Иман Хакыйттълэре

ИМАН ХАКЫЙТТЪЛЭРЕ

Димәк, иман үзендә мәгънәви бер җәннәт агачыныҗ орлыгын саклый. Көфер исә мәгънәви бер җәһәннәм ага-чының орлыгын саклый. Димәк ки, сәламәт белән иминлек исламият һәм имандадыр.

Бәдщззамап Саид Нурси

ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ

АЛЛАҺКА ЫШАНУ ДӘЛИЛЛӘРЕ

 

Раббымыз Аллаһны безгә таныттыручы һәм күрсәтүче барлыгы өч дәлил бар.

Беренчесе: Каинәт (галәм) дип аталган Аллаһның зур китабыдыр.

Икенчесе: барлык инсаннарга мөгаллим итеп җибә-релгән Аллаһның рәсүле хәзрәте Мөхәммәд га-ләйһиссәлату вәссәлам;дыр.

Өченчесе: Аллаһның китабы Коръәне кәримдер.

Тәүхид (Аллаһны бер дип белү) һәм аңа ышану ике төрле булыр:

Беренчесе: Тәүхиде заһири - "Аллаһ бар һәм бер генә, аннан башка тәңре юк. Һәрбер нәрсә бары тик Аллаһныкыдыр" дип ышану.

Икенчесе: Тәүхиде хакыйкый - Аллаһны чын белү, Аллаһны хакыйкый тану. Галәмнед һәрбер нәрсәсендә һәм күренешендә аларныд чын хуҗасы һәм яратучысы булган Аллаһныц мәгъыәви печатълә-рен (дәлилләрен) гыйлем белән аңлап, Аллаһка хакыйкатьтә ышану.

Тәүхиде заһирида иман иясе кешедә әле шик-шобһә булырга мөмкин. Әмма тәүхиде хакыйкыйда ивданга ия кеше, һәрвакыт үзен Аллаһның хозурын-да белеп, рухын тулысынча тынычландырыр. Шуның белән ул кешенең яшәгән һәр сәгате гыйбадәт сана-лъш язылыр.

Ике төрле тәүхиднең аермаларын түбәндәге ми-сал белән аңлатабыз.

Мәсәлән, зур бер шәһәргә бай бер сәүдәгәрнең маллары, әйберләре килсә, ул әйберләрнең аныкы икәнлеген ике төрле белә алабыз.

Берсе: гомумән белү - "шулкадәр күп маллар ул кешедән башка кешенеке булуы мөмкин түгел" дип белү. Ләкин болай белүче кешенең күзе алдында кайбер малларның урлануы мөмкин, чөнки һәрбер әйбернең ул кешенеке икәнен исбат итеп булмас.

Икенчесе: һәрбер малның өстендәге паспортны уку һәм һәрберсендәге печатьне күреп, аларньщ һәрбер-сенең шул бай кешенеке икәнлеген чынлыкта белү. Бу чакта ул малларның һәммәсе үзенең чын хуҗа-сь!на кайтыр һәм аларны урлау да мөмкин булмас.

Шуның кебек тәүхид, ягъни Аллаһны бер дип бе-леп, аңа ышану да ике төрледер.

Берсе: шул хәтле зур галәмнең, җир һәм күкләрнең хуҗасы һәм яратучысы Аллаһтан башка булмас, дип ышану.

Икенчесе: галәмдәге кечкенә бер атомнан, барлык Җан ияләреннән миллиардча йолдызларга хәтле һернәрсәдә Аллаһның исемнәренең печатьләрен, дәлилләрен гыйлем белән аңлап һәм акыл белән уйлап, Аллаһка чын күңелдән хакыйкый бер иман Кйтерү. Беренче ышанучы кешедә шик-шөбһә булса да, ә икенче, хакыйкый иманга ия кешедә һичбер шик-шөбһә булмас.

Хәзер без "АЯТЕЛ-КӨБРА" рисаләсеннән дәлилләр китерәбез.

Бу рисалә турында Бәдиүззаман Саид Нурси хәзрәтләре әйткән: "Бозылмас, хакыйкый иманны теләгән һәм динсез анархистлыкка (атеистлыкка һәм яманлыкларга) каршы сынмас-кителмәс бер кылыч (дәлил) эзләгән кешеләр "Аятел-Көбра"га мөрәҗәгать итсеннәр".

АЯТЕЛ-КӨБРА

Каинәттән (галәмнәрдән) Аллаһны сораган бер сәяхәтченең күргәннәре.

Бу зур аять кебек, бик күп Коръән аятьләренең башта күкләрнең хикмәтләрен зикер иткәне кебек, без дә иң әүвәлге дәресебезне күкләрдән башлыйбыз.

Бу дөнья мәмләкәтенә кунак булып килгән кеше, башын күтәреп караганда, күк галәме йолдызлар теле белән аңа:"Миңа кара! Эзләгәнеңне сиңа күрсәтер-мен", - дип әйтер. Ул кеше карар һәм күрер: күк галәмендә кайберләре Җир шарыннан мең тапкыр-лар зуррак бик күп җисемнәр, йолдызлар бар. Алар-ның кайберләре туп ядрәсе тизлегеннән җитмеш мәртәбә тизрәк тизлек белән күк йөзе бушлыгында бер-берсе белән бәрелмичә әйләнәләр. Йөз миллиардлар санынча шул йолдызларны, бер зур армиянең полклары (самолетлары) кебек миллион еллар буенча үз тәртипләрен бозмыйча әйләндереп тору бары тик Аллаһның кодрәтеннән генә килә икәнлеген исбатлап тора.

Моннан соң ул сәяхәтче кешегә күктәге һава буш-лыгы каты тавыш белән кычкырып әйтте: "Миңа кара! Кызыксынып эзләгәнеңне һәм сине дөньяга җибәргән Яратучыңны минем аркылы белерсең һәм таба алырсың", - диде. Ул сәяхәтче кеше, күкнец сөенеч биргән күкрәү тавышын тыңлап, күк йөзенә карады һәм күрде: Җир белән күк арасындагы буш-лыкта торган болыт хикмәтле һәм шәфкатьле рәвештә Җир бакчасын сугарыр һәм инсаннарга кирәкле булган тормыш суын (абе хәятны) бирер. Шуның белән Җирдәге барлык җан ияләренең их-тыяҗларын канәгатьләндерер.

Әйе, галәмдәге нәрсәләрдә булган үзгәреш вә ярдәмләшүләргә карап, күрәбез ки: хәятсыз, фикер-сез һәм шәфкатьсез булган нәрсәләр, хәятлы, фи-керле һәм шәфкатьле нәрсәләр кебек үк бер-берсе-нең ярдәменә йөгерерләр. Шуңа бер мисал: болыт-ларның, Җирне, барлык җан ияләренең суга их-тыяҗын белгән кебек, сугаруы һәм агачларныц да инсаннарга шәфкать һәм фикер ияләре шикелле җимешләр бүләк итүе. Әмма алар җанга да, фикергә дә, шәфкатькә дә ия түгелләр. Шулай булгач, бу күренешләр Аллаһның чиксез зур кодрәтен, рәхим-шәфкатен һәм гыйлемле хикмәтен күрсәтеп торалар.

Аннан соң яңгырга карады һәм күрде: ул йомшак һәм чиста вә тәмле булып Аллаһның рәхмәт хәзинә-сеннән җибәрелгән тамчыларда шулхәтле мәрхәмәтле вазифалар бар ки, гүя Аллаһ үзенең рәхмәтен безгә шул яңгыр тамчылары рәвешендә җиткерә. Шуннан соң ул, яшен яшьнәтүгә һәм күк күкрәүгә карар һәм күрер: алар искиткеч гаҗәп вазифалар башкаралар. Шул вакыт ул күзен күк йөзеннән алып, уйлар: "Ындырда сугылган мамыклар рәвешендәге җансыз һәм фикерсез болытлар, әлбәттә, безне, кешеләрне, белмәсләр. һәм алар, Аллаһның әмере белән, тау-лар кебек зур яңгыр хәзинәләрен җилгә биреп, суга ихтыяҗы булган җирләргә яудырыр. Гүя болытлар аларга шәфкать күрсәтеп, күз яшьләре белән елый-лар һәм (шуныц белән Җир шары да) чәчәкләр ар-кылы елмаялар һәм көлемсериләр. Шулай итеп, яңгыр, җәй фасылындагы кояшның көчле эссесен киметер өчен, губка шикелле болытлар белән Җир бакчаларына су сибәр, Җир өстен дә чистартыр".

Әйе, бу күренешләр гафил кешеләргә әйтер: "Әй, гафил! Башыңны күтәр һәм күр: бу яшен һәм күк күкрәүләр үзен сиңа таныттырган бер Аллаһның зур кодрәте белән булуын аңла!"

Моннан соң күк галәменнән аның хуҗасын эзләгән сәяхәтчегә Җир шары әйтте: "Күк бушлыгында һәм йолдызлар арасында нәрсә эшлисең? -Кил миңа, эзләгәнедне күрсәтермен. Вазифаларыма кара һәм өстемдә язылганнарны укы".

Ул сәяхәтче күрә: Җир шары үз күчәрендә һәм бер үк вакытта Кояш тирәсендә әйләнеп тора. Һәм шуныц белән көынәр һәм төннәрнең, ел фасыллары-ныц барлыкка килүенә сәбәп булып, хәшер мәйда-нының да чикләрен сызып тора. Шулай итеп, Җир шары, барлык җаы ияләрен, аларның ашамлык һәм барча кирәкле әйберләре белән бергә алганда, күк дицгезендә Кояш тирәсендә әйләндереп тора торган А/'лаһның бер көймәсе шикелледер.

Ул сәяхәтче Җир йөзенә карар һәм күрер: йөз мецләгән төр барлыкларның барысы да га ди матдәләрдән бик тәртинле төзелгән. Ул кеше, барча җан ияләренең, ләззәтле, тәмле ризыкларның юк-тан яки коры туфрактан бар ителгәнен күреп, има-нын күбәйтер һәм "АМӘНТУ БИЛЛАҺ" дип әйтер.

Шуннан соң таулар һәм сахралар ул сәяхәтчене чакырдылар һәм: "Безнең өстебездәге язуларны да укы!" дип әйттеләр. Сәяхәтче карады һәм күрде: та-уларның зур һәм акылларны гаҗәпләндерерлек хикмәтле өч вазифасы бар.

Беренчесе, Тауларның җир тигезлегеннән күтәре-леп чыгулары һәм янар тауларның "тәрәзәләре" ар-кылы Җирнең сулыш алуы сәбәпле, Җир шары үзенең Кояш тирәсендәге орбитасыннан читкә чык-мавын тәэмин итә. Һәм гүя таулар зур дөнья көймәсе-нең хәзинәләр тулы мачталары рәвешендә торалар. Тауларның шул хикмәтләре Коръәннең түбәндәге аятьләрендә бәян ителә: '

Икенчесе. Бөтен җан ияләренә, махсус рәвештә инсаннарга кирәкле булган сулар, мәгъдәннәр, җир асты байлыклары, төрле матдәләр һәм дарулар җыел-ган таулар зур амбарлар вазифасын үтәрләр.

Өченчесе. Шәһәрләрдә пычранган һава, тауларда-гы урманнарга бәрелеп, чистарынып килә.

Таулар - туфракның анасыдыр, ягъни алар туф-ракларны диңгез суларының басып алуыннан сак-лап калалар. Тауларның шул гомум хикмәтле вази-фаларын күргәч, ул сәяхәтче чын күңеленнән "АМӘНТУ БИЛЛАЪ" (Бары тик Аллаһка гына ыша-нам мин) дип, иманын арттырды.Моннан соң диңгезләр һәм зур елгалар, үз дул-кыннарының тавышлары белән, ул сәяхәтчегә әйттеләр: "Безгә дә кара! Безнең хикмәтләребезне дә укы" диделәр. Ул каинәт юлчысы карады һәм күрде: даими дулкынланып торган барча зур диңгезләр, Җир шары белән бергә бер секундта 30 чакрым тиз-лек белән әйләнгән хәлләрендә, сулары ярларыннан чыгып, инсаннарга һәм җан ияләренә зарар да ки-термиләр. Шуннан соң ул диңгезләрнең төпләренә карады һәм күрде: бик гүзәл һәм зиннәтле җәүһәрләр белән бергә, анда меңнәрчә төр балыкларның һәм диңгез хайваннарының барлыкка килүләре һәм алар-ның ризыклары гади бер комнан вә тозлы-ачы бер судан гына ясалулары бары тик Аллаһның чиксез зур кодрәте һәм куәте вә хикмәте белән генә булуын аҗлады.

Каинәттән Халикыны (Аллаһны) эзләгән ул сәяхәтче үз сәфәрен дәвам итте һәм шуларны күрде: галәмнәрне ул, анда^күркәм һәм бик зур эшләр эшләнә торган бер шәһәр рәвешендә күрде. Һәр нәрсәне һәм барча барлыкларны берәр вазифа белән шөгыльләнә торган итеп күрде.

аятенең солдатлык мәгъ-нәсен искә төшергән мисалына карап, шуны белде: атомнардан, агачлар һәм үсемлекләр төркемнәреннән йолдызлар галактикасына хәтле хөкем йөрткән Ал-лаһның кануннарының һәр җирдә булуының меңләгән дәлилләрен акылы белән аңлады һәм күрде. Мәгәр Аллаһның шундый бер хакимлеге бар ки, Аның кодрәтенә шәрик (уртак) булмас.

Бер эшне идарә иткәндә берничә кул (кеше) кат-нашса, ул эшнең тәртибен бозарлар. Мәсәлән, бер мәмләкәттә ике падишаһ, бер районда ике башлык булса, тәртип һәм идарә бозылыр. Хәлбуки, чебеннәр-нең канатларыннан күктәге йолдызлар галактикасына хәтле һәм гәүдәләребездәге кечкенә күзәнәкләрдән күктә әйләнүче йолдызларга кадәр шундый бер тәртип (низам) бар ки, Аллаһның кодрә-тенә тузан бөртеге кадәр дә шәрик (уртак) була ал-мас. Мәгәр шәрик булса иде, тәртип һәм низам бо-зылыр иде. Хәлбуки, миллиардларча еллардан бир-ле бу галәмнәрнең тәртибе бозылмыйча саклана һәм барысы да тәртип белән әйләнеп торалар. Галәмдә сәфәр кылучы кеше шул гыйбрәт сабагын алгач,

иманын яктыртты һәм

диде. ГЧләмдә эшләнә торган Раббани эшләрнең һәр җиргә таралуы (Җир шарындагы һәр урында булуы һәм эшләнүе) һәр җирдә булган чиксез илаһи бер кодрәт белән булыр.

Түбәндә без бик күп мисаллардан бары тик дүрт кенә мисалны "Дүрт хакыйкать" исеме белән китерә-

без.

БЕРЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ.

Әйе, бал кортының яшәве һәм аның вазифалары шундый бер илаһи кодрәт могҗизасыдыр ки, Коръән-нең зур сүрәсе булган "НӘХЛ" сүрәсе бал кортының исеме белән аталган. Чөнки "Бал механизмы" булган бал кортының кечкенә генә башында аның әһәмият-ле вазифаларының камил программасы булуы һәм аның кечкенә генә ашказанында ашамлыкларның иң' тәмлесе һәм иң шифаласы булган балны ясап чыгару, артындагы энәсендә үтергеч агуны үзенә зарар китер-мичә урнаштыру һәм башка вазифалариы да аңа илһам биреп өйрәтү бары тик бердәнбер Аллаһның зур кодрәте белән генә булыр, башкача мөмкин түгел.

АллаПның шушы могҗизалы эшенең дөньядагы барлык бар кортларында һәм моңа охшаган эшләр-нең дә барлык җан ияләрендә эшләнүе көче-куәте Җир шарының һәр җирендә булган Аллаһе Тәгалә-нең чиксез кодрәтен акыл иясе булган һәр кешегә исбат итәр.

ИКЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ.

 аяте гыйбрәт бирүче бер фәрмандьф. Әйе, башта сыер, дөя, кәҗә һәм сарык кебек сөт "механизмнары" бул-ган ана хайваннарның имчәкләрендә сөтләр ясала. Андый ап-ак, чиста, саф һәм файдалы сөтнең, барча аналарның һәм ана хайваннарньщ гәүдәләрендәге каннары һәм нәҗесләре белән болганмыйча, катнаш-мыйча, пычранмыйча, чиста булып чыгуы безгә Ал-лаһның чиксез кодрәтен күрсәтә. Шуның белән бергә ул апаларның йөрәкләренә үз балаларына карата шәфкатьне салу да Аллаһның чиксез кодрәтен һәм рәхим-шәфкатен күрсәтеп тора. Аллаһның шушы кодрәт могҗизаларыпың бөтен Җир шарындагы бар-лык хайван һәм инсан аналарында ясалуы Аллаһ-ның чиксез кодрәтенең һәр җирдә булуын исбат итәр.

ӨЧЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ.

Бу аять безгә "Хөрмә һәм йөзем җимешләренә игътибар белән карагыз" дип әйтә. "Акылы булган кешеләргә бу ике җимештә Тәүхид (Аллаһның бер-леген белү) өчен зур хикмәт һәм дәлилләр бардыр". Әйе, шул ике җимештән тукландыручы һәм куәт бирүче бик тәмле һәм ләззәтле ашамлыклар ясала. Шушы кыйммәтле һәм тәмле ике җимеш сусыз ком-да вә коры туфракта үсә торган агачлардан барлык-ка килә. Аларның һәрберсе, Аллаһ кодрәтенең мо-гҗизасы булып, берәр шикәр яки берәр баллы эчем-лек "механизмы" булып торалар.

Боларны күргән һәр кеше "Боларны шулай ясау-чы ЗАТ, әлбәттә, бу зур галәмне яратучы ЗАТ бу-лыр", дип әйтергә мәҗбүр булыр. Чөнки күзебез алдындагы бер бармак кадәрле йөзем чыбыгында егер-ме йөзем тәлгәше бар. Һәр тәлгәштә йөзәр данә бал-лы эчемлек бөртекләре бар. Һәм һәр данәнең битенә нәфис, нәзакәтле һәм матур төстәге бер тышчаны кидерү һәм аның эченә үсеш программасы булган орлыкларын урнаштыру бары тик Аллаһның чиксез кодрәте белән генә була ала.

Бу могҗизалы эшләрнең һәммәсенең бөтен Җир шарында бер үк вакытта бергә булып торуы, әлбәттә, ачыктан-ачык Аллаһның чиксез кодрәтенең һәр җирдә хазир һәм назир булганын исбат итеп күрсәтә. Бу аятьләрдә исбат ителгән Аллаһның могҗиза-лы эшләренә җансыз, фикерсез сәбәпләр һәм "Таби-гать" дип аталган нәрсәләр катнаша алмаслар. Алар Аллаһның кодрәтенә бары тик бер пәрдә генә булыр-лар. Башкача тәэсирләре юктыр.

ДҮРТЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ.

"Фәтхе сүәр", ягъни барча җанлы барлыклар сурәтләренең Аллаһның "Фәттах" исеме белән ачылуы.

Бу аятьләрдә бәян ителгәнчә, хайваннар дөнья-сын өйрәтүче фәннәрнең исбат итүенчә, барча сурәтләрнең ачылуы, ясалуы бары тик бөтен җирдә булган чиксез бер илаһи хикмәт һәм зур бер илаһи кодрәт белән генә булыр. Сурәтләрнең ачылуыннан максат - барча орлык һәм тышчалардан аларның нәтиҗәсе булган үсемлек вә агачларның ясалуы һәм барлык хайван вә инсан балаларының үз әниләре-нең корсакларында ачылуы, ясалуыдыр. Сансыз күп мисаллардан бер мисал. Югарыда китерелгән шул аятьләр әйтә: "Җир шарындагы барлык хайваннар-ның, аерым алганда, инсан аналарының корсакла-рындагы өч катлы тышча (пәрдә) һәм өч катлы золмәт (караңгы) эчендәге балалар сурәтләренең ике ак там-чыдан яратылуы чиксез зур кодрәте, зур хикмәте-нең билгеләре һәр җирдә күренеп торган Аллаһның барлыгына ап-ачык бер дәлил булып тора".

Бу аяте кәримә "Җәнабе Аллаһка ышануда шик-шебһә булмас һәм булмасын!" мәгънәсен аңлатып бирә.

Бәдиүззаман хәзрәтләренең "Асаи Муса" китабы-ның башында әйтелгәнчә, ике төрле фәлсәфә бар-дыр.

Беренчесе - кешеләрнең җәмгыять тормышына файдалы булган холык-сыйфатларны өйрәтүче һәм инсаннарны фәннең тәрәккыятенә өндәүче файдалы фәлсәфә. Бу фәлсәфә Коръәннең хикмәтләренә кар-шы тормас, бәлки аныц хикмәтләрен аңлауда бер ярдәмче булыр. Бу фәлсәфәгә каршы көрәшмибез.

Икенчесе - материалистик һәм атеистик фәлсәфә. Бу фәлсәфә инсаннарны фани, дөньяви көлке-уен-нарга өндәүче һәм Аллаһны инкяр иттереп, диннән ераклаштыручы фәлсәфә. Инсаннарга зарарлы бул-ган шушы фәлсәфә белән көрәш алып барабыз.

Нигезе материализм һәм атеизм булган фәлсәфә тарафдарларына Аллаһка ышану турындагы шундый ике хакыйкатьне әйтәбез.

БЕРЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ.

Иман белән кяферлекнең мәгънәви фикер көрәшендә өч каршылык бар; аларның һәрберсендә үзара ике нәрсә сутышып тора.

Беренчесе: нәфс-е әммарә (начарлыкны әмер иткән нәфес) белән изгелекне әмер иткән кальб.

Икенчесе: фәлсәфә шәкертләре белән Коръәне Хәкимнең шәкертләре.

Өченчесе: Ислам милләте белән көфер милләте. Шушы нәрсәләрнең бәхәсе Адәм пәйгамбәр вакы-тыннан башлап безнец көннәргә хәтле килде һәм кыямәткә кадәр дәвам итәчәк. Фәлсәфә шәкертләре-нең, көфер милләтенең һәм нәфс-е әммарәнең иң куркыныч бозыклыгы Җәнабе Хакны танымау һәм Аллаһны белмәүдән тора. Аларга каршы без шулай дибез: сәркатипсез бер хәреф тә булмас. Хакимсез бер генә канун да булмас. Шулай ук зур каинәт тә Яратучысыз булмас.

Шундый бер китап булса, - һәр кәлимәсе эчендә бер китап кадәрле мәгънә, һәр хәрефе эчендә бер касыйдә хәтле мәгънә язылган. Шундый китапның сәркатипсез булуы мөмкинме? Шуның кебек зур каинәт галәменең дә кятибсез, Яратучысыз була ал-мавы соң дәрәҗәдә нигезсездер.

Чөнки ул каинәт шундый бер китапдыр ки, аның һәр битендә күп китаплар язылган булыр. Хәтта һәр кәлимәсе эчендә дә бер китап кадәр мәгънә булыр. Мәсәлән, Җир йөзе каинәт китабында бер сәхифә-дер, бер биттер. Аның үз эчендә дә никадәр сансыз китаплар язылган. Бер агач - бер кәлимәдер, сүздер. Каинәт китабының бер кәлимәсе булган ул агачныц никадәр сәхифәләре бардыр. Аның бер җимеше бер хәреф, ә бер орлыгы бер нокта кебек булып торыр. Бер нокта булган шул орлыкта зур бер агачның үсеш программасы г\u1079?ылган. Шул орлыкның берсен утырт-саң, аңардан зур агач үсеп чыгар. Димәк, ул агач кәлимәсенең һәрбер орлыгында бер агач кадәр мәгънә языл^ан булыр. Шулай булгач, Аллаһның кодрәт каләме белән язылган шул каинәт китабы да Аның җәлал һәм җәмал сыйфатларын безгә күрсәтеп, ис-бат итәр. Димәк, шул галәмдәге бу күренешләрнең шаһитлыклары белән аларның Яратучысы булган Аллаһка ышанырга кирәк.

Сез беләсез, искиткеч бизәкләр белән бизәлеп, нечкә зәвык белән ясалган зур бер сарай да бер оста-сыз гына төзелә алмый. Хәтта ул сарайның һәрбер ташында да шул сарай кадәр үк сәнгать катнаша. Ул сарайның остасыз төзелүен һичбер акыл кабул итмәс. Аныд өчен мәһарәтле (сәләтле) зур бер сәнгать-кяр кирәк булыр.

Зур һәм күркәм каинәт галәме дә шундый бер са-райдыр ки, ай, кояш аның лампочкалары, ә йолды-злар шәмдәлләре булып тора. Ул каинәт сараенда бер ел эчендә, өч йөз алтмыш көндә, билгеле бер тәртиптә өч йөз алтмыш тәрле үзгәрешләр булып тора. Җир шарында ел саен өч йөз меңнән артык төрле-төрле җан ияләре терелтелә һәм яз саен ясал-ган нигъмәт өстәлләрендә аларның һәрберсенә үзенә кирәкле ризык-нигъмәтләр бирелә.

Шундый зур каинәт сараеның хуҗасы булган Аллаһка ышанмаудан да зуррак гафләт булуы мөмкинме?

ИКЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ.

Бу җир йөзендәге җан ияләре һәм бөтен барлык-лар "табигатьнең үз үсеш законнары яки сәбәплелек бәйләнешләренең берләшүе аркасында барлыкка килә" дип, Аллаһны инкяр итүчегә түбәндәге мисал белән җавап бирәбез.

Аптекага керсәк, без андагы киштәләрдә илледән артык шешә-савытларда төрле-төрле химик элемен-тлар торуын күрербез. Ул элементлардан кешеләр-нең төрле авыруларына шифа бирүче дарулар ясала. Шул даруларның берсен алып, аның составын тик-шерик. Күрербез ки, аның составында шушы киштәләрдәге химик элементлардан, махсус үлчәү белән, берсеннән - өч, икенчесеннән - биш, өченче-сеннән - дүрт миллиграмм үлчәп алып ясалган. Әгәр ул дару составындагы элементлар бер-ике милли-граммга артык яки ким алынган булсалар, ул дару шифа бирә алмас иде.

Күз алдьпа китерик: ул аптеканың кинәт кенә тәрәзәсе ачылып китте дә, көчле җил килеп кереп, киштәләрдәге шешә-савытларны идәнгә төшереп ватты, ди. Шул вакыт ул чәчелгән элементларның үзләреннән үзләре, даруларның рецепты буенча, кирәкле дәрәҗәдә генә үлчәүдә үлчәнеп, йөзләрчә төрле дарулар булып, киштәләргә үзләре үк менеп утырулары мөмкинме соң? Бераз акылы булган кеше моны кабул итәрме?

Шуның кебек үк, җирдәге җан ияләренең һәм үләннәрнең һәрберсе шифа бирерлек бер дару кебек-тер. Алар составындагы элементлар иң кечкенә, ягъ-ни миллиграммнар үлчи торган үлчәүләр белән үлчәнеп ясалган. "Алар бары тик табигать законна-ры яки сәбәплелек бәйләнешләренең берләшүе белән генә ясалган" дип уйлаучы кеше, аптекадагы дару-ларның, шешәләр ватылганнан соң, үзләре кушы-лып ясалуына һәм аны ясаучы бер химикның бул-мавына ышанган кебек үк нигезсез фикерләр һәм акылсызлык, ахмаклык булыр иде.

Кыскасы, галәмнең зур аптекасындагы һәм таби-гать дөньясындагы барлык җан ияләре дә хаким Аллаһның язганына муафыйк булган үлчәүләр белән һәм Аның чиксез кодрәте белән барлыкка китерелгән. Бу хәлләрнең табигать законнары белән генә һәм нигезсез сәбәплелек бәйләнешләре белән генә булуы мөмкин түгел...

 

"ҺҮВӘ" НҮКТӘСЕ.

( нең хикмәте)

 Кардәшләрем!

Аллаһның барлыгын һәм берлеген безгә белдергән АИЛАҺА ИЛЛА ҺУ дигән кодүси һәм өрмәтле сүзендәге УЛ АЛЛАҺтыр мәгънәсенең хикмәтен түбәндә аңлатабыз.

Бу هُوَ  ҺҮВӘ сүзен әйткән вакытта авызыбыздан чыккан, учыбызны тутырырлык аз һава безгә Ал-лаһның барлыгын көн кебек ачык исбат итәр.

вә  هُوَ дәге ҺҮВӘ сүзендә АЛЛАНньщ барлыгын адлар, төшенер өчен бик зур һава катламнары тикшердем. Шуның белән Аллаһны инкяр итеп, көферлек юлында булуның нинди зур рухи авырлык вә начарлык икәнлеген, ә киресенчә, Ал-лаһка ышанып, иман китерүнең нинди дәрәҗәдә жиңел һәм бәхетлелек икәнлеген белдем. Шуңа бер мисал китерәбез.

Бер уч туфракта төрле вакытларда йөзләгән төрлетөрле чәчәкләр, үсемлекләр үстереп, җимешләр алырга мөмкин. Шуның шикелле эшләр сәбәплелек бәйләнешләренә бирелсә, ул чакта аз туфракта да шул чәчәкләр һәм җимешләр санынча механизмнар булуына яки ул туфракның чиксез гыйлем вә һөнәрлеккә хужа булуына ышану кирәк. Хәлбуки, шуны акыл белән кабул итеп булмый. Әмма таби-гатьтәге бөтен сәбәпләр Аллаһпың хезмәткәр бәндәләре булса, шул сәбәпләр аркылы Аллаһныц чиксез кодрәте меңләген төрле чәчәкләрне һәм җимешләрне ясый ала.

Шулай ук Аллаһның бер хезмәткәре булган һава-дагы иҗат кылынган гаҗәеп эшләргә игътибар белән карыйк.

Аллаһныд әмерләренец һәм ихтыярының бер билгесе булган һаваның аз гына өлеше дөньядагы бөтен радиостанцияләрнең таратып торган тавышларын үз эчендә саклый һәм безнең колакларыбызга җиткерә ала. Мәсәлән, кулыбыздагы бер радиоалгычның ан-теннасы бик аз һаваны куллана; ул радиоантенна

 

 

дип әйткәндә, авызыбыздан чыккан аз гына һава белән очраша. Хәлбуки, ул аз һаваның һәм гарәпчә, һәм төрекчә, һәм инглизчә, һәм татарча, һәм русча һәм башка телләрдә сөйләшүләрне, җырларны һәм музыкаларны, укылган Коръән аятьләрен дә безнең колакларыбызга җиткерә. Мон-да өч ихтимал (мөмкинлек) бар.

Беренчесе. Я ул аз һава дөньядагы бөтен радио станцияләрне үз эчендә саклый. Ә икенче ихтимал -яки ул һава йөзләгән радиостанцияләрнең безгә ишеттерә торган барлык телләрнең бөтенесен дә белә, яки ул һаваның ул тавышларының бөтенесен ишетә торган меңләгән колаклары һәм безләргә әйтә тор-ган меңләгән телләре була. Бу ике ихтималны аз гына акылы булган кеше дә кабул итә алмый.

Өченче һәм чынлыкта дөрес булган вариант шул хакыйкатьтер: бөтен җирдә булган һәм көче-куәте, гыйлеме-хикмәте бөтен җиргә таралган Аллаһның чиксез кодрәте һәм гыйлеме шушы мецләгән төрле телләрдәге тавышларны бер-берсенә катнаштырмый-ча тарата һәм безгә ишеттерә ала.

Димәк,

 

УЛ АЛЛАҺТЫР дип әйткән вакытта авызыбыздаы чыккан аз һава Аллаһның көче-куәте һәм гыйлеме-хикмәте һәр җиргә ирешкән икән-леген безгә исбат итә. Чынлыкта камил акылы бул-ган һәр кеше бу хакыйкатьне кабул итә ала.

Һава бу вазифаны үтәгән вакытта, инсаннарның һәм хайваннарның бавырларына сулышлары белән кереп, аларның каннарын чистартып, пакьләндерә бара. Шуның белән бергә бу һава агачларньщ яф-раклары, чәчәкләре,һәм җимешләренед ясалуында да Аллаһныц бер хезмәткәре булып эшли. Шул меңләгән вазифаларны үтәгән чакта электромагни-тик дулкыннарның, һәм төсләрнең таратылуына да сәбәп була. Мәсәлән, телевидение станцияләре ар-кылы бирелгәы киаоларныц төсләрен һәм тавышла рын миллионлаган җиргә һава тарата ала. һәм һава кояш яктылыгын һәм эссесен таратуга да сәбәпче була.

Шуңа бер мисал. Дөньяның иң акыллы кешесенә төрле телләрдә сүзләр әйтеп, ул сүзләрнең бөтенесен бер вакытта шул кешедән кабатлау соралса, ул кеше, ул эштән гаҗиз булып, әйтер: "Шул хәтле күп сүзләрнең барысын бер вакытта әйтергә көчем җитми. Минем бер акылым, ике колагым һәм бер генә телем бар", -дияр. Һәм дөньяның иң көчле ке-шесенә, күп төрле авыр эшләр һәм йөкләр йөкләнеп, йомышлар бирелсә, ул бөтенесен бер вакытта эшли алмый.

Хәлбуки, шул гыйлемсез, фикерсез, көчсез һәм җансыз булган һава югарыда әйтелгән меңләгән ва-зифаларның бөтенесен бергә һәм бер үк вакытта, бер-берсенә катнаштырмыйча, ялгыштырмыйча, камил рәвештә эшли. Шулай булгач, бу меңләгән эшләр дөньяның һәр җирендә билгесе булган Аллаһның чиксез гыйлеме һәм зур кодрәте белән эшләнә. Баш-кача мөмкин түгел.

 Димәк, һава атомнары шул хәлләре белән

 ЛАИЛАҺӘ ИЛЛА ҺУ дип әйтеп эшли. Ул һава Аллаһның барлыгын һәм берлеген, бөтен эшләрне бер үк вакытта эшли алырлык чиксез кодрә-те булуын акылы булган һәр кешегә көн кебек ачык күрсәтеп, исбатлап тора.

