и шәрифтә әйтилгәнче:

اَلْقَنَاعَةُ كَنْزٌ لاَ يَفْنىَ  

Kанәгатьлелек - канәгать тормышны тәэмин итә торган бик гүзәл хәзинә, хирыслык исә - зыян чыганагы. Өченче нәтиҗә: Хирыслылык ихласны бе-терә, ахирәт өчен эшләнгән изге гамәлләргә зыян китерә, чөнки диндар, тәкъва кешенең хирыслылыгы булса, ул кешеләрнең үзен мактауларын теләр. Ке-шеләрне үзенә җәлеп итәргә тырышкан кешедә камил ихлас булмас. Бу нәтиҗә бик мөһим һәм игътибарга лаектыр.

(Искәрмә 1) Иранның гадел патшаларыннан берсе Нушрәван Гаделнең вәзире, атаклы галим Бөзере Җөмһурдән сораганнар: "Ни өчен галимнәр дәүләт җитәкчеләренең ишеге төбендә күренәләр, анда баралар* дәүләт җитәкчеләре галимнәрнең ишеге төбенә килмиләр? Ник шулай? Гыйлем, җитәкчелек итүгә караганда стенрәк бит югыйсә?" Ул болай җавап биргән: "Моның сәбәбе галимнәрнең белемле һәм идарәчеләрнең надан булуындадыр, ягъни җитәкчеләр наданлыклары аркасында гыйлемнең кадерен белмиләр, шул сәбәптән галимнәр янына барып, шул гыйлемне эзләмиләр. Галимнәр исә мәгърифәтле булулары сәбәпле мал-мөлкәт кадереняхшы белгәннәре өчен аны җитәкчеләргә баш ору ярдәмендә тапмакчы була. - Менә шулай Бөзере Җөмһур галимнәрне ярлылык һәм түбәнчелеккә төшергән хирыслыкны нечкә рәвештә аңлатып биргән. Хүсрәу

(искәрмә 2) Монысын куәтләндерүче вакыйга: Франциядә әдипләргә яхшы хәер эстәүләре өчен хәерчелек дипломы бирелә

Сөләйман Рүштү

Кыскасы: Исраф канәгатьсезлекне туды-рыр, канәгатьсезлек исә эшләүгә гайрәтне бетерер, ялкауландырыр, тормыштан гел зарланып торуга китерер. (искәрмә)

 (искәрмә) Әйе, нинди генә исрафчы кеше белән күре-шеп сөйләшмә, барысы да зарлана. Никадәр бай булса да барыбер зарланыр. Иң ярлы, ләкйн канәгать кеше белән очрашсаң - шөкер генә ишетәсең.

 

 

Канәгатьсезлек ихласны бозып бетерә, риялыкка сәбәп була, горурлыкны, намус-ны бетереп, хәерчелек юлын күрсәтер.

Икътисад исә канәгать итү белән нәтиҗәләнер.

عَزَّ مَنْ قَنَعَ ذَلَّ مَنْ طَمَعَ

Хәдистәгечә, канәгать горурлыкны барлыкка китерер һәм икъ-тисад кылырга өндәр, хезмәт гайрәтен арт-тырыр.

Чөнки, мисал өчен, бер көн эшләгәч кичен алган эш хакына канәгать булу хикмәте эшчене икенче көн дә эшләтер. Милеген туздыручы, исрафчы кеше исә канәгать кылмаган өчен икенче көнне эшләмәс, эшләсә дә теләмичә эшләр.

Икътисад итүдән килгән канәгать шөкер капкаларын ачар, зарлану капкасын ябар. Канәгать иткән кеше һәрвакыт шөкерана кылып яшәр һәм канәгать итү аркылы, кешеләрнең үзләренә тартылуларын теләмәс, кешеләрне үзенә җәлеп итәргә тырышмас. Ихласлылык капкасы ачылыр, рия капкасы ябылыр.

Икътисадсызлык вә исраф итүнең куркыныч зыянларын үз күзем белән күрдем.

Тугыз ел элек бер мөбарәк шәһәргә бар-ган идем. Кыш фасылы мөнәсәбәте белән ул шәһәрнең бәрәкәтен, муллыгын, җир байлыкларын күрә алмадым. Ул шәһәрнең мәрхүм мөфтие миңа берничә кат әйткән иде: "халкыбыз бик ярлы" дип. Бу сүз миңа бик тәэсир итте. биш-алты ел дәвамында ул шәһәр халкын кызганып йөрдем. сигез ел үткәннән соң җәй көне шул шәһәргә килдем, бакчаларын карадым, шул мәрхүм мөфтинең сүзе исемә төшкәч "Сөбхәналлаһ" дип әйттем. Ул бакча биргән җимешләр шәһәрнең ихтыяҗын берничә мәртәбә канәгатьләндерерлек. Бу шәһәр халкы бик бай булырга тиешлеген уйладым, аптырап калдым. Шуннан аңладым: димәк, монда икътисадсызлык һәм исраф аркасында бәрәкәт беткән, юкка чыккан, шуңа күрә шулхәтле байлык чыганакла-ры булуга карамастан, мөфти "халыкыбыз ярлы" дип әйткән икән.