 

ХӘШЕР* ҺӘМ АХИРӘТКӘ ЫШАНУ

 

* Хәшер - кешеләрнең үлгәннән соң, кыямәт көнне те-релеп, бергә җыелуы.

 Мәгънәсе: "Аллаһның рәхмәт әсәрләренә (галәмәтләренә) кара! Ул, зур Җир шарын үлгәннән соң

терелткән кебек үк, сезне дә үлгәннән соң терелтә ала. Аның көче-кодрәте һәрнәрсәгә җитә".

БЕРЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ. Бер генә дәүләт тә үз кануннарына буйсынучыларга эш хакы һәм бүләк, ә буйсынмыйча баш күтәрүчеләргә җәза бирмичә яши алмый. Шуның кебек үк Аллаһның галәмдәге пат-шалыгында, солтанлыгында да Аның әмерләренә буйсынучы бәндәләргә изге гамәлләрнең хакын һәм бүләкләрен бирү, ә баш күтәрүчеләргә җәза бирү урыннары булуы шарттыр. Бу хак, бүләк һәм җәза бирү урыннары бары тик ахирәттә генә булыр.

ИКЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ. Аллаһның Кәрим, Рәхим һәм Газиз исемле исемнәре, җәза һәм мөкяфәт (гамәлләрнең хакы) урыны булган ахирәтнең хак-лыгын катгый рәвештә исбат итә. Аллаһның бу галәмдәге чиксез бер рәхмәте, чиксез бер кәрәмәте һәм чиксез без гыйззәте (солтанлыгы) бардыр. Мәсәлән, Аллаһе Тәгалә яз фасылында бөтен агачларны ефәк кебек ямьяшел яфраклар һәм төрле чәчәкләр белән бизи. Ул агачларның куллары кебек булган ботаклары белән безгә меңләгән төрле жимешләрен бирә. Ә бал кортлары хезмәте аркылы безгә иц тәмле, иң шифалы бал бүләк итә. Ел саен һәр фасылда кара туфракка күмелгән орлыклардан барча инсаннарның ризыгы булган ашамлыкларны ризык итеп бирә. Җир йөзендәге бу күренешләр Аллаһе Тәгаләнед чиксез рәхимлеген һәм аныц чик-сез кәрим сыйфатын ап-ачык итеп күрсәтеп тора.

Кояш һәм аның тирәсендә әйләнеп йөрүче Җир шары вә Айдан алып ид кечкенә барлыкларга хәтле барысының да Аллаһның табигатьтәге канун вә әмерләренә буйсынуы Аллаһныц чиксез солтанлы-гын һәм гыйззәтен күрсәтә.

Югарыдагы мисаллардагы күренешләр шуны ис-бат итә: галәмнең идарәчесе Аллаһның чыннан да чиксез рәхмәте, чиксез кәрәме һәм чиксез җәлал вә гыйззәте бардыр. Шулай булгач, чиксез жәлал вә гыйззәт, ягъйи солтанлык гыйсьянкярларга жәза бирүне таләп итәр. Чиксез кәрам вә чиксез рәхмәт үзенә лаеклы мөкяфәт һәм бүләкләр бирүне таләп итәр. Хәлбуки, бу фани дөньяда һәм кыска гомердә Аллаһның рәхмәте вә кәрәменең диңгездән бер там-чысы кадәре дә бирелмәс. Димәк, Аллаһның рәхмәте һәм кәрәменә лаек булган мөкяфәтләр бирелә тор-ган урын - ахирәт бардыр.

Һәм ул Җәлал вә Солтанлыга лаек бер җәза уры-ны булачактыр. Чөнки бу фани дөньядан кяфер, за-лим һәм явыз кешеләр җәзаларын алмыйча, ә маз-лум мөэминнәр мөкяфәтләрен алмыйча үлеп, күчеп китәләр. Димәк, аларның җәза һәм мөкяфәтләре Аллаһныд зур мәхкәмәсе булган ахирәткә калдыры-лыр, анда һәр кеше үзенә лаек җәзасын күрер.

Галәмнең яратучысы Аллаһ барча барлыклар ара-сында инсанны иң югары дәрәҗәле һәм иң хөрмәтле итеп яратып та, аңа шул хәтле нәфис сәнгатьләре белән үзен таныттырып та, әгәр инсан аны таныма-са, һ?м рәхмәтенең нигъмәтләре вә җимешләре белән Аллаһ үзен сөйдереп тә, әгәр инсан шуның өчен Аңа шөкрана итеп, гыйбадәт тә кыйлмаса, җәзасыз ка-луы хак булырмы?

Нәм ул Рахманнуррахим булган Аллаһ үзен та-ныттыруыннан соң, инсан иман китереп, Аны таны-са һәм нигъмәтләре белән сөйдерүеннән соң, Аллаһ-ка шөкрана итеп, гыйбадәт кыйлса, мөкяфәтсез ка-луы хак булырмы?

АЛТЫНЧЫ ХАКЫЙКАТЬ. Аллаһның Җәлил һәм Бакый исемнәренең ахирәткә дәлил булуы.

Мәсәлән, каинәттәге сәййара йолдызларының самолетлар кебек күркәм һәм тәртипле рәвештә әйләндерелүләре, инсаннарга Җир шарын бишек, ә Кояшны бер лампа кебек итеп, аларны кешеләр әме-ренә буйсындыруы һәм кышын үлгән вә корыган Җир шарын яз көне терелтеп, хәят бирү кебек күркәм-зур хәлләр Аллаһның Җәлаллы һәм Бакый солтанлыгын күрсәтә.

Шул хәтле зур солтанлык иясе булган Аллаһ шушы кешеләрне бу фани дөнья тормышыннан соң бакый ахирәткә алмавы мөмкин түгел. Бу хакый-катьне түбәндәге тәмсилдән (хәл белән) чагыштырып кара.

Мәсәлән, син юлда чакта шул юл өстендә бер ку-накханә (хан) очратасың. Бер зур зат ул кунакханә-не үзенең кунакларына бар тик бер төн куну өчен генә төзегән. Тамаша һәм гыйбрәт өчен төзелгән бу кунакханәне төзү өчен ул миллионыарча алтыннар сарыф иткән. Һәм бер төн өчен генә кунак булып килгән ул кешеләр андагы нигъмәтләрнең беразы-ның гына тәмен татып китәләр. Ьәр кунак үзенең аппараты белән андагы хәлләрне кинога яки фотога төшереп ала. Кунакханә хуҗасы затның хезмәт-кәрләре дә ул кунакларның хәлләрен кинога төше-реп алалар. Һәм ул олы зат көн саен яңа кунаклар кабул итә, көн саен аларга яңа урыннар әзерләтә, көн саен сарайны яңача бизәтә. Моны күргәннән соң син аңларсың ки, шул кунакханәгә миллионнарча алтыннар сарыф итү бары тик бер төн кунак кабул итү өчен генә булмас, ә киресенчә, ул олы затның кунаклары өчен әзерләнгән бакый, даими һәм мәңге-лек йортлары һәм анда тагын да матуррак сарайла-ры булып, ул үз кунакларын шунда мәңгелек тор-мышка чакыра. Димәк, шушы юл өстендәге бер төн куну өчен әзерләнгән бу кунакханә бары тик гыйбрәт алу өчен генә төзелгәндер. Шул хезмәткәрләрнең кунакларны кинога төшерүләре дә киләчәк зур бер мәхкәмә (суд), яки имтихан билгеләре өчен булыр. Башкача мөмкин түгел. Ул затның бер төнлек ку-накханәсе өстәлләрендәге нигъмәтләр дә аның мәңге-лек йорты бакчаларындагы мәңгелек тәмле нигъмәтләр белән кызыксындыру өчен икәнлеген аңларсың.

Бу мисалны үрнәк итеп, шул фани дөнья тормы-шының чын хакыйкатенең нәрсә икәнлеген түбәндәге тугыз әсас (нигез) ярдәмендә аңларсың.

Беренче әсас. Аңларсың ки, шул хан (кунакханә) мисалы кебек үк, бу дөньяның да үзеннән-үзе шушы хәлгә килүе мөмкин түгел, бәлки ул барча барлык-ларның да, кунак кына булып килеп, узып китүлә-ре өчен ясалгандыр.

Икенче әсас. Аңларсың ки, бу дөнья ханы эчендә утырганнарның бөтенесе дә кунактыр. Кәрим Раббелары булган Аллаһ аларны даруссәламга (сәламәт-лек урыны булган җәннәткә) чакыра.

Өченче әсас. Аңларсың ки, бу дөньядагы зиннәт-ләндерү дә бары тик рәхәтләнеп тәм алу, ләззәтләнү өчен генә түгел. Чөнки кыска бер вакытта алар ләззәт бирсәләр дә, кешеләрне кинәттән ташлап китеп, күп вакыт кайгы, көенеч бирерләр. Сиңа тәмен бирер, аппетитны ачар, ләкин сине туйдырмас. Чөнки, я ул нигъмәтнең вакыты кыска, яки синең гомерең кыс-ка булуы аркасында, сине туйдырырга вакыт җитми. Димәк, кыйммәте зур, әмма вакыты кыска булган бу нигъмәтләр гыйбрәт алу, аның чын хуҗасына шөкрана кылу өчендер. Аллаһның мәңгелек оҗмах-тагы нигъмәтләренә кызыксындыру өчендер.

Дүртенче әсас. Аңларсың ки, бу дөньяны төрле сәнгатьләр белән бизәкләндерү(1) исә, Рахманың рәхмәтенең әһле иман өчен җәннәттә әзерләнгән нигъмәтләренең үрнәкләре һәм күргәзмәләре миса-лында булыр.

 

(1) Дөньядагы һәр нәрсенең яратылуы максатлары күптер. Алар, нигездә, өч төрледер.

Беренчесе. Яратылу максатының иң мөһиме шулдыр -Җәнабе Аллаһ үзе яраткан барлыкларда үзенең исемнә-ренең чагылышын күрергә вә тамаша кылырга теләр. Ул барлыклар Аллаһ алдында үзләренең хәлләрен Аллаһка тәкъдим итәрләр. Бу мәсьәләдә гомернец аз яки күп ва-кытлы булуы мөһим түгел, Аллаһның ризалыгы мөһим-дер.

Икенчесе. Галәмдәге барлыкларның яратылуы вә дөнья-га җибәрелүенең икенче максаты шул - Аллаһ барча бар-лыкларныц өстендә үзенең хикмәтләрен аңлы кешеләргә күрсәтеп, алардагы хикмәтләрне инсаннарга укыту өчен яраткан.

Өченчесе. Фани дөнья тормышына һәм барлыкларныц үзләренә караган максатлардыр. Бу максат - "шул фани дөнья тормышының бары тик тәмен һәм ләззәтен алу" дигән нәтиҗә. Мәсәлән, бер зур патшаныц зур бер кораб-лендәге бер моряк хезмәтенец йөздән бер өлеше аныц үз хезмәт хакына юнәлсә, ә туксан тугыз өлеше шул патша-ныц солтанлык файдасына булыр. Шуныц кебек, күз ал-дындагы барча барлыкларныц күп хикмәтләреннән берсе аныц аныц үз нәфсенә карар, әмма күбесе аныц яратучы-сы булган Аллаһныд чиксез хикмәтләренә карар -шун-дый олы, бөек максатлары бар.

Бишенче әсас. Аңларсың ки, бу фани, әмма кый-мәтле сәнгатьләр кыска бер вакыттан соң юкка чыгу өчен яратылмаганнар. Бәлки кыска бер вакыттан соң аларның мәгънәләре язылып саклансын өчендер.

Мәсәлән, әгәр бер кинофильм булдыру өчен мил-лионнарча акча сарыф ителеп тә, ул чыгымнар бары тик фильмны төшерү өчен генә күздә тотылган булса, ул акчалар исраф булыр иде. Әмма ул филъм еллар буе йөзләрчә тапкыр, йөз меңнәрчә тамашачыларга күрсәтелүе сәбәпле, ул чыгымнар исраф булмый.

Шушы мисалдагы кебек, бу дөньяда инсаниарның бик кыска булган тормышының уздырылуы өчен Аллаһе Тәгалә шул хәтле күп чыгымнар сарыф иткән. Җир шарыннан миллион тапкыр зуррак булган Кояш - инсаннарга җылылык бирүче бер лампочка, ә мил-лиардларча сандагы йолдызлар - инсаннарныд шәмдәлләредер. Шул Җир шары исә инсаннарның тормыш юлы өстендәге фани бер кунакханәсе рәве-шендә ясалган. Шулай булгач, бу дөнья тормышы-ның максаты бары тик шул фани тормыш өчен генә булса, инсаннарга хезмәт итә торган барча барлык-лар исраф булыр иде. Хәлбуки, чынлыкта алар ке-шеләрнең мәңгелек хәяты булган ахирәт тормышы өчен бирелгән. Кешеләрнең тормыш хәлләреи фәрештәләр мәгънәви киноларга төшерәләр. Димәк, аларның нәтиҗәсе ахирәттә күреләчәк һәм күрсәтеләчәк. Шуның өчен пәйгамбәребез бер хәди-сендә әйткән: "Дөнья - ахирәтнең кырыдыр. Анда нәрсә чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың".

Алтынчы әсас. Аңларсың ки, инсан, хайваннар кебек муенына бавы тагылып, болында печән ашау шикелле, гомерен бушка уздыру өчен яратылмаган. Бәлки аның бөтен гамәлләренең сурәтләре төшере-леп барылыр. Һәм шулар белән исәпләшү өчен, язып алынып, сакланыр.

Җиденче әсас. Аңларсың ки, көз көнендә язгы һәм җәйге гүзәл сәнгатьләрнең (үсемлекләрнең, чәчәкләрнең) саргаюы ул аларның бөтенләй юкка чыгулары түгел, бәлки киләчәк язга урын калдыру һәм киләчәк сәнгатьле барлыкларга урын әзерләү өчендер. Бу үзгәрешле хәлләр аңлы кешеләрне гафләттән уяту өчен китерелгән гыйбрәтле күре-нешләрдер.

Сигезенче әсас. Адларсың ки, шушы фани галәм-нең бакый яратучысының шундый башка мәңгелек йортлары бар ки, бәндәләрне шунда җибәрер.

Тугызынчы әсас. Аңларсың ки, Рахманиррахим Аллаһ үз бәндәләренә үз йорты булган ахирәттә шундый ихсаннар вә икрамнар (бүләк вә нигъмәтләр) бирәчәк ки, аларның яхшылыгын.күз дә күрмәгән, колак та ишетмәгән һәм инсаннарныц хыяллары да барып җитмәгән булыр. Амәнна, шуңа ышаныбыз.

ҖИДЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ. Аллаһның Хафиз (язып алып саклаучы) исеме дә ахирәтнец хаклы-гын исбатлар,.

Фән һәм гыйлем күзе белән караганда күрәбез: күктә, җирдә, туфракта һәм диңгезләр эчендә барча барлыкларның -кечкенәсенең дә, зурысының да -күренешләре Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куела һәм шунда сакланып, тагын да югарырак бер максатка юнәлдерелә. Моны эшләгән затның (Аллаһ-ның) барлыкларның иң шәрәфлесе һәм иң югары дәрәҗәлесе булган инсаннарның гамәлләрен дә язып сакламавы мөмкин түгел.

Әйе, һәрбер сәнгатьле барлык камил тәртип белән барлыкка китерелә. Ул тәртипле, үлчәүле яратылу Аллаһның гыйлемен, хикмәтен күрсәтер. Шулай ук һәр барлыкның вазифасы вә гамәлләре баштан ахыр-га хәтле үк (дөньядан күчәр алдыннан) Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелыр. Моңа мисал: яз көненең чәчәкләре, сансыз күп җимешле агач вә үсемлекләренең гамәлләре (хәрәкәтләре һәм файда-лы нәтиҗәләре) аларның орлыкларында, тышчала-рында һәм тамырларында язылган булыр. Икенче бер яз фасылында ул орлык вә тышчалардан яңадан зур яз галәменең күренешләре барлыкка китерелер. Бу зур эшләрнең барысы да Аллаһның Хафиз һәм Кадир исеме белән эшләнәдер. Мәсәлән, инсаннарньщ хәят тормышы күренешләре аларның зиһеннәрендә, агачларның гамәлләре җимешләренең орлыкларын-да һәм барча кошларның хәятларының программа-сы да аларның йомыркаларында саклана. Шуның өчен инсаннарның зиһеннәре, агачларның җимешлә-ре, җимешләрнең орлыклары, чәчәкләрнең тышча-лары һәм бөтен кошларның йомыркалары Аллаһның хафизият (һәр нәрсәне саклавы) сыйфатының һәр җиргә таралганлыгын исбат итә.

Шушы фани галәмдәге шул хәтле кечкенә һәм зур барча барлыкларның да гамәлләре (файдалы нәтиҗәләре) Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелып та, галәмнең иң бөек ва иң хөрмәтле итеп яратылган инсаннарның гамәлләре Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелмавы мөмкинме соң? Әлбәттә, мөмкин түгел.

Шуннан аңлашыла ки, барча инсаннарның изге яки начар гамәлләре - кыямәт көне мәхкәмәсендә хисап бирү максатында -Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелулары аңлашыладыр.

Димәк, кыямәт көнендә зур бер илаһи мәхкәмә корылачак һәм анда инсаннарның язып куелган гамәлләренең нәтиҗәләре күренәчәк. һәр кешенең үз гамәленә лаек булган мөкяфате (гамәлнең хакы) яки җәзалары биреләчәк. Шулай итеп, Аллаһның гомум галәмдә күренеп торган Хафиз исеме дә ахирәт-нең булачагын катгый рәвештә исбат итеп тора.

 

"ХӘШЕР РИСАЛӘСЕ" ЗӘЙЛЕНЕҢ (КУШЫМТАСЫНЫҢ) 3 НЧЕ КИСӘГЕ

Сорау: Коръәндә кабатланган

Илаһи фәрманнары шуны күрсәтә: Хәшр-е Әгзам (инсаннарның үлгәннән соң терелүе) кинәттән булып чыга. Бу чиксез дәрәҗәдәге могҗизалы вә тиңдәш-сез булган күренешне тар акыл белән кабул итеп булмый. Шуңа шаһит була торган бер мисал сорала.

Шуның җавабы: хәшердә рухлар гәүдәләргә кире кайтачак һәм гәүдәләр тереләчәк һәм җәсәдләр төзеләчәк. Монда өч мәсьәлә бардыр.

БЕРЕНЧЕ МӘСЬӘЛӘ. Рухларның гәүдәләргә кире кайтуына мисал: бик гайрәтле бер армиянең солдат-лары ял итәр өчен төрле якларга таралган булсалар да, бер быргы тавышы белән яңадан җыелырлар.

Әйе, Исрафил фәрештәнең быргысы булган "СУР" быргысы армиянекеннән ким түгел. Мәңгелектән, рухлар һәм атомнар галәменнән, әзәлдән (очсыз-кы-рыйсыз илаһи галәмнән) килгән"

Тавы

Мин сезнең Раббыгыз түгелме?" шын ишетеп,

 Әйе, Сез безнең Раббыбыз" дип җавап биргән рухлар, әлбәттә, армия солдатла-рыннан меңнәрчә кат мосаххар (буйсынучанрак) вә монтазам (тәртиплерәк) вә итагатьлерәктерләр. Мәгәр рухлар түгел, бөтен җан ияләренең атомнарының да Аллаһның солдатлары кебек булулары катгый дәлилләр белән "Рисаләи Нур"да исбат ителгән.

ИКЕНЧЕ МӘСЬӘЛӘ. Гәүдәләрнең терелүенә ми-сал: бик зур бер шәһәрдә шатлыклы, күңел^е бер кичәдә бер мәркәздән йөз мең электр лампочкалары көтелмәгән вакытта җанланганы вә яктырганы ке-бек, бөтен Җир шарын да бер үк мәркәздән йөз мил-лион лампочкаларны нурландырып җанландыру

мөмкиндер.

Аллаһе Тәгаләнең дә дөнья дип аталган кунак өендә бер хезмәтчесе, бер шәм яндыручысы булып, югарыдагы мисалдагы кебек үк, йөз миллионнарча нурлы электр лампочкалары торган шикелле, инсан-нарның гәүдәләре дә Аллаһның хикмәтле һәм тәртип-ле кануннарына буйсынып, хәшер вакытыида, :үз ачып йомган ара кадәр кыска бер вакытта терелеп, җанланып чыгарлар, барлыкка килерләр.

ӨЧЕНЧЕ МӘСЬӘЛӘ. Гәүдәләрнең кинәттән төзе-лүенә мисал: яз башында, берничә көн эчендә, ке-шеләрнең барысыннан да мең дәрәҗәдә артык бул-ган барлык агачларның яфраклары, үткән яздагы кебек үк мөкәммәл рәвештә яшәрүләре; бөтен агач-ларның чәчәкләре, җимешләре һәм яфраклары әүвәлге җәйдәге кебек үк - Аллаһның кодрәте белән - тиз арада уянулары, җанланулары; һәм мәетләр-нең сөякләре кебек кышын җансыз булып басып торган агачларның "җеназалары", Аллаһның әмере белән

"үлемнән соң терелү" кебек, яз көне яңадан яшәрүләредер.

Һәм, мәсәлән, меңләгән төрле кечкенә җан иялә-реннән берсе булган чебеннәрнең һәр елда яңадан терелгәннәренең саны Адәм пәйгамбәр заманыннан кыямәткә хәтле булачак кешеләр саныннан артык була. Шул хәтле чебеннәрне миллионлаган башка бөҗәкләр белән бергә ел саен терелтә алган Аллаһе Тәгаләнең кыямәт көнендә барлык кешеләрне дә те-релтә алуы шиксез вә шөбһәсездер.

Әйе, дөнья Дарул-хикмәт, ахирәт Дарул-кодрәт булуы аркасында, дөньядагы эшләр Аллаһның Ха-ким исеме белән, ә ахирәттәге эшләр Аллаһның Ка-дир исеме белән булыр. Шуның өчен дөньяда бер айда, яки бер елда эшләнгән эшләр ахирәттә бер мизгелдә, яки кинәттән булачак. Бу турыда Коръә-не-Кәримдә түбәндәге аять бар:

"Кыямәт көнендә Аллаһның эшләре (инсаннарга хәят бирүе) күз ачып йомганчы һәми аннан да тизрәк эшләнәдер".

Әгәр хәшернең килүен, язның килүе кебек кат-гый рәвештә аңларга теләсәң, "Рисаләи Нур"дан "Хәшер рисаләсен" игътибар белән укы.

ДҮРТЕНЧЕ МӘСЬӘЛӘ. Җир шарының һәлакәте һәм кыямәтнең кубуы да Раббыбызның әмере белән, бер койрыклы йолдызның кунак өебез булган Җиргә бәрелүе аркасында кинәттән булыр, ун елда салын-ган бер сарайның берничә минутта җимерелүе ке-бек.

 

"ХӘШЕР РИСАЛӘСЕ" ЗӘЙЛЕНЕҢ 4 НЧЕ КИСӘГЕ.

 Ягъни инсан әйтер: "Черегән сөякләрне кем те-релтә ала? Әй, Расулем, син дә әйт: "Кем аларны алдан төзеп, хәят биргән булса, шул (Аллаһ) терелтә ала".

Мәсәлән, бер зат күз алдында бер көндә яңа бер зур гаскәр төзегән чакта бер кеше әйтсә: "Бу зат, солдатлары ял итәр өчен таралган бер полкны бер приказ белән җыеп, армия тәртибенә буйсындыра ала", - син, әй кеше, каршы торып, "инанмам" дисәң, никадәр дивана булуыңны аңларсың.

Шуның кебек үк барча җад ияләренең гәүдәләрендә дә, армия тәртибендәге шикелле камил бер хикмәт белән, ул гәүдәләрнең атомнарын,күзәнәкләрен һәм әгъзаларын, Аллаһ

әмере белән урнаштырган. Һәр гасырда, хәтта һәр язда җир йөзендә йөз меңнәрчә хайваннар төрләрен-төркемнәрен армия полклары кебек барлыкка ки-тергән чиксез кодрәт һәм гыйлем хуҗасы Аллаһ ке-шеләрне дә үлгәпнән соц терелтә алуына ышанмау-чы кеше дә дивана хәлендә булыр.

Җәнабе Аллаһның китабы Коръән ахирәттә була-чак зур күренешләрне безнең акылыбызга җиткерү өчен күз алдындагы дөньяви күренешләрне мисал итеп күрсәтер. Мәсәлән:

аятенең мәгънәсен хәшерне исбатлау өчен шулай әйтер.

Беренчедән, яратылуыбызның иң әүвәлге хәлен күз алдына китереп әйтер: "Ике ак тамчы судан бер бөртек кан, ул каннан бер ит кисәге, аңардан кеше-нең барлык әгъзаларына хәтле ана корсагында яра-тылуыбызны күрәсез. Шулай булгач, сез нишләп кешенең кабердән терелүен инкяр итәсез? Хәлбуки, бу шуңа охшаш. Бәлки икенче терелүегез беренче (ана корсагында) яратылуыгызга караганда Аллаһ-ның кодрәтенә тагын да җиңелрәк булыр".

Һәм Җәнабе Хак кешеләргә биргән зур яхшылык-ларын искә төшереп, шушы аять

белән әйтер.

"Сезләргә шундый зур нигъмәтләр биргән Аллаһ сезне башсыз хуҗасыз итеп, кабергә кергәч, терелт-мичә калдырмас бит". Һәм әйтер: "Үлгән агачлар-ның яңадан терелтеле яшелләнүен күрәсез. Утын агачы кебек сөякләргә җан бирелүен шуның белән чагыштырып карамыйча, акылыгыз белән кабул ит-мисез!" Мәсәлән, зур бер агачны бик күп авырлык-лар белән үстергән кеше, аньщ җимешләренә әһәмият бирмичә, башкаларга калдырырмы?

Җәнабе Аллаһ инсаннарны шул щур җир һәм күкләр агачының җимеше (нәтиҗәсе, максаты) итеп яраткан. Чиксез хикмәт хуҗасы Аллаһ галәмнең нәтиҗәсе булган шул кешеләрне, кабердән терелт-мичә, золмәттә калдырырмы?

Аять әйтер: "Кыямәт көнне сезгә җан бирәчәк зат, УЛ шундый бер ЗАТтыр ки, бөтен каинәттәге нәрсәләр Аңа буйсынучы солдатлар кебектер. Аның

Бул дисә, һичшиксез булыр!" дигән әмере каршысында баш ияр. Бер язны ярату, бер чәчәкнең яратылуы кебек, Аның кодрәтенә җиңел килер. Бөтен хайваннарны ярату, бер чебенне ярату кебек, куәтенә җиңел булган бер ЗАТтыр. Шундый зур кодрәт иясе ЗАТка (Аллаһка) каршы

 

"Сөякләрне кем терелтә ала" дип, Аның кодрәтенә каршы торалмас. Соңра

 

аяте белән әйтер: "Һәрнәрсәнең тезгене үз кулында. Һәрнәрсәнең ачкычы үзендә. Кич һәм көндезне, кыш һәм язны бер китап битләре кебек җиңел үзгәртер. Дөнья вә ахирәтне, ике бүлмә кебек, берсен япкан, икенчесен ачкан, зур кодрәт иясе Аллаһтыр".

Аятнең ахырында

 ягъни "Кабердән сезне терелтеп, хәшер мәйданына китереп, үз хозурында исәп-хисап итәчәктер" дияр.

Димәк, бу аятъләр, күз алдында булган дөньяда-гы күренешләрдән мисал китереп, безгә ахирәтне исбат итте.

Тагын бер аятьтә әйтелә:

 "Хәшер көнендә һәр кешенең бөтен гамәлләре бер бит эчендә язылып, нәшер ителә". Бу мәсьәләне тар акыл белән! кабул итеп булмый. Әмма без аны, ап-ачык мисалЗ белән, шулай аңлатабыз: "Җимеш биргән һәр агачның, һәр чәчәкле үсемлекнең дә үзенә генә хас гамәлләре, сыйфатлары һәм вазифалары була. Аларның бөтен бу гамәлләре (үзләренә хас хәрәкәтләре) гомум орлыкларында һәм тышчаларында язылып куелып, икенче язда башка бер туфракта чыгып үсәрләр. Үскән чакта ботаклары, яфраклары, чәчәк һәм җимешләре белән аналарының вә асылларының (әүвәлге орлыкларның) гамәлләрен, сыйфатларын тагын кабатлап, нәшер итәрләр. Шуннан икенче бер зур яз барлыкка килер. Шул хәтле зур хикмәтле эшләрне башкаручы Аллаһ әйтер:

 "Сезнең бөтен гамәлегезне бер биттә язып, кыямәттә күрсәтәчәкмен" дип, аятьнең мәгънәсен шуның белән исбат итәр.

Мисал өчен түбәндәге аятьтән хикмәтен дә китерәбез:

 Аның ике мәгънәсе бар.

Беренчесе. Җәнабе Хак, әсир(1) һәм күкләрнең пәрдәләрен ачып, дөньябызны яктыртучы Кояшны юктан бар итеп, Җир йөзе халкына лампочка миса-лында куеп күрсәтте. Кыямәт вакытында, дөнья са-раен япканнан соң, ул алмаз мисалындагы Кояшны пәрдәләренә сарып калдырачак.

Әсир (Әфир) маддәсе - күктәге буш пространствоны һәм молекулалар, атомнар арасындагы бушлыкларны ту-тыра торган мохит маддәнең исеме.

Икенчесе. Яктылык зыялыгын нәшер итеп, нур белән караңгылыкны Җир шарының башына чират-лап сарган Кояш, Аллаһның бер хезмәткәре булып тора. Һәр нәрсәнең бер ахыры булганы кебек үк, бу Кояш та бервакыт үзенең вазифасыннан алыначак-тыр. Хәтта вазифасының бетүенә һичбер сәбәп булмаса да, Кояш өстендәге кара таплар, вакыт узу белән зураеп, бөтен Кояш өстен каплап алачаклар. Шуның белән Кояш еллар буе тараткан яктылыгын үзенә алыр. Һәм шул аятьнең мәгънәсе Кояшка әйтер: "Инде Җирдәге эшең бетте. Җәһәннәмгә кит. Синең кебек Аллаһка буйсынучы бер хезмәткәрнең Ярату-чысын инкяр иткән кешеләрне анда яндыр" , - дип әйтер,

 

фәрманының мәгънәсен шулай күрсәтер (2)

Җәнабе Хактан меңдә биш йөз ел элек иңгән Коръән, 1960 нчы елларда булачак һәм булган "Кояш өстендәге тапларның зураюы" турында югарыдагы аять белән хәбәр биреп, могҗизалыгын күрсәтте. Бәдиүззаман хәзрәтләре дә бу аятьнең шул мәгънәсен 1926 елда ук үзенең "Хәшер рисаләсе" китабында язган иде.

 

АХИРӘТКӘ ЫШАНУНЫҢ ДӨНЬЯ ТОРМЫШЫНДАГЫ ФАЙДАЛАРЫ

Ахирәткә ышануның кешеләрнең шәхси һәм иҗтимагый тормышына китергән файдаларыннан берничәсен аңлатабыз.

БЕРЕНЧЕСЕ. Инсаннарның бөтен хайваннардан аермалы бер үзенчәлеге шунда - инсаннарның үз га-иләсе һәм якыннары белән рухи элемтәсе бар. Ае-рым кешенең инсаннарның барысы белән дә кальбән вә рухан мөнәсәбәте бардыр. Ул үзенең дөнья тор-мышының дәвамын теләгән кебек үк, бакый галәмдә-ге мәңгелекне дә гашыйк булу дәрәҗәсендә күңе-леннән теләр. Бу фани яшәүнең дәвамы өчен ашка-занына ризык теләгән кебек үк, мәңгелек җәннәт өстәлләрендәге мәгънәви азыкларны да күңелдән теләр. Шундый теләкләр белән тулган инсан күңе-лен һәм рухын бары тик мәңгелек ахирәткә ышану гына туйдырыр.

Бервакыт яшь чакта үземнең хыялымнан сорадым: "Сиңа бер миллион ел гомер һәм дөнья солтанлыгы бирелгәннән соң, терелмичә үзеңнең юкка чыгуың-ны телисеңме? Яки авырлыклар тулы дөнья тормы-шыннан соң мәңгелек бер хәят телисеңме?" Аны тыңлап карадым, - икенчесен теләде һәм: "Җәһәннәм булса да, бакый булырга теләр идем", - диде. Шун-нан соң аңладым ки, инсаннарның йөзләрчә мәгънәви хисләреннән берсе булган хыялы, миллион ел бәхет-ле булса да, фани тормышның ахырында үзенең юкка чыгуын теләми. Киресенчә, мәңгелекне, бакыйлык-ны тели. Шуның белән аңладым ки, инсаннарның рухын бары тик ахирәттәге мәңгелек тормышка ышану гына канәгатьләндерер.

ИКЕНЧЕСЕ. һәр кешенең һәрвакыт иң борчыган кайгысы шул -кабергә күмелеп, чын күңелдән сөйгән дусларыннан аерылып китүедер. Инсанның милли-оннарча дусларының (Адәм галәйһиссәламнән бу көнгә хәтле килгән изге кешеләрнең) юкка чыгула-рын уйлап, күңеле борчылып, рухи-мәгънәви, тирән бер яра белән сызланыр. Шул вакыт ахирәткә ыша-ну аның кальбенә керсә, ул инсан рухын караңгы хәлләрдән коткарыр. Ул иман күзе белән караса, -аның миллионнарча изге дуслары терелгәннәр һәм аны көтеп торалар. Ул ахирәткә иманның шул нәтиҗәсен уйлап, күңелен шатландырыр.

ӨЧЕНЧЕСЕ. Кешеләрнең бүтән җан ияләреннән аерым бер сыйфаты да шул - инсанның акылы, рухы кебек бик күп мәгънәви хисләре бар. Шул яктан хайваннардан аерылып тора. Хайваннар үзенең ту-ганнарын, ата-анасын һәм якыннарын белми. Хәлбу-ки, инсан, үзен үлем белән ташлап китәчәк әти-әни-сен, туганнарьш, балаларын, хатынын һәм бөтен дус-ларын күңелдән яратыр. Әгәр инде кальбендә ахирәткә иман булмаса, күңеле каралып, хайваннар-дан да бәхетсез булып, түбәнрәк төшәр. Шул куркы-ныч хәлендә ахирәткә ышану аңа ярдәмгә килер. Кабер кебек тар булган мәгънәви вакытын киңәй-тер, озайтыр. Аның рухына, үз эченә әзәли вә әдәби хәятны алган, бер хәят даирәсен күрсәтер(1)

1 Ахирәткә иман китергән инсан рухына әзәли һәм әдәби бер хәят даирәсе күрсәтүнең мәгънәсе шул: бер кеше Аллаһка һәм ахирәткә ышанмаса һәм ул иманның кирәге булган гыйбадәтне үтәмәсә, болай уйлар: "Атабыз Адәмнән бирле килгән инсаннарның барысы да үлеп череделәр. Моннан соң киләчәк кешеләр белән бергә мин дә үлеп чериячәкмен", - дап, имансыз булган кеше бары тик бүгенге тормышын гына уйлап яшәр. Ә Аллаһка һәм ахирәткә ихлас күңелдән ышанган кеше "Адәм галәйһиссәламнән альш бу көнгә хәтле килгән изге дусларның барысы да кабер артындагы мәңгелек галәмдә мине көтеп торалар. ләм изге дусларым белән бергә мин дә мәңгелек җәннәттә мәңгелек тормышка ирешермен", - дип уйлап, берничә көнлек аз заман эчендәге гомерен, әзәлне дә, әдәбне дә эченә алган чиксез киң бер хәлгә китереп, рухын, күңе-лен шатландырыр.

Әти әнисе һәм туганнары белән мәңге җәннәт тор-мышында бергә булуын уйлар һәм хатынының да җәннәттә дә үзенә мәңгелек иптәш, ә балаларының да җәннәттә үзе белән бергә булуын уйлап шатла-ныр. Димәк, ахирәт тормышына ышану кешеләрне дөньядагы гаилә тормышында да бәхетле итәр.

ДҮРТЕНЧЕСЕ. Инсаннарның дүрттән бер өлеше булган балалар бары тик ахирәткә ышану дәреслә-рен уйлап кына шатланып яшәрләр. Үзе кебек үк кечкенә балаларның да кайберләренең һәм зур ке-шеләрнең дә күз алдында үлүләре аның күңелендә тирән бер яра калдырыр ки, ул яраны төзәтү мөмкин түгел. Әгәр ул мәгъсүм баланың кечкенә кальбенә ахирәткә ышану кертелсә, ул әйтер: "Бу кечкенә туганым яки иптәшем үлде, җәннәтнең бер кошы булды. Бездән яхшырак һәм шатлыклырак тормышта яшәргә китте. Энем үлде, әмма ул Аллаһның рәхмәтенә китте. һәм җәннәттә мине кочагына алып сөячәк. Димәк, мин ул шәфкатьле энемне җәннәттә күрәчәмен", - дип уйлап, рухын, күңелен шатлан-дырыр. Шулай итеп, ахирәткә иман дәресләре бала-ларга да файда бирер.

БИШЕНЧЕСЕ. Исаннарның дүрттән бер өлеше булган картлар. тиздән хәятларының бетүен һәм гүзәл дөньядан аерылып, туфрак астына төшүләрен уйлап, күңелләрен һәм рухларына караңгы, авыр хисләр биләп алыр. Алар шул хәлдән котылу чара-сын бары тик ахирәткә ышануда гына табарлар. Әгәр аларның күңелләренә ахирәт иманы кермәсә, ул мәрхәмәтле аталар, бабайлар һәм шәфкатьле әниләр, әбиләр шундый бер кальби-рухи газап кичерерләр ки, аларның дөнья тормышлары мәгънәви җәһәннәм кебек булыр. Шул караңгы-золмәтле хәлдә ахирәткә ышану калебләренә керер һәм аларга әйтер: "Бор-чылмагыз! Сезнең җәннәттә мәңгелек яшьлегегез бар. Шатлыклы җәннәт тормышы сезләрне көтеп тора. Анда дөньядан күчкән барлык дус һәм туганнары-гыз белән күрешерсез. Эшләгән изгелекләрегезнең мөкяфәтләрен, савапларын да шул жәннәттә

күрәчәксез.

Бу иман дәресен алганнан соң, аларга йөз кар-тлык килсә дә, алар ахирәткә ышануның нуры белән, сабырлык һәм шатлык белән каршы торырлар.

АЛТЫНЧЫСЫ. Инсаннарның өчтән бер өлеше булган яшьләр, нәфсе-һәвәсләрен үзләренә җитәкче иткән очракта, әгәр ахирәткә иманны югалтып, ка-лебләрендә җәһәннәм куркусы булмаса, җәмгыять тормышының тынычлыгын бозарлар иде. Намус әһле булган изге кешеләрнең малы һәм намусы, зәгыйфь кешеләрнең һәм картларның да тынычлыгын вә рәхәтлеген куркыныч астына куеп, аларны газапта калдырырлар иде. Ул яшьләр, кыргый җанварлар шикелле, инсаннарга зарар китерерләр иде.

Әгәр ахирәткә ышану калебләренә керсә, тиз генә акылга килеп, шулай уйларлар иде: "Мине хөкүмәтнең милициясе күрмәсә дә, мин алардан сак-лана белер идем. Әмма җәһәннәм кебек бер зинданы булган Аллаһның (Падишаһы Зөл-Җәлалның) фәрештәләре мине күреп торалар, начарлыкларым-ны да язып торалар. Шулай булгач, мине бөтенләй надан (башибош) хуҗасыз түгелмен, ә вазифалы бер юлчымын. Мин дә, шушы кешеләр кебек үк, киләчәктә карт вә гаһиз булачакмын", - дип, үзен начарлык һәм золымнан тыяр. Ул гаҗиз һәм карт кешеләргә шәфкать итеп, хөрмәт күрсәтер. Шулай булгач, җәмгыятьтәге яшьләрне дә ахирәткә ышану тынычландырыр, залимлыктан коткарыр.

ҖИДЕНЧЕСЕ. Инсанның гаилә тормышы (өе) аның кечкенә бер дөньясыдыр, аның кечкенә бер мәгънәви җәннәтедер. Әгәр ахирәткә ышану аның өендә, гаилә тормышында хөкем сөрмәсә, ул гаиләдә булган кешеләр бик нык сызланып, үзләре кагыйда калырлар. Ул җәннәтләрен (гаилә тынычлыгын) мәгънәви бер җәһәннәм шикелле куркыныч һәм ачы хәлгә китерерләр. Яки алар дөя кошы кебек, башла-рын гафиллек туфрагына батырып, исерек булып, фани көлке-уеннар белән, акылларын йоклатырлар. Үлемне һәм дусларыннан аерылуларын искә төшермәү өчен, хисләрен югалтырлар.

Мәсәлән, бер ана үз рухын фида кыйлган балала-рын куркыныч хәлдә күрсе, тетрәп китәр. Балалар да, ата-аналарын бәлалардан коткара алмаулары ар-касында, бик күп рухи газаплар чигәрләр. Шулай итеп, ул гаилә тормышы тынычлыгын, бәхетлелеген югалтыр. Шул рәвештә аларның яхшы холыклары да начарлыкка әйләнер. Әгәр ахирәткә ышану ул гаилә'кешеләренең кальбенә кергән булса, аларның күңелен тиз генә зыяландырып, нурландырыр. Шу-лай ук үз араларындагы шәфкать, мәрхәмәт, хөрмәт бары тик фани дөнья тормышы өчен генә түгел, ә киресенчә, ул гаиләнең мәңгелек ахирәт галәмендә дә дәвам итүенә өметләнеп, тормышларын мәгънәви Җәннәткә әйләндереп, шатланырлар.

СИГЕЗЕНЧЕСЕ. һәр мәмләкәт, һәр ватан һәм ул ватанның һәрбер шәһәре дә зур бер мисал тормышы кебек саналыр. Әгәр ул мәмләкәтнең яки шәһәрнең милли тормышында ахирәткә ышану хөкем сөрсә, ул милләтнең кешеләрендә мәрхәмәт, шәфкать һәм татулык тарала башлар. Ахирәт иманы балаларга: "Җәннәт бар, усаллыкны ташла", - дип, аларның күңелен Коръәннең дәресе белән тынычландырыр. Ә яшьләргә: "Җәһәннәм бар, исереклегеңне ташла, акылга кил", - дияр. Залимнәргә: "Ахирәттә сиңа көчле газап булачак. Золымъщның җәзасын күрер-сең", - дип, гаделлеккә өндәр. Ьәм ул милләтнең картларына: "Синең дөньяда югалган бәхетең уры-нына мәңгелек җәннәт бәхете бар. Картлыгыңа кай-гырма, җәннәттә сине мәңгелек яшьлек көтеп тора. Шуны казанырга тырыш", -дип, аларның егълавын шатлыкка әйләндерер. Шушы мисаллардан күренгәнчә, ахирәткә иманның гомум милләт тор-мышында да меңләгән файдаларын һәм изге тәэсирлә-

рен күрербез.

Инсаннарның иҗтимагый тормышыньщ тыныч-лыгы вә бәхетлелеге өчен тырышкан социологлар, педагоглар, тәрбиячеләрнең колаклары чыңласын] һәм аңласыннар ки: ИКЕ ГАЛӘМНЕҢ ДӘ, ИКЕ ТОРМЫШ-1 НЫҢ ДА БӘХЕТЕНӘ СӘБӘПЧЕ БАРЫ ТИК ИМАНДЫр!

 

АЛЛАҺКА ҺӘМ АХИРӘТКӘ ЫШАНУДЫР.

ҮЛЕМ ХАКЫНДА БЕР МӘСЬӘЛӘ

 

СОРАУ: "Коръәне Хәкимдә

 Кебек аятьләрдә "үлем дә хәят кебек бер нигъмәт булып яратылган" дип аңлатыла. Хәлбуки, күз алдында бит, үлем -юклыктьф, дөнья тормышыньщ сүнеп бетүедер. Һәм үлемне уйлау дөньяның ләззәтен дә ачылатьф. Шулай булгач, ничек нигъмәт булсын ул? ҖАВАП: Үлем - хәят вазифасыннан демобилиза-цияләнүдер, фани тормыштан бакый тормышка күчүдер, мәңгелек хәятка чакырудыр һәм мәңгелек-нең дә башыдыр. Дөньяга килгәндә инсаннарга хәят бирү Аллаһның тәкъдире - язмышы сәбәпле, Аллаһ-ның кодрәте белән була. Шуның кебек үк үлем дә Аллаһның теләге, Аллаһның кодрәте һәм хйкмәте белән буладыр. Чөнки хәят мәртәбәләренең иң түбәнендә булган үсемлекләр дөньясындагы үлемнәр аларның хәятларының яңадан башлануыдыр. Зира җимешләрнең, орлык вә тышчаларның туфракка күмелеп үлүләре аркасында алар яңадан хәятланып, үсеп, җимеш бирү хәленә керүләре белән терелерләр. Димәк, орлыкның үлүе сөмбелнең барлыкка килүе-нең башыдыр.

Шулай булгач, инсаннарның үлемнәре дә яхшы-лыктыр һәм бер нигъмәттер, чөнки мәңгелек җәннәт тормышына бара торган ахирәт сәфәре үлем белән башлана.

Мәсәлән, без инсаннарның ашказаныбызда шун-дый сансыз җимешләр күмелеп үләрләр. һәм хәлал суелып үтерелгән хайваннарның итләре дә безнең ашказаныбызда күмелеп үләрләр. Әмма аларның ашказаныбызда аш булып үлүләре сәбәпле, безнең хәятыбыз дәвам итәр. Шулай булгач, "алар үлем белән нәбати һәм хайвани хәят дәрәҗәсеннән инсани хәят мәртәбәсенә чыгып, тәрәккый итәрләр. Димәк, аларның барысының да үлүләре рәхмәттер һәм нигъмәттер", - дип әйтергә ярый.

Иң түбән дәрәҗәдәге хәят - үсемлекләрнең һәм хайваннарның хәятыдыр. Әгәр аларның үлемнәре рәхмәт һәм нигъмәт булса, әлбәттә, иң югары хәят дәрәҗәсе булган инсаннарның үлемнәре дә рәхмәттер һәм нигъмәттер. Чөнки җир астына кергән мөэмин кешеләр дә мәңгелек хәят булган җәннәткә шуннан юнәләләр.

Әмма үлемнең ничек нигъмәт булуын без түбәндәге дүрт әсас белән күрсәтәбез.

БЕРЕНЧЕСЕ. Хәятның авырлаша барган вазифа-сыннан һәм дөнья тормышының җаваплылыгыннан үлем белән азат ителеп, мондагы бер фани дус уры-нына җәннәттәге туксан тугыз бакый дусларга ка-вышуга сәбәп булуы аркасында, ул - зур бер нигъмәттер.

ИКЕНЧЕСЕ. Тар, сызланулы, дәгъвале һәм кур-кынычлы дөнья төрмәсеннән чыгарылып, киң, шат-лыклы, газапсыз һәм мәңге бер хәят белән Мәхбүб-ү-Бакыйның (Аллаһның) рәхмәт даирәсенә ирешүдер.

ӨЧЕНЧЕСЕ. Картлык кебек тормыш шартларын авырлата торган бик күп начар сәбәпләр кешеләрне бу фани тормыштан биздерер, үлемне сөйдерер. Мәсәлән, сине сызландырып, күңелеңне борчыган бик авыр хәлдәге әбиләр һәм бабайлар синең әти-әниләрең белән бергә синең күз алдында һич үлмичә яшәсәләр иде, ул вакытта хәятның алар өчен газап, ә үлемнең нигъмәт булганын белер идең. Көзен үлгән нәзакәтле кечкенә бөҗәкләр әгәр хәятта калсалар иде, кыш көне алар бик нык газапланырлар иде. Хәлбуки, мрхәмәт һәм шәфкать иясе булган Аллаһ, аларны көз көне үтереп, яз көне терелтә. Шуңа күрә ул үлем дә ул бөҗәкләргә рәхмәт була.

ДҮРТЕНЧЕСЕ. Авырып хаста булган кешеләргә йоклау бер рәхәтлек биреп, авырлыкларны онытты-рыр һәм аларны сызланудан коткарып, тынычлан-дырыр. Шуның кебек йокының зур туганы булган үлем дә кайбер бик авыр хәлдәге кешеләр өчен нигъмәттер һәм рәхмәттер.

Безнең мәсьәләбез булган үлемнең рәхмәт һәм нигъмәт булуы иман әһелләре өчендер. Ә көфер әһелләре өчен үлем газап эчендә газаптыр. Һәм ул безнең мәсьәләбез тышындадыр.

 

РИСАЛӘТИ ӘХМӘДИЯ ГАЛӘЙҺИССӘЛАТУ ВӘССӘЛАМ.

(Пәйгамбәребез турында бер дәрес)

 Аллаһыбызны безгә таныттыручы өч зур дәлил-нең берсе булган хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәселлам турында Бәдиүззаман хәзрәтләре ундүрт рәшха (чишмә чыганагы) исеменнән дәрес бирә. Түбәндә без шул дәресләрнең кайберләрен китерәбез.

БЕРЕНЧЕ РӘШХА. Эй, кардәш! Халикыбыз Ал-лаһны безгә белдерә торган бик зур бер мәгънәви шәхес булган хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәсәлламның кем икәнлеген сораучыларга шулай җавап бирәбёз: хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәсәллам шундый бер ЗАТ ки, Җир шары Аның зур бер мәчете булды. Мәккә-и Мөкәррәмә - Аның мих-рабы, Мәдинә-и Мөнәввәрә - Аның мөнбәре иде. Ул мөэминнәр җәмәгате өчен иң соңгы һәм иң зур имам, бөтен инсаннарга да хатиб булды. Ул хатиб (хотбә укучы) үзенең хотбәсендә, дөнья һәм ахирәттә бәхетле булу кагыйдәләреннән дәрес бирде. Ул бөтен пәйгамбәрләрнең рәисё (башлыгы) булды. Ул алар-ның пәйгамбәрлекләренә һәм пакълекләренә, дөрес-лекләренә таныклык итеп, тасдыйк итте. Чөнки Аның дине булган Ислам үз эченә бөтен хак диннәр-нең нигезләрен һәм асылларын җыеп алган.

һәм Ул - бөтен әүлияларның да башыдыр.Пәйгамбәрлек сыйфаты белән аларны тәрбия һәм тәнвир итеп (яктыртып) зыяландырган. Аның уң ягында пәйгамбәрләрнең рухлары, ә сул ягында әүли-яларның рухлары саф-саф булып торып, ЛАИЛАҺӘ ИЛЛАЛЛАҺ зикерен әйтеп торалар. Шуның белән тәүхидне (Аллаһның берлеген) игълан итәләр. Шул-кадәр күп шаһидлары булган бер хак дәгъвага, ягъни

 

булган тәүхид дәгъвасына һичбер кем дә шикләнеп, каршы тора алмас.

ИКЕНЧЕ РӘШХА. Әй, кардәш! Кил әле, без хәзер синең белән бергә бу заманнан мәгънәви китеп, хыял белән Гарәбстан утравына барабыз. Пәйгамбәребез-нең Мәдинә-и Мөнәввәрә дип аталган мөнбәреннән бөтен инсаннарга укый торган хотбәсен чын күңелдән тыңлыйбыз һәм Аның халәтен дә күрәбез.

Ул - симасы (бите) гүзәл һәм әхлагы-рухы гүзәл ЗАТ, могҗизалар тулы бер әзәли хотбәне (Коръән-не) кулында тотып, инсаннарга шуның белән дәрес бирә. Ьәм бу хотбәне инсаннар белән бергә җеннәр һәм бүтән барлыклар да тыңлыйлар. Һәм ул бик зур бер мәсьәләдән хәбәр бирә. Галәмнәрнең һәм инсан-нарның яратылуының серен, тылсымын ачып күрсәтә. Фәлсәфә һәм хикмәтнең гасырлар буе җава-бын бирә алмаган, инсаннарның зур мәсьәләсе бул-ган өч сорауның җавабын бирә. Алар түбәндәгеләр: - Кайдан килдек? Кая барабыз? Дөньяга ни өчен килдек?

Шушы сорауларга ул Зат матур иттереп җавап бирә.

ӨЧЕНЧЕ РӘШХА. Әй, кардәш! Иман мөршиде булган шул нурлы Зат, Расуле Әкрам галәйһиссәла-ту вәсәлламның тараткан иман хакыйкатенең нуры һәм Хакның зыясы белән, инсаннарның төнен көндезгә әйләндерде һәм күңелләрен нурландырып яктыртты. Әйе, ул Затның китергән иман нуры белән бу галәмгә карамасак, каинәт гомуми бер матәм ае кебек караңгы күренер иде. Бөтен барлыклар бер-берсенең дошманы булыр иде. Таулар, диңгезләр, урманнар кебек җансыз барлыклар, зур бер җеназа кебек, куркыныч булырлар иде. Хайваннар һәм ин-саннар, ятимнәр кебек, аерылуның куркуыннан кыч-кырып егълый торган хәлләргә төшәрләр иде. Галәмдәге хәрәкәтләр, яңалыклар, үзгәрешләр фай-дасызлыкка бәйләнгән бер уенчык кебек булыр иде. Билхасса (аерым алганда), инсаннар хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәләргә төшеп, мыскыл булырлар иде. Галәмдәге бөтен нәрсәләр шундый куркыныч, золмәтле, караңгы хәлгә төшәрләр иде.

Фәкать ул камил мөршид булган Пәйгабәребез-нең күзе белән вә иман күзлеге белән галәмгә кара-сак, һәр тараф нурлы, зыялы, җанлы, хәятлы, сөек-ле бер хәлдә күренер иде. Әйе, шул галәм, иман нуры белән гомуми матәм өе булудан чыгып, зикер һәм шөкер мәчете булды. Бер-берсенә дошман булган бар-лыклар, бер-берсенә дус, әхбаб һәм кардәш булды-лар. Үлгән җеназа шикелле күренгән җансыз зур барлыклар (таулар, диңгезләр, урманнар) хәлләре-нең лисаны белән Аллаһны белдерә торган хезмәткәрләр булып, безгә сөекле һәм хәятлы күре-нерләр иде. Егълаган шикаятьче ятимнәр шикелле булган инсаннар, иманның нуры белән, гыйбадәтендә закир (зикер кылучы) һәм Халикына шакир (шөкер кылучы) сыйфатында булырлар иде. һәм галәмнә-рдәге хәрәкәтләр, үзгәрешләр, яңалыклар файдасыз булудан котылырлар, Раббани мәктүпләр (хатлар), тәкъвини аятьләр (Аллаһны таныта торган дәлилләр) һәм Аллаһның исемнәренең көзгеләре булырлар иде. НӘТИҖӘ. Иман нуры белән галәм шулай тәрәккый итәр ки, "Хикмәти Самадания китабы", ягъни Аллаһның хикмәтләре, гыйбрәтләре тулы бер китап булыр иде. Һәм иман нуры белән инсаннар түбән, гаҗиз вә ярлы хайваннар дәрәҗәсеннән ко-тылырлар; Аллаһның зур кодрәте алдында үзенең зәгыйфьлеген, гаҗизлеген белеп, бәндәлек гыйшкы белән гыйбадәт кыйлып, калебләрен яктыртып, нур-ландырырлар. Иманның хәшмәте (күркәмлеге) белән акылын зурайтып һәм зыяландырып, Җир шарын-дагы башка барлыкларга хаким вә хәлифә дәрәҗәсендә булырлар иде. Көфер золмәте булган күңелләргә караңгы бер каберлек шикелле күренгән узган вакытларда һәм караңгы төн кебек күренгән киләчәк вакытлар да, иман нуры белән нурланып, якты күренер иде. Киләчәк еллар исә, җәннәтнең бостаннары, бакчалары шикелле булыр иде. Шуның өчен, әгәр дә ул нурани Зат - Пәйгамбәребез га-ләйһиссәләтү вәсәллам килмәсә иде, һәрнәрсәнең дә, билхасса (аерым алганда), инсаннарның кыйммәте дә юкка чыгар иде, әһәмияте дә калмас иде. Шулай ук бу гаҗәеп һәм гүзәл вә фәкать фани галәмгә шун-дый бер Зат кирәкле булуы турында Аллаһыбыз бо лай ди:

"Әй, Мөхәммәд, сине яратмаган булса идем, бу галәмне Дә ясамас идем". Ягъни барча каинәтне, галәмне Синең хөрмәтеңә яраттым, дип кодси хәдистә әйткән

ДҮРТЕНЧЕ РӘШХА. Әй, кардәш! Ул Затны хәрәкәткә китереп, Гарәбстанда зур үзгәрешләр бул-Дыручы бары тик кодси, илаһи бер куәттер.

Әие, син кардәш, кара: ул сахраларда, чүлләрдә кире, бик начар гадәтләре булган һәм каты күңелле вә мәрхәмәтсез гарәп кешеләре яши иде. Хәтта ул кешеләр кечкенә кыз балаларын тере килеш күмеп үтерсәләр дә, вөҗданнары сызламас иде.

Ул нурани Зат булган пәйгамбәребез галәйһиссә-лату вәсәллам килде. Аз гына вакыт эчендә ул ка-вемнәрнең начар холыкларын изге холыкларга әйләндерде. Аларның кальбенә иман кергәннен соң, кызларны тере килеш үтереп тә күңеле сызланмаган ул кешеләр, кырмыскага да басмас кебек бер шәфкать һәм мәрхәмәт иясе булдылар.

БИШЕНЧЕ РӘШХА. Расуле Әкрам галәйһи'ссә-лату вәсәллам пәйгамбәрлеген дәгъва иткән вакыт-та, Коръәне Кәримне дәлил итеп китерде. Һәм Ул меңнән артык могҗизалар күрсәтте. Могҗиза дигән хадисә шул - пәйгамбәребезнең кяферләрнең кире-леген кисү һәм мөэминнәрнең дә иманнарын күтәрү өчен күрсәткән, инсан көче җитмәгән гаҗәеп хәдисләрдер. Мәсәлән, сусыз калган иптәшләре һәм солдатларына ун бармагыннан ун кранлы чишмә кебек су агызып эчүе, өч кешелек аш белән өч йөз кешене туйдыруы; агач, таш, хайван кебек барлык-ларның телгә килеп, аның пәйгамбәрлегенә танык-лып итеп, таныклык сүзен әйтүләре. Шуның кебек меңнән артык могҗизалары бар.

Хәтта ул вакытның кяферләре дә, Аның кайбер могҗизаларын күреп, хәйран калдылар да, үзләрен һәм тарафдарларын алдау өчен, "Мөхәммәт безгә сихер күрсәтте" дип, могҗизаларын инкяр итә ал-мадылар. Аның рисаләтенә ышанмаган кяферләрнең дә бу могҗизаларны инкяр итмәүләре тагын бер көчле дәлил булып чыкты.

Ә могҗиза дигән нәрсә - галәмнең Халикы булган Аллаһ тарафыннан Аның дәгъвасына бер тасдыйк-дыр. Ягъни Аллаһ "САДАКТӘ" ("Дөрес эшләдең") дип әйтеп, тугрылыгына кул куйган кебектер.

Аллаһның Аны тасдыйк итүе шулайдыр: мәсәлән, син бер падишаһның мәҗлесендә: "Падишаһ мине шушы эшкә вазифалы хезмәткәр итеп җибәрде", дип әйттең ди. Синнән шушы дәгъвага бер дәлил сорал-са һәм падишаһ: "Әйе, мин вазифа биреп җибәрдем", - дисә, ул сине тасдыйк иткән булыр. Шуның кебек үк, ул падишаһ синең хөрмәтеңә үзенең гадәтләрен һәм программасын үзгәртсә, бу хәл "Әйе, дөрес!" сүзеннән тагын да катгыйрак рәвештә сине тасдыйк иткән булыр.

Шушы мисал кебек пәйгамбәребез Расуле Әкрам галәйһиссәлату вәсәллам әйтә: "Мин - шушы галәм-не Яратучының илчесемен. Дәлилем дә шул: Аллаһ галәмдә эшли торган үз кануннарын, минем догам аркасында, минем хөрмәтемә шулай итеп үзгәртте: минем бармакларыма карагыз. Ун кранлы чишмә кебек чиста су агыза һәм аннан, меңләгән кеше эчеп, ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Күктәге Айга ка-рагыз: бармагымның бер ишарәте белән ул~Ай ике өлешкә бүленә(1) Шул агачларга һәм хайваннарга карагыз: мине тасдыйк (раслар) өчен яныма килеп, пәйгамбәрлегемә таныклык итәләр. Ике-өч кешене туйдыра торган шул аз ашамлыкка карагыз: аның белән ике йөз - өч йөз кешене туйдырам мин" , - диде.

 (1) камәр (Ай)ның ике өлешкә бүленүе могҗизасы. Корьәннең шул

 аяте белән расланды.

 Шушы мисаллар кебек, галәмнең Яратучысы Аллаһ, үзенең пәйгамбәре хөрмәтенә галәмдәге үз кануннарын үзгәртеп, Аңа меңнән артык могҗиза күрсәтергә ярдәм итте. Һум шул могҗизалар белән пәйгамбәрлеген раслады, тасдыйк итте.

 

УНИКЕНЧЕ МӘКТҮБ

(Хәзрәте Адәмнең һәм шайтанның яратылуы турында)

БЕРЕНЧЕ СОРАВЫГЫЗ: Хәзрәте Адәмнең җәннәттән чыгарылуы вә кайбер кешеләрнең җәһәннәмгә кертелүе нинди сәбәптәндер?

ҖАВАП: Хикмәте таузыйфдыр, ягъни хәзрәте Адәм пәйгамбәргә шундый бер вазифа кушып җибә-релгән иде ки, - бөтен кешеләрнең мәгънәви талан-тларының үсүе вә инсаннарның Аллаһның бөтен исемнәренә яхшы бер көзге булуы - ул вазифаның нәтиҗәләреннәндер. Әгәр хәзрәте Адәм пәйгамбәр җәннәттә калса иде, фәрештә кебек бер дәрәҗәле урында булыр иде. Кешелекнең талантлары үсмәс иде. Хәлбуки, бер үк дәрәҗәдә иясе булган фәрештәләр күптер. Андый бәндәлек өчен кешеләргә ихтыяҗ юктыр. Бәлки, Аллаһның хикмәте буенча, хәзрәте Адәм, чиксез талантларны узып китәчәк адәм баласының сәләте белән килешкәне аркасында, фәрештәләрнең киресе буларак, бәндәчелеккә хас мәгълүм гөнаһы сәбәпле, җәннәттән чыгарылды.

Димәк, хәзрәте Адәмнең җәннәттән чыгарылуы Аллаһның хикмәтенә вә рәхмәтенә муафыйктыр. Шуның кебек үк кяферләрнең дә җәһәннәмгә керте-лүе - хактыр вә гаделлектер. Гәрчә кяфер аз гына гомердә гөнаһ эшләгән икән, ул гөнаһ эчендә дә чик-сез җинаять булыр. Чөнки көфер - бөтен галәмдәге барлыкларны хурлаудыр һәм кыйммәтләрен түбән төшерүдер. Ягъни, Аллаһ тарафыннан бар ителгән барлык нәрсәләрне Вахданияткә (Аллаһның барлы-гына һәм берлегенә) шәһадәтләрен ялганлаудыр һәм барлыкларның көзгеләрендә чагылып күренә торган Аллаһның исемнәрен танымаудыр. Шуңа күрә бар-лыкларның хакын кяферләрдән алыр өчен, галәмнә-рнең солтаны булган Каһһары Зөл-Җәлалныд (Ал-лаһның) кяферләрне мәңге җәһәннәмгә атуы хак-тыр вә гаделлектер. Чөнки бу чиксез көфер җиная-тен эшләгән кешегә Аллаһның чиксез газабы лаек булыр.

ИКЕНЧЕ СОРАВЫГЫЗ: Шайтаннарның яраты-луына сәбәп нәрсәдер? Җәнабе Хак шайтаннарны һәм аларның шәррләрен, явызлыкларын бар итүнең хикмәте нәрсәдә икән? Шәррнең бар ителүе шәрр түгелмедер?

ҖАВАП: Алай түгел! Хәлкъ-ы шәрр - шәрр түгел, бәлки кәсб-и шәрр - шәррдер. Ягъни шәррнең яра-тылуы - шәрр түгел; Аларны эшләү, эшләп гөнаһ казану шәрр буладыр. Чөнки яратылу һәм бер нәрсәне иҗат итү бөтен нәтиҗәләргә карар. Кеше-нең кәсебе исә, хосусый рәвештә булганы өчен, хо-сусый нәтиҗәләргә карар. Мәсәлән, яңгыр яууның меңнәрчә нәтиҗәсе бардыр, барысы да яхшыдыр. Кайбер кешеләр яңгырдан зарар күрсә, "Яңгырның яудырылуы рәхмәт түгел" дип әйтәләр; алай әйтергә ярамый. һәм "Яңгырның яудырылуы шәррдер" дип хөкем чыгару да дөрес түгел. Бәлки, ул кеше яңгыр-дан яхшы файдалана белмәде. Шуның өчен яңгыр аның үзенә шәрр булды. Һәм утның барлыкка ките-релүендә дә бик күп файдалар бардыр, барысы да яхшыдыр. Ләкин кайбер кешеләр, утны яхшы кул-лана белмәү (сәбәпле, уттан зарар күрсәләр, "Утныц яратылуы шәррдер" дип әйтергә хаклары юктыр. Чөнки ут ул кешене яндыру өчен бар ителмәгән. Бәлки ул кеше, ашын пешергән утка кулын тыгып, зарар күрде. Үзенә хезмәт өчен бар ителгән утка до шман булды. Ягъни, ут ул кешенең кулын пешергән булса, моның гаебе утта түгел, аның үзеннәндер.

НӘТИҖӘ. Күп хәер өчен азрак шәрр кабул ите-лер. Ягъни бер нәрсәнең хәере күбрәк, шәрре азрак булса, ул нәрсәнең хәере күбрәк булганы өчен, ка-бул ителер. Әгәр аз шәрр булмасын дип, күп хәерлә-ре булган аз бер шәрр ташланса, ул вакыт күп шәррләр килер.

Мәсәлән, җиһадка (дин һәм милләт өчен булган сугышка солдат җибәргән вакытта, әлбәттә, кайбер бәләкәй авырлыклар булыр; кайбер кешеләр шәһид булып, мал-мөлкәт тә юкка чыгар. Фәкать ул җиһад-та күп хәерләр бардыр ки, Ислам дине һәм мөсел-ман милләте кяферлернең басып алуыннан котылып, сәламәт булыр. Әгәр аз шәрр булмасын дип, җиһад ташланса, ул вакыт күп хәерләр киткәннән соң, күп шәррләр килер. Бу - бик зур золымдыр.

Мәсәлән, гангрена булган һәм киселүе дә мәҗбүри булган бер бармакның киселүе хәердер. Хәлбуки, ул күренә торган бер шәррдер. Бармак киселмәсә, кул киселер; ул чакта күп шәрр булыр.

Шулай итеп, галәмдәге шәррларнең, зарарларның һәм шайтаннарның яратылуы - шәрр һәм ямьсезлек түгелдер. Чөнки алар бик күп мөһим хәерле нәтиҗәләр өчен бар ителгәннәр. Мәсәлән фәрештәләргә шайтаннар кагылмавы сәбәпле, тәрәкәыятьләре (алга үсешләре) юктыр, дәрәҗәләре дә үсмәс. Шулай булгач, хайваннарның да, шайтан-нарның кагылмаганы өчен, дәрәҗәләре үсмидер, кимдер. Инсанияттә исә мәгънәви үсеш дәрәҗәләре вә түбәнгә төшү дәрәҗәләре чиксездер. Нәмрудлар-дан, фиргавеннәрдән башлап ихлас күңелле әнбия вә әүлияларга кадәр бик озын мәгънәви дәрәҗәләрнең арасында үзгәрешләр булыр. Күмер кебек булган кяфер рухларны олуг мөэмин рухлардан аерыр өчен һәм имтихан булсын өчен, шайтан-нар яратылды һәм пәйгамбәрләр белән илаһи китап-лар иңдерелде.