Әйе, зәкят бирү һәм икътисадлы булу бәрәкәткә сәбәптер. Исраф итү һәм зәкят бирмәу бәрәкәтсезлеккә сәбәптер. Бу ха-кыйкатьне исбат итә торган бик куп ва-кыйгалар бар.

Ислам хикмәт ияләренең Платоны дип танылган һәм табибларның остазы вә фи-лософларның башлыгы булган мәшһүр гыйлем иясе Әбү Гали Ибне Сина, фәкать тыйб фәне җәһәтеннән

  كُلُوا وَاشْرَبوُا وَلاَ تُسْرِفُوا

аятен шулай ачыклаган:

جَمَعْتُ الطِّبَّ فِى بَيْتَيْنِ جَمْعًا * وَحُسْنُ الْقَوْلِ فِى قِصَرِ الْكَلاَمِ

فَقَلِّلْ اِنْ اَكَلْتَ وَبَعْدَ اَكْلٍ تَجَنَّبْ * وَالشِّفَاۤءُ فِى اْلاِنْهِضَامِ

وَلَيْسَ عَلَى النُّفُوسِ اَشََدُّ حَالاً * مِنْ اِدْخَالِ الطَّعَامِ عَلَى الطَّعَامِ

Ягъни "Тыйб гыйлемен ике җөмлә белән аңлатам: Сүзнең гүзәллеге аның кыска булуында һәм ашаган вакытта аз аша, ашаганнан соң дүрт-биш сәгать ашамый тор. Шифа (гәүдәнең сәламәтлеге) ризыкны үзләштерү һәм сеңдерүдәдер, ягъни сеңде-релүе җиҗел булырлык кына аша. Нәфес-не һәм ашказанын иң йончыта торган хәл - аш өстенә аш ашаудыр. " (Искәрмә)

 (Искәрмә): Ягъни гәүдәгә иң зыянлы нәрсә -дүрт- биш сәгать тәнәфес итмичә ашау яки ләззәтләнү өчен төрле ашларны бер-берсе артыннан ашказанына тутырудыр.

 Гаҗәпкә лаек гыйбрәтле вакыйга: Шушы "Икътисад Рисаләсе" китабын биш-алты кеше язган. Аерым-аерым урын-нарда, аерым нөсхәдән алып күчереп язу аркасында нөсхәләр бер-берсеннән шактый аерыла. Биредә әлифләрне уйламыйча яз-ганнар. һәрбер нөсхәдәге әлифләр догадан башка илле бер, дога белән бергә илле өчкә туры килә. Болар, һичшиксез, Аллаһның рәхмәтен күрсәтеп, бу хәлнең үз-үзеннән барлыкка чыкмаганлыгын исбат итә. Икъ-тисадтагы бәрәкәтнең искиткеч кәрамәт дәрәҗәсенә чыгуына бер дәлилдер. һәм дә бу китапның язылуы елына "Икътисад едъ/"исеме кушылу бик урынлыдыр.

Әйе, бу китап язылганнан соң ике ел узгач башланган икенче бөтендөнья сугы-шы икътисад итүнең могҗизалыгын, һәр җирдәге ачлык таралу һәм исрафлылык белән исбат итте.

سُبْحَانَكَ لاَعِلْمَ لَنَاۤ اِلاَّ مَاعَلَّمْتَنَاۤ اِنَّكَ اَنْتَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ

 

"Егерме икинче мәктуп' исемендеге китаптан

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

 

 Әй иман әһелләре! Югарыда язганыбы-здан дошманлык никадәр зарарлы булуын аңладың. Һәм шунысын да аңла: дошман-лык кадәр үк хирыслык та Ислам тормы-шына иң куркыныч зыянлы авыру булып яный. Хирыслылык түбәнчелеккә, бәлаләргә төшәргә сәбәптер. Мәхрүмлелек-не һәм начар тормышны барлыкка ките-рер. Әйе, һәр милләттән дә артыграк хи-рыслылык белән дөньяга һөҗүм иткән Яһүд милләтенең түбәнчелекләре вә начар хәлдәге яшәүләре бу кагыйдәгә таныклык итәр. Хирыслылык җан ияләренең тормышында иң киң галәмнән, иң кечкенә бер җан иясенә кадәр начар тәэсирен күрсәтер. Итәгать һәм канәгатьлелек белән ризык-ны сорау исә, киресенчә рәхәт тормышка сәбәптер. Бу камил сыйфат һәрбер җирдә, һәрвакыт яхшы тәэсир итәр. Җан ияләре, ризыкка мохтаҗ җимешле агачлар һәм үсемлекләр итәгать һәм канәгатьлелек белән урыннарында торып, хирыслык күрсәтмәүләре аркасында, ризык аларны эзләп табып килер. Хайваннарга караган-да, күбрәк нәсел җитештерәләр. Ә хайван-нар исә хирыслык белән ризыклары артын-нан чабулары аркасында бик күп мәшәкать һәм иза белән генә ризык тәэмин итәләр. Зәгыйфьлек һәм гаҗизлек щартларында канәгать иткән хайван балаларына ризык искиткеч камил рәвештә, Аллаһе Тәгалә-нең рәхмәте хәзинәсеннән бирелә. Ә хи-рыслылык белән ризыкларына һөҗүм иткән аҗдаһалар, бүреләр ризыкларын бик күп мәшәкатьләрдән соң гына таба алалар. Мондыйхирыслыкның мәхрүмлеккә сәбәп булуы билгеле. Ә итәгать һәм канәгатьле-лек исә Илаһи рәхмәткә сәбәпче булыр.