Шуның өчен кешеләр тәҗрибә һәм җиһад юлы белән, нәфис һәм шайтан белән көрәшеп ярышу өчен, имтихан ителәләр. Әгәр иҗтиһад вә имтихан булма-са иде, инсаниятнең үзенчәлеге булган алмас һәм күмер хөкемендәге сәләтләре дә бертигез булып ка-лыр иде. Алай Иллиендәге (иң олы бер дәрәҗәдәге) Әбу Бәкер сыйддыйкның рухы белән әсфәл-е сафи-лендәге (иң түбән дәрәҗәдә) Әбү Җәһелнең рухы бертигез иде. Димәк, шайтаннарның вә шәррләрнең бар бар ителүләре шәрр түгел, ямьсез түгел. Ул им-тиханда кимчелекләр - бәндәләрдән, яхшылыклар -Аллаһтан булыр.

ӘГӘР СОРАСАГЫЗ: "Пәйгамбәрләрнең җибәре-леүе белән бергә шайтаннарның бар ителүе сәбәпле, бик күп кешеләр кяфер була һәм зарар күрә. "Әл-хөкме лил-әксәр" ("күплеккә карап хөкем ителер") кагыйдәсе буенча, күп кешеләр аңардан зарар күрсә, ул вакыт шәррләрнең бар ителүе - шәррдер, хәтта пәйгамбәрларнең җибәрелүе да рәхмәт түгел. Хәтта пәйгамбәрнең җибәрелүе дә рәхмәт түгел дип әйтергә мөмкинме?

ҖАВАП: яки күплекне мөмкинлек ягыннан ча-гыштырганда әһәмият юктыр. Асыл күплек әһәми-яткә карар. Мәсәлән, йөз хөрмә орлыгы булса, алар-ны туфрак астына салып, су сибелмәсә, йөз сум кыйммәтендә йөз орлык булыр. Ләкин су сибелсә вә үсү өчен шартлар тудырылса, сиксән данәсе бозылса да, егермесе җимеш бирә торган агач булса, ул ва-кытта син: "Су сибү шәрр булды, күбесен бозды!" дип әйтә алырсьщмы? Әлбәттә, әйтә алмассың. Чөнки ул егерме орлык агач булып, егерме мең хөкемендә кыйммәт булды. Сиксәнне югалткан, егерме меңне казанган кеше зарар күрмәс, бу аңа шәрр булмас. Мәсәлән, тавис кошының йөз йомыркасы булса, шул йомыркаларның бәясе биш йөз сум булыр. Ләкин ул йөз йомырка өстенә тавис кошы утыртылса, сиксәне бозылса, егермесе егерме тавис кошы булып чыкса, "Күп зарар булды, шәрр булды. Бу тавис кошының йомыркаларга утыртылуы файдасыз булды", - дип әйтү дөрес түгел. Чөнки ул дүрт йөз сум бәясендәге сиксән йомырканы югалтып, сигез мең сум кыйммә-тендәге егерме тавис кошын казанды.

Шул мисалдагы кебек, инсанлык ул - пәйгамбә-рләрнең җибәрелүе белән имтихан тоту. һәм шай-таннар белән көрәшү аркасында, инсанлык галәме-нең кояшлары, айлары, йолдызлары хөкемендәге йөз меңнәрчә пәйгамбәрләр, миллионнарча әүлияләр һәм миллиардларча асфияләр дә галимнәрне казанды.

Аның киресе буларак, күп санлы, ә кыйммәте аз вә түбән булган, зарарлы хайваннар сыйфатындагы кяферләрне вә монафыйкьларны югалттты, Шуның өчен пәйгамбәрләрнең җибәрәлүе һәм шайтаннарның яратылуы да - Аллаһның хәерле эшедер. Ә шәрр вә ямьсезлекләр - бәндәләрнең начар ниятләренең нәтиҗәседер.

 

С ҮЗ Л ӘР

 

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

 وَبِهِ نَسْـتَعِينُ * اَلْحَمْدُ ِللهِ رَبِّ الْعٰالَمِينَ وَالصَّلٰوةُ وَالسَّلاَمُ عَلٰى سَيِّدِناَ مُحَمَّدٍ وَعَلٰۤى اٰلِهِ وَصَحْبِهِ اَجْمَعِينَ

 

БЕРЕНЧЕ СҮЗ

Бисмиллаһ - һәр хәерле эшнең башыдыр. Без дә беренче сүзебезне шуннан башлыйбыз. Бу мөбарәк сүз Исламның галәмәте (билгесе) булу белән бергә, бөтен барлыкларның үз хәлләре белән әйтеп торган сүзе дәдер. Бисмиллаһның нинди зур куәткә һәм бетмәслек бер бәрәкәткә ия булганын аңларга һәм өйрәнергә теләсәң, түбәндәге мисал итеп китерелгән хикәяне укы.

Бәдәви (сахрада яшәүче) бер кешенең чүлдә сәфәр кыйлган вакытта, угры һәм караклар зарарыннан имин булуы өчен, билгеле бер кабилә рәисенең ис-емен алуы һәм ул кешенең исеме белән йөрүе кирәк. Әгәр аның исемен алмаса, мөшкел хәлдә калырга мөмкин. Шундый бер сәфәр өчен ике кеше юлга чы-гып киттеләр. Аларның берсе түбәнчелекле (ихлас күңелле), икенчесе тәкәббер кеше иде. Түбәнчелек-ле кеше танылган бер рәиснең исемен алды, тәкәббер кеше - алмады. Исем алучы кеше һәр җирдә сәламәт йөрде. Бер юл кисүче (юлда кешене туктатып урлау-чы) белән очрашса, әйтә иде: "Мин фәлән рәиснең исеме белән йөрим", - дияр иде. Талаучы аңа зарар китермичә китте. Берәр чатырда кунак булса, ке-шеләр аны хөрмәтләделәр. Ә тәкәббер кеше сәфәр вакытында шундый бәлаләр белән очрашты ки, аңла-тырга да мөмкин түгел. Кәрвакыт куркып яшәде, һәрвакыт теләнеп йөрде. Һәм дә зәлил вә рәзил бул-ды, үзен түбән төшерде.

Әй, тәкәббер нәфсем! Син - шул сәфәрдәге кеше-сең. Бу дөнья -бер сахрадыр. Синең зәгыйфьлегең һәм фәкыйрьлегең чиксездер. Шулай булгач, син бу дөньясахрасының чын хуҗасы Аллаһның исемен ал да, бөтен курку һәм кайгыларыңнан котыл.

Әйе, бу "БИСМИЛЛАК" сүзе шундый мөбарәк бер хәзинәдер ки, сине гаҗизлек һәм фәкыйрьлектән коткарыр, Аллаһньщ чиксез кодрәтенә һәм рәхмәтенә бәйләр. Бу сүз белән эш кылучы кеше армиягә ба-рып язылучы, дәүләт исеме белән эш кыйлучы кеше һәм беркемнән дә курыкмаучы кешегә охшар; ул һәр эшне эшләр, һәр нәрсәгә чыдар.

Югарыда әйттек: бөтен барлыклар үз лисаннары белән БИСМИЛЛАЬ әйтерләр. Бу шулай. Әйтик, бер кеше килеп, бөтен шәөәр халкын мәҗбүри рәвештә шәһәрдән чыгарса, аларны көчләп-җәберләп эшләтсә, без беләбез ки, ул кеше бу эшне үз көче-куәте белән эшләмәс. Ул шул дәүләтнең бер солдатыдыр, дәүләт исеменнән эш кылыр, патшаның көченә-куәтенә та-яныр. Шуның кебек үк һәр нәрсә дә Аллаһның исеменә таянадыр.

Туфракка күмелгән орлыклардан зур агачлар үсеп чыгар, ул орлыклар өстендә тау хәтле йөкләр! йөкләнер. Димәк ки, һәр агач БИСМИЛЛАҺ әйтер.|

Ул агачлар "кулларын тутырып" безнең алдыбызга рәхмәт хәзинәсеннен: җимешләрен китереп куярлар. һәм һәрбер бакча да. БИСМИЛЛАҺ әйтер. Аллаһ-ның ашханәсендә бер казан булыр; ул казанда төрле-төрле тәмле ашларбергә пешереләләр. Һәр сыер, дөя, куй (сарык), кәҗә кебек мөбарәк хайваннар да БИС-МИЛЛАҺ әйтерләр. -Аллаһның кодрәтеннән бер сөт чишмәсе булып торырлар. Безгә ризыкларыбызны бирүче Аллаһ исеменоэән бик йомшак һәм ап-ак абә хәят (тормыш суы) кебек бер ашамлыкны, эчемлек-не (сөтне) тәкъдим ягәрләр.

Һәрбер агач һәм үсемлекләрнең ефәк кебек йо-мшак төпләре вә тажырлары БИСМИЛЛАҺ әйтер. Бу тамырлар каты тап һәм туфракны тишеп үтәрләр. "Аллаһ вә Рахманясеме белән" дип әйтерләр. Һәр каты нәрсә тамырларга буйсыныр. Шулай итеп, агач-ларның ботаклары һ^м җимешләрнең үсүе, тамыр-ларның каты ташм туфракны җиңеллек белән тишеп чыгуы һәм ту4>рак астында да җимешләр би-рүе, эссе һаваларда жфракларның айлар буенча ко-рымыйча торуы магериалистларның авызына кул белән суккан кебек к^чле бер дәлилдер.

Димәк, ул ефәк кебек йомшак тамырларның каты ташны тишеп чыгулары

 فَقُلْناَ اضْرِبْ بِعَصَاكَ الْحَجَر َ

аятендә әйтелгән Мусa галәйһиссәлам чыбыркысы-ның могҗизасы кебек ук, Аллаһның могҗизалы бер эшедер. Һәм сигарет гкәгазе кебек .юка, нәфис яф-ракларның җәен айла! буе кояш эссесендә корымыйча тopyлары,

 يَا نَارُ كُونِى بَرْداً وَسَلاَماً 

аятендә әйтелгән пәйгамбәр Ибраһим г^ләйһиссәлам әгъзаларының утта янмаганы кебек үк, Аллаһның могҗизалы бер эшедер.

Һәр нәрсә АЛЛАҺ дип ничек әйтсә, АЛЛАҺ ис-еменнән һәр нәрсәне безгә тәкъдим итсә, без дә "БИС-МИЛЛАҺ" әйтергә тиешлебез. АЛЛАҺ исеме белән биреп, АЛЛАҺ исеме белән бирмәгән аңсыз ке-шеләрдән алмыйбыз.

СОРАУ: Алган нигъмәтләр өчен без сатучыларга хак бирәбез. Шул нигъмәтләрнең чын хуҗасы булган АЛЛАҺ бездән нинди хак сорый соң?

ҖАВАП: Әйе, ул нигъмәтләрнең чын хуҗасы бул-ган Аллаһе Тәгалә бездән бу нигъмәтләргә хак итеп өч нәрсәне сорый: берсе -зикер, берсе - шөкер, берсе - фикердер.

Башта "БИСМИЛЛАҺ" әйтү - зикердер. Ахырда "ӘЛХӘМДҮЛИЛЛАЪ" әйтү - шөкердер. Уртада, бу кыйммәтле һәм гаҗәеп бер сәнгать булган нигъмәтләр, ӘХӘД, САМАД булган АЛЛАҺның кодрәт-могҗизасыннан безгә рәхмәт бүләге булып килгән нигъмәтләрне уйлау һәм аңлау - үзе бер фикердер.

Бер патшаньщ бик кыйммәтле бер бүләген сиңа китергән мескен бер кешенең аягын үпсәң, ә бүләкне җибәргән патшаның үзен танытмасаң, бу нинди зур ахмаклык булачактыр. Алдаучыны (нигъмәт бирү-челәрне) мактап, яратсаң, ә чын мөнгыймне (нигъмәт бирүче Аллаһны) онытсаң, бу аңардан да мең дәрәҗәдә зуррак ахмаклык булыр.

Әй, нәфес! Шундый ахъмак булырга теләмәсәң, АЛЛАҺ исеме белән бир, АЛЛАҺ исеме белән ал. АЛЛАҺ исеме белән эш башла, АЛЛАҺ исеме белән эшлә. Вәссәлам...

 

 

ИКЕНЧЕ СҮЗ

 

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

اَلَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْغَيْبِ

Иманда нинди зур бәхет вә нигъмәт, нинди зур тәм вә рәхәт барлыгын аңларга теләсәң, шушы мисалда китерелгән хикәятне тыңла.

Бервакыт ике адәм сәяхәт һәм сәүдә итү өчен сәфәргә чыгып киттеләр. Аларның берсе, үзен генә уйлаучы - начар якка, ә икенчесе, Ходайны уйлау-чы, яхшы якка китте.

Үзен генә уйлаучы һәм мактаучы кеше, начар ниятле булуы сәбәпле, бер начар мәмлекәткә эләк-те. Анда ул күрде: Ьәр якта гаҗиз бичаралар, залим кешёләр кул астында изеләләр. Бөтен йөргән җирлә-рендә шундый кызганыч хәл, барча мәмләкәт кай-гылы иде. Шул хәлдән котылыр, шул кызганыч, авыр хәлне күрмәс өчен ул исерткеч эчүдән башка чара тампады. Аракы эчеп, бу хәлдән котылырга теләде, чөнки бөтен кешеләр аңа дошман һәм ят күренделәр. Анда газаплы җеназаларны, кайгылы, хәсрәтле ятимнәрне күрде. Күңеле, вөҗданы газапланды.

Икенчесе - Аллаһны уйлаучы, Ходайга ышанучы кеше - хаклык өчен көрәшүче, яхшы әхлаклы иде. Ул бер бик ямьле мәмләкәткә эләкте. Ул мәмләкәттә бөтен халык шатлыкта иде. Һәр якта бәхетлелек, кешеләр арасында җылылык, якынлык, дуслык һәм кардәшлек хөкем сөрә иде. Бөтен мәмләкәт халкы татулык һәм шатлыкта яши иде. Тәкбир һәм тәһлил тавышлары, кешеләрне армиягә чакыра торган ба-рабан тавышлары ишетелә иде. Бәдбәхет булган бе-ренче кешенең үзе дә, гомум халкы да кайгылы, га-заплы яшәсә, икенчесе бәхетле кешенең үзе дә, го-мум халкы да шат һәм рәхәт яшиләр иде. Сәүдәләре яхшы бара, Аллаһка шөкрана кылалар иде. Ахырда изге кеше яңадан начар кеше белән очрашты, хәлен аңлады. Ул кешегә әйтте: "Син дивана булгансың. син дивана булгансың. Эчендәге ямьсезлекләрең тыш-ка чыккан бугай. Көлүне егълау, рөхсәтне талау дип белә башлагансың. Акылың белән уйла. Йөрәгеңне пычрак уйлардан арындыр, чистарт. Менә шул ча-гында синең күз алдыңнан пәрдә күтәрелер, син ха-кыйкатьне күрерсең. Чиксез дәрәҗәдә гадел, мәрхәмәтле, һәр эше тәртипле, шәфкатьле бер пат-шаның мәмләкәте, алга барганы күзгә күренеп тор-ган мәмләкәте синең күргәнең шикелле булмас".

Бу сүзләрне ишеткәннән соң, ул бәдбәхетнең акы-лы башына кайтты. Акылы белән уйлап, эшләгән эшләренә үкенде: "Әйе, мин исереклектән дивана кебек булганмын. Аллаһ синнән разый булсын, мине җәһәннәмлек хәленнән коткардың", - дип әйтте.

Әй, нәфсем! Бәлки, әүвәлге адәм, кяфердер, яки аңсыз бер гафилдер. Бу дөнья, аның карашынча, кайгы-хәсрәт йортыдыр. Барлык җан ияләре - аеры-лу һәм югалтудан куркып елаган ятимләрдер. Хай-ван һәм инсаннар да, әҗәл белән үтерелеп, кисәкләргә таркаладыр Таулар, диңгезләр шикелле зур барлыклар рухсыз, зур җеназалар хөкемендәдер. Моның кебек бик күп кайгылы, куркыныч хәлләр, көферлек һәм дәлаләттән (әшәкелектән) чыгып, ул кешене газапта калдырыр. Икенче кеше - мөэмин-дер; Аллаһны таныр, ихлас күңелдән ышанып, тас-дыйк итәр. Аның карашынча, бу дөнья - бер зикерханә-и Рахман (Аллаһка зикер әйтү йорты), бер та-лимгаһ-и бәшәр вә хайвандыр (инсаннар һәм җеннәр имтихан кылына, сынала торган бер мәйдандыр). Барча хайваннар һәм инсаннарның вафаты ул -бер тәрһисаттыр, ягъни фани дөнья үз вазифасын бе-тергән кешеләр, бу фани дөньядан тыныч булып һәм шатлык белән аерылып, ахирәт галәменә китәрләр. Аларның китүе белән яңа вазифалы кешеләргә урын ачылачак; үз вазифаларына инде шулар тотыныр-лар. Бөтен җан ияләренең вазифасы, армиягә яңа алынган солдат шикелле, вазифага башлаудыр. Бетен җан ияләре вазифалы солдат яки эшендә дөрес бер хезмәткәр шикелле булырлар. Ул вакытта дөньяда ишетелә торган бөтен тавышлар, вазифасын үти баш-лаган кеше өчен зикер һәм тәсбих, яки тәнәффестән (сулыш алудан) соң килгән шөкер вә шатлык, эштән соң килә торган шатлык тавышлары кебек буладыр. Бөтен җан ияләре, ул мөэминнең карашынча, Сәййед-и Кәриминең вә Малик-и Рахиминың (яки Аллаһ-ның) күркәм хезмәт итүчеләре һәм дус хезмәткәрләре -вә бер тәмле, ширин китабы булырлар. Һәм дә моңа охшаган бик күп ләтыйф, олы, тәмле, татлы хакый-катьләр иманнан барлыкка килер.

Димәк, иман (Аллаһка һәм ахирәткә ышану) үзендә мәгънәви бер җәннәт агачының орлыгын сак-лый. Көфер (кяферлек) исә мәгънәви бер җәһәннәм агачының орлыгын саклый. Димәк ки, сәламәт белән иминлек исламият белән имандадыр. Шулай булгач, без һәрвакыт дине исламда һәм камил иманда безне саклаучы АЛЛАҺка хәмед вә сәна кыйлырга тиеш-лебез.

  اَلْحَمْدُ للهِ عَلَى دِينِ اْلاِسْلاَمِ وَكَمَالِ اْلاِيَمانِ

 

ӨЧЕНЧЕ СҮЗ

 

 بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

يَاۤ اَيُّهَا النَّاسُ اعْـبُدُوا

Гыйбадәтнең нинди зур сәүдә һәм бәхет, ә фисык-ның (бозыклыкның) вә сәфаһәтнең (әдәпсезлекнең, инсафсызлыкның) нинди зур зыян һәм һәлакәт икә-нен аңларга теләсәң, шушы мисалда китерелгән әки-ятне тыңла.

Бервакыт ике солдатка ерак бер шәһәргә барырга кушалар. Юлга алар бергә чыгып китәләр. Ләкин юл икегә аерыла. Юл чатында бер кеше аларга әйтә: "Менә бу уң яктагы юлның һичбер зарары юктыр. Бу юлдан китүчеләрнең уннан тугызы рәхәт һәм тыныч йөрер. Сулдагы юлның кайбер файдалары күренсә дә, ун юлчының тугызы зарар күрер. Бу ике юлның озынлык вә кыскалыгы тигездер. Әмма бер аермасы бардыр. Тәртипсез вә идарәсез булган сул-дагы юлның юлчысы чемодансыз, коралсыз йөрер. Тыштан караганда җиңел һәм алдавыч бер рәхәтлек күрер. Тәртипле солдат кебек йөргән уң юлның юл-чысы, ашамлыклар белән тулы дүрт-биш килолык бер чемодан һәм һәртөрле дошманны җиңә алырлык мөкәммәл мылтыкларны йөртергә мәҗбүрдер".

Бу танылган кешенең сүзен тыңлагач, бәхетле булган соддат уң якка китәр; аның җилкәсендә бер батман авырлык булыр, әмма йөрәге һәм рухы меңләгән батман кайгы вә куркынычтан котылыр. Икенчесе, бәхетсез солдат, армияне ташлар. Тәртипкә, низамга керергә теләмәс, сул якка китәр. Гәүдәсе бер батман авырлыктан котылыр, әмма кальбе меңнәрчә батман авырлыгындагы миинәткә (бу-рычлылыгын тоюга) дучар булыр, рухы исә чиксез куркынычлар астында изелер; теләнче кебек, һәр нәрсәдән куркып, калтырап йөрер. Ахырда теләгән җиренә ирешер. Анда да баш күтәрүче һәм качкын кеше җәзасын күрер. Армия тәртибен яратучы, че-модан һәм мылтыкларын яхпШ саклаучы һәм уң якка китүче солдат, беркемнән дә ярдәм алмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, тыныч күңел вә вөҗдан белән йөрер, теләгән шәһәренә ирешер. Анда ада, вазифасын яхшы итеп үтәгән намуслы солдатка, үзенә лаек бер бүләк бирелер.

Әй, итагатьсез нәфес! Шуны бел: ул ике юлчыныц берсе -Аллаһның кануннарына итагать кылучы кеше; икенчесе - Аллаһны тыңламаучы һәм ыәфсенә буй-сынучы кешедер. Ул юл исә - яшәү, хәят юлыдыр; рухлар галәменнән килер, кабердән узар һәм ахирәткә китәр. Ул чемодан һәм мылтык - гыйбадәт һәм тәкъвадыр (үзеңне гөнаһлардан саклаудыр). Гыйбадәттә үзенә күрә бер авырлык бардыр, ләкин аның мәгънәсендә шундый бер рәхәтлек һәм җиңел-лек булыр ки, аны аңлатып булмас. Чөнки бәндә памазында әйтер:

 اَشْهَدُ اَنْ لاَ لِلَهَ اِلاَّ اللهُ

"ӘШҺӘДҮ ӘЛЛА ИЛАҺӘ ИЛЛАЛЛАЬ", ягъни "Халикъ (Яратучы) вә Рәззак (Ризык бирүче) Аңар-дан башка юктыр. Зарар вә мәнфәгать Аныц кулын-дадыр. Ул Хакимдер, ялгыш эш эшләмәс. Ул Рәхим-дер, ихсаны һәм мәрхәмәте чиксездер дип, игътикад кыйлганы (инанганы) өчен, һәр нәрсә дә бер Аллаһ-ның рәхмәт хәзинәсе ишеген табар. Бу ишекне дога белән кагар. Һәр нәрсәне Аллаһныц әмеренчә күрер, раббасына сыеныр. Тәвәккәллек белән Аллаһка тая-нып, һәр төрле бәладән сыена торган бер урын табар. Иманы ул кешегә зур бер иминлек бирер.

Әйе, һәр хакыйкый хәсәнат (изгелек) кебек батырлыкның да нигезе имандыр, убудияттер (Аллаһ-ка бәндә булудыр). Һәр начарлык вә явызлыкның нигезе дә дәлаләттер (наданлык белән Аллаһның әмерләрен ташлаудыр).

Әйе, йөрәге-кальбе иман белән яп-якты зыяланган бер бәндәне, җир шары үзе бомба кебек шартла-са да, ихтималдыр ки, аны куркытмас. Бәлки ул Аллаһның кодрәтенең гаҗаиблыгын (таң калырлык булуын) зур бер хәйранлык белән тамаша кыйлыр. Ләкин атказанган һәм танылган бер философ фасик (бозык) булса, күктә койрыклы йолдыз күрсә дә, калтырап калыр. "Бу йолдыз дөньябызга бәрелмә-сме?" дип, куркып калыр, уйлана башлар. Берва-кыт шундый бер йолдызны күреп, Америка халкы куркып калтыраган иде; бик күп кешеләр өйләрен ташлап киткәннәр иде.

Әйе, кеше чиксез нәрсәләргә мохтаҗ, ләкин аның кулындагы мөмкинлеге чикле булыр. Һәм бик күп бәлаларга очраган чакта, аның көче-куәте каршы торырга җитмәс. Кешенең бөтен барлыгы, көче-күәте - кулы кая кадәр җитә алса, - шул кадәр генә булыр. Ләкин әмәлләре (өметләре), теләкләре, кайгы вә бәла-ларының зурлыгы күзенең күрә алганы, акылының уйлый алганы кадәр киңдер. Бу кадәр гаҗиз вә зәгыйфь (Аллаһ алдында ярлы) һәм мохтаҗ булган кешенең рухы өчен гыйбадәт, тәвәккәл (Аллаһка тапшырылу), тәслим (Аллаһка бирелү)нең нинди зур бәхет һәм нигъмәт булганын бөтенләй сукыр булма-ган кеше күрер һәм аңлар.

Билгеле ки, зарарсыз юл зарарлы юлдан, уннан бер ихтималда булса да, яхшырактыр. Безнең мәсьәләбез булган убудият (Аллаһка кол булу) юлында - үзенең зарарсыз булуы аркасында - уннан тугыз өлеш ихтималында Сәгадәте әбәдият (мәңгелек җәннәт сәгадәте) хәзинәсе бардыр. Бозыклык һәм наданлык юлында исә - үзенең файдасыз булуы ар-касында - уннан тугыз ихтималында әбәди (мәңге-лек) бәхетсезлек һәм һәлакәт бардыр. Бу мәсьәлә бик күп вәлиләрнең һәм галимнәрнең таныклыгы вә дәлилләре белән исбат ителгәндер.

Шулай итеп, ахирәттәге кебек үк, дөнья бәхете дә гыйбадәттә һәм Аллаһка кол, бәндә булудадыр.

Димәк, без һәрчак

 اَلْحَمْدُ للهِ عَلَى الطَّاعَةِ وَالتَّوْفِيقِ

Дип әйтергә һәм мөселман булуыбызга шөкрана кылыр-га тиешлебез.

 

ДҮРТЕНЧЕ СҮЗ

 

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

اَلصَّلاٰةُ عِمَادُ الدِّينِ

"Намаз - диннең баганасы".

Намазның бик ^ыйммәтле, мөһим һәм дә бик ар-зан вә аз көч белән укылуын, ә намазсыз кешенең никадәр зиһенсез һәр зарарлы булганын - ике тап-кыр икец дүрт балганы шикелле -җиңел аңларга теләсәң, түбендә мисал итеп китерелгән хикәягә кара.

Бервакыт бер падишаһ, ике хезмәтчесенең һәрбер-сенә егерме дүрт алтын биреп, үзенең ике ай ерак-лыктагы хуҗалыгындагы йортына, шунда яшәп тор-сыннар өчен җибәрә. Аларга ул шулай ди: "бу 24 алтыныгызны юлга һәм билетка сарыф итегез. Һәм анда да үзегезгә кирәкле әйберләр сатып алыгыз. Бер көнлек ераклыкта бер станция бар. Анда җигүле ат, автобус, пароход, поезд һәм самолет булыр. Үз акчагызга карап, кайсысын телисез, шунысына утыра аласыз".

Ике хезмәтче, шул үгетне алгач, сәфәргә чыга-лар. Аларның берсе бәхетле иде; станциягә кадәр акчасының бер өлешен генә сарыф итте. Ләкин ул патша күңеленә хуш килгән шундый бер сәүдә алып барды ки, аның капиталы бердән меңгә кадәр күтәрелде. Икенче хезмәтче исә бәхетсез иде; үзенең тыңлаусыз булуы аркасында, станциягә кадәр 23 алтынын сарыф итте. Акчасын отыш уеннарында, начарлыкларга биреп бетерде. Аның бер генә алты-ны калгач, иптәше аңарга әйтте: "Әй, иптәшем! Бу ерак юлда ач калырга, җәяү барырга теләмәсәң, шул калган бер акчаң белән билет ал. Безнең падишаһы-быз, әфәндебез юмарттыр, шәфкатьледер. Бәлки, сине дә самолетка утыртырлар. Барырга теләгән җиребезгә бер көндә барырбыз. Яисә бу ерак юлда ач калырга, җәяү барырга мәҗбүр булырсың".

Әй, намазсыз кеше һәм намаз укуны яратмаган нәфсем! Бу хикәядәге падишаһ - Раббыбыз, Аллаһы-быздыр. Ул ике хезмәтченең берсе - динле. намазны үз теләге белән укучы, ә икенчесе - надан, намазсыз кешедер. 24 алтын - һәр көндәге 24 сәгатьтер. Пат-ша йорты - җәннәттер. Хикәядәге станция исә - кабердер. Ул сәфәр - кабергә, мәхшәргә, мәңгелеккә бара торган бер сәфәрдер.

Ул юлдагы кешеләр, изге гамәлгә һәм Аллаһка якынлыклары төрлечә булулары сәбәпле, бу ерак юлны да төрлечә үтәләр. Кайбер иманлы кешеләр мең еллык юлны яшен тизлегендә, бер көндә үтәләр. Кайберләре илле мең еллык юлны хыял тизлегендә, бер көндә узалар. Коръәне Кәримдә бу мәсьәлә турында ике аять бар.

Бу хикәядәге билет - намаздыр. Биш вакыт намаз уку өчен бер сәгать вакыт җитә. Тәүлекнең 23 сәгатен шул вакытлыча булган дөнья мәшәкатьләренә сарыф итеп, бер сәгатьне мәңгелеккә, ягъни ахирәт-тәге мәңгелек җәннәт тормышына сарыф итмәгән кеше, әлбәттә, бик күп акылсызлык һәм үзенә зо-лым, зарар эшләгән булыр. Чөнки, әгәр меңләгән, миллионлаган кешеләр катнашкан бер лоторея уены оештырылса, ул лотореяда җиңеп чыгу ихтималы миллионнан бер генә проценттыр. Ә надан кешеләр үзләренең капиталларын шул уенга сарыф итәләр һәм бу начар эшне акыллылык санап эшлиләр. Соң-ра 24 сәгатьнең бер сәгатен, йөздән туксан тугыз процент ихтимал белән эшләнергә тиешле сәүдәгә, ягъни намазга бирмичә, алар зур бер акылсызлык эшләгән булырлар.

Хәлбуки, намазда рухның һәм кальбнең рәхәтле-ге бардыр. Ул гәүдәгә дә авыр эш түгел. һәм дә намаз укыган кешенең бүтән хәлал гамәлләре, ягъни дөнья эшләре дә изге ният белән гыйбадәт булып саналыр; шуның белән ул кеше үзенең бөтен гоме-рен изге гыйбадәткә биргән булыр, дөньядагы яшә-вен мәңгеләштерер.

 

БИШЕНЧЕ СҮЗ

 بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

اِنَّ اللهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوْا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ

"Аллаһ тәкъвале кешеләр белән Аллаһны күргән шикелле гыйбадәт кылучылар (ягъни мөхсиннәр) белән бергәдер".

Намаз укуның һәм үзеңне зур гөнаһлардан тыю-ның нинди зур дәрәҗәле бер вазифа, никадәр табигый бер гамәл, кешенең яратылуының максаты һәм нәтиҗәсе булуын ачык итеп аңларга теләсәң, шушы мисалдагы хикәягә кара.

Сугышка хәзерләнү вакытында бер полкта ике солдат бар иде. Аларның берсе белгеч һәм үз вазифа» сын яратучы, ә икенчесе эшләргә яратмаучы, тәҗрибәсез кеше иде. Вазифачыл солдат үз эшенә һәм сугышка зур игътибар бирде, ашамлык турында бер дә уйламады. Чөнки ул шуны аңлаган иде: үзен ашату, ризык алдыру, аңа сугыш җиһазлары бирү, авырганда дарулар белән тәэмин итү - дәүләтнең ва-зифасыдыр. Аның үз вазифасы исә җиһад (сугыш) һәм солдат хезмәтедер. Ләкин кайвакыт ул аш әзерләү эшләрендә дә катнашыр, аш пешерер, аны таратыр иде. Аңардан:

- Син нәрсә эшлисең? - дип сорасалар, ул әйтә:

- Мин дәүләт эшен эшлим. Үземә ризык әзерлә-мим.

Ә икенче солдат, ашауны яратучы һәм тәҗрибә-сез кеше исә, үз вазыйфасына игътибар итмәс. "Ул дәүләтнең эше, миңа нәрсәгә?" дип, һәрвакыт ашау-ны гына уйлады. Армияне ташлап, базарга китеп, сатып-алу белән шөгыльләнде. Бер көнне иптәше аңа әйтте:

- Туганым! Синең төп вазифаң җиһад - сугыш уены бит. Син монда шуның өчен җибәрелгәнсең. Пади-шаһка ышан, ул сине ач калдырмас бит. Ул аның вазифасыдыр. Ә син көчсезсең, ярлысың, үзеңне һәр җирдә ризыкландыра алмассың. Һәм сугыш вакытында син шулай качсаң, сиңа качтың дип, җәза бирерләр.

Әйе, димәк, бездә ике вазифа бар. Берсе - патша-ның вазифасы ки, безне ашату һәм җиһаз бирү. Икенчесе, безнең вазифабыз -эшләү һәм сугыштыр.

Әгәр ул тыңлаусыз солдат, тырышкан иптәшенең сүзләренә колак салмаса, аның никадәр куркыныч хәлләргә калганын аңларсың.

Әй, ялкау нәфсем!

Бу хикәядәге сугыш мәйданы чынлыкта - дөнья-дагы тормыштыр. Төркемнәргә аерылган ул полклар - кешеләрнең җәмгыятьләредер. Хикәядәге армия -шул гасырдагы Ислам җәмәгатедер. Ике солдатның берсе - дини фарызларны үтәүче, үзен зур гөнаһлар-дан саклар өчен нәфес һәм шайтан белән сугышучы, Аллаһтан куркучы бәндәдер. Ә икенчесе - фарыз гамәлләрне ташлап, ашауны гына уйлап, һәр төрле начарлыкларны, гөнаһларны эшләүче надан кешеләр-дер. Ул тәрбия исә - намаз һәм гыйбадәттер. Сугыш исә - начар уйлардан котылу өчен нәфес һәм шайтан белән булган сугыштыр. Шул сугыш аркылы кеше үзен гөнаһлардан, начар холыклардан һәм рухын мәңгелек тәмугтан коткарырга тырышыр.

Бу хикәядә язылган ике вазифадан беренчесе, Аллаһның вазифасыдыр ки - кешеләргә яшәү биреп, аны ризыкландырудыр. Икенче вазифа исә, кешеләр-нең вазифасыдыр ки - яшәүне бирүче, безне ризык-ландыручы Затка (Аллаһка) ышану, аңа тапшырылу һәм шөкрана кылудыр.

Әйе, иң гаҗәеп могҗиза һәм иң зур нигъмәт бул-ган яшәүне кем биргән булса, ул яшәүне дәвам иттерүче, ризыкландыручы зат та - шул ук Аллаһның үзедер, башкача булмас. Моңа дәлил шулдыр: иң зәгыйфь, иң акылсыз хайван да бик яхшы сыйлана, ризыклана белә; мәсәлән, җимеш кортлары, балык-лар кебек. Иң көчсез, иң нәзакәтле җая иясе дә яхшы ризыкны ашый ала; мәсәлән, кечкенә балалар кебек. Хәлал ризыкны алу көч белән, ихтыяр белән түгел, ә киресенчә көчсезлек, зәгыйфьлек белән булганны аңлау өчен, балыклар белән төлкеләрне, балалар белән бүреләрне, хайваннар белән агачларны чагыш-тырырга мөмкин. Димәк, ул кеше ризыклану өчен намазны ташлаучы солдатка охшар; ул окопны, сугышны ташлап, базарда теләнчелек итәр. Ләкин на-мазны укыгач, сәүдәгәрлек итү, ризык өчен тырышу, башкаларга мохтаҗ булмау өчен ризыкны тәэ-мин итү - яхшыдыр, батырлыктыр. Ул да гыйбадәт саналыр.

Кыскасы, кеше дөньяга Аллаһны тану, аңа ыша-ну һәм гыйбадәт кылу өчен җибәрелгән, ризык өчен, дөнья өчен генә түгел. Әй, нәфсем! Димәк, син бары тик дөньяны гына уйлап, һәрвакыт аның өчен генә тырышсаң, ахирәтне онытсаң, хайваннан да түбәнгә төшәрсең. Әгәр ахирәт гамәлен максат итеп, дөнья-ны ахирәтнең кыры-басуы дип белеп, шуның өчен дөньяда гыйбадәт кыйлсаң, ул вакыт хайваннарның һәм бөтен терек җан ияләренең командиры, хуҗасы булырсың; Аллаһның дөньяга вакытлыча килгән кадерле, хөрмәтле бер кунагы булып, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яшәрсең.

Сиңа ике юл бар: кайсысын теләсәң, шунысын сайла. Һидаятьне һәм ярдәмне Аллаһтан гына сора.

 

АЛТЫНЧЫ СҮЗ

 

  بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

اِنَّ اللهَ اشْتَرٰى مِنَ الْمُؤْمِنِينَ اَنْفُسَهُمْ وَاَمْوَالَهُمْ بِاَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ

"Аллаһе Тәгалә җәннәт бәясе белән мөэминнәрдән аларның нәфесләрен һәм малларын сатып алырга

сорый".

Нәфес һәм малны Аллаһка сату, ягъни Аллаһка гына бирелгән булуның никадәр файдалы бер сәүдә, нинди зур бер шәрәф икәнлеген аңларга теләсәң, шушы хикәяне тыңла.

Бервакыт бер патша үз кулы астында эшләүче ике адәмгә вакытлыча гына файдаланырга бер бакча бир-де. Ул бакчада хуҗалыкта була торган фабрика, ма-шина, ат, корал кебек һәрнәрсә бар иде. Ләкин кур-кыныч бер сугыш вакыты булу сәбәпле, һичбер нәрсәнең тәртибе калмаган иде: я ватылган, я ис-кергән, үзгәргән иде. Патша, ул ике кешегә шәфкать-ле булуы аркасында, аларга бер илчесен җибәреп, аның аркылы шундый боерык бирде: "Кулыгыз ас-тында булган минем малларымны, әйберләремне миңа сатыгыз. Мин аларны сезнең өчен саклармын, бушка китмәсен. Хәзер сугыш вакыты, сез ул нәрсәләрне саклый алмассыз. Кулыгыздан чыгып китәр. Ә сугыш беткәч, мин ул әйберләрне сезгә та-гын да яхшырак сурәттә кайтарып бирермен. һәм мин ул әманәт малларны, сезнең үз әйбәрләрегез итеп, алар өчен сезгә зур бәя бирермен. Ул машина һәм фабрикадагы җиһазлар минем исемем белән, минем икенче йортымдагы станогымда эшләттерелер. Шул сәбәпле аларның бәяләре бердән меңгә күтәре-лер. Ә сез үзегез көчсез һәм ярлысыз, ул нык авыр эшләргә өлгерә алмассыз. Бөтен чыгымнарны, җиһаз-ларны үзем күтәрермен; әмма бөтен файдасы сезгә булыр. Һәм мин ул малларны сез сугыштан кайтканга кадәр саклармын. Менә монда сезгә биш мәртәбә файда эчендә файда булыр. Әгәр миңа сатмасагыз, кулыгыздагы малларны саклый алмассыз, алар сез-нең кулыгыздан китәр. Һәм сез ул югары бәядән һәм файдадан мәхрүм калачаксыз. Шундый яхшы, ма-тур җиһазларны, машиналарны, фабрикаларны үз урынында эшләттермәү сәбәпле, алар бөтен кыйммәт-ләрен югалтырлар. Аларны саклау мәшәкате дә үз өстегездә калачак, әманәткә хыянәт җәзасын да күрерсез. Менә шунда сезгә биш мәртәбә зыян эчендә зыян булыр.

Сату дигән сүз - миңа солдат булу, минем исемем белән эшләүдер. Миңа сатсагыз, ягъни миңа солдат булсагыз, гади бер әсир һәм башсызлык түгел, ә ки-ресенчә, зур бер патшаның хөрмәте, ирекле һәм шәрәфле бер колы булырсыз".

Ул ике кеше шушы хөрмәтле, файдалы сүзләрне тыңлагач, аларның акыллы булганын әйтте: "Мин хәзер үк кулымдагы әманәт әйберләрне сатармын һәм патшага рәхмәт әйтермен".

Фиргавен кебек горур, тәкәббер һәм исерек икен-че кеше, дөньяда мәңге яшәрмен дип уйлау арка-сында, сугыштан, бәлаләрдән хәбәре булмый һәм аларны беләсе дә килми. Ул әйтә: "Юк, ул патша кемдер? Мин малымны, милкемне аңа сатмыйм, кәе-фемне бозмыйм", - диде.

Бераздан соң беренче кеше (малын патшага сатканы) шундый бер зур дәрәҗәгә иреште ки, һәр кеше аның хәленә сокланыр иде. Ул, патшаның зур бүләгенә ирешеп, аның махсус матур сараенда бәхетле һәм сәгадәтле яшәде. Ә икенчесе шундый начар бер хәлгә төшәр ки, һәрбер кеше аны жәлләр иде. һәм дә "Аңарга андый җәза тиешле иде" диярләр иде. Чөнки ул, үз хатасының нәтиҗәсе буларак, тыныч-лыгын да, байлыгын да югалтып, газап чигәр иде.

Әй, һәвәс тулган нәфсем! Шул мисал бинокле белән чын хакыйкатькә кара. Хикәядәге патша - һәр нәрсәнең хуҗасы һәм мәңгелекнең солтаны булган Аллаһе Тәгаләдер. Бакчалар, машиналар, җиһазлар һәм фабрикалар, Аллаһның сиңа биргән маллары -ул синең гәүдәң, рухың, кальбең һәм күз, тел, акыл, хыял кебек тышкы һәм эчке әгъзаларындыр. Бу мисалдагы илче исә - Аллаһның җир йөзенә нур һәм рәхмәт иттереп җибәргән илчесе, хәзрәте Мөхәммәт салаллаһи галәйһи вәсәлламдыр. Аның кулындагы фәрман (боерык) - Коръән-е Кәримдер. Бу мисалда сөйләнгән зур сәүдә Аллаһның китабы Коръәндеге шул аять белән күрсәтелә:

 اِنَّ اللهَ اشْتَرٰى مِنَ الْمُؤْمِنِينَ اَنْفُسَهُمْ وَاَمْوَالَهُمْ بِاَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ

Ул сугыш мәйданы - Җир шарыдыр (дөнья йөзедер) ки, ул дөпья һичбер вакытта туктамыйча әйләнеп торыр, эчендә күп үзгәрүләр булыр: бозы-лыр, ватылыр, төзелер... Шуның шикелле һәрбер нәрсә бер генә рәвештә тормас. Шул сәбәпле, кеше-нең акылыпа шундый бер фикер килер: "Ул чакта һәрбер нәрсә кулыбыздан чыгып, югалачак. Ничек итеп бу малларыбызны мәңгелеккә калдырырбыз соң? Шуның чарасы нәрсәдә икән?" -дип, кайгырып уйлаганда, тиз генә Коръәннең тавышы, сүзе ишете-лер. Коръән әйтә: "Әйе, аның чарасы бар. Һәм биш дәрәҗәдә файдалы гүзәл вә рәхәт бер чарасы бар".

СОРАУ: "Нәрсә ул?"

ҖАВАП: "Әманәтне чын хуҗасы булган Аллаһ-ка сатудыр. Ул сатуда биш дәрәҗә файда эчендә фай-да бар.

БЕРЕНЧЕ ФАЙДА. Фани малларыгыз бакый, мәңгелек булачак. Чөнки бакый булган Аллаһка бирелгән, аның юлында сарыф ителгән гомер минут-лары - җир астына күмелгән орлыклар шикелле -күздән югалып, юкка чыгарлар. Ләкин ул гомер минутлары мәңгелек галәмдә күбәерләр, сәгадәт һәм бәхетлек чәчәкләре ачарлар. Аны эшләгән кешегә мәңгелек җәннәттә файда бирерләр.

ИКЕНЧЕ ФАЙДА. Җәннәт кебек зур бер бәя би-реләчәк.

ӨЧЕНЧЕ ФАЙДА. Һәрбер әгъза һәм хисләрнең кыйммәте бердән мецгә күтәрелер. Мәсәлән, акыл -ул бер коралдыр. Әгәр ул акылны Аллаһка сатма-саң, Аллаһ өчен кулланмасаң, нәфес өчен куллан-сад, акыл шундый бер уңышсыз һәм гаҗәпләндер-геч корал булыр ки, ул синең башыңа үткән вакыт-ныц кайгылы, ә киләчәк вакытның куркыныч хәлләрен йөкләтер. Кешене даими газапта калдыра торган зыянлы бер корал дәрәҗәсенә төшәр. Шуныд өчен акылны кирәкле урында кулланмаган бозык кеше, шул газаптан үзен коткару һәм кайгыларын оныту өчен аракы эчеп исерер яки үзен начар уен-көлкеләргә бирер. Әгәр акылны Аллаһка сатып, аның хисабына эшләтсәң, ул акыл бик тылсымлы бер ач-кыч булыр. Шул сәбәпле ул акыл үз хуҗасы булган кешене мәңгелек җәннәт бәхетлегенә әзерли торган бер мөршид (рухи җитәкче) булыр.

Мәсәлән, күз - бер хистер ки, рух бу галәмне шул тәрәзә ярдәмендә тамаша кыйлыр, ягъни күз - рух-ның тәрәзәседер. Әгәр аны Аллаһка сатмасаң, ә ки-ресенчә, нәфес өчен, шайтани эшләрдә куллансаң, фани матурлыкларга карап, шәһвәт вә һәвәсләр белән шөгыльләнсәң, ул күз нәфеснең шәһвәти хисләре-нең хезмәтчесе булыр. Әмма күзне, аның чын хуҗа-сы булган Аллаһка сатсаң һәм Аның рөхсәте белән эшләтсәң, ул вакытта күз шул каинәт (галәм) кита-бының укучысы, шул галәмдәге Аллаһның могҗи-заларының тамашчысы һәм рәхмәт чәчәкләренең бер бал корты кебек булыр.

Телне, телдәге тәм тою хисен Аллаһка сатмасаң, ә аны нәфеснең һәм ашказанының теләкләрен үтәргә генә куллансад, ул вакытта тел бары тик ашказаны-ның сакяысы (капкачысы) дәрәҗәсенә төшәр. Әгәр ул телне Рәззак-ы Кәримгә (ризык бирүче Аллаһка) сатсаң, ул вакыт Аллаһның рәхмәт хәзинәләренең һөнәрле, матур бер караучысы һәм Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер кылучы зур бер бәндәсе дәрәҗәсенә күтәрелер.

Әй, акыл! Үзең уйла: уңышсыз бер корал булу-мы, галәмнәрнең ачкычы булумы яхшырак

Әй, күз! Яхшы кара, гади нәфес вә шәһвәтнең бер хезмәтчесе булумы, әллә Аллаһның китапханәсе бул-ган галәмнең зыялы тикшерүчесе булумы яхшырак?

Әй, тел! Яхшы тәмләр таты һәм шөкрана кыйл! Ашказанының бер хезмәтчесе булумы, Аллаһның махсус рәхмәт хәзинәләрен караучысы, Аңа шөкер кылучы булумы яхшырак?

һәм шулар кебек башка җиһазларны да шулай чагыштырсаң, чыннан да мөэмин бәндәнең җәннәткә лаек, ә кяфернең җәһәннәмгә лаек булганын аңларсың. Аларның шундый дәрәҗә алуларының сәбәбе шунда, мөэмин кеше Аллаһның биргән әманәтен Аллаһ исеменнән, Аллаһ өчен кулланыр; кяфер исә әманяткә хыянәт итеп, нәфсе, ягъни начар уйлар өчен кулланыр.

ДҮРТЕНЧЕ ФАЙДА. Кеше зәгыйфь, ләкин бәлаләре күп; ярлы, ләкин мохтаҗлыклары күп; көчсез, ләкин ташырга мәҗбүр булган яшәү йөге бик авырдыр. Әгәр Аллаһка тәвәккел итмәсә, Аңа ышан-маса, Исламга нык кына бәйләнмәсә аның вөҗда-ны, кальбе даими газаб эчендә калыр. Нәтиҗәсез мәшәккатьләр, кайгылар аны буар. Ул я исерек бу-лыр, яки бүре шикелле башка кешеләргә золым кыйлыр.

БИШЕНЧЕ ФАЙДА. Бөтен ул әгъза, җиһаз һәм хисләрнең гыйбадәте, тәсбихләре, зикерләре кеше-нең иң мохтаҗ вакытында (кыямәт көнендә) аңа җәннәт җимешләре булып бирелүенә, зур галим һәм вәли кешеләр шаһитлек итәрләр (таныклык би-рерләр). Әгәр биш тапкыр файдалы шушы сәүдәне эшләмәсәң, шул файдалардан мәхрүм булырсың һәм биш дәрәҗәдә зыян эчендә зыян күрерсең.

БЕРЕНЧЕ ЗЫЯН. Син нык яраткан бик күп мал, бала, нәфес һәм һәвәсләрең, яшьлегең, яшәвең юга-лып, кулыңнан чыгып китәчәк. Фәкать гөнаһларың-ны гына калдырып, муеныңа йөкләтәчәкләр.

ИКЕНЧЕ ЗЫЯН. Әманәткә хыянәт җәзасын күрәчәсең. Чөнки иң югары дәрәҗәле, кадерле җиһазларны (акыл, күз, кальб, тел һәм башкалар-ны) иң түбән һәм кыйммәтсез урыннарда кулланып, начарлыкка, гөнаһларга сарыф иттең. Шул сәбәпле нәфсеңә золым кылдың һәм Аллаһка каршы баш күтәргән булдың.

ӨЧЕНЧЕ ЗЫЯН. Инсаниятнең бөтен кыйммәтле җиһазларын, хайванлыктан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшереп, Аллаһның хикмәтләрен ялган һәм золым кыйлдың.

ДҮРТЕНЧЕ ЗЫЯН. Көчсезлегең һәм зәгыйфьле-гең белән бергә бу бик авыр яшәү йөген зәгыйфь җилкәңә күтәреп ташырга мәҗбүр булдың. Һәрва-кыт югалу, бетү, дусларыңнан аерылу кайгысы белән кайгырып, борчылып еларсың.

БИШЕНЧЕ ЗЫЯН. Мәңгелек хәятка һәм мәңге-лек сәгадәткә әзерләнү өчен Аллаһның сиңа бирелгән акыл, кальб, күз һәм тел кебек гүзәл бүләкләрен сине җәһәннәмгә кертүче начарлык һәм ямьсезлекләргә алыштырасың.

Бүген нәфсеңне һәм малыңны Аллаһка сатарга вакыт җитте. Ул сату һич тә авыр түгел. Ләкин нигә күп кешеләр ул сәүдәдән качалар соң? Хәлбуки, Аллаһның безгә хәлал итеп биргән тәмле нигъмәт-ләре бик күптер һәм хәлал нәрсәләрнең урыны да бик киңдер. Алар кәефләнер өчен җитәр. Харам юлга кбрергә һич тә кирәкми. Аллаһның безгә кушкан боерыклары да аз һәм аларны эшләү дә бик җиңел. Аллаһка гына кол һәм солдат булу, Аңа гына хезмәт итү шундый ләззәтле һәм хөрмәтледер ки, аны аңлату мөмкин түгел.

Төп вазифабыз исә шул - ялгыз бер солдат кебек, эшне Аллаһ исеме белән башлау, һәрнәрсәне Аллаһ исеме белән бирү һәм алу, Аллаһның канунына буй-сынып хәрәкәт итү һәм тынычлану... Гөнаһ эшләсә, тәүбә кылып, Аллаһтан гафу үтенү...

"Йа, Раббы! Гөнаһларыбызны гафу ит. Безне үзеңә кол итеп кабул ит. Әманәтне сиңа кайтару вакыты җиткәнче, безне әманәтне саклауда имин кыйл. Амин!" дип, Аллаһтан дога сорарга тиешбез...

 

ҖИДЕНЧЕ СҮЗ

Әгәр син шушы галәмнең тылсымлы ачкычы булган

  اَمَنْتُ بِاللهِ وَبِالْيَوْمِ اْلاَخِرِ

"Аллаһка һәм ахирәткә ышандым" сүзенең кеше рухы өчен сәгадәт, бәхет-лелек ишеген ача торган кыйммәтле, дәрәҗәле, тыл-сымлы ике ачкыч булганын,

сабырлык белән Аллаһка тәвәккел һәм шөкрана итеп, дога кылу нинди зур дәрәҗәле чара кебек ике дару булганын,

һәм Коръәнне тыңлау, аның кануннарына буйсы-ну, намаз уку һәм зур гөнаһларны ташлау, мәңгелек сәфәргә никадәр мөһим, кыйммәтле бер билет, ка-бердә вә ахирәттә дә бер нур булганын аңларга теләсәң, түбәндәге шушы хикәятне тыңла.

Бервакыт бер солдат, сугыш һәм имтихан мәйда-нында, файда яки зарар рәвешендә бик куркыныч шундый бер хәлгә төшә: уң һәм сул ягыннан ике тирән яра, җәрәхәт белән яралана. Артында куркы-ныч бер арслан адарга һөҗүм өчен көтеп тора. Ә алар-ның күз алдында бер дар агачы кагылган һәм ул дар агачында аның бөтен дуслары асылган. Дар агачы аны да көтеп тора. Шул хәлдә ул солдат бик озын бер сәфәргә җибәрелә.

Шундый чарасыз һәм газаплы бер хәлдә кайгы-рып, уйланып торган вакытта, солдат янында Хы-зыр кебек нурлы, изге бер зат пәйда була һәм аңа әйтә:

- Кайгырма. Мин сиңа ике тылсым өйрәтермен. Шуларны яхшы иттереп куллансад, ул арслан сиңа хезмәтче бер ат булыр. һәм ул дар агачы сиңа кәефләнү һәм ял итү өчен сөйкемле бер таган булыр. Һәм дә сиңа ике дару бирәчәкмен. Аларны ике яраңа сөртсәң, начар исле ике яраң "Гүли Мөхәммәди" исемле хуш исле ике чәчәккә әверелерләр. Сиңа бер билет та бирәчәкмен. Аның белән - очкан кебек - бер еллык юлны бер көндә узарсың. Әгәр миңа ышана-сың килмәсә, башта тәҗрибә ит, аннан соң дөрес икәнлеген аңларсың", - диде.

Шул вакыт солдат борылып караса, аның сул ягын-нан шайтан кебек алдакчы, исерек бер кеше, зур бизәкләр, матур сурәтләр һәм хәмерләр белән ки-леп, каршысына басты. Аңа шулай диде:

- Әй, иптәш! Кил әле, бергә уйныйк! Хәмерләр эчеп, ял итик. Шул матур кыз сурәтләренә карыйк. Шул матур җырларны тыңлыйк һәм тәмле ашларны ашыйк!

Ьәм аннан сорады:

- Син авыз эченнән нәрсә укыйсың? ҖАВАП: Бер тылсым, бер дару

- Ташла шул аңлашылмас эшне. Аның белән кәефебезне бозмыйк.

СОРАУ: Ә кулыңда нәрсә? ҖАВАП: Бер шифалы дару.

- Ташла аны. Син сәламәт бит. Хәзер күңел ачу, кул чабу вакыты. Андый нәрсәләр белән шөгы л ь ләнмә.

СОРАУ:Ә биш нишанлы (печатьле) кәгазь нәрсә?

ҖАВАП: Бер билет, бер таныклык кәгазе.

- Ертып ташла аны, шундый матур яз көнендә, безгә сәфәр нәрсәгә кирәк? - дип, төрле хәйләләр белән ул солдатны алдарга тырышты. Солдат хәттә аңа алдана да башлады.

Шул вакытта уң яктан әүвәлге Хызыр кебек изге кеше күк күкрәгән тавыш белән әйтте:

- Сак бул, алданма! Һәм сине бозарга тырышкан кешегә шулай диген: "Әгәр артымдагы арсланны үтереп, алдымдагы дар агачын ватып, уң һәм сул ягымдагы яраларымны бетереп, барырга мәҗбүр ителгән сәфәремне туктату чарасы синдә булса, аны күрсәт. Ул вакыт мин дә, синең кебек исерек булып, кәефләнер идем. Әгәр бу эшләрне булдыра алмасад, бер сүз дә әйтмә. Кит моннан, минем синең белән эшем юк. Мин уң яктагы Хызыр кебек изге кешене тыңлармын. Миңа комачаулама, ул изге кешенең миңа әйтер сүзләре бар", - диде.

Әй, яшь чакта көлеп тә, хәзер шул көлгән хәлләренә елаган нәфсем!

Бел ки, шушы хикәядәге солдат - ул син һәм ин-саннардыр. Ул арслан исә - әҗәлдер. Дар агачы исә - ул үлем һәм дуслардан аерылудыр ки, һәр көн -һәр төн дусларыбыз саубуллашып, югалырлар, үләрләр. Һәм ул ике яраның берсе - кешенең көчсез-леге һәм гаҗизлегедер; икенчесе - кешенең Аллаһ-ның кодрәте алдында бик ярлы булуыдыр.

Бу хикәядәге сәфәр ул - рухлар галәменнән ки-леп, ана карыныннан узып, балалыктан, яшьлектән, картлыктан һәм дөньядан кичеп, кабердән, мәхшәрдән, сират күпереннән үтә торган озын бер имтихан сәфәредер. Ул ике тылсым - Аллаһка иман китерү һәм ахирәткә ышанудыр.

Әйе, шул изге тылсым белән үлем мөэмин кешене дөнья зинданыннан мәңгелек җәннәт бакчаларына алып баручы бер ат сурәтендә булыр. Шуның өчен дә үлемнең шул яхшылыгын күреп, үлемне яратып, тиз генә вафат булырга теләгән камил һәм изге ке-шеләр дә бар. Дар агачына асылу һәм дуслардан ае-рылу, гомернең туктамыйча узуы кебек хәлләр шул иман тылсымы белән кешеләргә дар агачы түгел, ә киресенчә, Аллаһның хикмәтләрен тамаша итеп, кәефләндерүче бер таган булыр. Шуңа ышанган кеше үз хәятыннан ләззәт алыр.

Әйе, кояшның нурындагы төрле төсләрне күрсәткән көзгеләрнең һәрвакыт үзгәреп һәм яңар-тылып торуы, кинокадрларның алмашынып торуы тагын да матуррак күренешләр булсын өчендер. Шуның кебек үк дөнья томышындагы үзгәрешләр, яңалыклар, дуслардан аерылулар кебек хәлләр да чын иман иясе булган кешенң күңелен каратмас. "Бу хәлләр Аллаһның исемнәре белән нурланып пәйда булалар" дип, күңел газапларыннан котылып, тор-мышыннан ләззәт алыр.

Бу хикәядәге ике даруның берсе - сабырлык һәм тәвәккәллектер, ягъни Аллаһның көч һәм куәтенә ышанып, эшебезне Аллаһка тапшырудыр.

Әйе,

("Күн фәйәкүн") әмеренә хуҗа булган Аллаһка - үзен көчсез кол санап - сыенса, ул һичбер нәрсәдән курыкмас, Аллаһтан гына куркыр. Барлык ихтыяҗларын бары тик Аллаһтан гына со-рар, чөнки иң куркыныч бер бәла каршысында ул инсан

اِنَّا ِللهِ وَاِنَّاۤ اِلَيْهِ رَاجِعُونَ

дип, һәрбер нәрсәнең Аллаһтан килгәнен белер. Әйе, хакыйкый иманлы кеше Аллаһтан куркудан ләззәт алыр. Чыннан да, бу кур-куда ләззәт бардыр. Мәсәлән, бер яшьлек баланың акылы булып, сөйләшә алса, аңа шундый бер сорау бирелсә: "Синең иң ләззәтле, иң күңелле халәтең нинди була?" диелсә, ул әйтер иде: "Минем иң ләззәтле халәтем - әниемнең кыйнавыннан куркып, аныц шәфкатьле кочагына сыенган вакытымдыр". Хәлбуки, дөньядагы барча әниләрнең шәфкатьләре Аллаһның мәңгелек рәхмәтенең һәм шәфкатенең бер генә тамчысыдыр. Шуның өчен камил һәм изге ке-шеләр, Аллаһтан куркып, көчсезлеген аңлаудан шундый бер рухани ләззәт алганнар ки, үз көчләрен ташлап, гаҗизлек һәм курку белән Аллаһның рәхмәт кочагына сыенганнар, шуның белән шатланганнар. Икенче дару шул - Аллаһка шөкрана кылып, канә-гатьләнүдер.

Аллаһ, бу Җир шарын ашъяулыгы кебек җәеп, һәр фасылда безгә нигъмәтләрне юктан бар итте. Яз фасылын чәчәк бәйләме кебек шул ашъяулыгы өстендә калдырды. Шуның белән безгә рәхмәтен күрсәткән Аллаһның дөньяда вакытлыча бер куна-гы булу -безнең өчен бик зур шатлыктыр. Һәм үзең-нең ярлы булуыңны белеп, Аллаһка дога кылу - бик ләззәтле бер хәлдер. Шуны аңлаган камил инсан-нар, Аллаһ алдында үзләрен ярлы дип белеп, шат-ланганнар. Ләкин ялгыш аңлама: ярлы булудан мак-сат - үз ихтыяҗларыңны Аллаһтан сораудыр, яисә ярлылыгыңны кешеләргә күрсәтеп, теләнчелек кылу түгелдер.

Ул билет - иң элек биш вакыт намаз уку, изге гамәлләр кылу һәм зур гөнаһлардан сакланудыр. Әйе, бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең берләшүе белән, ул мәңгелеккә бара торган озын юлда ризык, нур һәм борак (ат) бары тик Коръәннең әмерләренә буйсыну вә тыйганнарыннан саклану белән булыр. Ә ул юлда бары тик фән, фәлсәфә һәм сәнгать белән генә бароып булмас, чөнки аларның нурлары бары кабергә хәтле генәдер һәм анда сүнеп бетәр.

Әй, гыйбадәт кылуда ялкау нәфсем! Биш вакыт намазны уку һәм зур гөнаһлардан тыелу - никадәр җиңел һәм рәхәт бер эштер. Нәтиҗәсе һәм файдасы никадәр күп, мөһим һәм мәңгелек сәгадәт булганын, акылың бозылмаган булса, аңларсың. Сине начар-лыкка, гөнаһларга өндәүче шайтанга һәм шайтан кебек начар кешеләргә шулай диген: "Әгәр үлемне үтерсәң, дуслардан аерылуны бетереп, дөньяны мәңгелек итеп ясарга көчең җитсә һәм дә кабер ише-ген дә ябарга чара таба алсаң, - сөйлә! Сине тыңлар-мын. Аларны булдыра алмасаң - тавышыңны чыгар-ма. Коръән галәм мәчетендә Аллаһның хикмәтләрен укый, - аны тыңлыйбыз һәм, аның нуры белән нур-ланып, һидаяте белән гамәл кылабыз. Ул Коръәнне телебез белән дә зикер итәбез.

Әйе, чынлыкта хакыйкать сүз - Коръәндер; Хак булып, Хактан килеп, Хак дигән вә хакыйкатьне күрсәткән һәм нурлы хикмәтләрне таратучы бары тик Коръәндер".

اَللّٰهُمَّ نَوِّرْ قُلُوبَناَ بِنُورِ اْلاِيمَانِ وَالْقُرْاٰنِ اَللّٰهُمَّ اَغْنِناَ بِاْلاِفْتِقَارِ اِلَيْكَ وَلاٰتَفْقُرْناَ بِاْلاِسْتِغْنَاۤءِ عَنْكَ تَبَرَّاْنَا اِلَيْكَ مِنْ حَوْلِناَ وَقُوَّتِناَ وَالْتَجَئْنَاۤ اِلٰى حَوْلِكَ وَقُوَّتِكَ فَاجْعَلْناَ مِنَ الْمُتَوَكِّلِينَ عَلَيْكَ وَلاَ تَكِلْنَاۤ اِلٰى اَنْفُسِناَ وَاحْفَظْناَ بِحِفْظِكَ وَارْحَمْناَ وَارْحَمِ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ وَصَلِّ وَسَلِّمْ عَلٰى سَيِّدِناَ مُحَمَّدٍ عَبْدِكَ وَنَبِيِّكَ وَصَفِيِّكَ وَخَلِيلِكَ وَجَمَالِ مُلْكِكَ وَمَلِيكِ صُنْعِكَ وَعَيْنِ عِنَايَتِكَ وَشَمْسِ هِدَايَتِكَ وَلِسَانِ حُجَّتِكَ وَمِثَالِ رَحْمَتِكَ وَنُورِ خَلْقِكَ وَشَرَفِ مَوْجُودَاتِكَ وَسِرَاجِ وَحْدَتِكَ فِى كَثْرَةِ مَخْلُوقَاتِكَ وَكَاشِفِ طِلْسِمِ كَاۤئِنَاتِكَ وَدَلاَّلِ سَلْطَنَةِ رُبوُبِيَّتِكَ وَمُبَلِّغِ مَرْضِيَّاتِكَ وَمُعَرِّفِ كُنُوزِ اَسْمَاۤئِكَ وَمُعَلِّمِ عِبَادِكَ وَتَرْجُمَانِ اٰيَاتِكَ وَمِرْاٰةِ جَمَالِ رُبوُبِيَّتِكَ وَمَدَارِ شُهُودِكَ وَاِشْهَادِكَ وَحَبِيبِكَ وَرَسُولِكَ الَّذِۤى اَرْسَلْتَهُ رَحْمَةً لِلْعَالَمِينَ وَعَلٰۤى اٰلِهِ وَصَحْبِهِۤ اَجْمَعِينَ وَعَلٰۤى اِخْوَانِهِ مِنَ النَّبِيِّينَ وَالْمُرْسَلِينَ وَعَلٰى مَلٰۤئِكَتِكَ الْمُقَرَّبِينَ وَعَلٰى عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ اٰمِينَ

 

 

СИГЕЗЕНЧЕ СҮЗ

  بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

اَللهُ لاَۤ اِلٰهَ اِلاَّ هُوَ الْحَىُّ الْقَيُّومُ

 اِنَّ الدِّينَ عِنْدَ اللهِ اْلاِسْلاَمُ

Бу дөньяны һәм дөньядагы кешелек рухын, ин-сандагы диннең асылын һәм кыйммәтләрен һәм, Аллаһе Тәгаләнең дине булмаса, дөньяның бер зин-дан булачагын, динсез кешенең дә бәхетсез вә ахмак булачагын, шушы галәмнең тылсымын ачучы, ин-саннарны караңгылыктан коткаручы 

 يآ اَللهُ وَلآ اِلَهَ اِلاْ اللهُ

ЛА ИЛАҺӘ ИЛЛАЛЛАҺ (Аллаһның берлегенә һәм барлыгына ышану) сүзләре булганын адларга теләсәң, түбәндәге хикәяне тыңла.

Борын заманда ике туган бергә ерак бер сәфәргә чыгып киттеләр. Бераз баргач, юл икегә аерылды. Юл чатында бер изге кешене күрделәр. Аңардан кай-сы юлның яхшы икәнлеген сорадылар. Ул аларга әйтте:

- Уң яктагы юлда кануннарга, тәртипкә буйсы-нырга мәҗбүр буласыз. Әмма ул авырлыкта бер иминлек, тынычлык булыр. Сул юлда исә кануннар-га, тәртипкә буйсыну мәҗбүри түгел, анда иреклек, азатлык булыр. Әмма ул иреклек белән бергә курку да, газап та, читенлек тә булыр. Кайсысын теләсә-гез, шунысын сайлагыз".