Кешелек дөньясы эчендә бөтен милләттән дә артыграк хирыслылыкка бирелеп дөньяга ябышкан һәм аңа бөтен күңелен баглаган яһүди милләтенең зур мәшәкать белән тапкан, тик үзенә дә фай-дасы бик аз булган хәрам процент байлы-гы аркаСында, начар тормышта калулары, кеше үтерүләре һәм хыянәт итүләре шу-нысын күрсәтә: хирыслылык - түбәнчелек һәм хәсрәт чыганагы. Комсыз кешенең һәрвакытта да хәсрәттә калуына мисал булып торучы бик күп вакыйгалар бар.

 

Шуның өчен "Хирыслылык - хәсрәткә һәм зыянга сәбәпче", дигән мәкаль дә барлыкка килгән. Бу - гомум кабул иткән хакыйкатьтер. Шулай булса, әгәр малны (дөнья малын) бик яратсаң, аны хирыслылык белән түгел, ә бәлки канәгать-лелек белән сора. Шулай эшләсәң, сиңа мал күп килер.

Канәгать иткән кеше белән хирыс кеше ике әдәмгә охшар. Әйтик, шул ике әдәм зур бер затның (шәхеснең) өенә керәләр. Берсе эченнән шулай әйтер: "Мине кабул гына итә күрсеннәр, тыштагы салкыннан котылсам, шул җитәр. Ишек төбеннән генә дә урын бирсәләр, минем өчен игелектер, шатлыктыр".

Икенче адәм, гүя бер хакы бар шикел-ле, һәр кеше аны хөрмәт итәргә тиеш дип уйлап, шулай әйтер: "Миңа иң шәп урын-ны бирергә тиешләр", - дип шул хирыслы-лык белән өйгә кереп, иң түрдән урын эзләр, анда барып утырырга теләр. Ләкин ул йортның хуҗасы аңа ишек төбеннән генә урын бирер. Бу мәгърур адәм аңарга рәхмәт әйтү урынына күңеленнән ачула-на, хуҗаны тәнкыйтьли. Хуҗа да билге-ле, ул әдәмне яратмас.

Беренче адәм тәкәбберләнмичә, үзен зур-га куймыйча гына, тәкъдим иткән урынга канәгать булып утырырга тели. Аның шуңа канәгать булуы йорт хуҗасына ошый. Аңа "Түрдәге урынга рәхим итегез", дип әйтә, Бу кешенең хуҗага карата рәхмәт хисе арта, шатлыгы тагын да күбәя.

Бу дөнья, Рахман булган Аллаһның бер йортыдыр. Җир шары Аллаһның рәхмәте төшкән табындыр. Төрле-төрле һәмкүпсан-лыризыклар, һәм нигъмәтләр дә шул йорт-тагы урыннар хөкемендәдер.

Иң кечкенә эшләрдәдә кеше хирыслык-ның начар тәэсирен тоя.

Мәсәлән, ике хәерче берәр әйбер сораган вакытта, комсызлык белән сораучы хәерченең үтенечен кире кагасы, ә тыныч, канә-гать хәерченең үтенечен исә мәрхәмәт итеп үтисе килә.

һәм, мәсәлән, төнлә синең йокың кач-кан, син йокларга тырышасың, ди. Шул вакыт тыныч, сабыр булсаң, йокы үзеннән-үзе килер. Әгәр хирыслылык белән йокы сорап, "Әй Аллаһым, йоклап кына китсә идем, йоклап кына китсә идем" - дип ка-батлап торсаң, бөтенләй йокың качар.

Тагын бер мисал. Мөһим бер нәтиҗә алыр өчен кемне дә булса сабырсызлык белән көтеп, "Әй Аллаһым, килмәде, нишләп кенә килмәде соң!", - дия дия, ахыр чиктә сабырсызлыгың аркасында торып китәрсең. Бер минут узгач көткән кешең килер, ләкин эш узган булыр.

Әлеге вакыйгаларның сере шунда: Бер икмәкнең җитештерелүе, басуга, ыңдыр-га, тегермәнгә һәм пекарняга бәйле. Бу хезмәт тәртип белән, үз җае белән башка-рыла. Кеше, хирыслылыгы белән, ашыгып хәрәкәт итсә, ул тәртип белән башкарыл-ган хезмәтнең мәгънәви баскычларын сан-га сукмас, йә сикереп төшәр, яисә бер бас-кычын кулланмыйча, үз нәтиҗәсенә, мак-сатына ирешә алмый калыр.