Бу рүзләрне ишеткәч, яхшы холыклы кеше,

  تَوَكَّلْتُ عَلَى اللهِ  

"Аллаһка тапшырдым" дип, уң якка ките, кануннарга һәм тәртипкә буйсынуны кабул итте. Әхлаксыз, тыңлаусыз икенче кеше исә бары тик иреклек өчен генә сул юлны сайлады. Тыштан кара-ганда җиңел, ләкин чынлыкта авыр бер халәттә ба-ручы бу кешенең хәлләрен без хәзер күрербез.

Бу кеше елгалар, таулар аша үтеп, коры, буш, зур бер чүлгә килеп чыкты. Шунда ул бер куркы-ныч тавыш ишетте. Караса, зур бер дәһшәтле арс-лан урманнан чыгып, аңа һөҗүм итте. Бу кеше, үзен коткару өчен, кача башлады. Бераз йөгергәч, алт-мыш метр тирәнлектәге бер коры коега очрады. Һәм куркуыннан үзен коега атты. Яртысына кадәр төшкәч, коедагы бер агач ботагына тотынды. Чери башлаган ул агачның кое стенасында ике тамыры бар икән. Берсе кара, икенчесе ак булган ике тыч-кан, ул ике тамырны кисеп, ашап торалар икән. Ул кеше өскә карады: арслан кое авызына килгән, аны көтеп тора. Аска карады: зур, куркыныч бер аҗдаһа бар. Ул, башын күтәреп, утыз метр югарыдагы ке-шенең аягына якынлашкан, авызы кое авызы кебек киң. Ул надан кеше, кое стенасына караса - анда да ерткыч, зарарлы бөҗәкләр, кортлар булган. Агачның башына карады һәм күрде: бу бер инжир агачы, ләкин анда чикләвек, гранат кебек мең төрле агачларның җимеше бар. Бу кеше үзенең акылсызлыгы аркасында әлеге эшләрнең асылын, хикмәтен, гыйбрәтен һәм аларның гади эшләр булмаганлыгын аңлый алмады. Һәм ул бу гаҗәп эшләрдә зур бер тылсым булганын һәм бу эшләрнең бер хуҗасыз булганын искә төшерә алмады. Ул, үзенең куркыныч хәлдә булуын онытып һәм үзен алдалап, җимешләрне ашый башлады. Хәлбуки, ул җимешләрнең кай-берләре агулы иде. Бу бәхетсез кеше акылсызлыгынан бик күп рухи газап күрде. Үлеп тә котыла алмый, яшәүнең дә тәмен белә алмый. Шундый куркыныч хәлләрдә яши. Без дә, бу бәхетсез кешене шул хәлдә калдырып, икенче кешенең хәлен күрик.

Бу акыллы кеше уң юлдан китте. Ләкин теге кардәше кебек кыенлыклар күрмәде. Чөнки яхшы холыклы булуы аркасында, һәрбер нәрсәнең яхшы ягын гына күреп, начар ягын уйламады, кайгырма-ды. Кануннарга һәм тәртипкә буйсынуы сәбәпле, рухы вә күңеле рәхәтлек, җиңеллек, иминлек эчендә йөри иде. Күп юллар узгач, ул бер бакчага керде. Караса, бакчада начар, пычрак нәрсәләр дә, матур, тәмле, пакъ чәчәк һәм җимешләр дә бар иде. Ләкин ул, начар нәрсәләргә бер дә карамыйча, матур чәчәкләрдән, тәмле җимешләрдән файдаланды. Әүвәлге кардәше дә шундый бер бакчага кергән иде. Ләкин ул, киресенчә, пычрак, начар нәрсәләргә ка-рап, күңеле уйнады һәм ул, тынычлыгын югалтып, бакчадан чыгып китте.

Ә акыллы кеше, бакчадан чыгып бераз киткәч, зур бер чүлгә килеп җитте. Тиз генә үзенә һөҗүм итүче бер арсланның куркыныч тавышын ишетте. Курыкты, ләкин әүвәлге кардәше кадәр үк курык-мады. Чөнки, яхшы холыклы булуы аркасында, шулай фикер йөртте: "Бу чүлнең бер хуҗасы булыр-га кирәк. Бәлки, бу арслан да ул хуҗаның кулы ас-тындадыр", - дип, күңелен борчымады. Әмма бары-бер качты. Ул да бераздан алтмыш метр тирәнлектә-ге сусыз бер коега килде. Үзен аның эченә атып, ур-тадагы агач ботагына ябышты, һавада асылынып калды. Караса - ике тычкан агачныц тамырын ки-сеп торалар. Өскә карады - арслан, аска карады - бер аҗдаһа күрде. Теге кардәше кебек үк гаҗәпләндер-геч хәлләргә очрады. Бу кеше дә аз гына курыкты. Чөнки гүзәл әхлаклы булуы аңарга яхшы фикер бирде. Ул фикер белән һәр нәрсәгә гыйбрәт белән карады. Шуның өчен шулай фикер йөртте: "Бу гаҗәп эшләр бер-берсе белән бәйләнгәндер, бер-берсенә мөнәсәбәтледер. Һәм билгесез бер олуг ЗАТ боерыгы белән эшләнәдер. Бу эшләрдә бер тылсым, бер сер бардыр. Димәк, мин үзем генә түгел, бу урынның хуҗасы миңа карый, мине сыный һәм имтихан кыйла торгандыр. Бер максат өчен мине тәҗрибә кыйль!п, үз йортының бакчасына чакырса кирәк".

Шулай фикерләгәч, аның бу урынының хуҗасы булган ЗАТны бик нык беләсе, күрәсе килде: "Мин сынап, мондый бик гаҗәп хәлләр белән очраштыр-ган һәм шул сәбәпле үзен миңа танытасы килгән ЗАТ кем икән?" дип уйлады. Шуннан соң ул бу урынның һәм бу гаҗәп эшләрнең, тылсымның хуҗасы булган ЗАТны ярата башлады. Бу гаҗәп эшләрнең асылын-дагвд гыйбрәтне беләсе килде. Ул ЗАТның ризалы-гын казанырга теләде. Агачка карады -инжир агачы булган хәлдә, аңарда меңләгән төрле-төрле чәчәкләр һәм җимешләр бар иде. Шулаакыт куркуы бөтенләй бетте. Чөнки ныклап аңлады ки: "Бу агач - бер ме-нюдыр, бер эчтәлектер, күрсәткеч бер үрнәктер. Ул хуҗаның башка урынындагы нигъмәтләренең бер витринасыдыр. Ул билгесез олуг ЗАТ, кадерле ку-накларына шуларны күрсәтеп, чынлыкта асыл бак-часындагы нигъмәтләргә кызыктыру өчен, җимешлә-рне бу агачка элеп куйгандыр. Югыйсә, бер генә агач меңләгән агачларның җимешләрен бирә алмас", - дип уйлаганнан соң, шушы доганы укып, ^кычкырып сорый башлады:

- Әй, бу җирләрнең Хакиме, Хуҗасы! Синең аяк астыңа төштем. Чарасыз калдым. Синең хезмәтчең-мен, Синең ризалыгыңны сорыйм һәм Сине эзлимен.

Шуннан соң, коеның стенасы тиз генә тишелеп, искиткеч матур, зур бер бакчага ишек ачылды. Аҗдаһа авызы - ул бакчаның ишеге булды. Арслан һәм аҗдаһа аңа ике хезмәтче булдылар. Хәтта ки, арслан ул кешегә хезмәт итүче бер ат булып чыкты. Инде хәзер шушы хикәядә сурәтләнгән ике кеше-нең хәлләрен чагыштырыйк. Күренә ки, начарлык-ны уйлаучы һәм начар гамәлләр кылучының ахыры начарлык булыр. Ә яхшылыкны уйлаучы һәм изге гамәлләр кылучының ахыры яхшылык булыр.

Әй, нәфсем! Әй, минем белән бергә бу хикәяне тыңлаучы кеше! Әгәр бәхетсез кеше буласың килмәсә, акыллы булып, изге юлда йөрергә теләсәң, Коръәнне тыңла, аның кануннарына буйсын, куш-каннары белән гамәл кыйл! Бу хикәядәге гаҗәп нәрсәләрне аңласаң, син иманньщ, диннең һәм дөнья-дагы башка эшләрнең мәгънәсенең нәрсә икәнлеген аңларсың. Хикәядәге мисалларның мәгънәләрен һәм хакыйкатьтә нәрсә икәнлекләрен хәзер әйтербез.

Ул ике кардәшнең берсе - мөэмин, икенчесе - кяфәр һәм зур гөнаһлы кешедер. Ике юлның уң яктагысы - Коръән һәм иман юлыдыр. Сул юл - кяферлек һәм зур гөнаһлы кешеләрнең юлыдыр. Юлдагы бакча -иҗтимагый яшәүдер. Анда яхшы белән начар, чис-та белән пычрак, изгелек белән бозыклык - һәрберсе бергә булыр. Акыллы шул кешедер ки,

 اَناَ عِنْدَ ظَنِّ عَبْدِى بِى

кагыйдәсендәгечә, яхшысын алыр, начарны ташлар.

Хикәядәге арслан исә - әҗәл һәм үлемдер. Анда-гы чүл - шушы дөньядыр. Ул чүлдәге алтмыш метр тирәнлектәге кое исә -уртача алтмыш еллык кеше гомередер. Хикәядәге агач - кешенең яхшы яшәве-дер. Кара һәм ак тычкан - көн белән төндер. Ул аҗдаһа авызы - кабердер. Ләкин ул кабер - мөэминнәргә җәннәткә ачылган бер ишектер. Кое сте-насындагы бөҗәкләр, хәшәрәтләр - мөэмин кешене гафләттән уята торган Аллаһе Тәгалә биргән бәла-лар, авырлыклардыр. Агачтагы җимешләр -дөнья-дагы нигъмәтләрдер. Бу дөньядагы нигъмәтләр -ахирәттә булачак мәңгелек нигъмәтләрнең бер үрнәге, бер күргәзмәседер. Кешеләрне ахирәттәге нигъмәтләргә әзерләү һәм кызыксындыру өчен, Аллаһ бу нигъмәтләрне дөньяда инсаннарга күрсәтеп бирә. Ул агачта мең төрле җимешләрнең булуы исә -Аллаһның көчен һәм куаәтен күрсәтә торган дәлилләрдер.

Әйе, бер генә әйбердән күп төрле нәрсәне ясау,

ягъни бер туфрактан бөтен үсемлекләрне, җимешлә-рне булдыру, бер судан бөтен хайваннарны һәм ке-шеләрне бар итү һәм дә бер генә ашамлыктан хай-ваннар һәм кешеләрнең төрле сәнгатьле җиһазларын ярату - бу эшләрне бары тик Аллаһ кына булдыра аладыр. Шуның белән бергә "һәрнәрсәдән бер нәрсә ясау" Аллаһның кодрәте белән генә мөмкиндер. Ягъ-ни җан иясе мәхлукларга, ашый торган төрле ашам-лыклардан бер гәүдә ясау бөтен галәмнәрнең тәрби-ячесе булган Аллаһка гына мөмкиндер. Бер шәйдәв (әйбердән) күп төрле шәй (әйберләр) һәм күп төрлб шәйләрдән бер шәй ясау һәр нәрсәнең хуҗасы һәм яратучысы булган Аллаһка гына хастыр.

Кәм ул тылсым исә - иман сере белән ачылган галәмнәр ясалышының хикмәтле середер. Ул тыл-сымның ачкычы исә

يَاۤ اَللهُ لاَۤاِلٰهَ اِلاَّاللهُ * اَللهُ لاَۤ اِلٰهَ اِلاَّ هُوَ الْحَىُّ الْقَيُّومُ 

 дыр.

Ул хикәядәге аҗдаһа авызының бакча капкасынг әйләнүе исә -кабер, динсезләр өчен җәһәннәмгә ачыла торган бер ишектер. Әмма Коръән вә иман әһле булган мөэминнәргә ул кабер -мәңгелек җәннәткә ачыл-ган бер ишектер. Арсланның атка әйләнүе исә - кя-фер һәм зур гөнаһлы кешеләр өчен үлем - ул аларны җәһәннәмгә, утка алып бара торган куркыныч бер нәрсәдер. Әмма мөэминнәр өчен үлем ул җәннәткә алып баручы бер ат кебек булыр. Бу - аны дөнья зинданыннан коткарып, мәңге бәхетле яшәүгә илтү-че бер сәбәптер.

Кыскасы, әгәр кеше бу фани дөнья тормышын төп максат итеп куйса, тышкы яктан җәннәттәге кебек яшәсә дә, чынлыкта аның рухы мәгънәви бер җәһәннәмдер. Вә әгәр кеше үзен мәңгелек хәятка (җәннәт тормышына) юнәлткән булса - һәм дөнья, һәм ахирәт бәхетлегенә ирешкән булыр. Дөньясы никадәр михнәтле һәм кайгылы булса, дөнья тормы-шын җәннәт тормышының көтү залы рәвешендә уйлаганы өчен, хуш күрер, сабырлык итәр, шокрана кыйлыр.

اَللّٰهُمَّ اجْعَلْناَ مِنْ اَهْلِ السَّعَادَةِ وَالسَّلاَمَةِ وَالْقُرْاٰنِ وَاْلاِيمَانِ اٰمِينَ * اَللّٰهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ عَلٰى سَيِّدِناَ مُحَمَّدٍ وَعَلٰۤى اٰلِهِ وَصَحْبِهِ بِعَدَدِ جَمِيعِ الْحُرُوفَاتِ الْمُتَشَكِّلَةِ فِى جَمِيعِ الْكَلِمَاتِ الْمُتَمَثِّلَةِ بِاِذْنِ الرَحْمٰنِ فِى مَرَايَا تَمَوُّجَاتِ الْهَوَاۤءِ عِنْدَ قِرَاۤئَةِ كُلِّ كَلِمَةٍ مِنَ الْقُرْاٰنِ مِنْ كُلِّ قَارِئٍ مِنْ اَوَّلِ النُّزُولِ اِلٰى اٰخِرِ الزَّمَانِ وَارْحَمْناَ وَوَالِدَيْناَ وَارْحَمِ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ بِعَدَدِهَا بِرَحْمَتِكَ يَاۤ اَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ * اٰمِينَ وَالْحَمْدُ ِللهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ СҮЗ

   بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

فَسُبْحَانَ اللهِ حِينَ تُمْسُونَ وَحِينَ تُصْبِحُونَ * وَلَهُ الْحَمْدُ فِى السَّمٰوَاتِ وَاْلاَرْضِ وَعَشِيًّا وَحِينَ تُظْهِرُونَ

(Намаз турында бер дәрес)

 Бервакыт яше, гәүдәсе һәм хәрби дәрәҗәсе зур булган бер кеше миңа әйтте: "Намаз яхшыдыр. Ләкин һәркөнне биш тапкыр уку күптер; күплеге аркасын-да туйдыра", - диде.

Ул кеше әйткән сүздән беркадәр вакыт узганнан соң, үз нәфсемне тыңладым. Шунда ишеттем ки, ул сүзләрне минем нәфсем дә әйтеп, шайтаннан шун-дый дәрес ала икән. Шул вакыт аңладым, ул кеше ул сүзләрне гомум нәфсә әммарәләр (начарлыкны, бозыклыкны әмер иткән нәфесләр) исеменнән әйткән, минем нәфсем дә ул начарлыкны тели икән. Үз нәфсемне төзәтмичә, бүтән кешеләрнең нәфесләрен туры юлга бастыру мөмкин түгел. Төзәтүне үз нәфсемнән башларга кирәк икән.

Дидем: "Әй, нәфес! Наданлык эчендә, ялкаулык түшәгендә, гафләт йокысында әйтелгән шул сүзгә каршы миннән шушы "БИШ ИКАЗ"ны тыңла.

БЕРЕНЧЕ ИКАЗ (УЯТУ). Әй, бәхетсез нәфсем! Синең гомерең мәңгелекме? Киләсе елга яки иртәгә кадәр яшәргә гарантияң бармы? Сине туйдырган нәрсә - дөньяда мәңге яшәүне уйлаумы? Дөньяда мәңге яшәр кебек итеп кәефләнәсең, көязләнәсең. Мәгәр гомереңнең азлыгын һәм аны бушка уздыруыңны аңласа идең. Әлбәттә, аның һәр көнге 24 сәгатенең берсен хакыйкый мәңгелек хәятның бәхетлеге өчен гыйбадәт хезмәтенә (намазга) итсәң, гомереңне оушка уздыру булмас иде. Бәлки ул сиңа җитди, хуш, тәмле бер бәхетлек бу-лыр иде.

ИКЕНЧЕ ИКАЗ. Әй, ашарга яраткан нәфсем! Ни гаҗәп, син һәр көнне, һәр көнне аш ашарсың, су эчәрсең, һава суларсың - син аларны яманлар-сыңмы? Әлбәттә, яманламассың. Чөнки аларга даи-ми ихтыяҗ булуыннан, һәр вакыт ашарсың, эчәр-сең һәм һаваны да сулап, бик тәмле хәят уздырыр-сың. Әй, нәфес! Шулай булгач, синең гәүдәңцә синең иптәшләрең булган кальбемнең ризыгы, күңелемнең һәм рухымның абе хәяты (тормыш суы) вә һавасы кебек булган намаз да сине ямансуландырмаска тиеш. Әйе, чиксез сызлануларга дучар һәм чиксез ләззәтләргә, теләкләргә гашыйк булган инсан каль-бенең мәгънәви куәте, бары тик һәр нәрсәгә кадир булган Аллаһка гыйбадәт кыйлып кын, Аның рәхмәт капкасын намаз һәм дога белән какканнан соң гына мөмкин булыр. Әйе, шушы фани дөньядан аерылу ачысыннан кычкырып, егълап киткән барча җан ияләре белән элемтәсе булган инсан рухының абе хәяты (мәгънәви хәятының суы) бары тик бер Мәгъбүд-ү-Бакыйның (Мәгъбүд-ү-Бакый - гый-бадәткә лаек Бакый Аллаһ), бер Мәхбүб-ү-Сәрмәди-нең (Мәхбүб-ү-Сәрмәди - мәңгелек сөелүгә лаек Аллаһ) рәхмәт чишмәсенә намаз белән юнәлеп кенә эчелә ала. Әйе, мәңгелек өчен яратылган һәм үзеннән мәңгелекне теләгән һәм әзәли вә әбәди бер Аллаһ-ның исемнәренең көзгесе булган ул газиз инсанның, кальбе шушы сызланулы һәм фани дөнья тормышын-да бер тәнәфескә, сулыш алуга бик мохтаҗдыр. Ул кальб бары тик намазның тәрәзәсе белән генә су-лыш ала алыр.

ӨЧЕНЧЕ ИКАЗ. Әй, сабырсыз нәфсем!

Узган көннәрдә үтәлгән гыйбадәт, укылган намаз-ларның мәшәкатьләре, кичергән бәлаларнең ачысын һәм киләчәктә укылачак намазларның да авырлы-гының һәммәсен бүген булган кебек итеп уйлап, алар-га сабырсызлык күрсәтү акыллы кешегә килешер-ме? Шушы сабырсызлыкны түбәндәге мисал белән чагыштыр.

Бер надан командир бар иде. Сугыш вакытында, дошман әле килеп җитмәгән вакытта, ул үз гаскәре-нең бер төркемен уң якка, икенче төркемен сул якка җибәргән. Гаскәрнең үзәгендә аз гына гаскәр кал-дырган. Шул вакытта дошман, бу эшне аңлап алып һәм үзәккә һөҗүм итеп, аның гаскәрен җиңгән.

Әй, нәфсем! Син дә шушы мисалдагы надан ко-мандир кебек эшләмә! Үзеңнең сабыр куәтеңне яхшы куллан. Ягъни узган вакыттагы гыйбадәт вә намаз мәшәкатьләре, рәхмәткә әверелгән авырлыклары онытылып, синең гамәл дәфтәреңә бары тик савап кына язылып калган. Ә киләчәк көннәр әле килеп җитмәгән. Аларны уйлап сабьфсызлык күрсәтү дөрес булмас. Шулай булгач, әгәр син акыллы булсаң, сиңа бары тик бүген генә фарыз булган гыйбадәтеңне уйлап, үз нәфсеңә шулай дип әйт: "Киләчәктәге на-мазлар әле килмәгән. Алар миңа фарыз түгел. Үткәндә укыган намаз һәм кылынган гыйбадәтлә-ремнең дә авырлык вә мәшәкатьләре бетеп, миңа бары тик саваплары гына калды. Шулай булгач, мин хәзерге сабырымны бүгенге намазга сарыф итеп, гыйшык һәм омтылыш белән биш вакыт намазны һәр вакыт укырга тиешмен", - дип, нәфсеңне канә-гатьләндер.

Әй, сабырсыз нәфсем! Сип өч төрле сабырлык белән җавап л ысың.

БЕРЕНЧЕСЕ. Аллаһка гыйбадәт кылуда сабырлык.

ИКЕНЧЕСЕ. Гөнаһлардан үзеңне саклауда сабыр-лык.

ӨЧЕНЧЕСЕ. Бәлаларга һәм тормышның авырлык-ларына каршы сабырлык.

Акылың бар исә, югарыда сөйләнгән командир мисалыннан гыйбрәт алып, шушы өч сабырлыкны җилкәңә ал да, батырлык белән: "Йа, Сабур!" дип, Аллаһка таян. Нәфсеңне җиңеп, сәламәт юлны сай-ла.

ДҮРТЕНЧЕ ИКАЗ. Әй, надан нәфсем! Шушы кыйммәтле гыйбадәт вә коллык вазифасы нәтиҗә-сез булырмы? Аның бәясе һәм хакы азмы әллә, сиңа авыр килә? Әгәр берәр кеше сиңа бераз акча бирсә, яки сиңа баш булса, сине иртәдән кичкә кадәр эшлә-тер иде. Хәлбуки, намаз синең гаҗиз вә ярлы күңе-леңә куәт вә байлык бирер. Киләчәктәге ишексез-тәрәзәсез бүлмәң булачак каберендә нур вә зыялык, ә ахирәт судында гафу ителүгә сәбәпче булыр. Һәм теләсәң дә, теләмәсәң дә, син үтәчәк сират күперендә сиңа борак (ат) һәм нур булачак. Намазның шушы файдалары һәм хакы аз булырмы ки, синең нәфсеңә авыр килә?..

Шунысын да уйла: әгәр син намаз укысаң, сиңа мәңгелек җәннәт кебек зур бер бәя биреләчәк. Әгәр син намазны ташлап, укымасаң, сиңа җәһәннәм уты газабы кебек җәза биреләчәк. Син ике яктан да за-рар күрәчәксең. Фани дөньяны да ташлап китәчәк-сең, мәңгелек ахирәт бәхетлегеннән дә мәхрүм ка-лачаксың.

БИШЕНЧЕ ИКАЗ. Әй, дөнья тормышын бик нык яраткан нәфсем!

Синец гыйбадәт вә намазны ташлавың дөнья эшлә-ренец күплегеннәнме? Яки дөнья тормышы ихтыяҗларын тәэмин итү аркасында вакытың җитмәүдәнме? Син бары тик дөнья өчен генә яра-тылгансыңмы ки, аңа бик нык тырышасың? Әгәр син: "Мине намаздан һәм гыйбадәттән тыйган нәрсә - тиешле һәм мәҗбүри дөнья эшләредер", - дисәң, мин дә сиңа әйтәм: "Әгәр син көненә мең сумлык эш эшләгәндә, берәр кеше килеп, сиңа:

- Кил, ун минут шул җирне казы. Миллион сум кыйммәтендәге бер алмаз табарсың", - дип чакырса, син аңа:

- Юк, бармыйм. Әгәр барсам, көнлек эш хакым-нан 40 сумны югалтачакмын", - дисәң, син нинди зур ахмаклык эшләгән булырсың? Шушы мисалда-гы кебек, син бу дөнья тормышында яшәү һәм ашау-ны тәэмин итү өчен эшлисең. Әгәр ял вакытларын-нан ун минут кына аерып алып, намаз укысаң, ул вакыт син мәңгелек җәннәт бәхетлеген казанырсың. Һәм синең дөнья эшләрең дә гыйбадәт саналыр, сиңа изгелек язылыр. Шулай Аллаһның ризалыгын каза-нырсың. Әгәр намаз укымасаң, һәм дөнья, һәм ахирәт бәхетлегеннән мәхрүм калырсың.

НӘТИҖӘ. Әй, нәфес! Бел ки, кичәге көн синең кулыңнан китте. Ә иртәгә синең исән-сау булуың билгеле түгел. Шулай булгач, син хакыйкый гоме-реңнең бүгенгесен бел. Бүгенге көннең егерме дүрт сәгатьтән берсен хакыйкый мәңгелек сәгадәтлек өчен намазга бир. Мәңгелек сәгадәткә омтылу белән күңелеңне тынычландыр. Шуны бел ки, һәр яңа көнне сиңа, һәр кешегә яңа бер галәмнең капкасы ачылыр. Син ул көнге күңел дөньяңны намаз нуры белән зыяландыр. Намазыңны ташлап, үз күңелеңнең мәгънәви дөньясын караңгы итмә.

Мәсәлән, синең көзгеңдә күренеп торган күркәм бер сарай, көзгеңнең хәленә карап, үзгәреп торыр. Көзгеңнең төсе кара булса - сарайны кара күрсәтер. Кызыл булса - кызыл күрсәтер. Синең көзгең тигез булса - сарайны матур күрсәтер, ә дулкынлы булса - сарайны ямьсез күрсәтер. Шуның кебек син дә, акылың белән уйлап, күңелең белән теләп, үзеңнең мәгънәви дөньяңны бәхет-ле яки бәхетсез итәсең. Әгәр намаз укысаң, синең ул көнге тормышың нурланыр, синең күңелеңне дә нурландырыр. Әгәр намазны ташлап, кирәк булмаган, файдасыз эшләр белән вакытыңны уздырсаң, синең ул көнге мәгънәви тормышың каралыр, күңелеңне дә каралтыр.

Акыллы булсаң, үзеңә зарар китермә. Чын ихлас белән Аллаһка бәндә бул! Дөнья һәм ахирәт бәхетлеген казан!

 

НАМАЗ АХЫРЫНДАГЫ ТӘСБИХЛАР ТУРЫНДА ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ ЯЗГАН БЕР ХАТ

Кардәшләребездән берсенең намаз тәсбихатында ялкаулык күрсәтүе мөнәсәбәте белән аңа әйттем: "Намаз ахырындагы тәсбих әйтүләр - тарикате Мөхәммәдиядер (Хәзерге салаллаһи галәйһи вәсәллам Мөхәммәтнең юлыдыр) һәм аның зикередер. Шул яктан ул бик мөһимдер. Бу тәсбихат бүтән тари-катьләрнең зикерләреннән яхшырактыр.

Бер зикер мәҗлесендә булган һәм күңеле улнган кеше нурлы бер хәл хис итәр. Шуның кебек кальбе-

күңелле уянган бер зат намаздан соң

 "Сөбханаллаһ" дип тәсбихны тартканда, ул, күңе-леннән зикер мәҗлесенең рәисе булган пәйгамбәре-безне уйлап, аның алдында йөз меңләгән мөэминнәр-нең бер тавыш белән бу зикерне әйткәннәрен исенә төшерер. Шул изге һәм олы ният белән ул да бу мәгънәви мәҗлескә катнашып,

 Моннан соң

 "Әлхәмдүлиллаһ" дип әйтү вакытында йөз миллион кешенең авызыннан чыккан бу сүздән Аллаһка шөкрана кылуның иң киң мәгънәсен аңлар һәм үзе дә чын күңеле белән

 дип, шуннан аның рухы шатлык һәм ләззәт алыр.

Шулай ук

 "Аллаһу әкбәр" дигән вакыт та да һәм догадан соң

 "ЛА ИЛАҺЕ ИЛЛАЛЛАҺ" дип әйткәндә дә, өстәге мәгънәләрне хис итеп, бу мәгънәләрне безгә хис иттергән, бүләк иткән пәйгамбәребезгә юнәлеп, аңа

ягъни "Әй Аллаһның илчесе һәм пәйгамбәре! Бу йөз меңләгән сәламнәр вә салатлар Синең рухыңа бул-сын!" дип әйтәсе килер.

Димәк, Тарикате Мөхәммәдия (Салаллаһи галәйһи вәссәллам Мөхәммәтнең юлы! булган намазның ахы-рындагы тәсбихатлар бик мөһимдер.

"Мивә рисаләсе"ннән

 

ӨЧЕНЧЕ МӘСЬӘЛӘ

 

"Рисаләи Нур"дан "Гәнчлек рәһбәре" ("Яшьләргә юлкүрсәткеч") китабында аңлатылган гыйбрәтле бер вакыйганың кыскача эчтәлеге шул:

Бервакыт Җөмһүриятнең бәйрәм көнендә мин Искешәһәр төрмәсендә тәрәзә каршында утыра идем, күрдем: тәрәзә каршындагы лицей бакчасында уку-чы зур кызлар көлешә-көлешә бииләр, танцевать итәләр иде. Шул вакыт күз алдыма китердем: илле елдан соң алар ничек булырлар иде. Шул илле-алт-мыш кызның 40-50 се ул вакытта кабергә кереп, туф-рак булачаклар: аларның рухлары гөнаһларының газапларын кичерәчәкләр. Ә алардан исән калган бары тик унлабы гына 70-80 яшенә җитеп, картаеп, ямьсез булачаклар. Ьәм, яшьлекләрендә гыйффәт-ләрен сакламаулары сәбәпле, ихтирам итүләрен көткән кешеләрдән нәфрәт күрәчәкләр. Мин болар-ны кинодагы кебек ачык күрдем. Аларның күңел әрнеткеч хәлләрен күреп егъладым. Төрмәдәге иптәшләрем, егълавымны күреп, сораштылар. Мин алардан үземне генә ялгыз калдыруларын үтендем.

Әйе, чыннан да хакыйкать бит: тирәнтен уйласад, һәр җәйнең ахыры көз, ә һәр көзнең ахыры мәҗбүри рәвештә кыш булганы кебек үк, һәр яшьлекнең ахы-ры да картлык һәм һәр карлыкның да ахыры мәҗбүри рәвештә кабер хәяты булачак бит.

Моннан илле ел элек булган вакыйгаларны кино-га төшереп, аны бүген кешеләргә күрсәтеп булганы кебек үк, әгәр ул кешеләрнең моннан илле ел да алда булачак хәлләрен дә күрсәтә торган бер кино эшләү мөмкин булса һәм әшәкелеккә бирелгән начар ке-шеләрнең илле елдан алдагы хәлләрен үзләренә күрсәтсәң иде, алар уен-көлкеләрен ташлап, егълар-лар иде.

Шушы хәлләрне уйлап торганда, яныма дөньяның барлык начарлыкларын үзенә туплаган бер кеше килгән кебек булды. Ул миңа әйтте:

- Без тормышның барлык ләззәтләрен, рәхәтлек-ләрен татырга һәм башкаларга да татытырга тели-без. Син безгә комачаулама!

Мин аңа әйттем:

- Әгәр ләззәт вә рәхәтлек өчен, үлемне искә ал-мыйча, әшәкелек һәм бозыклык юлына керсәң, кат-гый рәвештә, синең ялгыш карашыңча, узган гасыр-ларда яшәгән кешеләрнең һәммәсе эзсез югалган булып чыга. Аларның җеназалары да череп, зур бер каберлеккә күмелгән дип уйлыйсың. Син, инсан бит, фикерли аласың. Шул сәбәпле, сиңа хәтле булган, яшәгән барлык инсаннарның үлеп юкка чыгулары аркасында, синең күңелеңә ул дусларыннан аерылу-лар китергән авыр сызланулар, исерек булып яшәп фани дөньядан алган ләззәтләреңне юкка чыгарыр.

Имансызлыгың сәбәпле сиңа киләчәк заманнар да караңгы, үлгән кебек һәм куркыныч булып күре-нер. Синең киләчәк заманнарны имансызлык күзле-ге аша уйлавың да синең фани дөньядан алган ләззәтеңне юкка чыгарачак.

Әгәр әшәкелекне, бозыклыкны ташлап, хакыйкый иман белән тугры юлга керсәң, ул иман нуры белән күрәчәксең ки - ул үткән заман юкка чыккан да түгел. Һәр нәрсәне черетә торган бер каберлек тә түгел. Бәлки ул - чынлыкта бар булган нурани бер галәм. Һәм син, бакый рухларның киләчәктәге җәннәт сарайларына керү юлындагы бер көтү залында дусларыңның сине көтеп торуларын уйлап, шатланырсың. Иман нуры белән киләчәк, истикъбал заманы да сиңа нурлы булып күренер. Әгәр син, дөньяда сиңа яз вә җәй фасылларының ашъяулы-гын шулкадәр чиксез нигъмәтләр әзерләп тәкъдим иткән Рахманиррахим Аллаһе Тәгаләнең, мәңгелек җәннәт өстәлләрендәге нигъмәтләр галәменә сине дә дусларың белән бергә җибәрәчәген уйласаҗ, мәгънәви җәннәтнең тәмен фани тормышта да татырсың.

Димәк, хакыйкый һәм сызланусыз ләззәт бары тик иманда һәм иман белән генә була.

Иманның бу дөньяда да биргән файда вә нәтиҗәлә-рен түбәндәге мисал белән чагыштырып кара. Мәсәлән, синең бик яраткан бердәнбер балаң, синең күз алдында сызланып, үлем түшәгендә ята ди. Син, аның хәленә ачынып, аның тиздән даими аерылып китәчәгенә сызланып утырган бер вакытта Хәзрәте Хызыр һәм Локман Хәким кебек бер табип килде дә, аңа бер тирьяк вә дару эчерде ди. Шулвакыт синең балаң; күзен ачты, шифа алып, үлемнән котылды ди. Бу хәл сиңа никадәр зур шатлык китерәчәген син яхшы аңлыйсың.

Югарыда шушы үзенең баласын яраткан кеше мисалы кебек үк, син сөйгән һәм рухи элемтәдә бул-ган миллионнарча хөрмәтле, зур кешеләр дә үткән, борынгы вакытның каберлегендә булалар. Син: "Алар череделәреме соң?" дип уйлап борчылганда, кинәттән иман хакыйкате (Аллаһка вә ахирәткә ышану ха-кыйкате) синең кальбеңне нурландырып яктырткан кебек үк, ул иман нуры узган заманнарны да яктыр-тып нурландырды. Барча үлгән кешеләрнең юкка чыкмаганлыкларын һәм аларның сине дә нурлы бер мәгънәви галәмдә көтеп торуларын сиңа сөенеч итеп бирде. Алар, ягъни ул борынгы заманда вафат булган аталар, аналар һәм зур,, изге кешеләрнең рухла-ры, гүя сиңа шул мәгънәви галәмнең үз хәлләрен лисаны белән: "Без үлмәдек. Һәм бу шатлыклы, бәхетле, сәгадәтле галәмнәрдә сине көтеп торабыз", - дип әйтәләр. Шуның белән күңелләребезне бәхетле итәләр.

Бу мисал шуны исбат итә - иман хакыйкате шун-дый бер орлыктыр ки, әгәр ул кешенең рухи галә-мендә мәгънәви барлыкка килсә иде, кешенең үзенә генә хас рухи бер җәннәт булыр иде. Һәм иманлы кеше күңелендәге ул нурлы иман орлыгы, ахирәт җәннәтендә шәҗәрә-и тубасы (җәннәт агачы) булып, җимешләрен бирер", - дидем.

Ул кире һәм әпзәке кеше, миңа борылып әйтте:

- һич югында без, хайваннар кебек бер тормыш уздырып, бу дөньяда уен-көлкеләр белән типтереп яшәү өчен, син әйткәннәрне уйламыйча, тыңламый-ча яшәрбез әле...

Мин җавап бирдем:

- Син хайван кебек була алмыйсың. Хайван өчен узган вакыт та һәм киләчәк вакыт та юк. Чөнки хай-ван, акылы булмау аркасында, узган тормышыннан сызлану һәм киләчәк тормышыннан да кайгы-хәсрәт тоя алмый. Шуның өчен хайваннар бүгенге тормыш-тан тулысынча ләззәт алып, рәхәтләнеп яшәрләр, ятарлар, (үз хәлләренең теле белән) Аллаһка шөкра-на кылырлар. Хәтта суелган вакытта да бернәрсә дә уйламас. Бары тик муенын пычак кискән минутта гына бер ачы тояр һәм аннан да бик тиз котылыр. Димәк, Аллаһның иң бөек рәхмәт һәм шәфкатьлә-реннән берсе дә - безгә билгеле булмаган нәрсәләрне, безгә саклап, белдермәүдер... Хосусан, киләчәкләрен белмәүләре сәбәпле, хайваннар тагын да рәхәт яшәрләр.

Әй, инсан! Ләкин сиңа, акыллы булуың аркасын-да, үткән гомерең дә һәм киләчәктә булачак гоме-рең дә беркадәр билгеле була ала. Шуңа күрә син шушы тормышыңның тәмен, үткәнне дә, киләчәкне дә уйламый торган хайваннар кебек була алмассың. Үткәннең һәм киләчәкнең кайгылары синең хозу-рыңны качырырлар. Дөнья тормышының тәмен алу ягыннан син хайваннан да түбәнрәк төшәрсең.

Мадәм, хакыйкать хәл будыр: син я акылыңны чыгарып ат, хайван бул, котыл: яки иман китереп, акылыңны башыңа ал, Коръәннең әмерләрен тың-ла. Бу фани дөнья ләззәтләрен хайваннардан йөз дәрәҗә артыграк алып, Аллаһның ризалыгын казан", - дип, аны бу сүз көрәшендә җиңдем.

Ул кире һәм әшәке кеше тагын борылды да, әйтте:

- Ничек тә булса, Ислам диненнән читтә булган динсез кешеләр кебек яшәрбез әле, - диде. Мин җавап бирдем:

- Ул кешеләр кебек тә була алмассың. Чөнки алар безнең Пәйгамбәребезне инкяр итсәләр дә, башка бер пәйгамбәргә ышаналардыр. Ә пәйгамбәргә дә ышан-масалар, Аллаһка ышанулары мөмкин. Һәм аларда да кайбер изге әхлак кагыйдәләре булырга мөмкин.

Әмма әгәр бер мөселман үзенең хак булган динен ташласа, хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәссәлам-ның өммәтлегеннән читкә чыкса, ул башка пәйгамбә-рләрнең һичберсен дә кабул итмәс. Һәм Аллаһны да кабул итмәс. Чөнки, әгәр бер мөселман иң ахыргы һәм иң зур пәйгамбәр булган Хәзрәте Мөхеммәд га-ләйһиссәлам өммәтлегеннән читкә чыгып атеист бул-са, ул башка һичбер нәрсәне кабул итә алмас һәм һичбер фазыйләт (изгелек сыйфаты) аның рухында калмас. Милләтенә дә, ватанына да зарарлы булыр. Шуңа күрә һичбер мөселман (акыл юлы белән) чынлыкта һичбер вакыт христиан да, яһүди дә һәм мәҗүси дә була алмас. Әмма башка сәмави диннәрдән меңнәрчә кешеләр Исламга кереп, мөселман булды-лар.

Шушы сүзләремне тыңлагач, ул әшәке һәм дин-сез кешенең бернинди сөйләр сүзе калмады. Ул, күз алдыннан югалып, җәһәннәмгә китте.

ВӘСВӘСӘ ХАКЫНДА БЕР ДӘРЕС

 

(Намаз укыган вакытта кешенең хыялына кергән шайтани вәсвәсәләргә каршы чара).

Әй, начар вәсвәсәгә бирелгән кеше! Хыялга ки-леп кергән уйлар-фикерләр кеше ихтыярыннан тыш булган шәйләр һәм рәсемнамәләрдер. Әгәр алар хәер-ле вә нурлы чыганаклардан булса, аларның хакый-кати хөкемнәре хыялыбыздагы сурәтләренә файда бирер. Мисал өчен, кояшның нуры һәм җылылыгы көзгегә күчә һәм анда чагыла.

Әгәр алар шәррдән һәм золмәттән булса, аларның хакыйкати хөкемнәре хыялыбыздагы сурәтләренә зарар бирмәс. Мәсәлән, нәҗеснең яки үләксәнең чиста бер көзгедәге чагылышы еланның үзе кебек зарарлы булмас.

Шушы мисаллардагы кебек үк, мөэмин кешенең -ихтыярыннан тыш - хыялыннан күчкән көфри фи-керләр аның үзен кяфер ясамас: хыялыннан кичкән әшәке сүзләр кешенең үзен әшәке кыйлмас һәм за-рар да китермәс.

Шуның өчен намаз укыган вакытта да мәэмин кешенең хыялына ихтыярсыз килгән шайтани-на-чар уйлар ул мөэминнең иманына да, гыйбадәтенә дә зарар китермәс. Әгәр намаз укучы кеше, хыялы-на ихтыярсыз килгән ул шайтани-начар уйларны зарарсыз дип уйласа, аларның зарарыннан тизрәк котылыр: әгәр аларны зарарлы дип уйласа, ул ва-кыт шайтан бу форсаттан файдаланып, зарар бирергә мөмкин. Шуңа күрә аларны зарарлы дип уйламаска кирәк.

 

ТӘСӘТТЕР РИСАЛӘСЕ

(Хатын-кызларның ят ирләрдән капланулары турында)

 

   بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

يَآ اَيُّهَا النَّبِيُّ قُلْ  ِلاَزْوَاجِكَ وَبَنَاتِكَ وَنِسَاۤءِ الْمُؤْمِنِينَ يُدْنيِنَ عَلَيْهِنَّ مِنْ جَلاَبِيبِهِنَّ

аяте тәсәттерне (хатын-кызларның ят ирләрдән кап-лануларын) әмер итә. Әшәкелеккә өндәүче мәдәни-ят исә, Коръәннең бу хөкеменә каршы торып, кире-сенчә фикер йөртә. Ә хатыннарның ят ирләрдән сак-ланулары өчен каплануларын "коллык-әсирлек" дип кабул итә.

ҖАВАП. Коръәне Хәкимнең бу хөкеме фытрый, ягъни хатыннарның табигатенә яраклы бер халәт булуын, ә ачык йөрүнең киресенчә хатыннарның табигатьләренә каршы булуын түбәндә өч хикмәт белән аңлатабыз.

БЕРЕНЧЕ ХИКМӘТ. Тәсәттер хатыннар өчен фытрыйдыр (табигыйдыр) һәм аларның табигатьлә-ренә кирәкле шәйдер. Чөнки хатыннар, зәгыйфь һәм нәзакәтле яратылулары сәбәпле, үзләре һәм үзләреннән артыграк ыРатклн чылаерРырнең җаваплылыгына (химая вә ярдәменә) мохтаҗ булалар, үзләрен ирләренең сөюләрен һәм алар-ның үзләренә нәфрәтләнмәүләрен телиләр һәм алар, үз табигатьләренә күрә, үзләренең кешеләр алдында мыскыл ителмәүл゙үләрен телиләр.

Хатын-кызларның психологиясен һәм рухи хәлләрен тикшергән кешеләр беләләр ки, хатын-кызларның унысыннан алты-җидесе, ямьсез яки карт булулары сәбәпле, үзләренең ямьсезлекләрен һәм картлык халәтләрен кешеләргә күрсәтүне теләмәсләр. Яки көнләпгүләре сәбәпле, үзләреннән гүзәлрәк хатыннар алдында ямьсез булып күренергә теләмәсләр. Алар үз ирләре каршында хыянәт итүдә гаепләнүдән куркырлар.

Шул сәбәпләр аркасында хатыннарның үз таби-гатьләре аларныд капланып йөрүләрен, ят ирләрдән саклануларын кирәкле итәр.

Гүзәл вә яшь хатыннарның унысыннан бары тик икесе-өчесе генә үзен ят ирләргә күрсәтүдән оялмас, калган җидесе-сигезе ят ирләрнең карауларыннан читенсенер, оялыр. Мәгълүмдер ки, кеше үзен ярат-маган кешеләрнең үзенә карауларына рәхәтсез бу-лыр. Әлбәттә, ачык йөргән гүзәл бер хатын-кыз (әгәр ул бөтенләй бозылып бетмәгән булса), үзенә караган ун ирнең җидесеннән нәфрәтләнер. Шул рәвешле ул үзен, үзенә караган йөз ирдән җитмешепең күзәтү әсирлегендә итеп хис итәр.

Димәк, шундый нәтиҗә килеп чыга: Коръәннең хатын-кызларга фарыз итеп кушкан тәсәттер әмере әсирлек түгел, бәлки аларның яратылышларына, табигатьләренә кирәкле сыйфаттыр. Ә мәдәниләр-нең ачык йөрүгә өндәүләре, киресенчә, хатын-кыз-ларны мәгънәви бер әсирлек астына кертүләредер.

Хатыннарның табигатьләрендә ят ирләргә карата бер курку һәм алардан саклану хисе бар. Чөнки берир белән бер хатын-кыз харам рәвештә якынлык кыйлсалар, хатын-кыз 8-9 минутлык бер нәфси ләззәт өчен 8-9 ай хуҗасыз бер баланы корсагында йөртер, аны 8-9 ел буена тәрбияләп үстерергә мәҗбүр бу-лыр. Шулай итеп ул, үзен бушка җәфаландыруны уйлап караса, 8-9 минутлык ул нәфси ләззәтне агу-ландырыр һәм аның ахыры да начар булыр. Әмма ирләр хатыннар кебек андый авырлыклар ки-чермәсләр. Шул яктан караганда да хатыннарның яратылыштан килгән табигатьләре һәм аларның тор-мыш хәлләре дә ят ирләрдән саклануны кирәкле итәр. Коръәннең бу хөкеменең дөреслеген бүгенге психология һәм социология фәннәре казанышлары да раслады.

ИКЕНЧЕ ХИКМӘТ. Хатын белән ир арасындагы яратышлыштан килгән элемтә һәм сөю хисләре бары тик фани дөнья тормышы өчен генә түгел. Чөнки хатын мәңгелек ахирәт йорты булган җәннәт тор-мышында да үз иренең мәңгелек иптәше булачак. Шулай булгач, хатын үзенең гүзәллеген, мәңгелеккә иптәше булачак үз иренә күрсәтү өчен, ят ирләрдән сакларга тиеш. Әгәр гаилә корган кешеләрнең күңелләрендә мәңгелек яшәүгә ышану булмаса иде, ирләр үз хатыннарын бары тик яшьлек вакытларын-да хайвани хисләр өчен генә сөеп, картлыгында алар-ны мыскылларлар һәм хурларлар иде. Әмма алар мәңгелек яшьлеккә (җәннәт тормышындагы бәхет-леккә) ышансалар, үз хатыннарын картайгач та ямьсез- хәлләрендә дә сөярләр.

Кайсысы кешеләрне бәхетле итә, чагыштырып карагыз: Корәннең тәсәттер әмереме, яисә сүздә мәдәни булып, хатын-кызларны ачык йөрүгә өндәүчеләрнең фикереме?

Шул ир бәхетле булыр ки, кем хатынының диндарлыгына карап, аңа иярер, иптәшен мәңгелектә югалтмау өчен үзе дә диндар булыр.

Шул хатын бәхетледер ки, кем хатынының дин-дарлыгына карап, "Мәңгелек иптәшемне югалтмыйм" дип, диндар булыр.

Шул ир кызганыч ки, кайсы изге юлда йөргән хатынын мәңгелектә югалтырлык әшәкелек эшләр.

Шул хатын кызганыч ки, кайсы тәкъвале, динле иренә иярмәс: ул мөбарәк иптәшен мәңгелеккә югал-тыр.

Шундый меңнәрчә кызганыч ирләр һәм хатыннар булырлар ки, кайсылары бер-берсенең бозыклыгына һәм әшәкелегенә иярерләр, бер-берсенә мәңгелек тәмуг утына төшәргә ярдәм итәрләр.

ӨЧЕНЧЕ ХИКМӘТ. Ир белән хатын арасындагы татулык һәм иминлек дәвамлы булсын өчен алар арасында үзара хөрмәт һәм мәхәббәт кирәк. Хәлбу-ки, хатынның ачык йөрүе ул иминлекне бозар һәм үзара хөрмәтне-мәхәббәтне дә юкка чыгарыр. Чөнки ачык йөргән ун хатынның тугызы үз иреннән тагын да гүзәлрәкләрне күрер һәм үзен шул ят ирләрдән сөйдерергә теләр. Һәм бары тик уннан бересе генә үз иреннән гүзәлрәкне күрмәс.

Егерме ирдән бары тик берсе генә үз хатыныннан гүзәлрәкне күрмәс, калган унтугызы үз хатыннан гүзәлрәкләрне күрергә теләр. Шул сәбәпле гаиләдә-ге ир белән хатын арасындагы хөрмәт, мәхәббәт һәм татулык юкка чыгар. Чөнки нәселдәш хатыннарның битләрендәге үзенчәлекле гүзәллекнең ирләр кар-шында башка харам хатыннардан аермасы булыр. Шуның өчен ирләрдә үзләренә нәселдәш булган ха-тыннарга карата начар хисләр тумас. Әмма хатын-кызларга ботлары һәм күкрәкләре кебек урыннарын (зиннәтләрен) хәтта үз гаиләсендәге никахлы иреннән башка ирләргә дә күрсәтү ярамый. Чөнки хатын-кызның боты һәм күкрәге кешенең бите кебек түгел, башка ят хатын-кызларның ботларыннан һәм күкрәкләреннән аермасы юк. Шул сәбәпле хатын-кызның ачык урыннары үз гаиләсендәге кайбер ирләрдә дә начар һәм хавани нәфси хисләр уятырга мөмкин. Мондый хәл исә кешене хайваннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшерер иде.

 

ИЗГЕ МИЛЛӘТЧЕЛЕК (МҮСБӘТЕ МИЛЛИЯТ) ТУРЫНДА

"Әй, адәм балалары! Сезне бер ир белән хатыннан яраттым. Һәм сезне кабилә-кабилә, милләт-милләт, кавем-кавем яраттым ки, бер-берегезне таный алу, бер-берегез белән иҗтимагый яхшы мөнәсәбәт төзү һәм бер-берегезгә булышу өчен шулай яраттым, әмма бер-берегезгә дошманлык кылу, үпкәләшеп, үзара сутышу өчен түгел".

Бу аятьтә әйтелгән дәреснең дөреслеген түбәндәге мисал белән аңлатабыз.

Мисал өчен, бер гаскәр, ягъни армия берничә ди-визиягә бүленер. Ә дивизияләр полкларга, полклар роталарага бүленер. Армиянең шушы төркемнәре бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә булырлар, бер-берсенә булышырлар. Шул төркемнәргә аерылган солдатлар бер-берләрен танырлар. Шулай итеп, аерым-аерым төркемнәр бер максатта берләшерләр. Кайбер гаскәрләр җирдә, кайберләре һавада, кайберләре диңгездә хезмәт итәрләр. Бер армиянең төрле пол-клары, төркемнәре һичбер вакыт үзара бер-берсенә һөҗүм итмәсләр, бер-берсе белән сугышмаслар. Бәлки һәрвакыт бергәләшеп, дошманнарга каршы торырлар.

Ислам милләтләренең иҗтимагый яшәве дә шул армия полклары шикелле, аерым милләтләргә, кавемнәргә, кабиләләргә аерылган. Ләкин бу төркемнә-рне бер-берсенә бәйләүче меңнәрчә җепләр бар. Алар-ның барысын да юктан бар иткән зат - Аллаһ -бер. Аларны тәрбия кылучы һәм ризыклар бирүче зат -Аллаһ -бер. Шулай итеп, Аллаһның мең дә бер ис-емнәре санынча, меңнән артык бергәлек җепләре бар. Мәсәлән, бөтен мөселманнарның пәйгамбәрләре бер, кыйблалары бер, мөкаддәс китаплары булган Коръән бер һәм аларның диннәре дә бер, кайберләренең ва-таннары да бер. Шулай итеп, меңгә кадәр бер, бер, бер... Шул хәтле "бер", "бер"ләр кардәшлекне, бер-беренә мәхәббәтне, бергәлекне кирәкле кыйлыр. Димәк, Аллаһның без - адәм балаларын - шулай ка-билә-кабилә, милләт-милләт итеп аерым яратуы алар-ның бер-берсе белән ярдәмләшүе һәм бергәлек бул-дыру өчендер. Әмма дошманлык өчен, сугыш өчен түгелдер.

Хәдисе-шәрифтә пәйгамбәребез әйтә:

"Исламда зыянлык, дошманлык китерүче милләтчелек юктыр". Димәк, милләтчелек (расачылык) ике төрле. Берсе - мәнфи милләтчелек - исламга, мил-ләтләргә, кешеләргә зарарлы булган милләтчелек.

Икенчесе - мүсбәт милләтчелек - зыянсыз, ислам белән берләшкән, исламга буйсынучы, кешеләргә файдалы милләтчелек.

Шул турыдагы аятьләрдән һәм хәдисләрдән аңла-шылганча, хак дин булган Ислам зарарлы милләт'-челекне кабул итми. Чөнки изге Ислам милләтчеле-гебез бар, зарарлы милләтчелеккә мохтаҗ түгелбез.

Әйе, бу начар милләтчелекнең зарарлары тарихта күп тапкырлар күренде. Күп революцияләр шул сәбәпле булды.

Мөселманнар алдында нинди күп дошманнар булганын уйламыйча, милләтчелек хисләре аркасында, бер-беребез белән сугышсак, бер-беребезгә: "Сингарәп, син төрек, син татар, син үзбәк, син казах", -дип үпкәләшеп, начар милләтчелек күрсәтсәк, Ислам милләтчелегенә хыянәт иткән булырбыз, бик күп начар хәлләргә төшәргә мөмкинбез. Ул чагында бер дә иреклек, азатлык ала алмабыз. Шуның өчен барыбыз да Исламның бавына (Аллаһның бавына) тотыныйк, ябышыйк. Күп дошманнарыбызга үзебезнең хак дин булган Ислам кагыйдәләре белән каршы торып, милләтебезне саклыйк.

Әй, мөселман милләтләр һәм бу ватанның балала-ры!

Коръән һәм иман крепостенә (кальгасына) сыенып, бергәләшеп, Исламны гына үзегезгә милләтчелек ясап, Ислам һәм иман белән милләтегезне күтәрергә тырышыгыз.

 

УХУВВӘТ (ИСЛАМ КАРДӘШЛЕГЕ) РИСАЛӘСЕ

 

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

اِنَّمَا اْلمُؤْمِنُونَ اِخْوَةٌ فَاَصْلِحُوا بَيْنَ اَخَوَيْكُمْ اِدْفَعْ بِالَّتِى هِىَ اَحْسَنُ فَاِذَا الَّذِى بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَاَنَّهُ وَلِىّ ٌ حَمِيمٌ وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللّهُ يُحِبُّ اْلمُحْسِنِين

 

Мөэминнәр арасындагы фетнә, аерымлык, үч алу һәм дошманлыкка сәбәп була торган инад (кирелек) вә хисадлык хакыйкатьтә һәм исламияттә һәм дә шәхси вә иҗтимагый тормышыбызда ямьсез һәм за-рарлы бер золымдыр. Шулай ук алар инсаннарның иҗтимагый тормыш тынычлыгын һәм бәхетлеген боза торган бер агудыр.

Бу мәсьәләгә алты яктан, АЛТЫ ВӘҖИҺтән ка-рыйбыз.

БЕРЕНЧЕ ВӘҖИҺ. Әй, күңелендә мөэминнәргә дошманлык һәм үч алу тойгысы тоткан вөҗдансыз кеше! Мәсәлән, син бер корабльдә яки өйдә тугыз гөнаһсыз изге кеше һәм бер кеше үтерүче белән бергә торасың ди. Шул вакытта, бер кеше үтерүче булган-га карап, бөтен корабльне суга батыру, яки бөтен өйне утка яндыру гаделлек булырмы? Әлбәттә, ки-ресенчә, бу бик начар бер золымлык булыр. Хәтта киресенчә, ул корабльдә яки өйдә бер генә изге һәм тугыз кеше үтерүче булса да, ул корабльне батырырга яки өйне утка яндырырга ярамый, ул да золым булыр иде.

Шул мисал кебек, һәр мөэмин-мөселман бәндә Аллаһның бер корабле һәм өе шикелледер. Бу мөэ-миннең үзендә иман, исламият һәм күршелек кебек тугыз гына түгел, ә егермедән артык яхшы, изге сыйфатлар булып та, ул мөэминнең бер-ике кимчелегенә карап, аңа дошманлык күрсәтү, күңелеңдә үч тоту, хасидлек итү шушы мисалдагы корабльне батыру һәм өйне яндыру кебек бер зур золым булыр иде.

ИКЕНЧЕ ВӘҖИҺ. Әй, мәэмин кардәшенә до-шманлык күрсәтүче инсафсыз кеше! Мәэмингә до-шманлык кылу никадәр начар булганын шушы ми-салдан күр!

Мәсәлән, әгәр син кечкенә генә ташларны Аллаһ-ның мөкаддәс йорты булган Кәгъбәдән әһәмиятлерәк һәм изге тау булган Ухудтан зуррак дип әйтсәң, акыл-сыз һәм дивана булырсың.

Шуның кебек Кәгъбә хөрмәтендә булган Иман һәм Ухуд тавыдай зур булган исламият ул мәэминдә бар-дыр.

Ул изге сыйфатларга карап, син мөэмин кардә-шеңә чын күңелдән сөю һәм мәхәббәт күрсәтергә тиешлесең. Әгәр син, киресенчә, ул мәэминдәге кай-бер кечкенә ташлар шикелле кимчелекләргә карап, дошманлык күрсәтсәң, инсафсыз һәм вөҗдансыз булырсың. Бу турыда пәйгамбәребез галәйһиссәлатү вәссәллам әйтә: "Бер мөэмингә икенче бер мөэмин белән өч көннән артык сөйләшмичә, үпкәләп торыр-га ярамый".

Әйе, мәэминнәрдәге иман берлеге аларның күңелләренең дә бергә булуын таләп итәр. Чөнки, мәсәлән, син бер иптәшең белән бер командир кулы астында хезмәт итсәң, яки бер урында бергә эшләсәң, ул кеше белән бер туган кебек кардәш булырсың. Шуның кебек иманның һәм исламның нуры белән мөэмингә карасаң, бик күп бергәлек җепләрен күрер-сең.

Мәсәлән, сезнең икегезнең дә яратучыгыз бер, Раббыгыз (тәрбия итүчегез) бер, ризыгыгызны бирү-че зат бер. Бер, бер... меңгә хәтле бер, бер... Аллаһ-ның мең дә бер исемнәре санында бер, бер...

Пәйгамбәрегез бер, динегез бер, кыйблагыз (Кәгъбә) бер, китабыгыз Коръән бер. Йөзгә хәтле бер, бер... Аннан соң дәүләтегез бер, милләтегез бер, шәһәрегез бер... Унга хәтле бер, бер...

Шулкадәр "бер", "бер"ләр бергәлекнең, дуслык-ның, мәхәббәтнең кирәклеген күрсәтер. Бу бергә-лекләр галәмнәрне бер-берсенә бәйләүче зур чылбыр-лар хөкемендәдер. Шулай ук булган хәлдә бербере-безнең үрмәкүч өе шикелле зәгыйфь булган кимче-лекләренә, хаталарына карап, дошманлык күрсәтү башта Аллаһка һәм аның исемнәренә хөрмәтсезлек күрсәтү булыр иде. Һәм син ул мәхәббәт бауларын кискән булырсың. Бу да иң начар бер золымдыр.

ӨЧЕНЧЕ ВӘҖИҺ. Хакыйкый нык гаделлекне әйткән 

وَلاَ تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ اُخْرَى

сере белдергәненчә, бер мөэминдә булган бер начар холык сәбәбеннән башка изге һәм яхшы холыкларны күрмәү иң вур золымдыр. Һәм начар сыйфат иясе булган кешегә үпкәләп, аның мәгъсүм һәм гөнаһсыз булган туганына яки якыннарына дошманлык итү اِنَّ اْلاِنْسَانَ لَظَلُومٌ

аятендә әйтелгән кебек акылсызлык һәм зур бер золым булыр. Бабаларыбыз шулай әйткәннәр: "Синең дустыңның дусты сиңа да дустыр". Шуның кебек үк "Бер күзнең хөрмәте өчен күп күзләр сөелер" сүзе изге кешеләр телендә таралган.

ДҮРТЕНЧЕ ВӘҖИҺ. Мөэминнәр арасындагы до-шманлык, шәхси тормыш ягыннан да золымдыр. Шул мәсьәләнең нигезе булачак түбәндәге берничә кагыйдәне укып, гыйбрәт ал.

Беренчесе. Син дин буенча бара торган юлыңны һәм үзеңнең фикерләреңне дөрес дип белсәң, шушы кагыйдә сиңа җитәкче булсын: "һүәл-хакку" урынына "һүә хаккун" бул-сын. Ягъни "Минем юлым, минем фикерем генә хак. Бүтән юллар хак түгел", - дип әйтергә ярамый. Ки-ресенчә, "Дингә хезмәт итә торган юлларның бары-сы да хак. Шуның белән бергә, минем юлым да хак" дип әйтергә кирәк.

Яки синең кагыйдәң "һүәл-хәсән "урынына "һүә-әхсән" булсын.

Ягъни "Минем юлым, минем фикерем үзе генә изге (гүзәл); бүтән юллар изге (гүзәл) түгел" дип әйтергә ярамый. Киресенчә, "Аллаһның ризасына бара торган юлларның барысы да изге (гүзәл), ә минеке тагын да гүзәлрәк" дип әйтергә ярый.

Икенче кагыйдә. Синең үзең өчен кирәктер ки, һәр сөйләгән сүзең хак булсын. Ләкин һәр хак сүзне сөйләргә синең хакың юктыр. Һәр әйткән сүзең туры булсын, әмма һәр туры сүзне һәрвакыт әйтү дөрес түгел. Дөрес сүзне әйтү зыянлы булса, эндәшмәү кирәк.

Өченче кагыйдә. Әгәр дошманлык күрсәтергә теләсәң, күңелеңдәге дошманлык хисенә дошман бул, аны күңелеңнән чыгарырга тырыш. һәм сиңа иң зарарлы булган нәфсеңә һәм үзеңнең начар сыйфат-ларыңа дошманлык ит, аны төзәтергә тырыш. Әгәр дошманлык эшләргә теләсәң, динсезләр һәм начар кяферләр күп, - аларга дошманлык күрсәт.

Әйе, мәхәббәт һәм сөю хисе ничек үзе мәхәббәткә лаек була, шулай ук дошманлык хисе үзе дә дошман-лыкка лаектыр. Әгәр дә дошманыңны җиңәргә теләсәң, аның начарлыгына каршы изгелек белән җавап бир. Начарлыкка начарлык белән җавап бирсәң, арагыздагы дошманлык арта, күбәя генә.

Әгәр начар кешегә "Син яхшы! Син яхшы!" дип әйтсәң, ул яхшыга әйләнергә мөмкин. Яхшы кешегә дә "Син начар! Син начар!" дип әйтсәҗ, ул кеше начар сыйфатлыга әйләнергә мөмкин.

Дүртенче кагыйдә. Кинә, ачу тоткан һәм дошманлык иткән кеше үз нәфсенә дә, мәэмин кардәшенә дә, рәхмәте-Илаһиягә (Аллаһның рәхмәтенә) дә золымлык иткән булыр. Чөнки үч тоту һәм дошман-лык, беренчедән, үч тоткан кешенең нәфсенә бик куркыныч бер газап салыр. Әгәр дошманлык хәсәдлектән килсә, ул бөтенләй газаптыр. Чөнки хәсәд иң элек аны эшләгән кешене яндырыр, изәр. Ә хәсәд ителгән кешегә аның зыяны я аздыр, яки бөтенләй юктыр.

Хәсәдтан котылуның чарасы. Хәсәд иткән кеше хәсәд ителгән нәрсәләрнең нәтиҗәсен уйласын. Ул аңласын ки, хәсәд ителгән кешедә булган дөньяви матурлык, көч, куәт һәм байлык вакытлычадыр, файдасы аз, авырлыгы күптер. Әгәр дә ул кешедәге яхшылык ахирәт гамәленнән булса, аңарга хәсәд һич тә ярамый. Әгәр ахирәт гамәлендә дә хәсәд итсә, ул хәсәд иткән кеше я үзе икейөзледер (эчкерледер), ахирәт гамәлен дөньяда югалтыр, яки нәфсенә зо-лым кыйлыр. Хәсәд ителгән кешегә бәла килгән ва-кытта шатланса, нигъмәтләр килгән вакытта да кай-гырса, Аллаһның язмышына каршы торган булыр. Аллаһның язмышына каршы килгән кеше аның рәхмәтеннән мәхрүм калыр.

Шулай булгач, бер көнне дошманлык итү кирәк булмаган бер нәрсәгә бер ел дошманлык кылуны нинди инсафлы кеше кабул итә алыр? Бозылмаган нинди вөҗданга шундый начар эш сыяр?

Хәлбуки, мөэмин кардәшеңнән сиңа килгән бер начарлыкны бөтенләй ул кешегә биреп, аны гаепле итеп саный алмыйсың. Чөнки, беренчедән, аннан соң килгән начарлыкта язмышның (тәкъдирнең) бер өлеше бар; ул өлешкә син риза булырга тиешсең.

Икенчедән, нәфеснең дә, шайтанның да өлешлә-рен аерып, ул кешегә дошманлык итмә. Чөнки ул нәфсенә һәм шайтанына бирелгән. Шуның өчен аны жәллә һәм аның үкенүен көт.

Өченчедән, син нәфсеңдә, үзеңдә күрмәгән яки күрергә теләмәгән гаепләреңне дә күр; мөэмин кардә-шеңнән сиңа килгән гаепнең кечкенә бер өлешен дә үзеңнән бел. Шулардан соң калган гаепнең кечкенә бер өлешен гафу ит, көнчелектән котылуның иң сәламәт һәм иң тиз юлын сайла. Шулай эшләсәң, гөнаһтан һәм золымнан котылырсың һәм Аллаһның ризалыгын алырсың.

Кешенең тормышына шундый зарарлы булган до-шманлыкка, әгәр үзеңнең файдаңны теләсәң, юл бирмә, күңелеңә кермәсен. Күңелеңә кергән булса, аның сүзен тыңлама.

Искиткеч бер вакыййГга очрадым, бервакыт шушы дошманлыкның бор нәтиҗәсен күрдем: бер динле галим кеше үзенең сәяси фикеренә каршы булган бүтән бер изге галимне кяферлек дәрәҗәсенә җитке-реп мыскыллады. Ә үзенең сәяси фикерендә булган бер мөнафикъны (ике йөзле кешене) хөрмәт итеп мактады. Сәясәтнең шундый начар нәтиҗәләрен күргәч, мин дә

 

"Шайтанның шәреннән (явызлыгыннан) сакланган кебек, сәясәттән дә Аллаһка сыенырмын" дип, шул вакыттан бирле сәясәтне ташладым.

БИШЕНЧЕ ВӘҖИҺ. "Әл-һүббү филлаһ" (Аллаһ өчен ярату), "вәл-богзу филлаһ" (Аллаһ өчен дошман-лык кылу), "вәлхөкмү лиллаһ" (Аллаһ өчен хөкем бирү). Кеше, шушы кагыйдәләр белән гамәл кыйл-маса, мөэминнәр арасында дошманлык, аерымлык, фетнә булыр.