Әй, дөнья мәшәкате, кайгысы белән шашкан, исәрләнгән, дөнья хирыслылы-гы белән сәрхүш булган кардәшләр! Хи-рыслылык шул хәтле зыянлы һәм бәлале нәрсә булуына карамастан, хирыслылык юлында һәр түбәнчелекне эшләп, хәрам-нан хәләлне аермыйча, һәр малны кабул итәсез. Шул рәвешчә, ахирәттәге мәңге тормышыбызга кирәкле булган изгелекләр-не фида итәсез, ягъни юкка чыгарасыз. Хәтта Ислам шартларының берсе булган зәкятне хирыслылык аркасында үтәмисез. Хәлбуки, зәкят һәрбер шәхеснең бәрәкәтенә һәм бәлаләрдән котылуына сәбәп. Зәкятне бирмәгән кешенеҗ кулын-нан һәрхәлдә зәкят кадәр мал чыгар. Я ул мал кирәксез җирләргә бирелер, яисә бер бәла килеп, ул малны алып китәр.

Беренче бөтендөнья сугышының бишен-че елында, хакыйкый бер төш күрдем. Шул төшемдә миннән сорадылар: "Мөселманнар-га килгән бу ачлык, малның әрәм булуы, бәдәни газаплар нилектән икәй?"

Төшемдә болай дип җавап бирдем: "Җәнабе Хак кайбер малның уннан бер өлешен(И.скәрмә 1) якикайбер малның кырыктан бер өлешен (Искәрмә 2) фәкыйрьләргә бирергә кушты.

(Искәрмә 1): Ягъни, һәр ел яңа җитешкән будай кебек, маллардан уннан бер өлеш.

(Искәрмә 2): Ягъни искедән бирелгән кырыктан -ел саен гомумән һәм сәүдә файдасыннан, хайван нәселеннән, ул кырыктан - иң кименнән яна була-рак ун данәсен бирергә тиеш.

Аллаһе Тәгалә биргән малының бер өле-шен бездән сорады. Шул зәкят аркасында ярлы, мескен кешеләр догаларын сезгә юнәлдерсен, һәмдә сезгә хөсет белән кара-масын, диде. Без комагайлыгыбыз арка-сында бирмәдек. Җәнабе Хак, шул зәкят-не кырыктан-утыз, уннан-сигез рәвешендә бездән сугыш аркылы алды. Һәм елның, фәкать бер аенда гына җитмеш хикмәте булган ач торуыбызны (уразаны) бездән со-рады, без нәфесебезне кызгандык, аны тыя алмадык. Вакытлы һәм ләззәтле ачлыкны татмадык. Җәнабе Хак, җәза итеп безгә җитмеш яктан килгән бәлале уразаны биш ел мәҗбүр кылып тоттырды.

Хак Тәгалә безгә бер сәгатьтә башкары-ла торган югары дәрәҗәле, файдалы бер вазифа башкаруны йөкләде. Ул вазифа -намаз. Без ирендек, намазны җиренә җит-кереп үтәмәдек. Шул бер сәгать вакыты-бызны башка сәгатьләр арасына катнаштырып югалттык. Аллаһ Тәгалә аның җәзасы итеп, биш елга сузылган сугыш эчендә безне чаптыртып, безгә бер намаз укытты". Йокыдан уянгач, шуны аңладым: бу күргән төшемдә бик мөһим мәгънәви хаклык бар икән.

"Егерме бишенче сүз" исемле китапның, Аурупа мәдәнияте белән Коръән хөкемен чагыштыруга багышланган бүлегендә ис-бат һәм бәян ителгәнчә, кешеләрнең иҗти-магый тормышындагы бөтен әхлаксызлык-ның (бозыклыкны) һәм революцияләрнең чыганагы ике сүздән гыйбарәт.

Берсе: "Мин тукланганнан соң башка-сы ачлыктан үлсә дә миңа ни?"

Икенчесе: "Син эшлә, мин ашармын". Бу ике сүзнең яшәвен дәвам иттерә торган ике нәрсә бар: риба (процент) алу һәм зәкят бирү вазифасын башкармау. Бу ике кур-кыныч иҗтимагый авыруны дәвалый тор-ган бер генә чара бар. Зәкятнең гомуми закон рәвешендә тормышка ащырылуы, зәкятнең фарыз кылынуы вә процент алу-ның тыелуы. Гомум кешелекнеҗ тормыш сәгадәте өчен иң мөһим бер шарт, кеше тор-мышының дәвам итүе өчен иң мөһим бер багаяа - зәкяттер. Чөнки кешеләр югары һәм түбәндип аталган ике катламга бүленә. Югары халыктан (байлардан) түбән халык-ка (ярлыларга) мәрхәмәт вә ихсанны, ә түбән халыктан югары халыкка хөрмәт һәм итәгатьне (буйсынуны) зәкят тәэмин итә. Юкса, югары катлам түбән катламга золым һәм җәбер итәр. Түбән катлам байлардан үч алу өчен баш күтәрер. Бу ике катлам халык һәрвакыт, сугышып, тынычсыз яшәрләр. Рәсәйдә, эшчеләр һәм капиталис-тлар арасында булган сугыш шикелле бер хәл килеп чыгар.

Әй, игелек, вөҗдан һәм юмартлык ияләре!

Игелекнең зәкят исеме белән эшләнмәүнең, өч зарары бар. Кай вакытта файдасыз бушка китәр.Чөнки берәр нәрсәне Аллаһ исеме белән бирмәсәң, ча-расыз, мескен ярлыны үзеңә бурычлы кал-дырып, әсир шикелле аласың. Кәм ярлы кешенең догасыннан мәхрүм буласың. Әгәр дә син Аллаһның малын, нигъмәтләрен аның колларына тарату өчен вазифалы булып та, үзеңне шул малларга хуҗа дип уйласаң, Аллаһның нигъмәтләрен кире кагасың, дигән сүз.

Әгәр зәкят рәвешендә бирсәң, Аллаһ исеме белән биргәнең өчен саваплы була-сың, нигъмәтләргә шөкерана кылганыңны күрсәтәсең. Ул мохтаҗ кеше дә сиңа яла-гайланырга мәҗбүр булмас, аның кешеле-генә кимчелек килмәс һәм синең хактагы догасы кабул булыр. Зәкят зурлыгында, ә бәлки тагын да артыграк микъдарда бирещ башка кешене бурычлы калдырып, түбәнсетү урынына ул игелекләрне зәкят намына кылып, Аллаһның фарызларын үтәп, савап һәм кабул булган доганы каза-ну никадәр яхшы икәнен аңлатып тору-ның хаҗәте бармы?

 

("Әл-хөҗҗәт-әз-зәһра" исемендәге китапның икенче өлешеннән)

ҖИДЕНЧЕ, СИГЕЗЕНЧЕ ДӘЛИЛ

 

وَاْلآجَالُ الْمُعَيَّنَةُ وَاْلاَرْزَاقُ الْمُقَنَّنَةُ

Ягъни: мөһим бер хикмәт аркасында Ал-лаһның язмыш дәфтәрендә һәрбер җан ия-сенең әҗәле, гомеренең озынлыгы бил-геләнмегән. Әҗәл, вакытыннан иртәрәк тә, соңрак та килмәс. һәрбер җан иясенең шулай ук, ризыгы да билгеләнеп, язмыш китабында язылган. Моны исбатлый тор-ган бик күп дәлил бар. Мәсәлән, зур бер агачның коруы, аның орлыгының чәчелүе Галиме Хафизның (һәрбер нәрсәне белеп саклаучы Аллаһның) хикмәтле законнары белән булуы; һәрбер баланың ризыгы бул-ган сөтнең имчәкләрдән килүе, кан һәм пычрак эченнән чыгып, саф, пакь хәлдә баланың авызына агуы бу хәлнең очраклы түгел, ә бәлки мәңге рәхим һәм шәфкать-ле ризык бирүче Аллаһның көче һәм зако-ны буенча хасил булганын гаять ачык вә анык рәвештә күрсәтә. Бу ике кечкенә мисал бөтен тереклек ияләре өчен гамәлдә-дер.

Димәк, чынлыкта, әҗәл билгеләнгән, ризык язылган. һәр кешенең язмыш дәфтәрендә язылып куелган. Ләкин бик мөһим бер хикмәт аркасында әҗәл белән ризык яшерелгән, билгеләнмәгән, үз-үзеннән барлыкка килә кебек тоела. Әгәр әҗәл, кояшның баюы кебек билгеләнгән булса иде, кеше ярты гомерен наданлыкта һәм ахирәт өчен файдалы эшләр эшләмичә уздырып, аның икенче яртысына көн саен үлемгә таба тагын бер адым атлаганын уйлап, бетмәс курку белән яшәсә, әҗәл бик бәлале бер нәрсә булыр иде. Шуның ши-келле, киләчәк бәлаләр, хәтта дөньяның бетүе дә, хикмәтле һәм шәфкатьле Аллаһе Тәгалә тарафыннан яшерелгән. Ризык исә тормыш нигъмәтеннән соң иң зур нигъмәт-тер. Ул - зур хәзинә. Шуның өчен дә ул Аллаһка шөкерана кылу һәм Аны мактау-ның иң бай чыганагы, гыйбадәт һәм дога-ның олы мәркәзе. Шул сәбәпле, ризык, кеше кулына очраклы рәвештә кергән ке-бек күренә. Бу -ризык бирүче Аллаһның хозурына бару, Аңа ялвару, Аңа шөкер кылу капкасы ябылмасын өчен эшләнә. Ризык керү алдан билгеле булса, хикмәт бөтенләй үзгәрер иде. Кешеләр Аллаһтан ризыкны сорап дога кылмаслар, соңыннан шөкерана итмәсләр иде.

 

"Аятель-Көбра" исемле китаптан

ДҮРТЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ ЯКИ УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ БАСКЫЧ

 

Рәхимият (Аллаһның мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булуы сыйфаты) һәм Рәззәкы-ят (Аллаһның ризыкландыру сыйфаты) хакыйкатьләре турында. Бөтен җир ша-рында: Аның эчендә, һавада, диңгездә, бөтен тереклек ияләренең, һәм, бигрәк тә, җан ияләренең көчсезләр вә зәгыйфьлә-рнең һәм бигрәк тә балаларның бөтен мат-ди һәм мәгънәви ризыкларын шәфкатьле-лек белән коры һәм гади бер туфрактан, кипкән утын кисәкләреннән ясап, аларны тәэмин иткән зат - Аллаһе Тәгаләдер.