Гыйбрәтле бер вакыйга китерәм. Бервакыт хәзрәте Гали разыйаллаһу ганһ бер кяферне җиргә еккан. Кылыч белән муенын кисәргә ниятләнгән вакытта, ул кяфер аңа төкергән. Хәзрәте Гали, ул төкергәч, аны үтерүдән тыелган. Ул кяфер хәзрәте Галидән сорады: "Нигә мине үтермәдең?" Хәзрәте Гали әйтте: "Мин сине Аллаһның ризалыгы өчен үтерергә телә-дем. Ләкин миңа төкергәч, нәфсем үпкәләде.-Бу из-гелеккә нәфсемнең хиссе катнашканлыгы сәбәпле, ихласым бозылды. Шуның өчен сине үтермәдем", -диде. Ул кяфер әйтте: "Мине тиз генә үтерсен дип, сине кыздырыр өчен сиңа төкергән идем. Болай бул-гач, сезнең динегез шул дәрәҗәдә яхшы, тугры һәм саф икән. Димәк, ул дин - хак дин", - дип, исламны кабул итте.

Игътибар ителергә лаеклы тагын бер вакыйга. Бервакыт бер казый бер урлаучының кулын кискәндә, ачуланып кискән. Ул казыйның рәисе моңа игътибар иткән һәм аны эштән куып чыгар-ган. Чөнки шәригать буенча, Аллаһның кануны ку-шуы буенча кискән булса иде, нәфесе аны жәлләргә тиеш иде. Монда ачуланмыйча, нәфескә ул эштән өлеш чыгармыйча җәза бирергә кирәк иде. Ул эшне нәфескә бирелеп һәм ачуланып эшләгәч, золым кыйл-ган булды. Гаделлек белән эшләмәгән өчен, гадел рәисе аны эштән чыгарган.

Иҗтимагый тормышыбызның авыруы булган һәм мөселманнарның күңелен елата торган бер бик кур-кыныч хәл шул: "Тышкы дошманнарның мәйданга чыгуы вә мөселманнарга һөҗүмнәре вакытында, иске дошманлыкларны ташларга, бергәләшеп дошманга каршы торырга кирәк" дигән кагыйдәне санламау. Ә аны иң артта калган милләтләр дә тоталар бит. "Исламга хезмәт кыйлабыз" дип йөргән мөселман-нарга, нигә инде бер-берсе белән ачуланышып, дәгъвалашып, сугышып йөрергә? Алар, кечкенә ха-таларны зурайтып, иттифакны, бергәлекне бозалар. Хакыйкый, чын дошманнарын онытып, үз аралары-на фетнә салалар.

Шушы турыда гыйбрәтле бер мисал. Хасәнан ис-емендәге бер кавемнең бер-берсенә дошман ике ка-биләсе бар иде. Берсе-берсенең иллеләп кешеләрен үтергән булсалар да, Сибган һәм Хайдеран исемле дошман кавемнәре һөҗүм иткән вакытта, алар, үз араларындагы иске дошманлыкны онытып, тышкы дошманнарга бергәләшеп каршы торалар иде. Сугыш беткәнгә хәтле үз араларындагы дошманлыкны ио ләренә төшермиләр иде.

Әй, мөэминнәр! Мөэминнәр кавеменә каршы һөҗүм итүче никадәр күп дошманнар булуын сез беләсезме? Бәлки, йөзләрчәдер. Аларның һәрберсенә каршы кулга-кул тотынышып, бергә берләшергә ти-ешбез. Бер-беребез белән сугышу, үз арабызга фетнә салу, үпкәләшү үзен мөэмин санаган кешеләргә ки-лешерме? Безне шулай бүләргә тырышучы, безгә һөҗүм итүче, Исламны бетерергә уйлаучы бик күп дошманнар булуын сез беләсезме?

Бу дошманнарның барысына да каршы иң куәтле коралыгыз һәм кальгагыз (ныгытмагыз) - УХУВВӘТ и ИСЛАМИЯДЕР (Ислам кардәшлегедер). Ислам ныгытмасы булган бу дин кардәшлеген кечкенә до-шманлыклар белән вату, кискәләү никадәр вөҗдан-сызлык һәм исламга ярамаган эш икәнен белегез һәм гафләттән уяныгыз!

Хәдисе-шәрифтә әйтелгән: "Ахырзаманда киләчәк Суфиян һәм Дәҗҗал кебек куркыныч кешеләр фетнә-нең башында булачаклар. Исламның вә мөселман кешеләрнең аерым-аерым булуларыннан, берләш-мәгәнлекләреннән файдаланып, мөселманнарны аз көч белән җиңәчәкләр, зур Ислам галәмен үз әсир-леге астына алачаклар".

Әй, иман әһелләре! Түбәнлек эчендә әсир булырга теләмәсәгез, акылыгызны башыгызга алыгыз. Сез-нең үзара дәгъва һәм берләшмәвегездән файдаоанып, сезне бетерергә тырышкан дошманнарыгызга, залимнәргә каршы

 اِنَّمَا اْلمُؤْمِنُونَ اِخْوَةٌ

"Мөэминнәрнең барысы да кардәштер" дигән аятьнең кальгасы (ны-гытмасы) эченә керегез, шуңа сыеныгыз. Башкача хәятыгызны һәм хокукыгызны саклый алмассыз.

Һәм белегез: ике каһарман егет бер-берсе белән сугышкан вакытта, бер бала икесен дә кыйный ала. Һәм бер үлчәүдә ике тау тигез булса, бер кечкенә таш, үлчәү тигезлеген бозып, берсен югары, икенче-сен түбән төшерә ала.

Әй, иман әһелләре! Мөэминнәр, шушы мисалдагы шикелле бер-берсе белән сугышса, аз куәтле дошман-нарына да җиңелерләр. Иҗтимагый тормышыгыз-ны төзәтергә теләсәгез, шул хәдисе-шәрифтәге кагыйдәне үзегезгә юл күрсәтүче итегез.

اَلْمُؤْمِنُ لِلْمُؤْمِنِ كَالْبُنْيَانِ الْمَرْصُوصِ يَشُدُّ بَعْضُهُ بَعْضًا

"Бер мөэмин икенче мөэмингә цементланган би-наларның ташлары кебек нык берегергә тиеш".

АЛТЫНЧЫ ВӘҖИҺ. Мәгънәви тормыш һәм гый-бадәттәге сәламәтлек кешеләр арасындагы дошманлык һәм кирелек белән югалыр. Кире кеше каршы яктагы кардәшеннән өстен булырга, тәкәбберләнергә теләр. Шуның аркасында гамәлен чын ихлас белән кыйла алмас. Ихлас һәм гаделлек шундый дошман-лык һәм үпкәләшү белән юкка чыгар. Димәк, көнче-лек һәм дошманлыкның безнең салих (изге) гамәллә-ребезгә дә зыяны бар. Көнчелек тоткан кеше гый-бадәтнең мәгънәви тәмен белә алмас.

 

ИКЕНЧЕ МӘБХӘСТӘН (МӘСЬӘЛӘДӘН) БЕР КИСӘК

 

Инсаннарның иҗтимагый яшәвендәге революци-яләрнең сәбәбе түбәндәге ике караштандыр. Беренчесе: "Мин тук булсам, башкалар ачлыктан үлсә дә, миңа нәрсә?" Икенчесе: "Син эшлә, тырыш, мин ашармын".

Иҗтимагый яшәүдә бу ике карашны дәвам иттерә торган нәрсәләр:

1) фаиз алу (банклардан өстәмә процентлар алу);

2) Аллаһның фарыз әмере булган зәкятны ташлау (малның зәкятын бирмәү).

Бу ике куркыныч иҗтимагый авыруның дәвасы шул: зәкятны фарыз кылу һәм фаизны харам кылудыр. Шәхесләрнең һәм милләтләрнең яшәвендә иң мөһим нәрсә һәм милләтне мәңге бәхетле итә торган иң мөһим таяныч - зәкяттыр. Чөнки бер милләттә ике төркем халык яшәр: беренчесе - түбән халык, ярлы халык; икенче төркем - югары сыйныф, бай халык.

Бай халыктан ярлы халыкка рәхим-шәфкать һәм юмартлык күрсәтү һәм ярлы халыктан бай халыкка да хөрмәт һәм итагать кыйлу кирәк. Моны булдыра торган иң мөһим нәрсә - зәкяттыр. Югыйсә, югары-дан түбәндәге ярлы халыкка золым һәм җәбер ява; ярлы халыктан да байларга карата үч алу һәм баш күтәрү чыга. Шулай итеп, ике төркем халык ара-сында даими бер мәгънәви сутыш булып торыр. Рос-сиядәге шикелле эшләү белән, капитал сугыш мәйданга чыгып, ул революциягә (коммунизм ихты-ялына) сәбәп булды. Франциядә дә шундый ук хәл булган иде.

Әй, юмартлыкны яратучы һәм ярлыларга ярдәм итүче кеше! Ярдәмнәрегез зәкят исеменнән булмаса, өч төрле зыяны бардыр яки гомумән файдасыз бу-лыр. Чөнки, Аллаһ исеменнән бирмәгәнең сәбәпле, алган кешенең күңелен төшерерсең һәм ярлы кеше-нең мәкъбүл (кабул ителгән) догасыннан мәхрүм калырсың. Аллаһның биргән малын, аның бәндәләренә бүлеп таратучы хезмәткәр булуыңны уйламыйча, үзеңне ул малның хуҗасы дип уйлап, Аллаһның нигъмәтләрен кире кагарсың.

Әгәр дә Аллаһның боерганынча, зәкят нияте белән бирсәң, Аллаһның исеменнән биргәнең сәбәпле, са-вап казанырсың, нигъмәткә шөкрана күрсәткән бу-лырсың. Зәкят алган мохтаҗ кеше дә сиңа түбәнче-лек күрсәтергә мәҗбүр булмас. Синең өчен укыган догалары да кабул булыр.

Шулай итеп, изгелек өчен бирелгән ярдәмне рия-лылык (икейөзлелек) өчен, үзеңне мактау өчен бирү нәрсә була да, зәкят исеменнән, Аллаһның ризалы-гы өчен биреп, савап алу, ихласлы булу һәм мәкъбүл догаларны казану нәрсә була? Сез үзегез чагышты-рыгыз.

 

ГАЙБӘТ ТУРЫНДА БЕР ДӘРЕС

 

اَيُحِبُّ اَحَدُكُمْ اَنْ يَاْكُلَ َلحْمَ اَخِيهِ مَيْتًا

Аятьнең кыскача мәгънәсе: "Үлгән туганыгызның итен ашауны кем яратыр икән? Сез андый эштән чиркәнмәссезме? Дин кардәшегез турында гайбәт сөйләү шундый ук бер начарлыктыр".

Димәк, бу аятьнең аңлатуынча, хурлау һәм гайбәт сөйләү кешеләрнең акылын, кальбен, инсаниятен, вөҗданын һәм миллилеген начарлыкка әйләндерә. Гайбәт - дошман һәм кире кешеләрнең күп куллана торган иң түбән, иң начар бер коралыдыр. Үзен изге санаган кеше бу пычрак коралга мөрәҗәгать итмәс, ул гайбәт коралын кулланмас.

Танылган, мәшһүр бер кеше шулай дигән:

اُكَبِّرُ نَفْسِى عَنْ جَزَاءٍ بِغِيْبَةٍ فَكُلُّ اِغْتِيَابٍ جَهْدُ مَنْ لاَ لَهُ جَهْدٌ

"Үзем-не, дошманыма гайбәт белән җәза бирүдән югары тотармын. Һәм ул сүзгә колак салмам. Чөнки гайбәт зәгыйфь, начар кешеләрнең коралыдыр".

Гайбәт ул шундый нәрсә - гайбәт ителгән кеше. аны ишетсә, ачуы килер, үпкәләр иде. Әгәр дөресен әйтсә, ул гайбәт була. Әгәр ялган сөйләсә, һәм гайбәт. һәм яла ягу булыр. Бу инде икеләтә пычрак һәм начар бер гөнаһ булыр.

Гайбәтнед харам булмаган урыннары. Берсе - бер кешенец гаебен, хаксызлыгын төзәтү өчен, изге ният белон, ул кешене тәртипкә кертә торган кешегә әйтсәц, - ярый. Мәсәлән, бер баланыц гаебен аиың атасы яки тәрбия итүчесенә әйтү.

Икенчесе. Бер кеше белән эш эшләргә теләгән икенче кеше, беренче кешенең ничеклеген беләсе килгп, гиннән сораса, син: "Ул кеше белән эшләмә. Ул кешедән сиңа зыян килер", - дип әйтсәң, - гайбәт булмас.

Өченчесе. Максаты, нияте мыскыллау һәм хур-лау булмыйча, киресенчә, ул кешене таныту өчен сөйләнсә, - ярый. Мәсәлән, "Ул сукьф һәм аксак кеше шунда китте", - дип әйтсә, ул да гайбәт булмас.

Дүртенчесе. Ачыктан-ачык гөнаһ эшләгән һәм шул гөнаһы белән мактанып йөргән, кешеләргә золым кыйлучы һәм гөнаһны таратучы кешеләрнең гайбә-тен сөйләсә, - ярый.

Югарыдагы шушы очракларда, хаклык өчен, нәфескә өлеш бирмичә, бары тик файда булсын өчен гайбәт сөйләнсә, - ярый. Югыйсә, гайбәт, ут ничек утынны яндырып бетерә, шуның кебек гайбәт тә са-лих (изге) гамәлне ашап бетерер.

Әгәр гайбәт сөйләгән яки гайбәт сөйләгән вакыт-та үз ихтыярың белән тыңлаган булсаң, ул вакыт

шундый доганы укы:

اَللّهُمَّ اغْفِرْلَنَا وَ لِمَنِ اغْتَبْنَاهُ

"Аллаһым, мине һәм гайбәт сөйләгән кешене гафу ит". Соңыннан ул кешене очратсад, "Синең артыңда гайбәт сөйләдем, мине гафу ит!" - дип, ризалыгын сора.

 اَلْبَاقِى هُوَ الْبَاقِى

 

ИХЛАС ДӘСТҮРЛӘРЕ

(КАГЫЙДӘЛӘРЕ).

وَلاَ تَشْتَرُوا بِاٰيَاتِى ثَمَنًا قَلِيلاً

"Минем аятьләремне аз бәягә сатмагыз" дигән аять.

 هَلَكَ النَّاسُ اِلاَّ الْعاَلِمُونَ وَهَلَكَ الْعَالِمُونَ اِلاَّ الْعَامِلوُنَ وَهَلَكَ الْعَامِلُونَ اِلاَّ الْمُخْلِصُونَ وَالْمُخْلِصُونَ عَلٰى خَطَرٍ عَظِيمٍ

"Инсаннар һәлак булыр, әмма гыйлеме булганнар ко-тылыр. Гыйлеме булганнар да һәлак булыр, әмма гамәл кыйлганнар котылыр. Гамәл кыйлганнар да һәлак булыр, бары тик ихлас күңелле бәндәләр генә котылыр. Ихлас күңелле мохлисләр дә зур киртәләр аша гына котылырлар".

Югарыдагы аять һәм шушы хәдис безгә шуны күрсәтә:

"Җәнабе Аллаһның ризалыгы ихлас белән каза-нылыр, ә күп кешеләрнең буйсынуы белән түгел. Чөнки күп кешеләрнең буйсынуын, Аллаһның ва-зыйфасы булуы аркасында, бәндәләр теләмәсләр. Теләнмәсә дә, Аллаһ аны бирер. Әйе, кайсыбер ва-кыт бер кәлимә (сүз) сәбәбе-нәҗат (котылу сәбәбе) вә мәдариза (Аллаһның ризасына сәбәп) булыр.

Чөнки кайбер вакыт бер кешенең иршады (хак юлга юнәлүе) мең кешенең иршады кадәр Аллаһның ри-засына сәбәп булыр.

Ихлас һәм чын хаклылык исә мөселманнарның кайдан вә кемнән дә булса файдалануларына риза булуындадыр. Югыйсә, "Миннән дәрес алып, миңа савап казандырсыннар" дип уйлавы, нәфсесенең һәм үзенең тәкәбберләнүенең бер хәйләседер.

Әй, савапка хирыслы һәм ахирәт гамәленә канә-гатьсез кеше! Кайбер пәйгамбәрләр килгән чакта, санаулы берничә кешедән башка, аларга буйсынма-учылар булса да, алар пәйгамбәрлекнең мөкаддәс (изге) вазыйфасының чиксез савабын казанганнар. Димәк, дингә хезмәт юлындагы һөнәрлелек күп ке-шеләрнең буйсынуы белән түгелдер, ә Аллаһның ризалыгын казану беләндер. Мондый комсызлык белән син нәрсә эшлисең: "Кешеләрнең барысы да минем сүземне тыңласын", - дип әйтеп, үзеңнең ва-зыйфаңны онытып, Аллаһның вазыйфасына катна-шасың! Синең нәсихәтеңне кешеләргә кабул йттерү һәм синең яныңа кешеләрне җыю Аллаһның вазый-фасыдыр. Үз вазыйфаңны бел дә, Аллаһның вазый-фасына катнашма.

Хак вә хакыйкать сүзләрне (мәсәлән, Коръән уку, нәсихәт бирү) тыңлаучы һәм аларны укыган кешегә савап казандыручы ялгыз инсаннар гына түгел, бәлки җәнабе-Аллаһның фәрештәләре һәм рухани затла-ры күптер. Алар галәмнең бөтен якларында хәзер булып торырлар, изге сүз әйтүчеләрне шатландырып, савап казандырырлар. Әгәр күп савап телисең икән, гамәлеңнең нигезе ихлас булсын һәм бары тик Ал-лаһның ризалыгын гына уйла. Шулай ук синең авы-зыңнан чыккан мөбарәк сүзләр ихласлылык вә Ал-лаһның ризалыгы нияте белән һавада җанлансын һәм хәятланып яшәсен. Ул сүзләр, сансыз күп фәрештә һәм рухани затларның мәгънәви колакларына ке-реп, аларны да нурландырып, сиңа савап казандыр-сын. Чөнки, мәсәлән, син "Әлхәмдүлиллаһ" дисәң, шул әйткән бер сүзең миллионнар тапкыр "Әлхәмдүлиллаһ" сүзләре, Аллаһның рөхсәте белән һавада язылыр/1*

 * 'Телевидение һәм радио аша укылган Коръән аятьлә-ренең яки әйтелгән бүтән сүзләрнең, Аллаһның чиксез кодрәте белән, һавада таратылганы кебек, ихлас күцелдән укылган изге сүзләр дә, Аллаһныц рөхсәте һәм кодрәте белән, һавада сансыз тапкыр язылыр. Шул сүзләр фәрештәләргә һәм рухани затларга ишеттерелеп, укыган кешеләргә сансыз савап бирелер.

 Әгәр син ул сүзне ихлас күңелдән әйткән булсаң, шушы сүзләр сансыз күп рухани һәм фәрештәләрнең колакларына керерләр, сиңа сансыз савап яздырыр-лар. Әгәр ул сүзне Аллаһның ризалыгы өчен ихлас күңелдән әйтмәгән булсаң, аның савабы бары тик үз телеңнән чыккан кадәр генә булып, сиңа шул хәтле генә аз изгелек язылыр. Матур тавышы булмаган, ихлас күңелле коръән-хафизлар "Мине тыңлаучы кешеләр аз" дип борчылмасын, миллионнарча фәрештәләрнең аларны тыңлап, савап казандырула-рын уйлап шатлансыннар.

Әй, хак юлында булган, хак дингә хезмәт иткән дин әһелләре! Хакка хезмәт зур һәм авыр бер хәзинә-не ташу кебектер. Ул хәзинәне җилкәсендә ташучы-ларга никадәр көчле куллар ярдәмгә килсәләр, алар шул хәтле шатланырга тиешләр. Яисә ярдәмгә килү-челәрне хәсәдләү, көнләшү ярамый, ә киресенчә, изге ният белән ярдәмгә килгән ул дин кардәшләрен шат-лык белән каршы алмаса, аның ихласы бозылыр һәм ул Аллаһның ризалыгын югалтыр. Шундый хәлдән котылу өчен үз нәфсебезне гаепләү һәм нәфсебезгә түгел, ә даимән бүтән дин кардәшләребезнең изге хезмәтләренә тарафдар булырга тиешлебез.

ИХЛАСЛЫ БУЛУНЫҢ КАЙБЕР ДӘСТҮР ҺӘМ КАГЫЙДӘЛӘРЕ.

Беренче дәстүр. Гамәлләрегездә Аллаһның ри-залыгы булсын. Әгәр Аллаһ разый булса, бөтен дөнья үпкәләсә дә, әһәмияте юк. Әгәр ул кабул итсә, әмма бөтен халык кабул итмәсә дә, тәэсир юк. Аллаһ ра-зый булганнан һәм кабул иткәннән соң, ул теләсә һәм Аллаһның хикмәте кирәк булса, сез теләмәгән булсагыз да, сезнең сүзләрегезне халыкка да кабул иттерер, аларны да разый итәр. Аның өчен бу дин хезмәтендә турыдан-турыга бары тик җәнабе Хак-ның ризалыгын гына төп максат итү кирәк.

Икенче дәстүр. Коръән хезмәтендә булган кардәшләрегезне тәнкыйть итмәү һәм аларның өстендә фазиләтфәрүшлек (үзеңнең өстенлегеңә мак-танып, башкаларга күрсәтү) итеп, дин кардәшләре-нең хисләрен рәнҗетү ярамый. Чөнки ничек булса да, кешенең бер кулы икенче кулына каршы тор-мас, бер күзе икенче күзен тәнкыйть итмәс, теле колагына каршы төшмәс, кальбе рухының гаебен күрмәс. Ә киресенчә, алар бер-берсенең кимчелеген бетерешер, гаепләрен яшерер, ихтыяҗына һәм ва-зыйфасына ярдәм итәр. Яисә ул кешенең хәяты сүнәр, рухы качар, гәүдәсе дә вакланыр. Мәсәлән, бер механизмның шестернялары бер-берсеннән узып китә алмас, бер-берсеннән читкә чыгып, механизм хәрәкәтенең тәртибен бозмас, ә киресенчә, ул шестернялар бер-берсенә ярдәмче булып, шул механизм-ның алга бару максатына хезмәт итәрләр. Әгәр ул механизмның шестернялары арасындагы тәртип аз гына да бозылса, ул механизм эштән чыгар, эшли алмас.

Әй, "Рисаләи Нур" шәкертләре һәм Коръәннең хезмәткәрләре! Сез һәм без - Исламның мәгънәви шәхсиятендә барыбыз да берәр әгъзаларбыз. Һәм без мөселманнарга мәңгелек хәятта (ахирәттә) мәңгелек бәхетлекне бирәчәк бер мәгънәви механизмның шес-тернялары хөкемендәбез. Сез һәм без -Мөхәммәт өммәте булган мөэминнәрнең барысын да дарессәлам-га (дөнья һәм ахирәт сәламәтлегенә) илтә торган көймәдә тырышучы хезмәткәрләрбез.

Әлбәттә, дүрт шәхестән мең дә бер йөз унбернең куәтен тәэмин иткән күңелебездәге ихлас серне ка-зану өчен, чынлыкта бер-беребезгә таянырга һәм берләшергә мәҗбүрбез. Мәсәлән, әгәр өч "1" санын аерым-аерым язсак, ул "3" санын адлатыр. Әгәр инде өчесен бергә кушып язсак, ул вакыт йөз дә унбер санын бирер. Һәм әгәр "4" санын дүрт тапкыр ае-рым-аерым язсак, ул уналты санын бирер. Ә инде "4" санын дүрт тапкыр бергә кушып язсак, ул дүрт мең дә дүрт йөз дә кырык дүрт санын бирер.

Шушы мисалдагы кебек уналты фидакяр һәм их-лас күңелле кешенең кайчакта дүрт мең кеше куә-тенә тиң булуына бик күп тарихи вакыйгалар шаһ-идлык итеп торалар. Шуның кебек үк дингә хезмәт күрсәтүче кешеләр ихлас күңелдән берләшсәләр, уналты кеше булсалар да, Аллаһның диненә дүрт мең кеше күләмендә хезмәт күрсәтерләр.

Бу мәсьәләдә шундый бер сер бар. Ихлас күңелдән иттифак иткәндә (берләшкәндә) һәрбер кеше бүтән кардәшләренең күзе белән карый һәм аларның колаклары белән ишетә ала. Гүяки чынлыкта берләшкән ун кешенең һәрберсе егерме күз белән күрә, ун акыл белән уйлый, егерме колак белән ишетә һәм егерме кул белән эшләү шикелле мәгънәви бер көчкә һәм кыйммәткә ия булыр/1^

 * ' Мөэминнәрнең дин кардәшлеге юлында ихлас күңелдән бер-беренә таянуы һәм берләшүе бик күп мәнфәгатьләргә сәбәп булган кебек, куркуларга да, хәтта үлемгә каршы да мөһим бер сипәр саклангыч), ягъни бер таяныч ноктасы булыр. Чөнки үлем килсә, аларның һәрбер-сенең рухын алыр. Ахирәт өчен Аллаһның ризалыгы юлын-да хакыйкый кардәш булып берләшкән мөэминнәрнең, һәрберсенең кардәшләре санынча рухлары булуы аркасын-да, аларный; берсе үлсә, "дөньяда калган кардәшләремнең рухлары сау һәм сәламәт булсыннар. Чөнки ул рухлар, мин үлгәннән соң да савапларын миңа да яздырулары сәбәпле, минем тормышымны мәгънәви дәвам иттерәләр", - дип, үлемне көлеп каршылар. Һәм "Ул рухлар аркылы савап җәһәтеннән яшәрмен, бары тик гөнаһ җәһәтеннән генә үләрмеы" дип, каберендә дә рәхәтләнеп ятар.

Өченче дәстүр. Кардәшләрегезнең яхшы холык-ларын үз шәхесегездә һәм изге мәртәбәлекләрен дә үзегездә булган кебек уйлау һәм, аларның шәрефлә-ре белән шөкрана кыйлып, шуның белән мактану, ягъни үзеңнең нәфси хисләреңне онытып, самими дин кардәшләреңнең яхшы сыйфатларын үзеңнеке итеп уйлап, шуның белән шатлану ихласның бер кагыйдәсе булыр.

Ихласны булдыручы сәбәпләрнең берсе рабыта-и мәветтер, ягъни дөньяның фани һәм бу тормышның үлем белән бетүен уйлау, шуның белән нәфсеңнең начарлыкларыннан котылудыр. Үлемне уйлауда без-нең мәсләгебез түбәндәгечә: үз тормышыңның фани икәнлеген һәм үлем белән бетүен уйлап, шуннан гыйбрәт алып, үзеңнең киләчәгеңне күз алдына ки-терү, гомер агачыңның ахыр җимеше үз җеназаң булуын аңлау һәм зур дөнья шарының да кыямәт көнендә бетерелүен уйлап, шул уй белән ихласны казану.

 

Дөнья мадәм фанидыр (фани булу сәбәпле),

мадәм гомер кыскадыр,

мадәм кирәкле выазыйфалар күптер,

мадәм мәңгелек хәятка бу дөньяда иреше-лер,

мадәм дөнья хуҗасыз түгел,

мадәм дөнья ку-накханәсенең хаким вә кәрим идарә итүчесе (бер Аллаһ) бардыр,

мадәм изгелек тә, начарлык та җәза-сыз калмас, димәк

 

серренә күрә, Аллаһ кешеләргә үти алмаслык хәтле боерык әйтмәс, мадәм зарарсыз юл зарарлы юлдан яхшы-рак исәпләнә, мадәм дөньяның дуслары вә мәртәбәләре кабер капкасына хәтле генәдер. Әлбәттә, иң бәхетле кеше шулдыр ки, дөнья өчен ул ахирәтне онытмасын, ахирәтне дөньяга фида кыйлмасын, мәңгелек хәятын фани дөнья тормышы өчен бозма-сын, кирәк булмаган эшләр белән гомерен бушка уздырмасын, үзен дөньяда кунак итеп уйлап, кунак-ханә хуҗасы булган Аллаһның боерыкларына карап, шуның белән хәрәкәт кыйлсын, сәламәт рәвештә кабер ишеген ачып, мәңгелек сәгадәткә ирешсен.

Шуның өчен рабыта-и мәвет (дөнья тормышының фанилыгын белеп, үлемне уйлау) мөэминнәргә ихласны булдырыр.

Ихласка ирештерүче икенче сәбәп. Тәхкыйкый (чынлыкта) чын иманның куәте белән галәмыәрне яратучы Аллаһның мәгърифәтен казану, ягъни Аллаһның сәнгать әсәрләренә карап, фикерләп, күңелеңдәге Аллаһка иманны арттыру һәм күбәйтү. Шуның белән күңелеңне иман нуры белән яктырту.

Шул турыда Пәйгамбәребез әйткән: "Бер сәгать тәфәккер (Аллаһның исемнәрен уйлау) бер ел нәфел гыйбадәттән яхшырактыр".

Ихласны бозучы сәбәпләр.

Беренче сәбәп. Үзеңнең матди мәнфәгатеңне кай-гырту ихласны югалтыр, дини хезмәткә зыян ките-рер һәм аны матди мәнфәгатьтән дә мәхрүм кыйлыр.

Әйе, хакыйкать һәм ахирәт юлында йөргән дини кешеләргә бу мөселман милләте, әлбәттә, садака һәм бүләкләр белән ярдәм итәр. Әмма бу ярдәм һәм мәнфәгать соралмыйча бирелсә, ихласлы булыр. Әгәр ярдәм алган кеше аны сораса, ихласы бозылыр. "Соралмас, әмма бирелер" кагыйдәсен үтәсәң, Аллаһ-ның ризалыгы булыр, ул мәнфәгать тә сиңа килер һәм яхшы булыр/1*

 * 'Сәхабәләрнең Коръәндә макталган һәм "Исар хасияте" дип аталган сыйфатны үзебезгә җитәкче итү, ягъни бүләк һәм садакаларны кабул итүдә бүтән дин кардәш-ләрен үзеңнән өстен күреп, үзеңнец түгел, ә аларның мәнфәгатен кайгырту һәм дингә хезмәт аркасында килгән матди мәнфәгатьне күңел белән дә теләмәү. Мәгәр сора-мыйча бирелсә, аны бары тик Аллаһныц ихсаны (бүләге) дип белеп, биргән кешеләр алдында үзеңне түбәнсетү яра-мый. Чөнки дингә хезмәт иткән чакта дөньяви мәнфәгать теләнсә, ихлас качар. Ләкин мөселманнар дингә хезмәт итүчеләрнең ихтыяҗларын тәэмин итәргә һәм аларга ярдәм күрсәтергә тиешләр. Әмма дин кешеләре "шул ярдәмнәр мин кыйлган дини хезмәтемнең бәясе" дип уйламасын-нар. Ул бирелгән бүләк һәм зәкятны мөмкин булган кадәр бүтән ярлы иптәшләренә биреп,

 

وَيُؤْثِرُونَ عَلٰى اَنْفُسِهِمْ

шушы аятьтә әйтелгән кебек Аллаһның мактавына лаек булып, ихласка ире-шерләр.

 Икенче сәбәп. Югары урыннарны, мәртәбәләрне сөю. Шөһрәткә омтылу юлында инсаннарның мәхәббәтен казануда дин хезмәтен сәбәп итү ихлас-ны бозар, кешене риякяр (икейөзле) итәр; шуның белән ихласы югалыр.

Әй, дин кардәшләрем! Коръәне хәкимгә хезмәт юлында безнең кагыйдәбез шул - хакыйкать һәм ухуввәттер (хакыйкатькә бәйле кардәшлек күрсәтү). Шулай ук үзеңне дин кардәшләрең арасында эре-теп, аларның нәфесләрен үзеңнән өстен күрү һәм дин вә иман хезмәтендә бүтән дин әһелләренә чын күңелдән ярдәм итү.

ДОГА

Бер кеше, бер зур падишаһның капкасын кагып-кагып та ачылмаса, ул сарай капкасы ачылсын өчен, падишаһка таныш булган икенче бер изге кешенең тавышы белөн кагар иде.

Йа, РАББИ, бичара колың Саид та, Синең рәхмәт капкаңны Синең изге мәкъбҮл (яхшы табылган) ко-лың булган Вәйсәл Карани хәзрәтнең шушы мөнәжәте белән шулай итеп кагамын: Рәхмәт кап-каңны Аңа ачкан кебек, миңа да ач!

 

Барча барлыклар үз телләре белән Вәйсәл Карани хәзрәтләре'кебек мөнәҗәт укып шулай диләр:

"Йа, Аллаһыбыз, Син Раббымызсың! Чөнки без бәндәләр. Нәфесебезне тәрбия итә алмыйбыз. Ди-мәк, безне тәрбия итуче бары тик Син! һәм Син Рәз-закъсың! Чөнки без ризыкка мохтаҗбыз, кулыбыз җитешми. Димәк, безне яратып, ризыгыбызны бир-гән Синсең!

һәм Син Мәликсең! Чөнки без Синең Хуҗалыгың астында колларбыз, бездән башкасы безне идарә итә. Димәк, Мәликебез, Хуҗабыз Синсең!

һәм Син Газизсең! Гыйззәт вә бөеклеккә иясең! Без тубәнчелегебезгә карыйбыз, өстебездә Синен, Гыйззәтеңнең чагылышлары бар. Димәк, без Синең Гыйззәтеңнең көзгеләре.

һәм Синсең зур байлык иясе! Чөнки без фә-кыйрьләр. Ләкин безгә кулыбыз җитешмәгән бай-лык бирелә. Димәк, Бай һәм Бирүче дә Синсең!

һәм Син Хайй вә Бакыйсың, мәңгелеккә иясең! Чөнки без үләчәкбез, үлуебездә вә терелүебездә Мәң-ге Хәят Иясе Аллаһның чагылышларын күрәбез. һәм Син Бакыйсың! Чөнки без фанилегебездә Синең мәңгелегеңнең эзләрен күрәбез.

һәм җавап бируче, нигъмәтләндерүче дә Синсең! Ченки без, барча барлыклар, телебез һәм хәлебез белән һәр вакыт үтенеп сорыйбыз, дога кылып ялва-рабыз. Теләкләребез һәм сораганнарыбыз бирелә; димәк, безге җавап биргән Синсең..."