Бигрәк тә иң саф, иң файдалы ризыкны (сөтне) кан вә пычрак эченнән килгән һәм бер генә орлыктан меңләгән ашамлыклар-ның вакытында, тәртипле рәвештә күрен-ми торган бер кул тарафыннан бирелү ха-кыйкате, Хак Тәгаләнең кодрәте турында уйларга мәҗбүр итә.

اِنَّ اللهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ

шушы аять тормышны һәм ризыкны Аллаһ карамагына бирә (ягъни тереклек биреп, аны ризыкландыру Аллаһнъщ вәгъдәсендә) һәм

 وَكَاَيِّنْ مِنْ دَاۤبَّةٍ لاَ تَحْمِلُ رِزْقَهَا اَللهُ يَرْزُقُهَا وَاِيَّاكُمْ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

аяте дә бөтен кеше һәм хайван ризык-ларының Аллаһның вәгъдәсенә алынып, Аллаһе Тәгалә тарафыннан тәэмин ителәчәген белдерә. Ьәм

  وَكَاَيِّنْ مِنْ دَاۤبَّةٍ لاَ تَحْمِلُ رِزْقَهَا اَللهُ يَرْزُقُهَا وَاِيَّاكُمْ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

шушы аять те шулай ук ризыкны үзе тәэмин итә алмаган зәгыйфь һәм көчсезлә-рнең ризыгы да көтелмәгән, юк җирдән, Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелүен аңла-та. Мәсәлән, диңгез төбендәге бөҗәкләргә дә бөтен хайваннарга да, ризыкны, гүя ки юк җирдән төрле сәбәпләр пәрдәсе астын-да бары тик Аллаһ Тәгалә генә бирә. Хәтта Аллаһны кабул итмәгән, матдияткә табы-нучы материалистларны да Аллаһе Тәгалә ризыкландыра. Коръәннең бик күп аятьлә-ре табигатьтәге һәрбер җан иясе бердәнбер ризыкландыручы, ягъни чиксез кодрәтле Аллаһ тарафыннан ризыклануын белдерә.

Әйе, ризыкка мохтаҗ агачлар көчсез-ихтыярсыздыр Урыннарында итәгатьле генә басып торган хәлдә, ризык аларга үзе килә. Шулай ук, көчсез балаларның ри-зыклары могҗизалы рәвештә имчәкләрдән авызларына агыла. Балаларга бераз көч һәм ихтыяр керсә, аларны имчәктән аера-лар. Бигрәк тә, Адәм балаларының анала-рына шәфкать хисе бирелүе шунысын бик ачык исбат итә: хәләл ризык көч һәм их-тыярга капма-каршы... Ул, киресенчә, ба-рына канәгать иткән, көчсез вә зәгыйфьләргә килә.

Гомумән, кайгы-хәсрәткә сәбәп булган хирыслылыкны тудыручы көч, ихтыяр, зирәклек кайбер адәмнәрне хәерчелеккә китерә, ә надан кешеләрнең канәгать итүләре көчсезлекләре аларны байлыкка ирештерә.

كَمْ عَالِمٍ عَالِمٍ أَعْيَتْ مَذَاهِبُهُ  وَجَاهِلٍ جَاهِلٍ تَلْقَاهُ مَرْزُوقًا

Бу сүзләрнең мәкальгә әверелүе, хәләл ризыкның көч һәм ихтыяр белән табылмаганын исбат итә. Хәләл ризык кешенең эшен, тырышлыгын кабул иткән рәхим-шәфкатьле Зат тарафыннан бирелә, Кыз-ганучы Затның игелеге буларак бирелә. Ризык ике төрле була. Беренче төр: Хакыйкый, табигый ри-зык. Ул Аллаһның вәгъдәсендәдер, могҗи-залы рәвештә бирелә. Мәсәлән, гәүдәдә май һәм башка сурәттә җыелган ризык белән кеше бер нәрсә ашамаган килеш тә егерме көннән артык яши ала. Димәк, егерме-утыз көнлек ачлыкка түзә алмыйча, ачлыктан вафат итүчеләр, ризыксызлыктан түгел, киресенчә, начар гадәткә ияләшүдән һәм шул гадәтен кинәт кенә ташлаганнан ки-леп чыккан бер авыру аркасында үләләр. Икенче төрр^гаьж/Кешенең начар гадәт, исраф һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә кулланылуы зарурлык рәвешен алган ясал-ма ризык. Бу ризык исә, Аллаһның вәгъдәсендә түгел. Теләсә - бирә, теләмәсә -бирми. Кайвакыт бирер, кайвакыт бирмәс. Сәгадәт һәм ләззәтнең нигезе булган икъ-тисад вә канәгать белән, хәләл хезмәтне үзенә күрә бер гыйбадәт һәм ризык хакы-на укылган дога дип белеп, Аллага рәхмәтле һәм бурычлы буларак, шул игелекне кабул иткән кешенең гомере бәхет-ле узар. Иң бәдбәхет кеше исә зарлануның, зыянның һәм кайгының нигезе булган ис-рафчылык һәм хирыслылык аркасында хәләл хезмәтне ташлап, һәр ишеккә вә тишеккә баш орып, ялварып ялкаулык, золым вә зарлану белән гомерен уздырыр. Ничек итеп ашказаны ризык таләп итсә, шулайук калеб, рух9 акыл, күз, колак һәм авыз кебек кешедәге тойгылар һәм әгъза-лар да рәхимле, шәфкатьле, ризык бирүче Аллаһ Тәгаләдән ризыкларны сорарлар һәм рәхмәт укып алырлар. Аларның Һәрбер-сенә аерым-аерым рәвештә, шатландыру-чы, ләззәт вә тәмле ризыклар Аллаһның рәхмәт хәзинәсеннән бирелер. Шул ризык-ны бирүче рәхимле вә шәфкатле Аллаһе Тәгалә, кешеләргә тагын да киң ризык бирер өчен күз, колак, калеб, хыял һәм акыл кебек әгъзаларның - һәрберсен рәхмәтенең хәзинәсенә бер ачкыч шикел-ле яраткан. Мәсәлән, күз, галәмдәге ма-турлыклар ишегенең бер ачкычы булган кебек, башка әгъзалары да берәр галәмнең ачкычы булыр. Иман белән шул хәзинәләрдән файдаланырлар.

 Әй исрафлы, икътисадсыз... Әй залим, гаделлексез... Әй пычрак, пакь булмаган бәдбәхет инсан! Бөтен галәмнең һәм бөтен барлыкларның хәрәкәт законы булган икъ-тисад, пакьлек һәм гадәләтне ташлаганың өчен, гомум барлыкларга каршы хәрәкәт итүең сәбәпле, аларның нәфрәтенә һәм ачуларына дучар буласың. Нигә соң син ярамаган эшләрне эшлисең, бөтен терек-лек дөньясын золымың, тәртипсезлеген, исрафың, пакьсезлегең белән ачуландыра-сың? Әйе, Хаким (һәр эшне хикмәт һәм файда чыганагы килгән Аллаһе Тәгалә) ис-еменең бөек күренеше рәвешендәге галәм хикмәте икътисад һәм исрафсызлык ни-гезләренә таяна. Икътисадлы булуны әмер итә.

 ***

 

"Остазыбыз Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләренең икътисад, канәгать, ие-раф турында язылган хакыйкый бер хаты."

 "Син, элек Көнчыгыш Антолиядә, бәдәви (чүл һәм авыл кешеләре) кабиләлә-рендә сәяхәт кылган вакытта, аларны мәдәнияткә вә үсешкә күп өндәгән идең. Нигә соң кырык елдан бирле хәзерге мәдәниятне "мимсез" (ягъни пычрак, түбән) дип, иҗтимагый тормышны ташлап, үзең генә яшәргә булдың?"

Җавап: хәзерге Аурупадан килгән мәдәният Аллаһның күктән җибәргән изге кануннарына каршы хәрәкәт итә. Шуңа күрә, әшәкелеге яхшылыгыннан, зарары файдасыннан өстен чыкты, халыкның ты-нычлыгын һәм бәхетен бозды. Икътисад, канәгать итү урынына исраф һәм бозык-лык, хезмәт урынына ялкаулык һәм рәхәт яшәү гадәте килгәнгә, бичара кешене га-ять ярлы һәм ялкау кылды. Күктән Аллаһ Тәгалә җибәргән Корьәнендәге кануны бул-ган

 боерыгы белән: "Кешенең яшәү бәхете икътисад һәм хезмәттәдер. Һәм шуның белән халыкның югары һәм түбән катлам-нары бер-берее белән килешә ала" дип Ри-салә-и Нур бу кануннарны аңлатып биргән. Шуларны ачыклаучы өзекләрдән бер ике-сен тәкъдим итәм.

Беренчесе: элекке гади тормышта кеше өч-дүрт нәрсәгә мохтаҗ булган. Шул өч-дүрт ихтыяҗын ун кешедән фәкать икесе генә тәэмин итә алмаган иде. Хәзерге зо-лемле көнбатыш мәдәнияте исә исраф вә бозыклыкны дөньяга тарата. Булмаган их-тыяҗларны кирәкле ихтыяҗлар итеп күрсәтеп, гадәт һәм һәвәскә буйсынып, элекке инсанның мохтаҗ булган дүрт нәрсәсе урынына, егерме нәрсәгә мохтаҗ була. Ул ихтыяҗны хәләл рәвештә егерме кешедән бары икесе генә тәэмин итә ала. Калган унсигезе мохтаҗ булып яши.

Димәк, хәзерге мәдәният кешене фәкыйрь итә. Ихтыяҗ, мохтаҗлык кеше-не золымга, хәрам мал казанырга этәрә. Халыкның түбән һәм югары катламнарын (ярлы һәм байларны) һәрвакыт үзара су-гыштыра. Корьәннең төп нигезләреннән булган зәкят бирү һәм процент алуны тыю кануннарын ташлап, байларны золым кы-лырга, ярлыларны баш күтәрергә мәҗбүр итә. Шул сәбәпле кешенең тормышын бо-зып бетерә.

Икенче нокта: Хәзерге мәдәниятнең ис-киткеч казанышлары, Аллаһның кешегә биргән олы нигъмәтедер. Аларны хакый-кый бер шөкер белән кешенең файдасына куллану урынына, бу казанышларның әһәмиятле бер өлешен кешене ялкаулык-ка һәм бозыклыкка этәрү юлында файда-ланалар, эш вә хезмәтне ташлап, кәеф-сафа эчендә начар һәвәсләргә бирелеп ятарга чакыралар. Әлбәттә, болай булгач, эш дәрте сүнә. Канәгать итмәү вә икътисадсызлык бозык тормышка, исрафка, золымга, хәрамга илтә.

"Нур ачкычы" дигән китапта, мәсәлән, "Радио бөек бер нигъмәт. Улкешенең фай-дасына кулланылырга, Хак Тәгалә шөке-рана кылырга сәбәп булырга тиеш. Ләкин радио мөмкинлекләренең биштән дүрт өлеше бозык, мәгънәсез эшләрдә кулланы-ла, ялкаулыкка, радио тыңлап вәсвәсәгө бирелеп ятарга этәрә, эш теләген бетерә. Ягъни радионың чын вазифасы үтәлми кала. Файдасы куп булган кайбер гаҗаип җиһазлар, кешенең чын ихтыяҗларын канәгатьләндерү урынына (мондый очракларны күп күргәнем бар) буш максатларда кулланыла. Алардан бер-икесе генә тиеш-ле урынында кулланыла, ә уннан сигезе кәеф-сафа, бозыклык һәм ялкаулыкка этәрә. Бу ике кечкенә мисалдан башка тагы меңнәрчә мисаллар бар.

Кыскасы: хәзерге аурупа мәдәнияте Аллаһ җибәргән диннәрне тотмаганы өчен инсанны ярлы итеп, мохтаҗлыкларын арт-тырган. Икътисад һәм канәгать нигезен бозып, исраф, хирыслылык һәм канәгать-сезлекне арттырган, золымга һәм хәрамга юл ачкан, адәм баласын ялкаулык диңге-зенә ташлаган. Хезмәткә теләге беткән бәндә гомерен, әлбәттә файдасызга исраф итәчәк.

һәм шул мәдәният; мохтаҗ булган, ял-кауланган кешелекне урынсыз куллану һәм исраф аркасында, төрлечә авыруларга дүчар иткән.

   

ШӨКЕР Рисаләсе

 

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

وَاِنْ مِنْ شَىْءٍ اِلاَّ يُسَبِّحُ بِحَمْدِهِ

 

Коръәни Могҗизел-Бәянда (Бәйаны Могҗиза булган Коръәни Кәрим) кабат-кабат әйтелә:

اَفَلاَ يَشْكُرُونَ.. اَفَلاَ يَشْكُرُونَ.. وَسَنَجْزِى الشَّاكِرِينَ

  لَئِنْ شَكَرْتُمْ  َلاَزِيدَنَّكُمْ * بَلِ اللهَ فَاعْبُدْ وَكُنْ مِنَ الشَّاكِرِينَ

Шул аятьләр белән шунысын күрсәтә: Халикы Рахман(рәхим-шәфкатьле> юктан бар итүче Аллаһ), бәндәләреннән иң мөһим вазифа буларак шөкерана кылуларын со-рый. Фөрканы-Хаким дә (Хак белән ба-тыйльне ачык иттереп аңлаткан Коръән) бик шөкергә бик зур әһәмият бирә һәм шөкерана кылмаучы, нигъмәтләрне ялган-лау, инкяр итү рәвешендә күрсәтеп:

 فَبِاَىِّ آلاَءِ رَبِّكُمَا تُكَذِّبَانِ

боерыгы белән Рахман исемле сүрәсендә бик каты, көчле рәвештә утыз бер тапкыр шушы аять белән куркыта. Шөкеранасыз-лыкның ялганлау һәм инкяр итүгә тиң булуын исбат итә.

Әйе, Коръән-Хаким ничек итеп шөке-рана кылуны яратылуның нәтиҗәсе дип күрсәтә, шулай ук зур Коръән рәвешендә-ге галәмдә шөкерне галәм яратылуының иң мөһим нәтиҗәсе итеп күрсәтә. Чөнки галәмгә игътибар белән каралса, шунысы күренә: галәмнең төзелүе, тәшкил ителүе шөкерлекне нәтиҗә бирә торган бер рәвештә. Һәрбер нәрсә шекергә карый һәм аңарга юнәлеп тора. Гүя ки шул яратыл-ган агачның (галәмнең) җитештергән иң югары җимеше һәм шушы галәм фабрика-сының җитештергән иң югары дәрәҗәле әйбере -шөкер.

Соңыннан күрәбез ки, бөтен җан иялә-ре дә бер түгәрәк рәвешендә яратылган. Шуның өчен бөтен җан ияләреннән хасил булган нәтиҗәләр инсанда берләшә. Ал-лаһы Тәгалә бөтен җан ияләрен Адәм ба-ласыны&#